Она сама сделала эту работу.
Вложение | Размер |
---|---|
проект по татарский. | 1.37 МБ |
презентация крестик | 1.41 МБ |
Слайд 1
И җади проект «Крестик белән чигү » Проектны эшләде: Гатауллина Илизә Фәрид кызы. Проектнын җитәкчесе: Галиева Алсу Р . 2013нче ел. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “ Норма урта гомуми белем мәктәбе ” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесеСлайд 2
: " Фикер йөртү" схемасы Панно чигү Размеры, формасы Дизайн- специфика Төрле вариантлар Иң уңай вариант Реклама Үз-үзеңә бәя бирү Инструментлар Хезм әтне саклау Эшләү технологиясе
Слайд 3
Һәр уку елында без чигүнең төрле техникалары белән таныша бардык. Чигү техникаларын мин бик теләп өйрәндем. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә канвага чигү буенча үрнәкләр бик күп. Алар һәркемнең күңеленә хуш килерлек, һәркем кызыгырлык. Араларында табигать күренешләре, хайваннар, кошлар, үсемлекләр һәм башка бик күптөрле рәсемлеләре дә бар. Хыялымда мин бу гүзәллекләрне тагында камилерәк итеп күрергә телим һәм аларны панноларымда сурәтләргә уйлыйм. Проблема һәм ихтыяҗны нигезләү
Слайд 4
Идеяләр 1 нче идея Бу идеянең исеме – “ Роза чәчәкләре ” . Панноны чигү шул ягы белән уңайлы – чөнки канвага аның формасы ясалган, башка чигешләрдәге кебек түгел ,җепләр төсе берничә куелыкта.( Мәсьәлән яшел – сыек, салат төсендә, куе һ.б.) Бу идея миңа ошады.
Слайд 5
Идеяләр 2 нче идея Бу идеянең исеме – “ Ал ромашкалар ” . Размеры аеруча кечкенә. Интерьерда күз явын алырлык булып тормаячак. Бу идея миңа ошап бетмәде.
Слайд 6
Идеяләр 3 нче идея Бу идеянең исеме – “ Җир җиләкләре ” . Бу панноның размеры да аеруча кечкенә. Күләме аз, шуның өчен дә ул интерьерда югалып калачак. Бу идея да миңа ошап бетмәде.
Слайд 7
Идеяләр 4 нче идея Бу идеянең исеме – “ Песи һәм эт балалары ” . Панноны чигү шул ягы белән уңайлы – чөнки канваның шакмаклары зур. Бу идеядә төрле төсләр һәм тонык төсләр дөрес итеп урнаштырылган. Размеры кечкенә булса да, бу идея миңа ошый. Кунак бүлмәсенә элерлек булмаса да, балалар бүлмәсенә элергә мөмкин.
Слайд 8
Әлеге 4 идея арасыннан миңа ахыргысы нык ошады. Бу идеядә төсләр дөрес, матур урнаштырылган. Һәм бу чигүне сеңлеңә, энеңә, туган көнгә бүләк итеп була. Мин бу вариантны чигүне үз алдыма максат итеп куйдым. Чөнки мин табигатькә бигрәктә җәнлекләргә җаным тәнем белән гашыйк. Оптималь вариантны сайлау
Слайд 9
ТЕХНОЛОГИК ЭТАП Панно эшләү эзлеклеге Канваларны әзерлим. Үзәкләрен табам. Төсле ручкалар ярдәмендә тукымага төртекләр билгеләп чыгам. Канваны киергә киертәм, энәгә җеп саплыйм. Һәр картинаны технологик карта эзлеклелеге буенча чигәм. Чигеп бетергәч панноны юам, үтүклим. Панноны ДВП тактасына тарттырам, рамкаларга урнаштырам. Чигү техникасы Паннода песи белән эт балаларын , чәчәкләрне, үләннәрне “хач” җөе белән чигәм.
Слайд 10
Әлеге панноны чигү өчен төрле төстәге мулинэ җепләре кулланылды. “Песи һәм эт балалары” панносы өчен 14 x 16 см лы канва, 18 x 20 см зурлыкта рам кирәк. Материаллар сайлау Эш кораллары , жайланмалар 1.Чигү энәсе 2. Киерге 3. Кайчы 4. Төсле ручкалар 5. Үтүк
Слайд 11
Экологик нигезләү Панно мулинэ җепләрдән чигелде. Аларның тирә юньгә бернинди начар йогынтысы да юк. Эргономик нигезләү Панно кешеләрнең рухи ихтыяҗын баета. Куллану ягыннан да бик уңайлы: элеп кую өчен бик җайлы.
Слайд 12
Ниһаять, минем эшем төгәлләнде. “Песи һәм эт балалары” панносы өйдәгеләремә, туганнарыма, дусларыма, бигрәк тә үземә ошады. Мин алдыма куйган максатыма ирештем. Мин эшләгән панно интерьерда үз урынын алыр дип уйлыйм. Үзбәяләү
Слайд 13
Реклама “Серле энә” дәшә сезне Чигешләр тәкъдим итә Теләге булган кешене Үз серенә өйрәтә. Бер дә авыр эш түгел Кирәк бик зур сабырлык. Күңел биреп эшләсәң Чыга шундый матурлык. Минем адрес: Татарстан Республикасы Балтач районы Норма авылы Г.Тукай Урамы 54 нче йорт. Телефон : 8-9172-99-11-66
Л. Нечаев. Яма
О путнике
Пятёрки
Просто так
Колумбово яйцо