Беренче укытучым
Вложение | Размер |
---|---|
minem_kabatlanmas_ukytuchym.docx | 16.17 КБ |
Минем кабатланмас укытучым
Мин Ганиева Гөлия, 7нче сыйныф укучысы, Күәм урта мәктәбендә белем алам. Мәктәбемне, дусларымны, сыйныфташларымны, укытучыларымны яратам. Сезне беренче укытучым Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы белән таныштырасым килә.Римма апа башлангыч сыйныфларга белем бирә.Беренче сыйныфка ул безне кабул итеп алды, дүрт ел дәвамында безне укытып күп нәрсәләргә өйрәтте.Үткәргән һәр дәресе кызыклы,сәяхәт дәресләре мавыктыргыч булды аның. Бәйрәмнәрдә иң матур биюләрне безнең сыйныф куйды, ачык дәресләр һәм чараларда төшкән фотоларны карап,без нинди кечкенә булганбыз, дип уйлыйм.Үзебезнең сыйныфта тырышып китапханә почмагы туплау, тәнәфесләрдә шашка ярышлары үткәрү истә. Апа безнең белән таудан чана шуды, Кар бабайлар да ясады.Унике укучы гына укысак та,безнең сыйныф шау итеп тора иде. Технология дәресләрендә төрле сувенерлар, камырдан, балчыктан, саламнан уенчыклар һәм төрле аппликацияләр эшләргә өйрәтте Римма апа, кайберләре әле дә саклана.Туган көн бәйрәмнәрен үткәргәндә кызыклы уеннар уйлап, ул безгә сюрпризлар да әзерләп, һәрчак бергәләп күңелле итеп ял иттек.Үзара дус һәм тату булырга, ярдәмләшеп яшәргә, бердәм булырга өйрәтте укытучыбыз.Дүртенче сыйныфта берничә төрле фәннән күләмле тест эшләдек. Үзебезнең мәктәптә түгел,район үзәге мәктәбендә.Шул вакытта ул, минем ышанычымны акладыгыз укучылар, дигәне истә.Бүген дә, ул безнең ничек укыганыбыз белән кызыксына,үз укучыларына безне үрнәк итеп куя. Беренче укытучы апабыз Римма апа күпләрнең яраткан укытучысы. Ул бер дә үзгәрми,үзе бик күпне белә, үзе таләпчән һәм гел елмаеп тора.
Әтнә районының Күәм урта мәктәбе укучысы Ганиева Гөлия Ленар кызы.
Позвольте, я вам помогу
Повезло! Стихи о счастливой семье
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Соленая снежинка
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году