Материал содержит информацию о следах азелинской культуры найденных на территорий Атнинского района РТ
Вложение | Размер |
---|---|
bilovik.doc | 288 КБ |
Казан (Идел буе) федераль университеты Тарих институтының татарчылык һәм тюркология бүлеге Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Чын мирас” журналы белән берлектә 11 сыйныф укучылары өчен туган як, татар халкы һәм Татарстан Республикасы тарихына, мәдәниятенә багышланган конкурска тәкъдим ителүче
ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ
Тематика: Татар халкы һәм Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте буенча тикшеренү эшләре конкурсы
Номинация: Борынгы һәм урта гасырлар тарихы
Тема: Әтнә районында Азелино культурасына
караган археологик истәлекләр.
Эшне башкарды:
Ганиева Рамилә Йосыф кызы,
Әтнә районы Күәм ГУББ
мәктәбенең 11 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
тарих укытучысы Садриев Равил
Мөхтәр улы
Әтнә 2013 ел
Эчтәлек
Кереш
Бу теманы сайлауга этәрүче сәбәп һәм алда торган бурычлар..............3
Төп өлеш
Татарстанда азелино культурасының эзләре...........................................4
Әтнә төбәге кемнәр тарафыннан һәм кайчан тикшерелгән...................6
Шаккаттыргыч табылдык Иске Өҗем карьерында................................7
Иске Өҗем археологик табылдыклары турында археологлар фикере....9
Калатауда азелино культурасы сизелмиме................................................9
Мәзекәү һәм Иске Өҗем археологик табылдыклары: уртаклыклар һәм аерымлыклар..................................................................................................11
Йомгаклау
Эшнең нәтиҗәсе..........................................................................................14.
Кулланылган әдәбият исемлеге................................................................15
I.Кереш
Әтнә укучылар йорты каршында эшләүче “Эзтабар” түгәрәгенең актив әгъзасы буларак миңа төрле кешеләрдән сораштыру үткәрергә туры килә. Җирле материалларны барлаганнан соң, мин авылдагы пенсионерлар буенча йөреп, Калатаудагы 1956 елгы казу эшләренең тере шаһитләрен таптым. Карта буенча казыткан археолог янып күмерләнгән кирмән баганасы төпләренә юлыга. Димәк, кирмән чыннан да булган.Бу кызыклы факт мине тагын да ныграк кызыксындырды.
Очраклы рәвештә табылган Иске Өҗем янындагы экспонатлар безнең районның ерак тарихында яңа битләр ачарга мөмкинлеген уйлап, мин бу өлкәне дә тикшереп карарга булдым. Өстәвенә укытучыма Урыс Мәзекәве авылындагы искиткеч табылдыклар турында билгеле булгач, без озакка сузмый Нурияздан абыйга юнәлдек. Сораштырулардан күренгәнчә бронза эшләнмә Иске Өҗем табылдыгының “игезәге” булуы мөмкинлеге ачылды. Шунлыктан бу табылдыкларның кайсы культурага караганлыгын раслауны максат итеп бу эзләнү эшенә тотындым.
Бу төр эзләнү эшен сайлау минем алга түбәндәге бурычларны куйды:
-районыбызның археологик истәлекләре турында язмаларны барлау;
-Иске Өҗем табылдыкларының дөрестән дә азелино культурасына каравын раслау;
-азелино культурасына караган башка материалларны барлау;
-Мәзекәү һәм Иске Өҗем экспонатларын чагыштыру;
-Калатаудагы кирмән урынын тикшерү, рельеф буенча кирмән куеп карау, андагы казу эшләре турындагы материалларны туплап тикшерү;
-үземнең эшкә нәтиҗә ясап фикерләрнең дөреслеген белү ниятеннән археолог галим белән әңгәмә үткәрү.
II.Төп өлешТатарстанда Азелино культурасының эзләре.
Археология истәлекләре раслаганча Урта Идел буе яңа эраны пьянобор халыклары белән башлап җибәрә. Ә аларга кадәр, ягъни б.э.к. VIII – III гасырларда бу тирәләрдә ананьино кабиләләре яшәгән. Алар тимер эшкәртә белгәннәр. Ә пьянобор культурасы вәкилләре б.э.к. II – б.э. III гасырларында яшәгәннәр. Аларның дәвамчылары булып азелино кабиләләре кала.
Безнең эраның беренче гасырларында Идел һәм Кама арасына ахыргы пьянобор кабиләләре үтеп керә башлый.Аларның Агыйдел буендагы кабиләләр союзы таркалуны кайбер галимнәр Көнчыгыш Европаның дала зонасында тынычсыз сәяси хәл белән бәйлиләр. Шушы килүче пьянобор кабиләләре вәкилләре азелино культурасына нигез салалар. Бу шартлы исем Киров өлкәсе Малмыж районы Азелино авылы янында табылган каберлек буенча билгеләнә. Азелино культурасының оешуына шулай ук Иделнең уң як ярында яшәгән городец культурасы төркемнәре дә катнашкан. Ә бу культура вәкилләре хәзерге мари, удмурт, мордва милләтләре кешеләренең ата-бабалары булган фин-угор теллеләр төркеменә кергән.
.
- Азелино культурасы.
Евразия картасында зур үзгәрешләр булганчы, Кама һәм Идел яр буйларында яшәүче халык, беренче меңеллыкның беренче яртысында фин-угор телендә сөйләшкән. Аның эзләре Кама алды һәм Идел алдына таралган азелино археологик мәдәният һәйкәлләре рәвешендә теркәлгән. Азелиноларның аерым торулыклары Сулъяк Идел ярында, Кама алдында да табыла. Ләкин, бу урман-далалы территория, Нократ һәм Кама арасындагы урманнардан килгән кабиләләр тарафыннан, яхшылап үзләштерелмәгән була, моңа Көнчыгыштан Урал алды кабиләләренең килеп чыгуы комачаулый.
Бу вакыйгалар турында Чеганда-I шәһәрлегендә табылган талау эзләре сөйли. Анда элеккеге буыннар комплексы катламы белән халыкларның Бөек күчеше чорын янгыннар катламы аера.
Талаулардан куркып качып баручы халык барлык әйберләрне дә үзе белән ала алмаган, ә иң кирәкле әйберләрне генә. Мәсәлән: металл кою осталары әзер эшләнмәләрне җиргә күмеп, эш коралларын гына коткара алган. Шул вакытка караган бик күп бронза эшләнмәләр хәзинәсе табылу моңа дәлил булып тора. Каракүл хәзинәсеннән табылган әйберләр коелган формадан алынгач та юньләп эшкәртелмичә җиргә күмелгән. Димәк, һөҗүм тиз һәм көтмәгәндә булган.
III гасырда Түбән Камада күренгән азелинолылар үзләренә кадәр яшәгән халыкларның шәһәрлекләрен файдаланганнар. Алар җир өстендә төзелгән бүрәнә өйләрдә яшәгәннәр һәм яндыру-төпләүле игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.
Аларның төп эшчәнлеге булып терлекчелек торган, бигрәк тә атлар үрчетү. Бу турыда табылган ат сөякләре һәм атка табыну очракларын искәртүче әйберләр дә сөйли. Шулай ук балык тоту, сунарчылык киң таралган була. Азелино чорында һөнәрчелек җитештерүе әлегә кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелә. Җирле халыкның көнкүрешенә тимер тагын да ныграк шушы гасырларда үтеп керә. Тимерчеләр зур хөрмәткә ия булганнар. Азелино культурасына караган кайбер каберлекләр тимерчеләрнеке, чөнки мәетләр янына аларның исән вакытларында ясаган иң әйбәт эшләнмәләрен һәм эш кораллары җыелмасын куеп калдырганнар. Мине гаҗәпләндергәне шул булды, аларда металл кою кебек катлаулы һәм хәтәр эш белән хатын-кызлар да шөгыльләнгән. Моны мәет җирләү инвентарьлары күрсәтә.
Азелинолыларның көнчыгыш күршеләре - Агыйдел үзәнендә һәм Урта Камада яшәгән мазунин археология культурасы вәкилләре . Бу кабиләләр пьянобор һәм көньяк даладан себергә күчеп баручы кара-абыз халкы кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.
Зур этник төркемнәрнең массакүләм күченеп йөрү шартларында тормышта хәрби хезмәт зуррак урын ала башлый. Моңа бәйле рәвештә каберлекләрдә табылган хәрби юнәлештәге предметлар саны күбәйгәннән-күбәя, шул ук вакытта саклану әйберләреннән тыш (шишәк, көбә күлмәк һ.б.) һөҗүм итү чаралары да яңара: кылычлар, сугыш балталары, хәнҗәрләр һәм төрле формадагы уклар. Азелино каберлекләрендә барысы 12 сугыш балтасы, 3 көбә күлмәк, 4 кылыч, 3 шишәк, 6 сөңге очлыгы табылды.
Әтнә төбәге кемнәр тарафыннан һәм кайчан тикшерелгән
Әтнә районының хәзерге көндә 16 археологик истәлеге билгеле. Бу төбәккә халыкның ныклап урнашуы Идел Болгары һәм Алтын Урда чорында бара.
Район территориясе археологлар тарафыннан тикшерелү турында мәгълүмат түбәндәгечә:
-1956 ел, Н.Ф. Калинин Әйшияз шәһәрлеген казый.
-1958 ел, А.Х. Халиков Әйшияз каберлеген тикшерә.
-1975 ел, Р.Г. Фәхретдинов Югары Сәрдә, Дусым, Җелгелде, Комыргуҗа каберлекләрен тикшерә.
-2006 ел, Альберт Борханов җитәкчелегендәге экспедиция Әйшияз шәһәрлеген казый.
Кызганычка каршы, безнең район бик аз тикшерелгән. Иң зур ачыш К.Ф.Калинин казулардыр, мөгаен. Чөнки ул Калатаудагы кирмән-крепостьның калдыкларын таба. Авылда хәзерге вакытта яшәүче Мөхәммәдиев Илсур һәм Фазылҗанов Рәшит абыйлар ул вакытта, ягъни 1956 елда 10 – 12 яшьлек малайлар булалар. Аларга археолог Калинин көнгә 50 тиен акча биреп казу эшләре җәелдергән. Тау башындагы “Хан зияраты” дип аталган җирдә, Кыпчак кавеменнән булган төркиләр җирләнгән булырга тиеш. Авылдан чыгып көньяк юнәлештә Мари зияраты дип аталган урын бар. Ул гади чирәм җир. Сөрелмичә ел саен басу уртасында утыра. Калинин 14 яшьләр тирәсендәге мари малаеның сөякләрен тикшерә. Бу зияраттагы табылдыклар бу урыннарның борынгы фин-угор халыкларыныкы икәнлеген раслаучы тагын бер дәлил.
Шаккаттыргыч табылдык Иске Өҗем карьерында.
Моннан ике ел элек, Ташчишмә һәм Иске Өҗем авыллары арасына асфальт юл түшәгәндә, Иске Өҗем авылыннан көньяк көнбатыш юнәлештә урнашкан таш карьерында эшләүче тракторның казыгыч чүмече борынгы кабергә юлыга. Юлыга да тузгытып ташлый. Тракторист , сөйләүләргә караганда Казан шәһәреннән килгән мари егете, сары металлдан эшләнгән эрерәк табылдыкларны җыеп тракторына тутыра һәм тузгыган каберне ничек кирәк алай эттереп күмеп куя. Менә шулай итеп археология фәне күзлегеннән караганда бәһасе бик кыйммәт экспонатлар – ике мең ел элек бу тирәләрдәге тормышның телсез шаһитләре – билгесез тарафта юкка чыга.
Мин кайбер үзенчәлекле бронза эшләнмәләрнең аналогларын эзләдем. 2005 елда Рафаил Хәкимов җитәкчелегендә төзелгән “Тартарика” атласының 94 һәм 222 битләрендә “Застежки эполитообразные” дип аталган экспонатлар бар. Дөрестән дә бу хәрбиләрнең бил каешы каптырмалары пьяноборлылар-га, ә “Подвеска шумящая” дип аталган бизәнү әйберсе, аларның варислары булган Азелино культурасына (б.э. V гасыр) карый.
Шалтыравык асылма (подвеска шумящая)
Эполетрәвешле каптырма (застежка эполетообразная)
Иске Өҗем археологик табылдыклары турында археологлар фикере.
Иске Өҗем табылдыклары Казан галимнәрен дә битараф калдырмады. Бу турыда ишетүгә үк, танылган археолог Фаяз Шәрип улы Хуҗин һәм Дмитрий Бугров, ике ассистент белән Иске Өҗемгә кайтып төшәләр. Җирлекне карагач монда кабернең бер генә түгел, ә берничә булуы турында искәртәләр. Табылдыкларны анализлагач, беренче карашлары буенча, Татарстанда әлегә кадәр азелино кабиләләренең мондый җиһазлары табылмавы, фәкать күрше республикаларда гына очравы турында белдерделәр. Мөгаен бу тирәләрдә фин-угор халыклары яшәгән, металл эшкәртә белгәннәр. Каберлекләрен зур суның биек яр буена, җир өстеннән 60-70 см тирәнлектә урнаштырганнар һәм ул төньяк яр буенда булырга тиеш.
Известьле катламнарны тикшергәч умыртка, терсәк сөякләре һәм кабырга табылды. Галимнәр фаразлавы буенча бу хатын-кыз сөяге булырга тиеш.
Урынның координаталарын спутник аша билгеләгәннән соң, галимнәр киләсе елга җәй башында ук Иске Өҗемгә казу эшләренә киләчәкләрен белдерделәр.
Мәзекәү һәм Иске Өҗем археологик табылдыклары: уртаклыклар һәм аерымлыклар
1 рәсемдә күрсәтелгән каптырма бахмутино культурасына карый. Ә бу халыклар V – VIII гасырларда яшәгәннәр. 2 рәсемдәге каптырма Иске Өҗем янындагы табылдыклардан. Бу ике каптырмада да охшашлыклар күренә.
Әтнә районының иң көнбатыш өлешендә, Марий Эл республикасының чигендә Урыс Мәзекәве дип исемләнгән авыл бар. Хәзерге вакытта бетә баручы бу авылга кайтып, җир алып йорт төзүчеләр бар. Ветеринария станциясенең баш табибы Нурияздан ага алган җирдә фундамент чокыры казыганда “шалтыравык асылма” (подвеска шумящая) килеп чыга.
Минем кулымда шул асылма.
Бу авыл Иләт елгасы буена урнашкан. Ә Иләткә Ашыт кушыла. Иске Өҗем каберлеге дә Ашыт яр буена урнашкан. Ләкин, минем фикеремчә Мәзекәү табылдыгы кабердә булмаган, чөнки җир астына 20 – 25 см тирәнлектә генә күмелгән була. Күрәсең бик тиз генә китәргә кирәк булып, ашыгыч рәвештә бронза эшләнмәләр җиргә күмелгәндер һәм кире табылмагандыр дигән фикер туа. Чагыштырып карасак, Бу ике экспонатта зур аерымлыклар юк та кебек. Шулай да чыбык үрү ысулы белән ясалган өске өлешләре үзгәрәк.
Иске Өҗем асылмасынның үрелгән өлеше калынрак чыбыклардан торган өч атны сурәтли. Ә Мәзекәүнекендә бу рәсемнәр шәйләнми. Асылынып торган “үрдәкләр” саны бер үк – икесендә дә тугызар данә. Ә Азелинода табылган асылмага килсәк, ул бик нык аерыла: “үрдәкләре” алтау гына, өстәвенә кыска металл белән тоташтырылган, өске өлеш “коелып” формага салынган, ә чыбыктан гына үрелмәгән. Димәк, Әтнә төбәге табылдыклары төп азелино культурасыннан аз гына үзгәрәк.
Иске Өҗемдә табылган эполет рәвешле каптырмаларны чагыштырсак, шулай ук игътибар итәрлек үзенчәлекләр күп.
Чагыштырган очракта Азелино каптырмасы Иске Өҗемнекеннән ике өлешне тоташтырган пластинкалар саны белән аерыла: берсендә сигез, икенчесендә җиде. Түгәрәк башлы төп өлеш беренчесенеке кабарып, сытык конуссыман чыгып тора, ә икенчесенеке яссы, өстәвенә “тәре” формасында бизәк төшерелгән.
Пьянобор культурасы каптырмасы бөтенләй үзгә. Тоташтыргыч пластинкалар берсендә тугыз, кечкенәсендә өч, каптырма өлеше өчпочмак формасында һәм төп өлеш рельеф белән ясалган. Иске Өҗем экспонаты калганнарыннан эшләнүенең гадилеге белән аерылып тора. Димәк, бу кабилә халкы осталыгы белән бик алга китмәгән була, чөнки яшәү чоры белән соңгарак гасырларга карасалар да эшләнмәләре үтә гади.
III.Йомгаклау.
Югарыдагы тикшеренү эше барышында мин түбәндәгеләрне ачыкладым:
- Дөрестән дә төрки бабаларыбыз күченеп килгәнгә кадәр Әтнә районы территориясендә төп халык булып фин-угорлар яшәгән.
- Бу урыннарда яшәгән халыклар хәзерге мари, удмурт, мордва милләтләренең бабалары булган.
-Алар металл эшкәртә белгәннәр һәм азелино кабиләләре төркеменә кергәннәр.
- Калатауда азелинолылар эзе әлегә юк, шунлыктан бу фикер әлегә ачык кала.
Татарстанның башка районнары белән чагыштырганда бездә археологик истәлекләрнең бик аз булуы җирлекнең бик аз тикшерелүе турында искәртә. Бигрәк тә археолог Дмитрий Бугровның Иске Өҗем табылдыкларының Татарстан өчен уникаль булуы турындагы фикере, кичекмәстән казу эшләре башлап җибәрүне сорый.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
1.Тартарика. Изд. “Феория”. Казан – Мәскәү – С.-Петербург. ТР ФА Тарих институты. 2005. 222, 94 битләр.
2.Татарлар тарихы. I том. Изд. “Рухият”. Казан. ТР ФА Тарих институты.2002. 33,34,207,273 битләр
3.ТР археология һәйкәлләренең исемлеге. III том. Казан. А.Ситдиков, Ф.Ш.Хуҗин. ТР ФА Тарих институты. 2007. 154 – 156 битләр.
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Девочка-Снегурочка
Сказка "Колосок"
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Пятёрки