"Әнием минем"
Вложение | Размер |
---|---|
niem_minem.doc | 26 КБ |
“Әнием минем”
темасына инша
Зиятдинова Тамчы Илгизовна
3 класс
“Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз.”
Роберт Миңнуллин
Кадерле әнием! Дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштыра алмаслык әнием минем.
Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз, күпме серлелек ята бу сүздә. “Әни”- диеп телебез ачыла, кыен чакта “әни”, - диеп елыйбыз, шатлык килгәндә “әни”, -диеп кычкырабыз. “Әни” - дип әйткәч, авырлык килгәндә җиңел була, шатлык килгәндә күңелләрдә миһербан, шәфкать туа.
Әниемнең җылы, назлы сүзләре, сөеп яратулары, йокымнан иркәләп уятулары, “авыр чакта, нык бул, балам”- дигән киңәшләре, үзем үскәч тә, күңелемдә мәңге җуелмас хатирә булып калыр. Нык яратам мин сине, әнием!
“Әни”- диям ятсам да,
“Әни”- диям, таң туса да.
“Әни” – диеп, юанам
Миңа авыр булса да.
Җирдәге бөтен балаларның да әниләре булса иде, бер бала да “әни”, дип әйтергә тилмермәсен иде. Әниләре булган балалар, әни кадерен белеп яшәсеннәр иде. Әни кадерен белеп яшәгән бала гына хөрмәткә лаек була.
Мәңгелек дан сезгә, олы җанлы әниләр!
“Балам, күз нурым”-дигән,
Олы җанлы, әни сүзедер.
Сабыена - назын, мәхәббәтен
Җан өрүче әни үзедер.
Без,балалар, әни каршысында
Мәңге бурычлыбыз, онытма!
“Әнием”- дигән назлы, матур сүзгә
Лаеклы бул, аны югалтма!
Сладость для сердца
Есть в осени первоначальной...
Н. Гумилёв. Жираф
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский