Сәйләннәрнең барлыкка килү тарихын, хәзерге тормышта сәйләннәрнең кулланылышын китаплардан, интернеттан өйрәнү, төрләре белән танышу, алардан әйберләр ясау
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.pptx | 1.46 МБ |
Слайд 1
ПРОЕКТНЫҢ ТЕМАСЫ: «М ОГҖИЗАЛЫ СӘЙЛӘННӘР” Башкарды: Чат башлангыч мәктәбенең III класс укучысы Хуҗина Айзилә Ярдәм итте: Класс җитәкчесе Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызыСлайд 2
«Могҗизалы сәйләннәр» Проектын сайлауның МАКСАТЫ : Безнең класс укучылары сәйләннәрдән төрле могҗизалар тудырырга яраталар. Алар бик кызыксынып һәм теләп башкаралар. Ләкин сәйләннәрнең килеп чыгу тарихын, элекке һәм хәзерге тормыштагы тоткан урынын тирәнтен белмиләр.
Слайд 3
БУРЫЧЛАР : Сәйләннәрнең барлыкка килү тарихын, хәзерге тормышта сәйләннәрнең кулланылышын китаплардан, интернеттан өйрәнү, төрләре белән танышу, алардан әйберләр ясау ҖИҺАЗ: Сәйләннәрдән эшләнгән әйберләр күргәзмәсе, рәсемнәр.
Слайд 4
ТӨП СОРАУ: СӘЙЛӘННӘРДӘН НИНДИ МОГҖИЗАЛАР ТУДЫРЫП БУЛА ?
Слайд 5
ПРОБЛЕМАЛЫ СОРАУ . Сәйләннәрнең элекке тормыштагы роле нинди? Сәйләннәрне нинди эшләрдә кулланганнар? Сәйләннәрнең нинди төрләре бар ? Бүгенге көндә сәйләннәрне кайларда кулланалар?
Слайд 6
Сәйләннәрнең килеп чыгу тарихы. Сәйләннәрнең килеп чыгу тарихы пыяла барлыкка килү тарихы белән бәйле. Беренче сәйләннәр Египетта барлыкка килә.Египеттан Римга күчә. VI гасырда сәйлән эшләү Везантиядә алга китә. Аннан Венециягә күчә. Венеция ш әһәре сәйләннәрне эшләү үзәге булып тора. Россиядә сәйлән эшләү бик озак туктап тора. Россиядә XIX гасырда гына сәйләннәр белән эшләү алга китә.
Слайд 7
Беренче сәйләннәрнең килеп чыгуы Египет белән бәйле. Венеция шәһәре сәйләннәрне эшләү үзәге булып тора.
Слайд 8
Сәйләннәр белән бизәлгән татар халык киемнәре
Слайд 9
Сәйләннәрнең төрләре:
Слайд 10
Сәйләннәрдән үзебезнең кул эшләре
Слайд 11
Практик эш КРОКОДИЛ 1,5 м
Слайд 12
20 МИНУТ ЭЧЕНД Ә БҮЛӘККӘ БЕЛӘЗЕК ЯСЫЙБЫЗ Кирәк: - Урта зурлыктагы 10-12 сәйлән; - 80 см тирәсе атлас тасма – (сәйлән киңлегендә яки бераз киңрәк булсын) - Энә белән тасма төсендәге җеп. Эш барышы : Энәне саплыйбыз да, төенләмичә генә тасмага сәйлән тегә башлыйбыз (тасма очларын калдырырга онытмагыз). Сәйләннәр арасы – бер ярым сәйлән зурлыгында булсын. Тегеп бетергәч, җепне җайлап кына тарттырабыз. (Атлас тасма бик нәфис икәнен онытмыйк – моны бик сак кына эшлибез.) Хәзер җеп очларын тасмага төенләп яки тегеп куябыз (тасманы бераз кабартып кырыйдагы сәйләннәргә беркетәбез). Беләзегебезне тагын бер кат җеп белән ныгытып чыксак яхшы. Тасма очларын өтәлибез.
Слайд 13
Без сәйләннәрдән төрле-төрле уенчыклар ясадык. Без хәзер бизәнгечләр ясыйбыз. Сез дә эшләп карагыз. Үзегез ясаган үзенчәлекле бизәнгечләр сезне башкаларга охшамаган, кабатланмас итәр. Аларны төрле төстәге сәйләннән төймә һәм пыяла мәрҗәннәрдән ясарга була. Сәйләннәр белән эш түземлелекне, тырышлыкны сорый. Ә бармакларның тынгысыз эше акыл сәләтен тагы да үстерәчәк. Уңышлар телим!
Слайд 14
Аполозова Л.М. Бисероплетение . – М.: Культура и традиции, 1997. Бернхем Стефани 100 оригинальных украшений из бисера. – М.: Мир книги,2006. Божко Л.А. Бисер. Уроки мастерства. – М.: Мартин, 2002. Ляукина М.В.Бисер. - М.:АСТ-ПРЕСС, 1999. Интернет-ресурсы: http://www.yandex.ru http://www.rusedu.ru
Будьте как солнце!
Мост Леонардо
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Зимняя сказка
Неньютоновская жидкость