Халкыбыз республикабызның Табигать байлыклары мул булуы горурлана ала. Әмма табигать –азык-төлек һәм материал чыганагы гына түгел. Ул кешегә шатлык һәм илһам да бирә. Менә шушы табигый байлыкларны Кеше күп вакыт ,үз куллары белән җимерә , вата . Рекреацион ресурсларга йогынты ясаучы факторларны билгеләү төп максатыбыз.
Киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан чыгып авылыбызның гүзәл табигатен барлау, киләчәктә аны саклап калу мөмкинлеге бәлки безнең кулда булуын исәпкә алып эзләнү эшенә керештек.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylymnyn_tabigyy_resurslary.doc | 72.5 КБ |
Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы МББУ Олы Солтан төп гомуми белем бирү мәктәбе
8 нчы сыйныф укучысы Гарафеева Ралинаның эше.
2012 нче ел.
Эчтәлек
1. Кереш ......................................................................................... 1 –3
2.Туган төбәгебездәге рекреацион ресурсларны ачыклау .......... 4 –5
3.Рекреацион ресурсларга йогынты ясаучы факторларны билгеләү...........................................................................................5-.
4. Табигый чыганаклар турында кызыклы материаллар.............. 5
5.Табигый байлыкларны саклау , экологик тәрбия бирү...............6
6.Рекреацион ресурсларның химик составын тикшерү нәтиҗә-
ләре...................................................................................................6. 7.Йомгак ......................................................................................... 6
8. Файдаланылган әдәбият ............................................................7
Кереш
Проектны башлап җибәргәнче без статистик мәгълүмәтләр җыйдык. Олы Солтан җирле үзидарә советыннан , урман каравылчысыннан ,авыл халкыннан , әти-әниләрдән сораштырулар алып бардык. Балык бистәсе Сан пид станциясенә лаборатор анализлар ясату буенча мөрәҗәгать итттек. Ни өчен бу проект эшенә алынуның максаты : без мәктәпнең чыгарылыш укучылары , тиздән мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәч, киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан чыгып авылыбызның гүзәл табигатен барлау, киләчәктә аны саклап калу мөмкинлеге бәлки безнең кулда булуын исәпкә алып эзләнү эшенә керештек.
Туган ил, туган тел, туган җир, туган авыл... Кешене кеше,халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Адәм баласы бәхет эзләп , рәхәт тормышка өметләнеп әллә кайларга чыгып китә. Нигъмәт –ләззәт тулы , мул ризыклы ил-җирләрдә яши , бәхетне таптым дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җаныбыздагы бар күзәнәкләре тетрәнә.Еракларда калган газиз туган авылының басу капкасымы , әти-әнисенең җанга уелып калган берәр сүземе, белмим аны кинәт нидер сискәндерә.Чылтырап аккан чишмә сулары сагындыра,бозау эзләп йөргән, язын кукы ,кузгалак ,уксын белән сыйлаган кыр-болыннары исенә төшә.Сагына ул,җирен...Изгеләр чишмәсенең бер йотым суын эчәсе килеп тилмерә, чикләвекле , кура җиләкле авыл урманы , җир җиләкле “Каш асты” ,”Алма бакчасы”, “Түкен” тауларын, Урман башы елгаларын, каз төшергән инешен, хәтфәдәй яшел йомшак үләнннәренә ялан тәпи басып йөргән балачак урамнарын –“Их, тагын бер генә кайтып күрергә” иде дип ымсына.Туган як белән бәйле һәр исем-атама, һәр истәлек-ядкарь күңелендә яңара ,алар бик тә кадерлегә әйләнә.
Туган җир ! Әби-бабайларның әкиятләре ,гыйбрәтле нәсыйхәтләре, риваятьләре булып күңелгә, йөрәккә күпме вакыйгаларның шаһиты ул! Кемгә дә газиз ,якын һәм кадерле бит алар! Ә туган якның һәр карыш җире, авыл,чишмә ,урман .болын исем әллә никадәр истәлекләр саклый. Кеше язмышлары ,авыл ,ил тарихы белән бәйле күпме мәгълүмат тупланган аларда Олы Солтан авылы җирлегенә килеп керүгә төзек, матур йортлары белән киң урамнары таң калдыра. Ә аның табигате һәр кешенең йөрәк түренә мәңгегә кереп урнаша.
Халкыбыз республикабызның Табигать байлыклары мул булуы горурлана ала. Әмма табигать –азык-төлек һәм материал чыганагы гына түгел. Ул кешегә шатлык һәм илһам да бирә. Менә шушы табигый байлыкларны Кеше күп вакыт ,үз куллары белән җимерә , вата . Без Олы Солтан урта мәктәбе укучылары белән шушы проектны эшләү өстендә эшләгән вакытта үз күзләребез белән хәзерге вакытта туган төбәгебез территориясендә бихисап табигый уникаль берәмлек булырлык җирләрне ачыклап , саклап калу эшендә үзебездән өлеш кертергә дигән нәтиҗәгә килдек.
Безнең төбәккә табигать үз матурлыгын бер дә кызганып тормаган.
Як-ягында җәйрап яткан иген кырлары ,шаулап үскән куе урманы, боргаланып аккан инешләре һәр кешенең күңелен җилкендерә.
Яшәү чыганагы булган җире-суы , күз күреме җитмәслек басу –кырлары күңелгә ятышлы. Туган авылыбыз тирәсеннән кырыклап чишмә ага. Аларның һәрберсе үзенә бер тарих. Алар төбәгебезнең горурлыгы . Чишмәләребезнең башы кешелек тормышының саулыгы, иминлеге өчен хезмәт итә.Чишмәләрнең географик урыны, агу юнәлешләренә бәйле кызыклы риваятьләре дә яши авылда.
Кеше тудырган, туендырган , киендергән , сусаганда су , сулар өчен һава биргән табигать бүген ни хәлдә?
Чишмәләр матурлык чыганагы гына түгел,ә дәвалау чыганагы да.
Мәктәбебезнең тәҗрибә участогыннан 20 метр ераклыкта 1,5 га мәйданда нарат һәм чыршы агачларыннан торган питомник урнашкан. Анда укучылар көче белән 10000 артык агач утыртылды. Бу питомникны һәр даим араларын чүп үләннәрдән чистартып санитар көннәр үткәрәбез. Артык ешланып киткән очракта сирәкләп икенче урынга утыртабыз. Яз айларында нарат бөреләрен җыеп укучылар урман хуҗалыгына тапшырабыз. Бу питомниктагы агачлар мәктәп яны тәҗрибә участогына кагылмый, шулайда без урман хуҗалыгына ярдәм , сәламәтлегебез өчен зур файда бирүен , ял итү урыны буларак, туган төбәгебезнең рекреацион ресурсы буларак аны дәвалап карап торабыз.
Күпләребез урманга саф һава сулар өчен , табигать хозурлыгына сокланыр өчен йөри һәм бер үк вакытта дәвалана да. Безнең бабаларыбыз элек-электән агачларның кешеләргә карата битараф булмауларын белгәннәр. Хәтта халыкта : “Нарат урманында гыйбадәт кылалар , каен урманында күңел ачалар, чыршы урманында рәхәтләнеп сулыйлар”, дигән әйтем дә булган. Экстрасеанслар да шуны раслый : нарат һәм каен кешене энергия белән башка агачларга караганда күбрәк тәэмин итә, ә чыршы ,усак тирәк агачлары исә киресенчә ,булган энергияне дә тартып ала.
Баксаң чыршы ,нарат агачлары тән ялкынсынганда авыртуны бетерә . Икенче төрле әйткәндә , кайсы да булса әгъзадә җыелган энергиянең артыгыннан котылырга ярдәм итә. Нарат кешене энергия белән тәэмин итеп кенә калмый , ә бәлки дәвалый да . нарат ылысыннан ясалган төнәтмә арыганлыкны бетерә,тәнне ныгыта һәм күңелне сафландыра. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә, кан тамырларын ныгыта, буыннардагы авыртуны бетерә.
Авылның көньягында бер-ике километр ераклыкта зур гына ясалма сулык җәелеп ята. Бу сулыкны кыр казлары, кыр үрдәкләре ,челәннәр үз итә. Монда хәтта аккошлар да туктап ял итә.
Ясалма сулыкта җәйге пионер лагерена йөрүче укучылар су коенырга , балык тотарга йөриләр. Бу ясалма сулыкта максус балыклар үрчетәләр, хәтта Казан шәһәреннән кайтып һәвәскәр балыкчылар ял итеп , балык тотып үзләренең нервларын ныгытып китәләр.Иң яхшы шифаханәләргә тиң аның ярларында ятып, су кереп , кызынып ятсаң.
Олы Солтан авылы урнашкан төбәк элек - электән табигый сулыкларга бай булган . Моңа белмим аның географик урынымы, әллә чыннан да ниндидер бер могҗиза бардырмы ? Әйтик авылның көнбатыш юнәлешендә урнашкан “ Чирмешән” күле. Мостафин Хәйдәр бабай сөйләве буенча бу күлне авылдашларыбыз кул белән казып ясаганнар.Аңа атлар белән чиләкләп су ташыганнар. Ул күл көтүлектәге сарык ,сыер көтүләре өчен сугару максатыннан эшләнелгән. Аңа бераздан балыклар җибәргәннәр. Вакытлар үтү белән шул тирәдәге кырларга минерал ашлама сибәләр . Бу ашлама язгы ташу белән күлгә агып төшә .Күлдәге балыклар шулай итеп юкка чыга. Суы начарлана, ташландык хәлгә килә. Соңыннан күлнең урынын бөтенләй сукалыйлар. Ләкин, табигать “ патша” күлне кызганыпмы ,белмим бер могҗиза беләндерме күл элеккеге хәленә кайта . Кабат күлдә балыклар барлыкка килә.Күлнең суы чистара. Яңадан җанлы тормыш башлана. Күл суы йомшак , аның суын хәтта транспортларның аккумуляторларына салу өчен дә файдаланалар.Әлеге күл һаман да шулай матур , табигатькә ямь өстәп, үзенең көмеш суы белән ял итәргә туктаган юлчыларны сафландырып, яныннан узып баручыларны сәламләп кала. Бу хәлне табигый тирәлекнең чыннанда кешелек өчен ярдәм итүе дип аңларга була торгандыр.
Әйе туган ягымның табигате искиткеч матур , саф сулы, көмештәй күлләре, челтерәп аккан чишмә сулары Туган ягымның горурлыгы. Тикшеренү, эзләнү нәтиҗәсендә һәр чишмәнең үзенә генә хас химик үзлеге, сәламәтлеккә төрлесе , төрлечә йогынты ясавын өйрәнеп белдек.
Туган төбәгемдә җанга дәва ,тәнгә сихәт бирә торган чишмәләрнең берсе составында күкерт булган “Күкертле “ чишмә суы күп чирләргә дәва , ә чишмә тамагыннан чыккан кара сазны сызлаган буыннарга җылытып ябалар.Чишмә суы шулкадәр салкын ,хәтта җәйге челләдә дә сөт утыртып китсәң, сөт әчеми. Киләчәктә бу чишмә төбеннән чыккан саз белән кешеләрне дәвалау максаты белән шифаханә төзү мөмкинлеге бар. Татарстаныбызның көнчыгышында урнашкан “Бәкер” шифаханәсенең шифалы үзлекләре шушы чишмә төбендәге сазга охшаган. Без шушы тикшеренү вакытында туган төбәгебез тирәсендә киләчәктә бик күп кешеләрнең сәламәтләндереп , күңелләрен тынычландырып бик матур ял итү, сәламәтләндерү чыганагы барлыгын ачыкладык.
Ял вакытларында без табигать кочагында булырга омтылабыз, аның саф һавасын суларга ,аланлыкларында утырып ял итәргә яратабыз.
Чыннан да , табигать кочагында булганда, тормышның төрле вак-төякләреннән арынасың, ничектер ,гадиләнеп тә китәсең. Сине матур хисләр, уйлар биләп ала. Табигать –кунак йортыбыз. Ул безне җылыта, киендерә, ашата, эчертә,сәламәтлегебезне саклый. Ул үзенә барча тереклек ияләрен сыйдыручы. Әгәр без табигатьне өйрәнмәсәк, андагы үсемлекләр ,хайваннар дөньясын , аларның күптөрлелеген һәм файдасын белмәсәк, Җир –Анабызның гүзәллеген саклый белмәсәк, ул безне гафу итмәс иде.
Саның химик күрсәткечен билгеләү.
Универсаль индикатор ярдәмендә суның реакция нормасын билгеләдек.
Әгәр күрсәткеч рН=7,0 кә тигез , димәк, нейтраль тирәлек. Суга кызыл лакмус кәгазе төшергәч, ул шәмәхә төскә керде. Әлеге тәҗрибә суның нейтраль тирәлек икәнен күрсәтә.
Суда органик матдәләр бармы ,юкмы икәнлеген ачыклау максаты белән, 5 мл суга 1-2 тамчы 0,5 % калий пермангаты эремәсе салдык. Эремәнең төсе үзгәрмәде. Тикшерелә торган суда органик матдәләр булмавы ачыкладык.
Суда аммиак барлыгын тикшерү өчен :
Кайнаган суга кызыл лакмус кәгазе төшерәбез, кәгазь шәмәхә төскә керсә . Димәк ,суда аммиак юк . ( Шәмәхә төс нейтраль тирәлекне аңлата)
Суда катионнар анионнар барлыгын тикшерү
а) 10 мл суга 1 тамчы куертылган нитрат кислотасы , 0,5 мл роданит эремәсе һәм 2-3 тамчы водород периоксиды тамызабыз. Эремәнең төсе үзгәрмәсә. Димәк , тимер юк (тимер булса ул көрән төскә керер иде);
б) 10 мл суга 1 тамчы 0,5 мл хлорид кислотасы (1:5 ) һәм 2 мл 5 % лы барий хлориды эремәсе тамызгач. Эремә болганчыкланса, димәк суда сульфат ионнары бар.
в) 5 мл суга 3 тамчы 10 % лы көмеш нитраты эремәсе куштык. Эремә үтә күренмәле , димәк хлорид ионнары юк.
Чишмә суларының органолептик күрсәткечләрен билгеләдек.
Реклама Туган төбәгебез тирәсендә урнашкан чишмә суларыннан шифалы чәйләр тәгъдим итәбез.
Нәтиҗә ясадык Туган төбәгебездәге чишмә суларының химик составын тикшергәннән соң , һәр чишмә суын көндәлек тормышта файдаланырга мөмкин булуын ачыкладык. Чишмә суларының үзлекләрен тикшереп без, туган төбәгебездә кешене сәламәтләндерү өчен шифаханә төзү мөмкинлеге барлыгын белдек. Киләчәктә искиткеч матур төбәктә, саз белән дәвалану , нарат урманнары һавасында, шифалы чишмә суларын кулланып “Солтан “ шифаханәсе төзү проектын тормышка ашыруда катнашырбыз дигән нәтиҗәгә килдек
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Кулланылган әдәбият.
Фәнни-тикшеренү проектын Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы МББУ Олы Солтан гомуми тулы булмаган белем бирү мәктәбенең 1 категорияле география укытучысы Мөхәммәтшина Гөлфия Равиловна алып барды.
Проектны 8 сыйныф укучысы Гарафеева Ралинә Рафаил кызы яклады.
Укытучының методик темасы : “География дәресләрендә укучыларга җирле төбәк материалларын кулланма итеп алу һәм экологик белем бирү” .
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Воздух - музыкант
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Золотая хохлома
За чашкой чая