Россия тарихында минем бабам –
беренче укытучы Тимбаков Зарифулла
Вложение | Размер |
---|---|
tinbakova._sochinenie.doc | 36.5 КБ |
ФГАОУ ВПО “Казанский (Приволжский) федеральный университет”
Институт педагогики и психологии
Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования
Всероссийский конкурс сочинений
“Россия тарихында минем якташларым”
(Мои земляки в истории России)
Россия тарихында минем бабам –
беренче укытучы Тимбаков Зарифулла
Автор: Тинбакова Райля Равилевна,
ученица 7 А класса МБОУ СОШ № 7
г. Азнакаево РТ
Россия тарихында минем бабам –
беренче укытучы Тимбаков Зарифулла
Минем бабам – үзенчәлекле кеше. Исеме – Азат. Ул инде бик карт. Аңа 81 яшь. Шуңа да карамастан, аның хәтере нык. Ул тарихны бик әйбәт белә. Авылга бабама кунакка кайткан көннәрдә, чәй артында ул тәмләп ни дә булса сөйләргә ярата. Бигрәк тә, кәефе булса, озын - озак итеп татар милләте тарихын сөйли башлый.
Шулай, чираттагы ял көнендә авылга кайткач, ул үзенең әти-әнисе турында сөйли башлады. Баксаң, аның әтисе тирә - якка бик тә билгеле кеше булган икән. Ул – революция чорларында яшәп, ил өчен, милләт өчен бик күп файдалы һәм кирәкле эшләр эшләгән. Аның белән горурланырлык та, үрнәк тә алырлык.
Бабам: “Мин исән чакта барысын да белеп калыгыз, кызым. Бабагыз белән горурланыгыз. Ул – Урсай авылында беренче укытучы булган”, - ди.
Кем соң ул беренче укытучы?
Казан ханлыгы басып алынганнан соң, XIX гасырга кадәрге чор халкыбыз тарихында чын мәгънәсендә дәһшәтле, караңгы еллар, ифрат авыр гасырлар була. Патша хөкүмәте халыкның рухына да хуҗа булырга тели, аның динен, телен, тарихын бетереп, руслаштыруны максат итеп куя. Мәдрәсәләр, мәчетләр юк ителә. Кешеләр чукындырыла. Шулай итеп, мәдәнияттә дә торгынлык чоры җитә.
XVII-XVIII гасырларда Урсай авылы (хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы) халкы, башка төбәкләрдәге татарлар кебек, наданлыкка төшә. Шуңа да карамастан, халкыбыз үзенең аң – белемгә омтылышын югалтмаган. XVIII гасырда кулдан китап күчерү, аларны бизәү кебек эшләр киң җәелә. 1905-1907 нче елгы революциядән соң, татарча газета-журналлар басыла башлагач, белем алуга мөмкинлекләр туа башлый. Октябрь революциясенә кадәр авылда белемле кешеләр аз була. 1917 нче елны Совет хөкүмәте “иң кыска срокта гомуми грамоталылыкка ирешү” гомуми, мәҗбүри түләүсез белем бирүне кертүне хөкүмәтнең беренче бурычы итеп игълан итә. Шул чорда күп кенә белемле кешеләр халыкны агарту эшенә керешәләр. Алар – беренче укытучылар була.
1917 нче ел ахырында Азат бабамның әтисе Зарифулла Тимбаков да Югары Стәрледән Урсайга килеп, анда укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. Шул ук мәктәптә белем бирүче Хөршидә апа белән, авыл балаларын туплап, ныклап укыту эшенә керешәләр.
Азат бабай истәлекләренә караганда, Зарифулла бабам 1890 нчы елда туган. Бәйрәкә авылында, аннары Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укыган. Урсайда эшләгән чорда, 1919 нчы елны, сәнәклеләр күтәрелеше башлангач, Хөршидә апа белән Зарифулла бабай, алардан качып котылып калалар. Инде кызыллар килгәч, киредән Урсайга кайталар. Бабай Хөршидә апага өйләнә. Аларның Зәйтүнә исемле кызлары туа. Тик бәхетләре озакка бармый: Хөршидә апа, сәнәклеләрдән качып йөргәндә, салкын тидергән була. Озакламый, ул үлә. Бик зур кайгылы булуына карамастан, Зарифулла бабай балалар укытуын дәвам иттерә. Бик тырыш һәм көчле укытучы була ул.
Укыту белән генә шөгыльләнмәгән бабам. 1921 нче елгы ачлык елларында ул авыл активистлары белән Бөгелмәдән Америкадан ярдәм йөзеннән җибәрелгән он һәм башка азык – төлекне авылга алып кайта. Юлда кайтканда, юлбасарларга очрыйлар. Ләкин ничек итсәләр итәләр, азыкны алып кайтып җиткерәләр. Шулай итеп, авыл халкын, 300ләп баланы ачлыктан йолып калалар.
Зарифулла бабай ачлыктан интегүчеләргә һәм балаларга, ашханә оештырып, аларны туклануны үзе күзәтеп торган.
Мәктәптә укыту белән беррәттән, избач та оештыра ул. Укый-яза белгәннәрне китап укуга тарта, яшьләрне оештырып спектакльләр куеп йөриләр. Менә шундый була минем бабам – Тимбаков Зарифулла. Хатыны Хөршидә апа белән беренче укытучылар булалар. Укытучы исемен югары күтәреп йөртә бабам. Ул 1923 нче елга кадәр эшли әле анда. Эшләү дәверендә нинди генә изге эшләр башкармый. Шушы елны ук, Югары Стәрлегә кайтып, кабат өйләнә.
Тик гомере генә кыска була аның. 1948 нче елны, Стәрледә, колхозга чәчү орлыгына Ютазыга барганда, аты белән бергә язгы су ташкынына төшеп үлә. Фаҗигале үлем... Гәүдәсен, дөресрәге, сөякләрен, ике елдан соң гына, комга күмелгән килеш табалар. Икенче никахтан аның алты баласы кала. Берсе – минем Азат бабай. Хәзер ул әтисе авылында – Югары Стәрледә яши. Без гаиләбез белән атна саен аларга кайтып йөрибез.
Зарифулла бабай белән мин чын-чынлап горурланам. Горурланырлык та шул: аның тормышы ил язмышына, тарихка бәйле! Үз тормышын илне аякка бастыру өчен биргән бит ул! Нинди авыр елларда, үзен аямыйча, халык өчен, аны бәхетле итү өчен, якты киләчәге өчен көрәшкән. Тарих битләрендә үзенең эзен калдырган. Тарихны нәкъ менә шундыйлар яза да инде. Чын көрәшче, батыр кеше генә шулай янып яши ала. Мин шундый тарихи бабам барлыгы белән бәхетле. Мин – аның оныгы! Миндә аның каны ага! Бабам – минем өчен үрнәк!
Минемчә, Азат бабамның сүзләрен исбат итәр өчен бернинди документлар кирәкми, ул үзе – аяклы тарих. Ул сөйләгәннәргә пичәт тә кирәкми. Шулай да, мин аның сүзләрен раслаучы китапны таптым. “Караңгылыктан яктылыкка таба” дип атала ул китап. Аны Роберт Сәйдел улы Зарипов атлы Урсай авылы кешесе авыл мәктәбенең 80 еллыгына багышлап язган. Әлеге китабында Р.С.Зарипов минем Зарифулла бабай турында: “Бу беренче мөгаллимнең язмышы турында зур бер роман язарлык”, - ди. Кем белә, бәлки киләчәктә ул романны язучы мин булырмын.
Два морехода
В поисках капитана Гранта
Лиса Лариска и белка Ленка
Два плуга
Браво, Феликс!