Эзләнү эшебезнең максаты:
Әлеге максатлар эшебезнең бик актуаль һәм бүгеге көндә зур игътибарга лаек икәнен исбат итә. Чыннан да, бүгенге көндә - яшьләр арасында хезмәтнең абруе төшкән дәвердә - хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнеп, яшь буынга үрнәк итеп кую – кирәкле эш.
Чын легендар хезмәт батыры белән танышасыгыз киләме? Әйе, әйе, легендар. Чөнки ул районыбызда – бердәнбер һәм кабатланмас. Ә исеме игътибарга лаек. Әлеге хезмәт батыры – Нәфис Гайнулла улы Фәйзуллин, гади хезмәт кешесе, нефтьче, райныбызда нефть остасы буларак, беренче мастер.
Вложение | Размер |
---|---|
ezlnu_eshe-fyzullin.doc | 816.5 КБ |
“Туган як йолдызлары”
район фәнни-эзләнү конференциясе
“Хезмәт геройлары” номинациясе
Эзләнү эшен башкаручылар:
Азнакай шәһәре 3 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучылары
Сәмигуллина Сөмбел,
Щелканова Регина
Җитәкче: Тинбакова Р.В.
Азнакай-2013
Эзләнү эшебезнең максаты:
Әлеге максатлар эшебезнең бик актуаль һәм бүгеге көндә зур игътибарга лаек икәнен исбат итә. Чыннан да, бүгенге көндә - яшьләр арасында хезмәтнең абруе төшкән дәвердә - хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнеп, яшь буынга үрнәк итеп кую – кирәкле эш.
Эшебезнең бурычлары:
Чын легендар хезмәт батыры белән танышасыгыз киләме? Әйе, әйе, легендар. Чөнки ул районыбызда – бердәнбер һәм кабатланмас. Ә исеме игътибарга лаек. Әлеге хезмәт батыры – Нәфис Гайнулла улы Фәйзуллин, гади хезмәт кешесе, нефтьче, райныбызда нефть остасы буларак, беренче мастер. Нефть табыла башланган беренче көннәрдән алып, көнне төнгә ялгап эшләгәне, яшь буынны өйрәткәне, дәүләткә кирәкле кадәр нефть тапканы өчен иң беренчеләрдән булып аны Ленин ордены белән бүләклиләр. Без төрле чыганаклардан эзләнеп, бу орденны соңгы 50 ел эчендә районда бары тик 14 кенә кешегә бирелгәнен белдек.(Кушымтаны кара)
Нефтьче ветеран, Ленин ордены кавалеры Нәфис Гайнулла улы Фәйзуллин турында язарга алынуыбыз әүвәл эзләнүләрдән башланды. Баксаң, аның турында язмаган гәҗит, сөйләмәгән радио-телевидение калмаган. Хәтта китапларга да кергән.
Нәфис Фәйзуллин - 20 гасырның беренче яртысында, Ромашкино нефть ятмалары табылган беренче көннәрдән диярлек, үзенең хезмәт юлын башлаган кеше. Аның белән бергә эшләгән шәхес Дамир Асылов сүзләренә караганда, Нәфис ага нефть өлкәсенә очраклы рәвештә килеп эләгә. Ләкин шушы эшне яратып, аның чын остасына әйләнә.
Нәфис Фәйзуллин, Әлкәй авылы егете, поезд йөртүче –машинист һөнәренә өйрәнергә дип, Бөгелмә училищесына укырга керә.
Ике ел Бөгелмәдәге тимер юлчылар һөнәрен үзләштергәннән соң, училище директоры алдына егетләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе килеп баса. Сугыш чорында бу һөнәргә кытлык булса, сугыш бетеп, фронттан элеккеге белгечләр кайта башлагач, яшьләргә урын табу проблемага әйләнә. Деполарга эшче куллар кирәкми башлый. Шул чакта үзләре белән укыган Тимәш авылының биш-алты егете авылларына кайтып килә дә зур яңалык җиткерә: авыл янында нефть табылган!… Сорасалар, шунда җибәрмәсләр микән? Нәфис Фәйзуллин ике иптәше белән директор янына шундый тәкъдим белән керә. Директор уйларга вәгъдә бирә. Бу 1947 нче еллар була. Берничә көннән “Нефтепромысел” директоры училище егетләре янына килеп:
- Нефть эшенә барырга теләүчеләр, өч адым алга! - диюгә 17 егет чыгып басалар. Арада Нәфис тә бар. Характеры ягыннан тәвәккәл бу егет шушы көннән алып, көндез - нефть табуда оператор ярдәмчесе, кичен һәм ялларын - нефть эшенә укуда.
Әнә шулай алар “нефтьче десантчы”ларга әйләнә. Училищеның полуторка машинасы әрҗәсенә утыргычлар урнаштырып, Ромашкино нефть ятмаларын үзләштерергә чыгып китәләр. Өченче промысел директоры Рәфгать Шаһимәрдән улы Мингәрәев аларны каршы ала. Бүлмәсенә алып керә дә сораштыра башлый: кем кайда туган, кайсы яктан, әти-әниләре кемнәр…
Икенче көнне барысы да өченче скважинада эшли башлыйлар. Көндезләрен көрәк, лом тотып траншеялар казыйлар, обваловка ясыйлар, кич белән мәҗбүри укырга утыралар. Мастерларыннан нефть һөнәре нечкәлекләренә төшенәләр. Дүртенче разряд белән килгән булсалар, шул разрядларын сынау биреп раслыйлар. Бер елдан Нәфис Фәйзуллин бишенче разрядлы оператор була, 1951 елның язында инде ул алтынчы разрядлы оператор булып эшли башлый. Әле дә хәтерендә, шул елның 20 маенда аны Азнакай районының Йолдызлы авылы янындагы утызберенче скважинага өлкән оператор итеп җибәрделәр. Бораулаучылардан скважинаны кабул итеп алалар. Алардан калган такталардан будка, тору өчен землянка ясап куялар. Хәзерге оператор йортлары ул чорда төшләренә дә кермәгәндер. Эш шартларын әйткән дә юк. Кул астындагы дүрт егетне эшкә өйрәтә. Алар да тирә-яктагы авыл егетләре, оператор эшен ишетеп кенә беләләр. Скважинада эшне тиз җайга салганын күреп, аны бер ел дигәндә Азнакайдагы 543нче скважинага өлкән оператор итеп җибәрәләр. Барып күрү белән эшне яңа баштан башларга кирәк икәнен тиз төшенә. В2-300 двигателе белән эшләүче УЗТН суыргычы аңа таныш. Азнакайдан Карабашка нефть шул агрегат ярдәмендә 40 атмосфера басым астында куыла. Нефтьнең мул чыккан чагы.
1954 елда бораулау эшләре тагы да киң колач ала. Һәр көн бораулаучылардан бер скважина кабул итеп алалар. Болтларын кысып чыгалар, җиһазландыралар, кыргычлар төшереп, штуцерлар куеп, нефтьне үлчәп, факелын кабызып цех җитәкчесе Е.Ф. Синявскийга кайтып хисап тоталар: “Скважинаны җибәрдек, шул кадәр нефть бирә!” Шуннан бирле аның өчен ял дигән нәрсә онытыла. Яңа скважинаның һәрберсен үзләштереп, производствога кертә торалар.
1962 елдан Нәфис Фәйзуллин өлкән мастер булып эшли башлый. Тора-бара аның җаваплылыгына 125 скважина бирелә. Слесарьлар, электриклар, эретеп ябыштыручылар белән бергә кул астында 42 кеше. Алай да операторлар җитешми. Ара ераклыгын исәпкә алып, кайсына ун, кайсына унбиш скважина беркетәләр. Нәфис Фәйзуллинга Азнакайга кайтып эшли башлау, белемен күтәрү җае чыга. Кичке мәктәпне тәмамлап, Лениногорск нефть техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Техникумда укыган вакытта мастер итеп билгелиләр. Сиксән җиденче елга кадәр мастер булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
1966 елда гаиләсе, үзе өчен генә түгел, бөтен коллектив өчен әһәмияткә ия вакыйга була. Идарә алда торган бурычларны вакытыннан алда үтәп, берләшмә күләмендә социалистик ярышта җиңеп чыгулары уңаеннан идарә һәм цех җитәкчесенә, шул уңайдан Нәфис Гайнулла улына да дәүләт бүләге тапшыралар. Ленин орденын ул көне - төне эшләгәне өчен бирделәр дип белә... Шулай булмый ни, ул чорда хәзерге кебек каткан җирне казу өчен экскаватор, махсус техника юк. Әле дә хәтерендә, 36, 99, 541нче скважиналардан килүче нефтьүткәргечне тикшереп кайтучы оператор Мирсәет Хәйруллин авария булганын хәбәр итә: “Нәфис, безнең тау башында нефть чыккан бит...” Декабрь ае, җирнең нык туңган, кар ятмаган шәрә урыны икән. Үзләре белән лом, көрәк, кәйлә алып барып казый башлыйлар. Нефть исә торбадан бер җирдән бәргән, икенче урыннан җир өстенә килеп чыккан. Шулай ун метр җирне казырга туры килгән иде аларга... Слесарь Шәфыйкъ Әхмәдуллин, эретеп ябыштыручы Мәүләү белән тормышларын куркыныч астына куеп, көне-төне эшләп аварияне төзәткәннәре, скважиналарны кузгатып җибәргәннәре әле булса күз алдында...
Ул чорда күп скважиналар фонтан белән эшли. Мәсәлән, 4109нчы скважина тәүлегенә 900 тонна, 4108нче – 700 тонна, 4106нчы – 500 тонна, иң аз биргән 4104нче скважина 150 т. чиста нефть бирә.
Барсында да кул хезмәте. Һәр ике сәгать саен кыргыч төшерергә, аннан күтәрергә кирәк. Шулай эшләмәсәң, парафин торбаларга утырып, скважина эштән чыга. Тора-бара АДУ-1, АДУ-2, АДУ-3ләр кертелде. Күтәрү механикалаштырылгач, бер кеше бишәр скважинага хезмәт күрсәтә башлады. Скважиналар сулана башлагач, операторларга унар скважина бирелә, аннан унбишкә җитә. Иң элек үзе җәяүләп маршрутны йөреп чыгыр иде дә, аннан операторга кушар иде. Хәзер дә операторлар ул ясап калдырган маршрут белән йөриләр. Тик скважиналарның саны гына бераз кимегәндер, чөнки аралары ерагайды. Ә менә хезмәт шартлары тамырдан үзгәрде...
–Хәзерге белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Бүгенгене безнең чорның авыр кул хезмәте белән чагыштырып булмый шул инде, хезмәтләре хәзер дә җиңел дип әйтә алмыйм, аларда башка проблемалар, – ди Нәфис ага.
Азнакайда нефть табыла башлагач, Нәфис аганы бирегә билгелиләр. Ул - Азнакай кырларында кара алтын чыгаруның башында торган кеше - беренчеләрдән булып, мастер исемен ала. Яңа урында эш башлау, торгызу авыр эш. Нинди генә авырлыклар очрамый Нәфис агага. Ул эштә батырлыгы, илгә күпләп нефть табуы өчен беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнә. Нефть эшенә килгән яңа буынны укыту һәм өйрәтү дә Фәйзуллин кулында. Оста җитәкче, яхшы эшче генә түгел, нечкә күңелле, матурлыкны, табигатьне яратучы да ул. Үзе эшләгән скважина тирәләләренә алма агачлары утырта.
Нәфис аганың тәвәккәллеге гаилә корып җибәрүендә дә күренә. Күп уйларга яратмый ул. Яхшы кызны очратуын аңлап, танышуына 3 көн дигәндә, әти-әнисеннән сорап, никахлашып алып та кайта. Шул көннән алар гел бергә. 3 ул, 1 кыз үстерәләр. 2 улы әтиләре эзеннән киткән. Берсе, Расихы , “Азнакайнефть” идарәсендә инженер, икенчесе “Әлмәтнефть” идарәсендә хезмәттә. Балалары тәртипле, яхшы тормышлы. Димәк, әти буларак та уңышка ирешкән.
Хәзерге көндә Нәфис ага лаеклы ялда. Тик аны ял итеп ята дип әйтеп булмый. Инде үзе белән якынрак танышырга дип, бүгенге көндә ничек яши микән дип, кунакка җыендык. Телефоннан алдан сөйләшеп, вакыт билгеләп бардык. Чөнки Нәфис ага, үзе әйтмешли бик “занятой” кеше булып чыкты. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, иртә таңнан бакчасында, кортлар карый, яшелчә - җимеш, чәчәк үстерә икән. Чәй артында утырганда бакчасында ниләр генә үсмәвен сөйләде. Кавынына, карбызына кадәр бар. “Бакча җиләге генә дә 2 сутый минем ”, -ди ул горурланып, чәй янында үзенең балы белән сыйлаганда. Аның балкон тәрәзә төпләре март аеннан бирле төрле яшечә-җимеш үсентеләре белән тулган. Алар турында ул бик яратып сөйли.
Ул әле коллекционер да икән. Шкафында - төрле чәйләр һәм үләннәр. Чын кытай чәен дә беренче булып аңарда күрдек.
Сокланырлык Нәфис бабай. Зирәк акыллы, җор телле, бар нәрсә белән кызыксынучан, хезмәт сөючән, хәрәкәтчән, тормышны ярата.
Ә беләсезме, ничә яшь аңа? 81 не тутыра!
“Нәфис абый, хезмәттә уңышларыгызның һәм озак яшәү сере нидә? ”-дигән сорауга, гади генә итеп: “Бер минут тик утырырга яратмыйм, -диде. –Хәрәкәттә - бәрәкәт, балалар, хәрәкәттә булыгыз”.
Без Нәфис агада Әлмәндәр карт образы чагылышын күрдек. Ул үзе дә әсәр героен, аны уйнаган артистны да бик ошаткан булган икән. Нәфис абый кебекләр әнә шулай яшәүдән тәм, хезмәттән ямь табып, табигать белән гармониядә яшәгәнгә сәламәтлеккә тиенеп, озак яшиләрдер кебек тоела безгә. Шулай булмаса, тормышның кызыгы калмас иде...
Карап торышка 70тән артыкны биреп булмаган бу бабайга без гаҗәпләнеп тә, сокланып та карадык. Чынлап аңа гашыйк булдык.
Нәфис Фәйзуллин - хезмәттә дә, гаиләдә әти буларак та, кеше буларак та чын үрнәк. Менә ничек яши белергә кирәк.
Чыганаклар:
Кушымта
Версия для печати. Материал с Интернет-портала Группы «Татнефть», www.tatneft.ru |
60 лет Альметьевнефти – Достижения > Награждение работников НГДУ "Альметьевнефть" Награждение работников НГДУ
Информация о награждении работников НГДУ «Альметьевнефть» государственными наградами СССР, РСФСР, Российской Федерации за период 1952-2011 гг.
Наименование награды | Количество награжденных |
Звание Герой Социалистического Труда | 3 чел. |
Орден Ленина | 14 чел. |
Орден Октябрьской Революции | 9 чел. |
Орден Трудового Красного Знамени | 85 чел. |
Полный кавалер орденов Трудовой Славы | 1 чел. |
Орден Трудовой Славы II степени | 7 чел. |
Орден Трудовой Славы III степени | 44 чел. |
Орден «Знак Почета» | 85 чел. |
Орден Дружбы народов | 4 чел. |
Орден Дружбы | 4 чел. |
Медаль «За трудовое отличие» | 71 чел. |
Медаль «За трудовую доблесть» | 55 чел. |
Медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени | 4 чел. |
Почётное звание «Заслуженный работник нефтяной и газовой промышленности РСФСР», «Заслуженный работник нефтяной и газовой промышленности Российской Федерации» | 19 чел. |
Почётное звание «Заслуженный работник физической культуры РФ» | 1 чел. |
Почётное звание «Заслуженный геолог РСФСР» | 2 чел. |
Почётное звание «Заслуженный строитель РСФСР» | 2 чел. |
Почётное звание «Заслуженный работник ЖКХ РФ» | 1 чел. |
Почётное звание «Заслуженный экономист РФ» | 1 чел. |
Почётное звание «Заслуженный рационализатор РСФСР» | 1 чел. |
Лауреат Государственной премии СССР | 2 чел. |
Юбилейная медаль «За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина» | 551 чел. |
Медаль «Ветеран труда» | 675 чел. |
Любимое яичко
Про пингвинов
Лист Мёбиуса
Хризантема и Луковица
Ёжикина Радость