Технологиядән проект эше.
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe_zhilet.doc | 95 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының
“Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Арпаяз авылы филиалы”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең
4 сыйныфы
укучысының технология фәненнән
“ Мин жилет тегәм “
темасына проект эше.
Эшләде:Бакирова Г.И.
Эчтәлек.
План...........................................................................1.
Проблема сайлау........................................................2.
Фикерләрне ачыклау..................................................3.
Төрләре......................................................................4.
Рәсеме........................................................................5.
Тарих битләреннән.....................................................6.
Эш урыны, куркынычсызлык кагыйдәләре...................7.
Материаллар, эш кораллары......................................8.
Блок-схема.................................................................9.
Конструкцияләү.........................................................10.
Модельләү.................................................................11.
Жилет өлгеләренең сызымы......................................12.
Экологик һәм экономик ягы.......................................13.
Реклама.....................................................................14.
Үз-үзеңә бәя бирү......................................................15.
Кулланылган әдәбият................................................16.
Сыйфатына контроль.................................................17.
План.
1.Проблема сайлау.
2.Фикерләрне ачыклау.
3.Төрләре.
4.Рәсеме.
5.Тарих битләре.
6.Эш урыны, куркынычсызлык кагыйдәләре.
7.Материаллар, эш кораллары.
8.Блок схема.
9.Технологик карта (конструкцияләү).
10.Модельләү.
11.Жилет өлгеләренең сызымы.
12.Экологик һәм экономик ягы.
13.Реклама.
14.Үз-үзеңә бәя бирү.
15.Кулланылган әдәбият.
16.Сыйфатына контроль.
-1-
Проблема сайлау.
Дөньяда бик күп төрле проблемалар булырга мөмкин. Һәм аларны чишү юллары да була. Иң беренче чиратта әйбәтләп уйлап эш итәргә кирәк.
Менә минем дә алдымда проблема тора. Мин үземә үз кулларым белән технология дәресеннән җәй көне киергә диеп жилет тегәргә җыенам. Ул жилет матур һәм сыйфатлы булып чыгар дип уйлыйм.
-2-
Фикерләрне ачыклау.
Менә инде ниһаять, мин үз проблемамны чиштем. Мин җәй көне кияр өчен жилет тегәргә булдым.
Бу жилетны теккәндә кирәк булачак эш коралларын һәм материалларны өйдән алып килергә туры килер.
Мин үз эшемнең матур булып чыгуын телим һәм мин тырышачакмын.
-3-
Төрләре.
-4-
Рәсеме.
-5-
Тарих битләреннән.
Жилет XVIII гасырларда ирләр костюмында күренә башлый. Жилетларны, гадәттә, ак ефәк тукымадан теккәннәр һәм роза, кәнәфер, зәңгәр чәчәкләр чигеп бизәгәннәр. 19 нчы гасырда ирләр костюмы гадиләштерелә. Хәзер инде аның матурлыгы, нәфислеге тукымага һәм бизәлешенә генә түгел, ә тегүченең осталыгына да карый. Гадәттә ирләр костюмын караңгы төстәге фрак, ачык төстәге чалбар һәм бүтән тукымадан тегелгән ачык төстәге ике яктан каптырмалы жилет тәшкил иткән. Ә кайвакыт төрле төстәге, мәсәлән ак пикедан һәм бәрхет тукымадан тегелгән, ике жилет кигәннәр.
Кайчан киелүгә карап төрле жилет сайлаганнар.
19 нчы гасырның икенче яртысында ирләр костюмын пиджак тулыландыра, ул көндә кию өчен кулланыла башлый. Хәзер исә пиджак, чалбар һәм жилет өчесе бергә классик триада тудыралар. Бу костюм ирләр һәм хатын-кызлар өчен дә төп киемнәрдән санала.
-6-
Эш урыны, куркынычсызлык кагыйдәләре.
Эш урыны.
Бүлмәнең аерым бер төр эш башкарырлык итеп җиһазландырылган өлешен эш урыны дип йөртәләр.
Кул эшләре өчен эш кораллары һәм җайланмалары тиешенчә итеп куелган өстәл кирәк.
Эш урынында бары тик хәзер эшләнәсе эш өчен кирәкле кораллар, җайланмалар һәм эшкәртеләсе детальләр генә булырга тиеш. Барлык эш өстәлдә башкарыла, эшкәртү детальләрен күз алдында тоту уңай.
Куркынычсызлык кагыйдәләре.
Эштә куркынычлыклар:
энә яки булавка белән бармакларны чәнчү;
кулны кайчы белән яралау;
күзне яралау.
Эшли башлаганчы ниләр үтәргә:
Энәләр, булавкаларны санап куярга;
Эш коралларын һәм җайланмаларны үз урыннарына куярга.
Эш барышында ниләр үтәргә:
Игътибарлы булырга;
Уң кулның урта бармагына уймак кияргә;
Энәләрне энә кадагычка гына беркетергә;
Кайчыны уң якка куярга;
Кайчыны кешегә тоткасы белән үзеңә каратып бирергә.
Эш төгәлләнгәч ниләр үтәргә:
Энә кадагычтагы энәләрне кабат санарга, эшли башлаганчы булган санын барларга;
Эш урынын җыештырырга.
-7-
Материаллар, эш кораллары.
Аталышы. | Аңлатмасы һәм кулланылышы. |
Тегү энәләре | Энә- югары сыйфатлы корычтай, бер башын очлап, икенче башы тишекләп эшләнгән таякчык. Энәләр үткен очлы, шома, сыгылмалы һәм сынмый торган булырга тиеш. Озынлыгы һәм юанлыгына карап, энәләрнең күзләре дә төрле зурлыкта була. Озынлыгы һәм юанлыгы буенча энәләр номерлап йөртелә: юка һәм нәфис тукымалар тегү өчен, №1-3ле энәләр алына.№3-5ле энәләр калын тукымалар тегү өчен кулланыла. |
Кайчы. | Кайчы тукыма кисү өчен, җеп очларын кисү өчен кулланыла. Кайчының канатлары тавышсыз ябылырга, ә йөзенең бөтен озынлыгы үткен булырга тиеш. |
Уймак. | Пластмассадан яки корычтан юка алюминий яисә бакыр катламы белән эшләнгән эшләпәсыман җайланма. Энәне тукымага кадаганда, бармакны җәрәхәтләнүдән саклау өчен киелә. Уймак өстендә шахмат тәртибендә урнашкан уемтыклар бар, алар энәнең төбе шуышып йөрмәсен өчен кирәк. Уймакны уң кулның урта бармагына киеп карап сайларга кирәк, артык тыгыз яки буш булмаска тиеш. |
Үлчәү тасмасы. | Миллиметрларда һәм сантиметрларда бүленгән йомшак тасма. Озынлыгы 150 см. Кеше фигурасының үлчәмнәрен алу өчен, тукыманы, тегеләчәк әйберләрне үлчәү өчен кулланыла. Үлчәгәндә тасманы артык тарту яки бушайту кирәкми. |
Өлгеләр | Тегәләсе киемнең картон яки каты кәгазьдән кисеп алынган өлешләре. Тукымада контроль тамгалар сызу, кесә сызымнарын ясау, бөкләнмәләр, биңел капланма һ.б. урыннарны билгеләү өчен кулланалар. |
Манекен | Пласстмассадан, папье-машедан, тукыма һәм мамыктан гәүдәгә охшатып ясалган җайланма манекен диелә. Аны тегү вакытында деталҗләрнең дөрес тоташуын тикшерү, әзер әйбернең төгәллеген тикшерү өчен кулланалар. Янбаш җөйләрен, җилкә җөйләрен, җиң утырту һәм яка утырту дөреслеген тикшерәләр. |
Блок-схема.
-9-
Конструцияләү.
Төп сызымны модельләү юлы белән жилетларның төрле силуэтларын табарга мөмкин. Әйбернең гәүдәгә ни дәрәҗәдә сыланып торуы үлчәмнәргә өстәмәләрдән бәйле.
Әйбер детальләренең төп контурларын-арка ягын, күкрәк ягын, җиң һ.б. төзү сызымның нигезен тәшкил итә. Сызым базислы челтәр буенча төзелә. Базислы челтәр гәүдә профиленең иң нык үзгәргән урыннарында урнашкан вертикаль һәм горизанталь сызыклар җыелмасыннан тора. Әйбернең киңлеге һәм озынлыгы буенча гомуми үлчәмен челтәр билгеле.
Кешенең гәүдәсе симметрияле булганлыктан, сызым әйбер киңлегенең ярты өлешенә генә төзелә.
Арка ягы сызымының контуры түбәндәге конструктив сызыклардан тора: иңбаш сызыгы, аркаягы муен уемы, итәк очы сызыгы, ян кисем һәм җиң кисеме.
1.Дәфтәр битенең өске өлешенә В ноктасын билгеләп куярга һәм аның уң ягыннан горизанталь сызык сызарга. Бу – иңбаш сызыгы булыр. Шул ук В ноктасыннан аска таба вертикаль сызык сызарга һәм ВН кисемтәсен билгеләргә. Бу кисемтә әйбернең озынлыгына тигез була.
ВН= ОӘ=
2.В ноктасыннан иңбаш сызыгы буйлап уң якка әйбернең киңлеген-ВВ1 кисемтәсен билгеләргә. Ул түбәндәге формула буенча исәпләнә:
ВВ1=(КӘЯ+ӨКЯ) : 2=(40+6):2=23 см.
3. Сызымның ике ягын(ВН һәм ВВ1) сызып бетереп, турыпочмаклыкны тоташтырырга, Н1 ноктасын куярга.
4. В ноктасыннан иңбаш сызыгы буенча ВВ2 ноктасын билгеләргә. Бусы-муен киңлеге. Ул түбәндәге формула буенча исәпләнә:
ВВ2=(МӘЯ:3)+1=(15:3)+1=6 см.
В ноктасыннан аска таба ВВ3 кисемтәсен салырга. Бу-арка ягының муен уемы.
ВВ3=ВВ2:3=6:3=2 см.
В2 һәм В3 нокталары, рәсемдә күрсәтелгәнчә, батынкы кәкре сызык белән тоташтырыла.
5. В ноктасыннан аска таба ВВ4 кисемтәсен салырга. Бу күкрәк ягының муен уемы.
ВВ4=ВВ2 +1= 6+1= 7 см.
В2 һәм В4 нокталары батынкы кәкре сызык белән тоташтырыла.
6. В1 ноктасыннан аска таба В1Г кисемтәсе салына. Бу-җиң уемы тирәнлеге. Ул түбәндәге формула белән исәпләнә:
В1Г=(ИӘ:2)+ӨИӘ=(26:2)+7=20 см.
Г ноктасыннан уң якка таба горизанталь сызык сызарга.
7.В1 ноктасыннан уң якка таба В1В5 кисемтәсен салырга. Бу җиң озынлыгы. Ул гадәттә 5-7 см. була.
В1В5= 6 см.
В1Г һәм В1В5 яклары буенча турыпочмаклыкны төзеп бетерергә. Г1 ноктасын билгеләргә.
8. Г ноктасыннан аска таба ГГ2 кисемтәсен салырга. Ул ГГ1 = 6 см кисемтәсенә тигез. Г1 һәм Г2 нокталарын туры сызык белән тоташтырырга.
9. Ян кисемнең кәкре сызыклы участогын төзү өчен өстәмә сызымнар сызарга кирәк. Моның өчен Г1Г2 кисемтәсенең уртасында Г3 ноктасын билгелиләр. Шушы ноктадан перпиндикуляр сызык үткәреп, анда бөкләү өчен 1-1.5 см. Урын калдыралар.(Г4 ноктасы). Г1,Г4 һәм Г2 нокталарын батынкы кәкре сызык белән тоташтырырга.
10. Әйбернең итәк очын киңәйтеп җибәрү өчен итәк очы сызыгын уңга таба озынайтып сызарга һәм шунда Н1, Н2 кисемтәсен билгеләргә кирәк. Ул гадәттә 8-12 см. Га тигез була.
Н1Н2=8 см.
Н2 һәм Г2 нокталарын туры сызык белән тоташтырырга.
11. Н2Г2 сызыгында Н2 ноктасыннан өскә таба 1,5 см лы ара үлчәп, аны Н3 ноктасы белән билгеләргә, ә Н1Н кисемтәсенең уртасына Н4 ноктасын куярга. Н4 һәм Н3 нокталарын, рәсемдә күрсәтелгәнчә, батынкы кәкре сызык белән тоташтырырга.
12.В ноктасыннан аска таба ВТ кисемтәсен билгеләргә. Бу-арка ягының билгә кадәр озынлыгы.
ВТ=АЯО=39 см.
Т ноктасыннан горизанталь итеп бил сызыгы үткәрергә һәм анда Т1Т2 нокталарын билгеләргә.
13. Т2 ноктасыннан Т2Г2 сызыгы буенча өскә таба 1,5 см билгеләргә һәм Т3 ноктасын куярга, ә ТТ1 кисемтәсенең уртасында Т4 ноктасын билгеләргә. Т4 һәм Т3 нокталарын, рәсемдә кәрсәтелгәнчә, батынкы кәкре сызык белән тоташтырырга.
14. Сызымның контурын тоташ сызык белән әйләндереп чыгарга. Шушының белән сызым нигезен төзү төгәлләнә.
-10-
Модельләү.
Жилет моделен һәм тукыма сайлау.
Проект эше өчен 7 модельне сайлыйбыз. Янбашына кадәр төшеп торган, бер яктан каптырмалы жилет. Муен уемы V рәвешендә; төймәле, төймә тишекләре машинада зигзаглы җөй белән эшкәртелгән; рельефлары җиң уемы сызыгыннан чыккан; уеп эшләнгән “рамка сыман” кесәләрнең бер ягы эшкәртмә белән тегеп чыгарылган, арттактаның урта өлешенә резинка кертелгән кулиска тегелгән.
Күпме тукыма кирәк: гардеробта белган итәк һәм жакет төсендәге җиңел йон тукыма сайлап була.
Иңе 1,5 м лы 80 см тукыма кирәк. Йон тукымалар артык пычранмый һәм бөгәрләнми диярлек. Йон тукыманың өске ягы су тамчыларын үзенә йотмый, ләкин пар рәвешендәге 40% дымны сеңдерә һәм бик акрын кибә. Йон тукыма җылыны яхшы саклый һәм бик чыдам.
-11-
Жилет өлгеләренең сызымы.
-12-
Экологик һәм экономик ягы.
Экономик ягы.
Әйбернең үзкыйммәтен алдан исәпләү.
Проектның икътисади яктан отышлы булуына инану өчен, җитештерә башлаганчы әйбернең үзкыйммәтен исәпләп чыгарырга кирәк.
Материалның исеме. | 1 метрның бәясе. | Тукыма күләме. | Барысы. |
Йон. | 40сум | 0.8 м. | 32 сум. |
Төймәләр. | 1 сум. | 4 данә. | 4 сум. |
Җепләр | 0.01 сум. | 200 м. | 2 сум. |
Барысы: | 38 сум. |
Экологик ягы.
Менә, ниһаять, мин жилетны тегеп бетердем. Минем жилет теккәннән соң бик күп калдыклар калды. Мин бу калдыклардан туганнан туган сеңлемә уенчыклар тегеп бирәчәкмен. Әгәр дә уенчыклар матур килеп чыкса мин дә сеңлем дә бик шат булыр иде.
-13-
Реклама.
Игътибар , игътибар.
Арча үзәгендә моңарчы күренмәгән иң арзан бәяләр белән сату итүче өр-яңа кибет ачыла. Ул “Дельфин” кибете. Анда иң яхшы суыткычлар, теливизорлар, күлмәкләр, яулыклар, жилетлар һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары сатыла. “Дельфинга килегез, күрегез, алыгыз соңга кала күрмәгез.
Носы мәктәбе реклама бүлеге 7 нче класс.
-14-
Үз-үзеңә бәя бирү.
Менә инде минем жилетым әзер. Мин бу жилетны зур уөч белән тектем. Башта өлгедән материягә төшердем, ә аннан материяне үлчәп кистем. Һәм ниһаять инде тектем. Жилет сыйфатлы, матур килеп чыкты. Миңа бик тә ошады. Мин аны җәй көне киеп йөриячәкмен.
-15-
Кулланылган әдәбият.
Китапның исеме. | Нәшрияте. | Авторлары. |
5 че класс “Технология” | “Мәгариф” нәшрияте 2001 ел. | Крупская Ю.В.. Сазонова Л. В. Симоненко В. Д. Тизиева Н. И. |
7 че класс “Технология” | Казан “Мәгариф” нәшрияте 2002 ел. | Жураховская В. М. Кожина О. А. Симоненко В. Д. Синица Н. В. Табурчак О. В. |
-16-
Сыйфатына контроль.
-17-
Почему Уран и Нептун разного цвета
Прекрасная арфа
Две лягушки
Рисуем лошадь акварелью
Соленая снежинка