Бәйгегә “А.М.Бутлеров хакында кем күбрәк белә? ”
Вложение | Размер |
---|---|
bygeg.a.butlerov.docx | 27.09 КБ |
Бәйгегә “А.М.Бутлеров хакында кем күбрәк белә? ”
Яшел сектор
1.Бутлеровның чыгышы Юрий Бутлердан барлыкка килгән,ә ул Россиягә Курляндиядән килгән була (16 гасыр).Бутлеровның әтисе Михаил Васильевич 1812 нче елдагы Ватан сугышында катнаша ,хәрби кеше(соңыннан отставкадагы подполковник була, Бутлеровка авылында яши)
2.Әнисе Софья Александровна бик яшьли үлә.(19яшендә,улы туып берничә көннән соң) Баланы әнисенең әти - әнисе Стрелковлар тәрбияли. Ун яшендә ул француз, немец телләрен яхшы белә, кызыксынучан һәм яхшы хәтерле бала булып үсә. Әтисе белән табигатьтә еш була, ауга баралар, тереклек ияләрен күзәтергә өйрәнә.
3 1842нче елда Казанда 1 нче гимназиядә укырга керә, аңа кадәр пансионда белем ала. Химик тәҗрибәләр белән кызыксына, химик приборлар, савытлар аңарда зур кызыксыну уята. Матдәләрнең әверелешләре өйрәнә. Фейерверклар ясый.
4.1844 нче елда Казан университетына укырга керә. 16яшьтә генә булып беренче курста ике ел укый (беренче елны тыңлаучы буларак укый, вольнослушатель). Профессор Вагнер җитәкчелегендә экспедициядә катнаша.( студентлар ботаника һәм зоология өлкәсендә коллекция туплыйлар) Тиф авыруы йоктырып авырый башлый. Озак вакыт хәле авыр була, вакытында дөрес медицина ярдәме күрсәтелә,ул савыга, ләкин улының хәлен белергә килгән әтисе бу авыруны үзенә йоктыра һәм үлә.
5.Казан университетында укыткан химиклар К.К.Клаус, Н.Н.Зинин А.Бутлеровның остазлары булалар.
6.1848 нче елда университетны кандидат дәрәҗәсе белән тәмамлый.Университетта укытучы булып эшли башлый,физика- математика факультетында физика һәм химия, 1850 нче елдан медицина факультетында физик география,физикадан лекцияләр укый. Шул ук елны магистрлыкка “Органик матдәләр” темасына диссертация яза. 1851нче елны диссертациясен уңышлы яклый.1863 нче елда изомерия темасына багышланган зур хезмәтен яза.
Ак сектор
1.А.Бутлеров әнисез үсә,әтисе дә иртә вафат була. Д.Менделеевта 13яшендә әтисен югалта. Икесе дә яшьтән белемгә омтылучан булып үсәләр.табигатьтәге күренешләрне өйрәнәләр, күзәткән фактларны анализлыйлар. Һәр икесенең дә патриотизм хисләре көчле була.1868 нче елда Д.Менделеев тәкъдиме белән А.Бутлеров Петербург университетына профессор буларак чакырыла. 1861нче елда А.Бутлеров органик төзелеш теориясе ача; 1861 нче елда Д.Менделеевның “Органик химия” дәреслеге басыла.
2.1857 нче елда А.Бутлеров чит илгә командировка бара. Ул Германия,Швецария, Италия, Франция, Англиягә бара.Көнчыгыш химиклары тәҗрибәсен өйрәнә, аларның химик лаборатория эшчәнлекләре белән таныша. А. Беккерель Э. Мичерлих, Либих лекцияләрен тыңлый , Кекуле белән таныша, ярты ел вакыт дәвамында А. Вюрцның Париждагы лабораториясендә эшли.
3.Фундаменталь хезмәте булып эксперименталь рәвештә углеводородларның изомерларын өйрәнү хезмәте тора.
4. В 1851 нче елда Бутлеров магистр дәрәҗәсен ала, в 1854 нче елда Мәскәү университетында докторлык диссертациясен яклый. («Эфир майлары турында»), 1857нче елдан Казан университетының химия профессоры.
5.Бутлеров реакциясе : альдегидның селтеле-җир металлары тәэсирендә конденсацияләшүе, нәтиҗәдә углевод катнашмасы формоза барлыкка килә. Бу реакция нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктны космик корабльләрдә азык итеп куллану мөмкинлеге туа.
6. Галим метилен иодидыннан метиленгликол уксус эфиры таба, табылган формальдегид полимерына «диоксиметилен» дип исем бирә.Аммиак белән тәэсир иткәннән соң катлаулы азотлы кушылма уротропин барлыкка килә. Соңгысы медицинада киң кулланылыш таба.
Кызыл сектор
3.Химик төзелеш теориясе өчен алшарт булып, инглиз химигы К.Франкланд һәм немец химигы Х.Кекуленың углерод атомының валентлыгы турындагы фикерләре һәм радикаллар турындагы терминны кертү тора.
5.1862-64 нче елларда А.Бутлеров пропил,бутил спиртларын синтезлый (триметилкарбинол),изобутилен табып углеводородларның тармакланган чылбыр төзелешле булуын әйтә.(1861нче елда шикәрле матдә синтезлый)
6.Матдәләрнең үзлекләре сыйфат һәм микъдар составына гына түгел, ә химик, электрон һәм пространстводагы төзелеш үзенчәлегенә бәйле.
Сары сектор
1.Җәза кухняда шартлау оештырган өчен бирелә, тактага: “Бөек химик” дип язылган була.
2.Табигатьне күзәтә, бөҗәкләр күбәләкләр һәм үсемлекләр коллекцияләре туплый,аларны җентекләп өйрәнә.
4.Бал кортлары турында.
5.Музыка яраткан,фортепианода уйнаган,чәчәкләр үстергән,ауга йөрергә яраткан,умартачылык белән шөгылләнгән,слесарь һәм столяр хезмәләре башкарган.
6. 1851 нче елда Бутлеров өйләнә, хатыны Надежда Михайловна Глумилина , хатынының әнисе Софья Тимофеевна Аксакова- рус язучысы С.Аксаковның бертуган сеңлесе була.
Өстәмә сорауга җавап:
Мәшһүр химик-якташыбыз А.Бутлеровның 185 еллыгы уңаеннан химия атналыгы кысаларында,презентацияләр карадык, викторина сорауларына җаваплар әзерләдек.Интернет мәгълүматлары белән таныштык. Кызыклы фактлар белдек. Безнең өчен химия фәне бик кызыклы.
“Яшь химиклар” химия түгәрәге членнары исеменнән Ганиева Гөлия, 8класс укучысы, Күәм урта мәктәбе, Әтнә районы РТ.
Цветение вишни в лунную ночь
Можно от Солнца уйти...
Голубая лягушка
Рисуем осенние листья
Цветущая сакура