Дәрдемәнд шигырьләрендә – халык язмышы
Вложение | Размер |
---|---|
drdemend.doc | 78.5 КБ |
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ «29 НЧЫ ГИМНАЗИЯ»
РЕФЕРАТ
Дәрдемәнд шигырьләрендә – халык язмышы
Башкаручы:
9 нчы сыйныф укучысы
Каюмова Әминә
Укытучысы :
Исхакова Рима Мөхәррәм кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы
2012 ел
Эчтәлек
I Дәрдемәнд – талантлы шагыйрь
Әдипнең чын исеме - - Закир Садыйк улы Рәмиев. Ул 23 ноябрьдә Башкортстанның хәзерге Эстәрлетамак районы Җиргән авылында туган. Өч елдан соң әтисе Садыйк абзый Орск шәһәре тирәсендәге Юлык дигән авылга күчә. Закир башта үз авылында, аннан соң Орск шәһәрендә укый. Истанбулга китә. Анда бер ел буе төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Закир Рәмиев үз өендә бик бай китапханә җыя һәм гомере буе укый.
Дөнья әдәбиятын һәм фәлсәфәсен ныклап өйрәнә. Ул үз заманының иң укымышлы кешеләреннән санала. Ул беренчеләрдән булып рус классиклары Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Федор Тютчев һәм башка рус классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзе исә чакта аның бео генә китабы да басылып чыкмый.
Әтиләре бай гына кеше булса да, Закир үз тормышын үзе җайга салырга карар кыла. Абыйсы Шакир белән сәүдә итә башлыйлар. Сабын, мануфактура кебек вак-төяк товарлар белән ике туган ерак җирләргә барып сату итәләр. Беркадәр акча туплагач, алтын казу эшенә керешәләр. Сатып алган җирләре алтынга бай булып чыга. Туганнар тиз арада баеп китәләр. Приискаларын арттырганнан-арттыра баралар. Уралда иң күп алтын җитештерүчеләргә әйләнәләр. Туганнар сараннардан булмыйлар. Үз акчаларына мәдрәсәләр, мәчетләр салдыралар. Типография сатып алалар һәм үзләре «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы чыгаралар. Милли басмалар зәвыклы булсын дип, чит җирләрдә матур шрифтлар ясаталар, шома ак кәгазь алып кайталар. Рәмиевләр чыгарган «Шура» журналы белән «Вакыт» газетасы иң матур һәм яратып укыла торган басмалар булалар. Дәрдемәнднең абыйсы да заманында алдынгы фикерле, милләтне үстерү өчен җан атып йөрүче бай булган. Туганнар гомерләре буена иң якын сердәшләр, киңәшчеләр булып калалар.
Дәрдемәнд — бик бай, талантлы оештыручы һәм финанс эшләрен яхшы белүче кеше. Шуның өстенә ул — иң талантлы шагыйрьләрнең берсе дә. Күп язмаган. Язганнарын бастырырга ашыкмаган. Бастырганда да, чын исемен яшереп, «Дәрдемәнд» дип куя торган булган. Дәрдемәнднең кем булуын ул вакытта берәү дә белмәгән.
Закир Рәмиев дан артыннан кумаган. Исемен әйтеп мактауга мохтаҗ булмаган. Ул — чын мәгънәсендә ирекле әдип. Үз хисләре белән үзе генә ләззәтләнергә теләгән кебек, кичерешләрен, берәүгә дә охшатмыйча, шигырь юлларына тезгән дә тезгән.
1931 нче елда шагыйрь ачтан вафат була.
II Дәрдемәнд шигырьләрендә – халык язмышы
Октябрь революциясеннән соң шагыйрь, мөмкинлеге булса да, чит илгә чыгып китмәгән. Байлыгын тартып алсалар да үпкәләмәгән. Бу бәхетсезлеген дә, тәкъдир шулдыр дип, тыныч кына кабул иткән. Гомеренең соңгы көненә кадәр, бик аз хезмәт хакы алып, балалар укыткан. Үзе өчен генә дигәндәй, кыска шигырьләрен язуны дәвам иткән.
Куанды ил, канат какты мәләкләр1!
Шашып, аң-таң булып, шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
(1мәләкләр – фәрештәләр)
Большевиклар төзи торган яңа тормышка мөнәсәбәтен ул шулай белдергән. Үзенең бу тормышта ят кеше булуын ачык әйткән. Әмма зарланмаган, мескенләнмәгән. Үзен туй кунагы дип әйтмәгән. «Кияү» дигән.
Дәрдемәнд — «хәсрәт чигеп яшәүче» дигән сүз. Нигә үзен шулай атаган? Хәсрәтләнү өчен аның бер сәбәбе дә юк кебек бит. Ни теләсә, шуны алырлык байлыгы, яраткан гаиләсе, эше булган. Шагыйрь хәсрәтенең сәбәбе нәрсәдә? Җавапны шигырьләреннән эзлик.
Күңел һәр җирдә гөл эзли,
Къәдәр1 һәр җирдә тикән2 төзли...
( Къәдәр — язмыш, тәкъдир.
2 Тикән — чәнечке, тигәнәк.)
Бу икеюллык тәмамланмаган шигырьгә охшаган. Дәрдемәнд аны үзе дә күп нокта белән бетерә. Кыска гына булуына да карамастан, бу шигырдә күңел дөньясы белән чынбарлыкның каршылыкка килүе ярылып ята. Матур гөл белән чәнечкеле тигәнәк бу каршылыкны тагын да көчәйтә төшәләр. Ләкин бу ике сурәт уйга калдыра. Күңел гөл эзли, тәкъдир тигәнәк чәнечкесен төзли, ди автор. Ләкин ул бит гөл белән тигәнәкне генә күз алдында тотмый.
Шигырьдә ниндидер башка чынбарлык — тәкъдир, язмыш бар.
Шагыйрь: ”Хөрмәтле укучым, үз күңелең һәм язмышың турында уйлан әле. Синең үз күңелең дә матурлык эзли бит. Ләкин гөл күрәм дип барган юлыңда әледән-әле тигәнәк утырган була”, - ди.
Кабатланып килгән «һәр җирдә» сүзләренең дә мәгънәсе күп бит. Шуларның берсе: кеше күңеле хәтта тигәнәк чәчәген күреп тә сокланмакчы була. Һәркемнең үзе күрәсе килгән гөле бар. Ул әледән-әле чәнечкегә барып төртелә. Кеше гомере буена өмете белән чынлык каршылыгында яши.
Күп нокта әйтә: бу ике юл тормыш турындагы уйлануларымның гомуми нәтиҗәсе генә, ди. Өмет белән язмыш каршылыгын һәркем үзенчә кичерә. Мин дә үземчә кичерәм. Минем кичерешләрем башкаларныкына охшамаска да мөмкин, ләкин охшарга да мөмкин. Тормыш тудырган бу каршылык миңа ничек тәэсир итә — анысын башка шигырьләремне укып белә аласыз, ди.
Гариб моң3 бар өнендә4 җил-җиләснең —
Туган илләрдән искән җил димәссең.
(3 Гариб моң — чит-ят моң.
4 Өнендә — тавышында.)
Бу икеюллыкта Дәрдемәнд туган иленә мәхәббәте турында берни дә әйтми. Туган як җиленең тавышын илен бик нык ярата торган кеше генә таный ала. Алай да шигырьнең төп эчтәлеге мәхәббәт түгел. Дәрдемәнд үз итеп яратып әйткән җил-җиләстә ят моң сиземләп ала. Туган илгә килеп җиткән бу ят моң аны шомландыра. Автор бу ят моңда әлегә үзе дә белеп бетерми торган ниндидер күңелсезлек килүен тоя.
Шомлану —- бу шигырьнең хис дәрәҗәсе. Ә менә сәбәбе — моңа кадәр безгә очрамаган сиземләү, тою. Туган илгә ниндидер күңелсезлек килүен тою. Авторның сиземләве әлегә үзенә дә анык түгел. Ул әле аның аңы белән аныкланмаган. Ләкин шагыйрь күңеле өчен сиземләү, тою да шомлану өчен сәбәп була.
Шигырьләрендә автор күңеле матурлык эзли.
Матурлык — туган илнең тыныч яшәве. Әмма ил кадәр ил дә язмышына буйсына. Шагыйрь аның чәнечкеләрен шул тавышыннан ишетә.
Исәрме җил тугай буйлап,
Җылармы кыз моңын сөйләп,
Көләрме шатланып, көйләп,—
Агач, таш эчләре шаңрап1,
Киләдер бер нида2 яңрап!..
(Шаңрап — шаңгырап.
2 Нида — зар, ыңгырашу.)
Җәй үтте...
Кар-яңгырлы көз урнашты,
Күк тургайның баурына боз урнашты.
Гөл кипте,
Сабагында кинә1 калды.
Былбыл!
Сиңа бер бөртек инә калды.
(кинә - үч)
«Җәй үтте...» шигырендә дә таныш образлар белән очрашабыз. Монда да җәй, салкын кыш, гөл, чәнечке бар. Монда да җәй үтеп кыш җитүе язмышның котылгысызлыгын күрсәтә түгел микән? Бу әсәрдә Тугай язмышын — кыш, гөл язмышын тугай хәл итә.
Шигырьдә язмышы болар белән бәйләнгән былбыл да бар.
Былбыл язмышы — гөл инәсендә.
Язмышлар бәйләнешеннән чыгың, автор фикерен табыйк. 1. Язмыш үз корбанының бәхетсезлегенә битараф. Ул берәүдән дә үч алмый. Бернәрсәгә дә усаллык теләми. 2. Язмышлар бер-берсе белән күренмәслек, сизелмәслек җепләр белән бәйләнгәннәр. Кыш тугайны бозга катыра, тугай гөлне киптерә. Гөл былбылга куркыныч тудыра.
Бу шигырь — тулысы белән метафора. Шуңа күрә шигырь эчтәлеге образларның мәгънәсе табылгач кына ачыклана. Табигать күренешен кешеләр мөнәсәбәтенә күчерик. Көз — табигатьнең кабатланып килүче афәте. Көз бөтен табигатьне үзгәртә. Шуңа күрә аның мәгънәсе — аерым бер кеше бәхетсез леге генә түгел җәмгыятькә килгән зур бәхетсезлек. Көз — тургайны, тургай гөлне туңдырган кебек, әйтик, революция кебек, сугыш кебек җәмгыять бәхетсезлеге дә күпләргә табигый рәвештә кагыла. Күпләрне бәхетсез итә. Кәм бу бәхетсез-лектән берничек тә котылып булмый. Көздән былбыл кача ала. Көз аңа бернинди дә зыян ясамый. Ләкин былбылның нәкъ менә шул өстенлеге башкаларның ачуын китерә. Бер гаепсез былбылдан үч алган кебек, кешеләр дә үзләренә охшамаган кешеләрдән үч алалар.
Дөнья агышы, кеше язмышы турындагы әлеге әсәрдә шагыйрьнең фәлсәфи фикерләве урын алган. Бу шигырьдә кыштан, тугайдан, гөлдән, былбылдан башка автор үзе дә бар бит әле. Автор дөньяның язмыш ирегенә буйсынып яшәвенә борчыла, чөнки ул үзенең дә былбыл хәлендә калуын күз алдына китерә.
Бер төркем әсәрләрендә әдип үзенең даими рухи халәте белән таныштыра. Бу әсәрләрдән күренгәнчә, вакыт агышы, тарих, табигатьтәге үзгәрешләр, милләт, кеше турындагы уйланулары һәм илдәге тынычсызлыклар шагыйрьне сискәндерәләр, тынычсызландыралар, шомландыралар. Шагыйрь уйлана һәм әлеге күренешләрнең уртак сыйфатын абайлап ала. Бөтен галәм үзенең иртәгесе өчен борчылып яши дигән нәтиҗәгә килә. Тарих та, табигать тә, кешелек тә, милләт тә, аерым кеше дә алдагы көне өчен борчыла. Һәр ят нәрсә, үзгәреш аларга күңелсезлек китерер кебек тоела.
Шагыйрьнең бу сиземләве үзенә дә тынычлык бирми. Ул галәм өчен дә, табигать, кешелек, милләт, гөлләр, кечкенә генә былбыл өчен дә борчыла. Чөнки гөлләр дә, былбыл да — табигать матурлыгы, тынычлык.
«Җәй үтте...», «Тал чыбык», «Кил, и башчы! Агачны юнма юкка...», «Куанды ил, канат какты мәләкләр...», «Бүзләрем мана алмадым» шигырьләрендә шомландырып торган билгесезлекнең сере ачыла. Җил тавышларына кушылып, агачлар, ташлар тынычлыгын бозып, тугайларны, былбылларны, гөлләрне куркытып килгән билгесезлек һәр нәрсәне үзенә буйсындыра торган котылгысыз язмыш икән.
Картлык, илдәге күңел кабул итми торган үзгәрешләр, ирексезлек, көчсезлек — һәр нәрсәне үзгәртә торган язмышның төрләре генә.
Икенче төркемдәге шигырьләрдә авторның хисе хәсрәткә әйләнә. Монда Дәрдемәнд билгесезлекне күрсәтүче күп нокталарын хис дәрәҗәсен белдереп килүче паузаларга алыштыра. Интонация үзгәрә. Икенче төркемгә кергән әсәрләрдә хис сәбәбе сиземләү, тою түгел — күреп белү, уйлап нәтиҗә ясау рәвешендә конкретлаша.
III Матурлыкка омтылу – үзе бер бәхет
Дәрдемәнд язмыш чәнечкеләре турында күп яза. Аны билгесезлек тә, гомернең бик тиз үтүе дә даими рәвештә борчып тора. Әмма ул күңел төшенкелегенә бирелгән пессимист шагыйрь түгел.
Дәрдемәнд фикеренчә, күңел эзләгән гөлләр — тормыш матурлыгы: яз, җәй, яшьлек, мәхәббәт — бар да үтә. Әмма гөлләр бар һәм алар матурлар, шиңгән гөлләр урынына башкалары чәчәк ата, картайган буынны башка буын алыштыра, яшьләр мәхәббәтне яңарта тора. Шуларны күреп соклана белергә, яратып, шатланып калырга кирәк. Кеше күңеле һәр җирдә матурлыкка омтыла. Матурлыкка омтылу — үзе бер бәхет ул. Тормышның мәгънәсе шуннан гыйбарәт.
Дәрдемәнд шигырьләре — бөтен бер иҗат.
«Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз... Кызганыч, моңлы күңел, без дә бетәрбез» дип яза әдип «Без» шигырендә. «Бүген уйнап көлүдән тыйма» шигырендә бала балачакта тормыштан уйнап-көлеп ямь табарга тиеш дип өсти.
Дәрдемәнд уенча, бәхетле булу өчен, һич тә тәкъдир чәнечкеләреннән куркып яшәргә ярамый. «Нәсихәт» шигырендә ул кешеләрне үз бәхетләре өчен көрәшергә чакыра:
Җитәкләргә тырыш дөньяи дүнәнне1,
Икенең берсе: йә сине җитәкләр.
Алып барыр үзеңне бер чокырга,
Барырсың — бардырыр, төртәр, этәкләр.
( Дөньяи дүнән — дөнья дигән ат.)
Үз бәхетең өчен көрәшү —ул гаделлек, игелек күрсәтү икән:
Килсә кулдан, шат кыйл һәр җанны,
Кем, ханлык булыр,
Тәхет кыйл2 кырмысканың күңлен —
Сөләйманлык3 булыр!
(2 Тәхет кыйл — күңелен тап.
3 Сөләйманлык — изгелек.)
«Рәнеҗ хәтер булганын илнең...» әсәрендә шагыйрь кабат язмыш чәнечкеләре турында яза кебек: «Ела, бичара Закир, кем, синеңчөн үлде яз»,— ди. Әмма шунда ук җирнең яңаруын, яз килүен мактап яза. Бер кешенең картаюы ул әле матурлык бетте дигән сүз түгел. Матурлык дәвам итә — яз килә.
«Үткән көннәр» шигырендә әдип яшьлеген сагына. Матур, күңелле чаклары үтүгә көрсенә. Ләкин шул ук шигырендә лирик геройның тышка бәреп чыккан шатлыгын да күрәбез. Яшьлекнең күңел хәзинәсендә сакланган бер дә шиңмәс матур гөл булуын әйтә.
Күңел үз гөлен һәр җирдә эзли һәм таба. Табигатьтә дә, милләт эченнән дә, мәхәббәттә дә, яшьлектә дә... дуслыкта да.
Ә матурлыкны эзләгән, табып, аңа соклана белгән кешеләр язмыш кодрәтенә буйсынмыйлар. Бу фикерен Дәрдемәнд ике генә юллык шигырендә язып калдырган:
Энҗе-алмаслар югалмас
Һәм ятып калмас — үтәр,—
дигән.
Бериш шигырьләрендә Дәрдемәнд бөтен дөнья язмышы өчен борчыла. Рәхимсез вакыт язларны, җәйләрне салкын кышка әйләндерә. Дәүләтләрне, буыннарны җиргә күмә. Язлар, җәйләр кабат әйләнеп кайта, яңа буыннар алдагыларын алыштыра. Әмма үткән язлар, күмелгән буыннар эзсез югалалар. Бөтен дөнья язмышының фаҗигасе шуннан гыйбарәт.
Дәрдемәнд галәм кешесе булып фикерли һәм шомлана. Әдип татар милләтенең киләчәген дә язмышның гомуми кануннарына буйсындыра. Шагыйрьне татар милләтенең, идарәсен югалткан кораб кебек, җил куган билгесез якка йөзүе борчый.
Милләт язмышы белән әдип үз язмышын да бәйли. Артта калган хәерче милләтен яратуын үзенең иң зур бәхете һәм шул ук вакытта бәхетсезлеге дип исәпли. Милләтне Дәрдемәнд туган иле, туган халкы булганга ярата. Аның матур гөлгә әйләнүе өчен, гомере буе көрәшүенә куана. Яшәүнең төп мәгънәсен шунда күрә. Әмма бу көрәшнең нәтиҗәсезлеге әдипне бәхетсез итә. Дәрдемәнд җирнең гади бер кешесе булып фикер йөртә һәм хәсрәтләнә.
Әдип, шул рәвешле, бөтен дөньяны язмышлар аша бербөтенгә җыеп күрә. Язмышның дәһшәтле көче — Вакыт. Вакыт тарихны да, табигатьне дә, милләтне дә, кешеләрне дә үзе теләгән якка куып йөртә һәм соңгы ярга китереп ташлый.
Чынбарлык вакыйгаларына әдип үзе төзегән шул фәлсәфи дөньясыннан көймәсен ярдан суга этеп керткән кебек йөзеп керә. Күңел эзләгән гөлне ул шунда күрә. Матурлык кешенең яшәешендә. Кешеләргә яшәү, сөю, шатлану өчен вакыт бирелгән. Күңел эзләгән гөлләр шул вакыт арасындагы яшәештә. Бу арада кеше яз язмышын үз кулына алырга тиеш. Кеше тормышының мәгънәсен — матурлыгын — әдип кешеләрнең матурлыкка омтылуында, гүзәллекне таба һәм тудыра белүендә күрә.
Дәрдемәнд шигырьләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмыйлар.
Солнечная система. Взгляд со стороны
Дымковский петушок
Почта
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Золотой циркуль