Нинди өмәләр булган? Нәрсә ул өмә? Карт әбием яшь вакытта каз өмәсен ничек үткәргәннәр ?
Вложение | Размер |
---|---|
kaz_omse.doc | 39 КБ |
“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
5 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Каз өмәсе
Фәнни-тикшеренү эше.
Башкарды: 3 нче сыйныф укучысы
Хөсәенов Газиз.
Җитәкчесе: Галиуллина Наилә Мәнсур кызы ,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Буа шәһәре, 2013.
Эчтәлек:
Кереш --------------------------------------------------------------------------------------- 3
Төп өлеш ----------------------------------------------------------------------------------- 4-7
1) Нәрсә ул өмә?
2) Дәү әнием каз өмәсен ничек үткәрде?
3) Карт әбием яшь вакытта бу өмә ничек үткәрелгән?
Йомгаклау -------------------------------------------------------------------------------- 8
Кулланылган әдәбият ------------------------------------------------------------------- 9
Кереш өлеш.
Кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле, кеше һәм табигать аерылгысыз, бербөтен. Кеше – табигать баласы, ә табигать – яшәү чыганагы. Элеккеге, әби-бабаларыбыз яшәгән чорга күз салыйк. Дөрестән дә, аларны табигать – җир ана-ачлыктан да, корылыктан да, суыктан да саклап калган. “Черек бәрәңге, алабута, кычыткан ашап үстек. Ә кышын, зәмһәрир суыкларда кипкән тизәк ягып кыш чыга идек. Табигатькә зыян салмадык без, ә киресенчә булганына шөкер итеп, саф һава сулап яшәдек,- дип үткән тормышын искә ала карт әбием. Әйе, карт әбием хаклы. Әйткәнемчә, элек- электән халык табигать белән бәйләнештә торган. Һәр ел фасылы үзенең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән халык күңелендә тирән эз калдырган. Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә, Карга боткасы, Сабантуй , ислам диненә бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе һәм башка бәйрәмнәргә алдан ук әзерлек эшләре алып барылган. Минемчә, халкыбызның йола бәйрәмнәре темасы бүгенге көн өчен бик актуаль, чөнки әлеге бәйрәмнәр бүгенге көндә онылып баралар. Шуңа да эзләнү эшемдә әлеге темага тукталырга булдым. Эзләнү эшемнең максаты: нинди өмәләр булган? Нәрсә ул өмә?, карт әбием яшь вакытта каз өмәсен ничек үткәргәннәр ? сорауларына җавап табу. Максатыма ирешү өчен мәктәп һәм шәһәр китапханәсенә мөрәҗәгать итеп, халкыбызның бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына караган материаллар җыйдым. Туган төбәгемдә үткәрелә торган бәйрәмнәр турында мәгълүмат тупладым, әбием сөйләгән чыганакларга таяндым.
Төп өлеш.
Нәрсә ул өмә?
Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы булып торалар. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның культурасы, яшәеше зәгыйфьләнә. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә шактый. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән йолалар, бәйрәмнәр бар. Язгы чәчүгә кадәр үткәрелә торган Нәүрүз, Боз озату, Йомыркалы уен, Карга боткасы, Рәт уены һ.б. Чәчү башлануга бәйле Шыйлык, Орлык чыгару. Чәчүдән соң үткәрелә торган йолалар: Май тавы, Яңгыр теләү, Карга боткасы, Җыен бәйрәме, Каен бәйрәме. Көзге-кышкы йолалар һәм бәйрәмнәргә Каз өмәсе, Нардуган, Йөзек салу, Май чабу кебек бәйрәмнәрне әйтеп үтәргә мөмкин. Сабан туе, Яңгыр теләү, Каз өмәсе, Сөмбелә, Карга боткасы, Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Ә үзем күргән, белгән һәм катнашкан йола-бәйрәм турында язып үтәсем килә. Ул- каз өмәсе.
Өмә сүзе нәрсәне аңлата соң? Берәр аерым хуҗалык яки кеше өчен күмәк көч, күп вакыт сорый торган авыр эшне ирекле рәвештә җыелып күмәкләп, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Мәсәлән: каз өмәсе, өй өмәсе, печән өмәсе. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрү кебек кайбер эшләрне авылларда өмә җыеп эшлиләр.
Дәү әнием каз өмәсен ничек үткәрде?
Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ел саен минем дәү әни белән бабайларда да каз өмәсе Берсе казның эчен чистарта, икенчесе эчәктән май аера, өченчесе түшкә юа, дүртенчесе баш чистарта. Бездә казның башын да, аягын да – бер җирен дә ташламыйлар, бөтенесен эшкәртәләр.
Бабай белән абый аларга казларны суеп бирделәр һәм калган эшләрдә дә булыштылар. Күрше апалар конвейер сыман, бик тиз эшләделәр. Мин дә аларга булыштым, су кертеп-чыгарып тордым.
Каз өмәсе көнне өйдә зур бәйрәм кебек булды. Эшләгәч, чәй дә, аш та тәмлерәк шул, дип дәү әни бер кәстрүл баш-аяк, бер казны салып, пешерергә куйды. Соңрак ул күрше апаларны да , безне дә тәмле каз, бәлеш белән сыйлады.
Карт әбием яшь вакытта каз өмәләре ничек үткәрелгән?
Кичен карт әбием алар яшь вакытта каз өмәләренең ничек үтүен исенә төшереп сөйләде. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе булган. Чөнки барлык эшне дә кызлар, яшь киленнәр башкарган. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе булган. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз саен бер кыз чакырганнар. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшкәннәр. Гадәттә, өмәгә чакыруны минем кебек балалар башкарган икән. Әйтелгән көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп җиткән.
Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып беткәч, эре канатлары сыдырылган. Ә өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы булган. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да барган. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата барганнар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен өчен эшләнгән. Кызларның кайберләре өй җыештырырга калган. Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп торган.
Каз өмәсе хезмәттән генә тормаган. Ул кызларның авыл егетләре белән очрашып, күңел ачып, серләшеп, бер- берсенә вәгъдәләр биешә торганурыннары да булган. Шуның өчен кайда каз өмәсе – шунда егетләр кызлар күзләргә килгәннәр. Кыскасы, бу өмәдә эш тә, яшьләрнең танышулары да бара. Каз өмәсе уен- көлкеле, җыр- биюле бер тамаша төсен ала. Еш кына егет кызлар арасында җыр әйтешләр башланган:
Йолкып ни ыратасыз.
Бу өйләрдә җырлап –көлеп,
Кемнәрне юатасыз.
Йолкып ни ыратабыз.
Җырлап- биеп, уйнап- көлеп,
Күңелне юатабыз.
Сыдырып- сыдырып салырсыз.
Бик авырсыз, бик сабырсыз ,
Ахры ятка калырсыз.
Сыдырып- сыдырып салырбыз.
Сабыр төбе сары алтын,
Үз теләгәнгә барырбыз.
Каз өмәсе , шул рәвешле, көн җыр - такмак белән үрелеп барган, ә кич белән каз итеннән ашлар пешереп бергә сыйланганнар. Сыйланулар да төрле шаян уеннар белән аралашып бара торган булган. Мәсәлән “Каз канаты сату”. Кызлар ишек төбенә басканнар һәм каз канаты “сатканнар”. Ә егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, каз канаты “сатып” алганнан соң гына кертелгәннәр. Ә өстәл артына аны- моны карамыйча утыручыларның урындыгына каз куыгы салып, шартлатып көлкегә калдыру булган. Каз ите ашаганда “ Ядәч” уены уйнаганнар. Каз өмәсеннән яшьләрнең кайтып китүе дә үзенчәлекле булган. өмәдә катнашкан кызлар өйнең кояш йөреше ягына бер чиләк су куялар. Сыйланып туйган һәр кыз шул чиләктән чүмеч белән чумырып ала да су эчә һәм ,”кыйгак- кыйгак” дип кычкырып, өйдән чыгып кайтып китә. Бу алдагы елда хуҗаның казлары тагын да ишлерәк булсын дип эшләнгән. Бик күңелле бәйрәм булган бу.
Каз өмәләре үткәч тә, уңган хуҗабикәләр аның мамыгыннан йомшак мендәр, ястык, юрган сырып куйганнар. Каз итен аш-су өчен бик оста файдаланганнар, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз... дисеңме. Ә каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Тормыш шартлары үзгәрү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу-табигый. Әгәр без халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертеп, кешеләрне бер – берсенә якынайтып, берләштерә алсак, куелган максатыбызга ирешәчәкбез.
Йомгаклау.
Татар халкында төрле бәйрәмнәр бик күп. Халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры булган. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; йолаларга бәйле каз өмәсе, туй мәҗлесләрен уздыру, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештем дип саныйм. Гореф-гадәтләр онытылмасын, алар онытылса милләт, халык юкка чыгачак. Минемчә, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмаслар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына барыр.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Дөрес, бүген аларны мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрсәк тә. Димәк, – халкыбыз күңелле бәйрәмнәрне, гореф- гадәттләрне һәм йолаларны белә. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Кулланылган әдәбият.
1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан,1995.
2. Булатов В. Гореф-гадәт. Казан утлары, №8, 1992.
3. Галимуллин Ф. Халыктан һәм халыкныкы. Эзләнү вакыты. 1994.
4. Смакова Р. Татар халкының гореф-гадәтләре, әдәп һәм әхлак нигезләре, бәйрәмнәре. Фән һәм мәктәп, №5, 1997.
5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.№2
6. Татарско –русский словарь.
7. Тукай Г. Шигырьләр.Әкиятләр. Поэмалар. Казан, 1968.
8. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан, 1992.
9 . Харисова Л. А. Культура народов Татарстана. Казань, 2005.
10. Харисов Ф.Ф. Национальная культура и образование. Москва, 2000.
11. Хусаинов З.А. Краеведение: учебное пособие для высш. уч . заведений. Казань, 2011.
12. Ягъфәров Р.Ф. Уен- күңел бәйрәме. Татар халкының уен фольклоры. Мәгариф, 2009.
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Домик зимней ночью
"Портрет". Н.В. Гоголь
Невидимое письмо
Сказка "Колосок"