"Көз" темасына инша.
Вложение | Размер |
---|---|
koz.doc | 80.5 КБ |
Ученица 9 А класса Тимеркаева Алина Рустамовна
Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна
учитель татарского языка и литературы
МАОУ «СОШ № 16», г.Альметьевска, РТ
Көз
Бөтенесе дә язны яраталар, чөнки яз озак кыштан соң яшәү шатлыгын алып килә. Җәйне дә яраталар, чөнки җәй көне барысы да диңгезгә баралар. Ә мин көзне яратам. Чөнки көз көне бик хыялланырга җиңел, ә мин хыялланырга яратам. Мин көзге яфраклардан бәйләмнәр ясарга бик яратам. Алар миңа язгы чәчәкләр бәйләмнәреннән тагын да матуррак күренәләр. Аннан соң чәчәкләрне өзәргә кирәк, аларны үтергән сыман була. Ә яфраклар үзләре коелалар, аларны җирдән генә күтәрергә кирәк. Өрәңге яфракларыннан ясалган бәйләмнәр чәчәкләрнекеннән ким түгел. Миңа тагын көзге һава ошый. Ул шундый чиста, үтә күренмәле, иртән бераз салкынча. Күк йөзе бик ачык була, аеруча кояшлы көннәрдә.
Мин яфраклар ничек коелганнарын, җилдә ничек әйләнгәннәрен, ничек тротуар буйлап кечкенә сары кораб сыман барганнарын карарга бик яратам. Мин кайбер чакны үземне җилдә әйләнә, бии торган, шундый кечкенә сары яфрак кебек тоям. Мин көзне бик матур ел фасылы булганга яратам. Бу матурлык берьюлы якты һәм тыныч. Әгәр мин рәссам булсам, гади генә кояшта балкып торган, көзге урманны, көзге шәһәр аллеясын сурәтләр идем. Көз өчен иң матур төсләр кирәк: сары, куе сары, көрәнсу, куе кызыл, алсу, алтын.
Бу төсләрне кайгылы яки матур булмаган төсләр дип беркем дә әйтә алмый. Киресенчә, бу байлык, шатлык төсләре, һәм миңа тагын бу төсләр мәхәббәт төсләре булып тоелалар. Чөнки көз мәхәббәт белән тулы. Мин үзебезнең паркның көзге аллеялары буеча йөргәндә һәрвакыт шагыйрьләребезнең мәхәббәт шигырьләрен искә төшерәм.
Әлбәттә, кайбер чакны көз көне моңсу да була. Аеруча, алтын көз беткәндә, агачлар яфракларын югалталар һәм бөтенесе үтә күренмәле, саклаусыз булалар. Кайбер яфраклар күбрәк торалар, ләкин агач белән хушлашырга һәм җиргә коелырга, гадәти чүпкә әйләнергә теләмиләр, кайсыларын урам себерүче зур өемнәргә җыя.
Аннары коелган яфраклар кая китәләр? Мин белмим, ләкин аларны әлегә парклардан чыгармаганнар. Мин каты һәм күңелле аяк астында кыштырдаган яфраклар өстеннән йөрергә яратам. Миңа яфраклар кыштырдавы иң матур тавышларның берсе булып тоела. Бу минем иң яраткан көзге тавыш.
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Ласточка
Философские стихи Кристины Россетти
Три загадки Солнца
Ночная стрельба