Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз Әнвәр Измайловка багышланган проект эше.
Вложение | Размер |
---|---|
sluzhu_otechestvu_.rar | 2.05 МБ |
МБОУ «Беденьговская основная общеобразовательная школа»
Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы
Мунициапль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Бидәңге төп гомуми белем мәктәбе»
Историко-культурный информационный проект
«Служу Отечеству»
«Ватаныма хезмәт итәм»
тарихи-мәдәни мәгълүмати проект эше
Тема: «Утны-суны кичкән якташыбыз»
(Номинация «Оглянись на предков наших, на героев прошлых дней» )
Авторлар:
Җитәкче:
Саматова Гүзәл Назил кызы,
сыйныф җитәкчесе
Татар Бидәңгесе
2013 ел
Туган ил, туган як, туган авыл! Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.
2. Максат һәм бурычлар:
Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар белән таныштыру.
1. Укучыларда гражданлык сыйфатлары тәрбияләү.
2. Бөек Ватан сугышының тарихи һәм героик үткәне турында белемнәрне тирәнәйтү.
3. Авылдашларыбызның фронтта һәм тылда Бөек җиңүгә керткән өлешләрен тикшерү.
Гипотеза: бүгенге көндә тыныч тормышта яшәр өчен безнең Бөек Ватан сугышы ветераннарын онытырга хакыбыз юк.
3. Проект өстендә эшләү этаплары
I этап. Әзерләнү этабы.
Проект эшен башлар алдыннан укытучы “Проектлар методы” темасына сыйныф сәгате үткәрә. «Хроника событий Великой Отечественной войны» видеосын, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәйкәлләр һәм вечный огонь фотосурәтләре булган презентацияләрен күрсәтә.
Группаларга бүленү
Тарихчылар, якташлар, ХӘТЕР группаларына бүленү
II этап. Тикшерү
Тикшерү эше барышында мәгълүматлар белән алмашыну, аларны анализлау, текстларны төзәтү, материалларны җыю һәм эшкәртү эшләре эшләнә.
III этап. Проектны эшләү
Проектны төзү буенча эш үткәрелә. Группаларның эш нәтиҗәләренә бәя бирелә, рецензияләнә.
IV этап. Проектны яклау
Презентация.
4. Эчтәлек
Әлеге проект укучыларда гражданлылык сыйфатлары үстерү, үз илеңнең патриотын тәрбияләү максатларын куя. Авылдашларыбызның фронтта һәм тылда Бөек җиңүгә керткән өлешләре белән таныштыра
Проектны үтәп бетергәннән соң укучылар туган якның тарихи үткәне, Бөек Ватан сугышы геройлары, тыл хезмәтчәннәре белән таныша алалар. Мәгълүмат табарга, анализларга һәм эшкәртергә, командада эшләргә, лидер һәм башка рольләргә керергә, кеше фикерен хөрмәтләргә өйрәнәләр
Проект эшләү вакыты: якынча 2-3 атна
Нигезләүче сорау: Без ни өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарын истә тотарга тиеш?
Төп өлеш.
1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Сугышка безнең Бидәңге авылыннан 220 ләп ир-егетләребез, унсигез яше дә тулмаган чәчәк кебек кызлар үз теләкләре белән илнең фашист илбасарларыннан сакларга китәләр, шуларның 97се генә исән-имин туган авылына кайта.
Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистәгә якын вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Бөек Җиңү көнендә ветераннарның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый. Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның берсе авылдашыбыз –Измайлов Әнвәр. Аның исеме районга, укучыларга таныш.
1941 нче елның җәй ае. Шундый көннәрнең берсендә Әнвәр абыйны авыл Советына чакырып, ФЗӨгә китәргә тиешлеген әйтәләр. 7нче классны тәмамлап, мәктәптән чыкканга әле 1 ай да булмый.
Татар малайларын Казанда аерым группага җыеп, тулай торакка урнаштыралар. Яңа көнкүрешкә ияләшеп, көннәр, айлар үтә тора, яхшы ук наборщик (типографиядә хәреф җыючы) һөнәрен дә үзләштерәләр.
1942 елның җәе-көзе сугышның илебез өстенә авыр афәт булып ябырылган вакыты. Әнвәр абыйларны торак, йорт түбәләренә дежурга билгелиләр, яндыргыч бомбаларны сүндерү ысулларын өйрәтәләр. Һава тревогалары да еш була башлый. Сугышлар Мәскәү янында, Төньяк Кафказ фронтларында, Сталинргадта көн-төн дәвам итә. Илнең бөтен завод-фабрикалары сугыш өчен эшли. Фронтларда каты, канкойгыч сугышлар бара. “Барысы да фронт өчен!” дигән лозунг бөтен халык күңелнә иңгән.
Октябрь аенда Әнвәр абыйларга военкоматка чакыру кәгазьләре килә башлый. Авылга кайтып, туган йортлары, әти-әни, туганнар яныннан китәргә уйлашып, ике Тархан малае, Бакырчыдан берәү һәм Әнвәр абый, юк-бар әйберләрне җыеп, фанер чемоданнарын күтәреп туган якка юл тоталар.Менә шулай ФЗӨ тормышы тәмамлана.
1943 елга каршы төндә Әнвәр абыйга военкоматтан чакыру кәгазе тапшыралар. Командада 4 кеше: Гайнуллин Содур, Измайлов Минәхмәт, Вахитов Фидай һәм Измайлов Әнвәр була. Атларга төялеп өйдәл чыгып киткәндә, олысы-кечесе озата. Уйнаган гармун, җырлаган җырлар үзәкне өзә. Икенче көнне Буа станциясеннән утырып, поезд белән Казанга килеп төшәләр. Егетләрне сафларга тезеп, Татвоенкомат ишек алдына китереп урнаштыралар. Кичен Бишбалта бистәсендәге ике зур сарай сыман зданиегә урнаштыра башлыйлар. Озакламый сафка тезеп гыйнвар аеның салкын көнендә, присяга кабул итәләр. Шулай итеп, Әнвәр абый тулысынча солдат, дөресрәге, кече офицерлар әзерләүче Житомир хәрби-пехота курсанты була.
Көннәр, айлар солдат тормышы белән үтә тора. Июнь ае башларында сержат дәрәҗәсе бирәләр. Озак та үтми уку төгәлләнә. Иртәгәсен Казан вокзалындагы эшелоннарга төяп 3-4 көн Мәскәүдән ерак булмаган Раменское шәһәренә төшерәләр. Әнвәр абыйлар һава десанты часте булалар.
1944 елның июнь ае. Әнвәр абыйлар бер атналап поезд белән барганнан соң, Свирь елгасына бераз җитмичә, Лодейное поле дигән шәһәр тирәсенә урнашалар. Бурыч – Свирь елгасын кичеп, нецларны тар-мар итеп, Карелия-Фин АССРны дошманнан азат итү була. Ике якта да күп югалтулар була. 23 июньдә 301 полк алгы сызыкта була инде. Югалтуларны булдырмау нияте белән яшерен сукмаклар буйлап дошманга көтмәгәндә һөҗүм итү, я аның чигенү юлларын кисү кебек бурычлар куела. 12 июльдә Әнвәр абый яралана. Лодейное поле, Олонец дигән шәһәрләрдә берәр атна дәвалап, аны Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәренә госпитальгә озаталар. 16 солдат госпитальдә дәвалануын тәмамлап, Мәскәү поезды белән үз частьларына кайталар. Солдатларның үзләренә генә хас булган көн тәртибе белән көннәр, атналар үтә тора.
1945 ел. Әнвәр абый Венгрияга юл тота. Алар Украина ягына Ржев, Вязьма юнәлешендә барганнар. Февраль аеның 17сендә зур булмаган Кечкемет шәһәре тирәсенә урнашканнар. Урман эчендә палатка шәһәрчегендә яшәгәннәр. 3нче Украина фронты бу вакытта Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрен тулысынча азат иткән, хәзер Балатон күле буенда каты сугышлар бара, дошман һөҗүмгә күчкән икән дигән хәбәрләр ишетелә.
Март ае башларында Будапешт ягына юнәләләр. Төннәрен генә баралар. Будапешт шәһәрен, Дунай елгасын җәяүләп үтеп, фронтның алгы сызыгына чыгалар. Аларның взводы авангард дозорында (ул 300-400 метр төп пөчләрдән алдарак бара) тора.
Взвод командиры булып 1917 елда туган төрекмән егете старшина Тагандурдиев Саттар кала. Әнвәр абый ул вакытта сержант, беренче отделение командиры була. Аннары командир ярдәмчесе “помкомвзвод” итеп билгеләнелә.
Атна-ун көн вакыт үткәч взводка взвод командиры булып кече лейтенант Коваль килде. Апрель башларында безнең гаскәрләр Австрия җирендә иде. Австриянең башкаласы Вена шәһәре ерак түгел. Австрия җиренә күбрәк кергән саен зур булмаган шәһәрчекләр ешрак очрый, аларны үтү кыенлаша. Юлларга миналар куела, снайперлар сагалый. Алга барган саен, батальонга бирелгән танклар, самоходкалар арта, хәтта 45ммлы пушкаларны да бер рәткә куеп “прямой наводкой” аталар.
Дөньяның кышкы ялдан уяну чоры. Алда Вена шәһәре. Шәһәр ныгытылган, күп кенә йортларның аскы этажлары ДОТлар итеп итеп әзерләнгән. Немецлар зур көч куеп, шәһәрне саклыйлар икән. Бурыч – шәһәрне дошманнардан азат итү, мөмкин кадәр халыкка тимәскә, музей һәм истәлекле һәйкәлләрне ватмаска.
Шәһәр эчендә сугышу күпкә катлаулы, һәр йорт ишекләре, тәрәзәләре ут ноктасы итеп файдаланыла. Кич караңгы төшә башлауга һөҗүм итү туктала.
Дошман каршылыгын җимереп, алга баралар. Күп йортлар яна, җимерелә, атыш, шартлау тавышлары берөзлексез гөрелди.
Кичке сәгать тугызлар тирәсендә ротаны җыйнап, аерым задание үтәргә тиешлекне аңлатканнар. Әнвәр абый ротасы, мөмкин кадәр тавыш-тын чыгармыйча, дошман җиренә үтеп кереп, 800 метр ераклыкта торган Вена шәһәренең тимер юл вокзалына һөҗүм итәргә, мөмкин булса, аны алырга, немецларның чигенү юлын кисәргә тиеш булган. Тик рота дигәннәре 35-40 кешедән артмаган. Ярдәмгә шулай ук совет танклары да килә. Вокзалга барып кергәндә, немецлар ашыгып кача башлаган була.
Немец гаскәре инде җиңүенә ирешә алмавына инанган булса да, каршылык күрсәтергә сәләтле булып, шәһәрнең үзәк тимер юл вокзалын шулай тиз генә ташлап китәрләр дип ышанмыйлар. Ахры дошман утыннан качу, яисә бөтенләй пленга эләгү – аларны куркыта, күп нәрсә белән санашмаска мәҗбүр итә.
Бераз вакыт ял иткәннән соң, Әнвәр абый частен Австриядән чыгаралар һәм Чехословакия дәүләте җирендә, һөҗүм итүче безнең гаскәрләргә булышу максатыннан, машиналар белән шунда күчерәләр. Апрель аеның ахырлары. Инде безнең гаскәрләр Берлин өчен сугышлар алып бара. Җиңү, сугышның ахырына якынлашуы һәр кешедә күңел күтәренкелеге, шатлык хисе тудыра. Дошманның оешкан төстә каршы тору сәләте кими, бичаралыктан ни эшләргә дә белмәгән солдатларның артык каршылыксыз әсирлеккә бирелү очраклары да була.
10 май иртәсе. Арттан зур тизлек белән куып җиткән машинадан майор Калоев төшә. Ул :”Товарищи, Победа! Война кончилась. 8 мая немцы подписали акт о безоговорочном капитуляции своей армии. Поздравляю вас!”, - дип аңлатып, бетерә алмаслык шатлык, горурлык хисләрен җиткерә. Бәхет-шатлыкның иге-чиге юк.
Рота командиры дошманны кууны дәвам итәргә, батальонга йөкләнгән бурычны үтәргә боера.
Ике-өч көн барганнан соң, Әнвәр абыйлар Чехословакия башкаласы Прага шәһәренә 60 километр җитмичә, зур булмаган урман эчендә палаткалар корып, лагерьларга урнашалар. Әкренләп хәрби дисциплина урнаша башлый. Әнвәр абый өчен сугыш менә шулай тәмамлана.
5. Практикада кулланылыш.
Әлеге проектны дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин
6.Проектның перспективасы.
Киләчәктә сугышта катнашкан башка авылдашларны да өйрәнергә
7. Йомгаклау, нәтиҗәләр чыгару
Туган ягыңнын тарихын белү бик мөһим. Тыныч киләчәк өчен сугышта җиңү яулаганнарны онытырга ярамый.
1. Туган ягыңның тарихын һәм тарихи чынагакларны өйрәнергә кирәк.
2. Авылыбызда Бөек Ватан сугышы геройларын беләләр һәм истә тоталар.
3. Авылда исән ветераннар юк.
8. Кулланылган әдәбият.
1. “Татарстан в годы Великой Отечественной войны. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында. (1941-1945 еллар)” А.А.Иванов, Ф.С.Хабибуллина, Казан, 2000 ел
2. “Хәтер. Память” Татарстан Республикасы, Казан, 1997 ел
3. “Дәһшәтле еллар истәлеге” Ә.Измайлов, 2004 ел
4. “Тетюши. Есть на Волге городок… ” П.А.Чекмарёв. изд-во «По городам и весям», Казань, 2004 год
5. “Бизәкле авылы – Бидәңге” Һ.Хәбибуллина, Түбән Кама, 2010 ел
6. “Без сугышта юлбарыстан көчлебез” Җ.Гыйльманов, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел
7. “Победа” Г.Н.Севостьянов М., Поосвещение, 1995 год
8. “Школьная энциклопедия, История России, 20 век” М., «Олма-пресс Образование», 2003 год
9. Интернет чыганаклары
Позвольте, я вам помогу
Солнечная система. Взгляд со стороны
Сказка на ночь про Снеговика
Стеклянный Человечек
Неньютоновская жидкость