Туган ягымда көз дигән темага инша.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagymda_koz.doc | 33.5 КБ |
фамилия, имя, отчество ученика Гафаров Руслан Сарворович
класс 3 А
фамилия, имя, отчество учителя, должность Гафарова Гульнара Галимхановна,учитель татарского языка и литиратуры
на каком языке будете размещать сочинение на татарском языке
Казан шәһәреСовет районы 175 нче гомуми урта белем
мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы Гафаров Руслан.
Туган ягымда көз.
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы - ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз - иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда! Аеруча - сентябрь аенда.
Без көзнең бер матур, күңелле көнендә урманга экскурциягә бардык. Урманда матур- матур сары, кызыл, яшел яфраклар җыйдык.Безгә бик күңелле булды.Тик бер генә моңсулык сизелә: сайрар кошлар тавышы ишетелми.Җылы якларда кышлаучы кошлар китәргә җыена башладылар.Зәп- зәңгәр күктә торналар, кыр казлары, кыр үрдәкләре әйләнеп- әйләнеп очып йөриләр.Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята.Урман безгә үз муллыгыннан өлеш тә чыгарды. Ул безнең сумкаларыбызга тәлгәш- тәлгәш миләш, кытай алмалары тутырып җибәрде.Үз чиратыбызда урманкайга тагын кунакка килергә вәгъдә биреп, өйләребезгә кайтып киттек.
Көз әле ул мул уңыш җыя торган чор да.Кырларда тракторлар гөрли.Бер урында ашлык сугалар, машиналар элеваторга ашлык ташыйлар.Икенче җирдә бәрәңге алалар.Шәһәр базарларына эре- эре бәрәңгеләр, яшелчәләр озатыла.Бөтен җирдә көзге муллыкка шатланалар.Быелгы кышның муллыкта үтәчәгенә бар кеше дә сөенә.
Октябрь- чын көз ае.Бу айда бертуктаусыз яңгырлар ява, көчле җилләр исә, дөньяны караңгылык баса. Кешеләр өйдә генә утыру ягын карыйлар.Әмма урмандагы җәнлекләр арасында көне- төне кышка хәзерләнү бара.Һәр җәнлек, һәр кош- корт үз эшендә. Кайсы кышка өнен ныгыта, кайсы азык әзерли.
Дөньяга тәрәзә ачкандай, кайбер көннәрдә җепшек кар явып үтә. Шуны гына көткән бала- чага ашыгып урамга ыргыла: кар тәгәрәтә, төрле фигуралар ясый, кар бәреш уйный.
Ноябрь- көзнең соңгы ае.Бөтен җирне ак кар каплый. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә.Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Чишмәләргә сукмаклар сузыла.Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле.Яратам мин елның шушы фасылын.
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Привередница
Сказка "Колосок"
Загадочная система из шести экзопланет