Дәрдемәнднең иҗаты ХХ йөз башын татар шигъриятендә аерым урын тота. Аңарда үзенчәлекле рәвештә XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башындагы мәгърифәтчелек идеяләре дә, беренче Русия инкыйлабының каршылыклары да, 1917 нче ел октябренә бәйле кискен борылыш та чагылыш тапкан.
Вложение | Размер |
---|---|
drdemnd_izhatynda_simvolizm.doc | 104 КБ |
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Мөслим лицее
Реферат
«Дәрдемәнд иҗатында символизм»
Эшне башкарды: 10б сыйныфы укучысы
Латыйпов А.Р.
Җитәкче: Латыйпова А.Г.
Мөслим - 2012
Эчтәлек
Кереш
I. Дәрдемәнднең тәрҗемәи хәле һәм иҗат юлы. Символизмның гомуми үзенчәлекләре
II. Дәрдемәнд иҗаты татар әдәбият тәнкыйтендә
1. Татар әдәбият тәнкыйтендә Дәрдемәндкә гомуми караш.
2. «Кораб» һәм «Без» шигырьләре мисалында Дәрдемәнд иҗатына төрле тәнкыйтьчеләр карашы.
III. Дәрдемәнд иҗатында символизм үзенчәлекләре
1. Дәрдемәнднең иҗатында символизм үзенчәлекләре (мисаллар нигезендә)
IV. Йомгаклау
V. Кулланылган әдәбият
Кереш
Дәрдемәнднең иҗаты ХХ йөз башын татар шигъриятендә аерым урын тота. Аңарда үзенчәлекле рәвештә XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башындагы мәгърифәтчелек идеяләре дә, беренче Русия инкыйлабының каршылыклары да, 1917 нче ел октябренә бәйле кискен борылыш та чагылыш тапкан.
Хезмәтнең төп максаты булып Дәрдемәнднең иҗатында символизм чыганакларын анализлау тора. Бу максатка ирешү өчен безнең тарафтан түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә тиуры килде:
– татар әдәбияты тәнкыйте тарихында Дәрдемәндкә карата фикерләрне анализлап, андагы шагыйрьнең иҗат методы турындагы мәгълүматларны системага китерү;
– ХХ гасыр башындагы шигърият хәрәкәтен ачыклау һәм Дәрдмәнд иҗатын башка шагыйрьләр иҗаты белән чагыштыру (Сәгыйть Рәмиев шигырьләре белән);
– Дәрдемәнднең иҗатын юлын һәм иҗатының төп үзенчәлекләрен анализлау;
– ХХ йөз башындагы әдәбиятта символизм мәктәбенең төп үзенчәлекләрен билгеләү, аларны рус символизмы белән чагыштыру;
– Дәрдемәнд иҗатында символизм үзенчәлекләрен тасвирлау.
Безнең тарафтан Дәрдемәнд иҗатына багышланган М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Х. Госман, Г.Халит һәм С. Хәким, Р. Харисның мәкаләләре анализланды. Аерым А.М. Сәяпова хезмәтенә тукталып китәргә кирәк. Бу монографиядә Дәрдемәнднең символизм œзенчәлекләре билгеләнгән, ул тарихи агым эчендә күрсәтелгән һәм әдипнең суфичылыкка карата мөнәсәбәте конкрет мисаллар нигезендә анализланган. Кызганычка каршы, бу хезмәт Дәрдемәнднең фәлсәфи дөньясына багышланган зур хезмәтләр арасында әле беренчеләрдән.
Символизм хәрәкәтен анализлаганда, безнең тарафтан шулай ук рус символизмына багышланган кайбер материаллар каралды. Суфичылык теориясен караганда, без шулай ук Ә. Сибгатуллина хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.
Хезмәтнең актуальлеге бәхәссез. ХХ йөз башы әдәбияты күп дистә еллар сыйнфый караш белән анализланды. Күп кенә әдипләр я әдәби тәнкыйтнең кырыенда калдырылып бардылар, я тискәре рәвештә генә анализландылар. Бүгенге көн яңа таләпләр куя. ХХ йөз башы әдәбиятына тулы, дөрес, объектив бәя бирмичә, яңача татар әдәбиятының тарихын язу зур кыенлыклар тудыра..
I. Дәрдемәнднең тәрҗемәи хәле һәм иҗат юлы. Символизмның гомуми үзенчәлекләре.
1. Дәрдемәнднең тәрҗемәи хәле Һәм иҗат юлы
Дәрдемәнд – уникаль шәхес. Үз милләтен кайгыртып, аның өчен реаль матди ярдәм күрсәтеп яшәгән. Миллионер шәхесләр арасында мондый кешеләрне очрату мөмкин эш түгел диярлек. Икенчедән, аның иҗаты да үзенчәлекле: үз стиле, алымы булган лирик шагыйрь, шигыренең һәр сүзе зур мәгънәгә ия, фәлсәфи фикерне үтемле һәм кыска итеп әйтеп бирүе белән аерылып тора. Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының (хәзерге Башкортстанның) Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Әтисе башта сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, ә соңыннан алтын приискасын ачып җибәрә.
Закирның балалык һәм яшьлек еллары Юлык авылында уза, аларның гаиләсе бу авылга 1862 елда күчеп килгән була. Закир иң элек гаиләдә, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә белем ала.
1880-1881 елларда Төркиядә укый. Абыйсы Шакир Рәмиев белән бергәләп нәшрият ачып җибәрү өчен тырышалар. Әтиләре үлгәч, Закир һәм Шакир Рәмиевләр алтын приискаларының хуҗаларына әйләнәләр. Тора-бара бу эш белән шөгыльләнү Шакир карамагына күчә, ә Закир Рәмиев шигърият белән мавыгып, иҗат эшенә күбрәк өстенлек бирә. Абыйсы Шакир да аңа теләктәшлек итә.
Өйләнгәч, Закир Рәмиев гаиләсе белән Оренбургта яши башлый. Күп миллионнарга хуҗа булган Дәрдемәнд үз акчаларын милләтен, аның мәдәниятен үстерү, аң-белемле итү өчен тота. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле милләт җанлы кеше булган. Приискалар урнашкан һәр авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләгәннәр, үз акчаларына аларга белемнәрен күтәрү мөмкинлекләрен биргәннәр. Дәрдемәнд белән аралашкан И. Гаспралы, Р. Фәхреддин, С. Максудый, Г. Исхакый да аның матди ярдәмен тоеп яшиләр. Шулай итеп, милләтне мәгърифәтле итү бурычы һәрчак беренче урында торган.
Дәрдемәнд үзе дә искиткеч укымышлы булган. Аның ана теленнән тыш, төрек, рус, гарәп, фарсы телен, бераз французчаны белүе мәгълүм. Ф. Кәрими аның укымышлылыгы турында болай язып калдырган: “Ул Шәрык дөньясындагы Газали, Фәхеррази, Ибне Рөшд, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваи, Фозули, Габделхак Хәмид… белән таныш булган шикелле, Гареп дөньясындагы Гегель, Кант, Вольтер, Лютер, Шиллер, Гейне, Дарвин, Спенсер, Толстой, Горький, Пушкин вә башкалар белән дә төпле генә таныш иде. Шул дәрәҗәдә таныш ки, шундый кешеләрнең фикер вә мәсләкләре турында аның белән сөйләшеп утырганда, үзеңнең ялгышыңны күрсәтмәс өчен, байтак сакланып, исәпләп сөйләргә туры килә иде”.
Рәмиевләр милләткә хезмәт итүнең тагын бер ышанычлы юлы – газета-журналлар бастыру эшен дә уңышлы гына башлап җибәрәләр. 1906 елда Рәмиевләр “Вакыт” газетасын, ә бераздан “Шура” журналын чыгара башлыйлар. Аларның мөхәррирләре Ф. Кәрими белән Р. Фәхреддингә материаллар сайлауда тулы мөстәкыйльлек бирелә, ягъни алар үзләре теләгән бар нәрсәне дә бастыра алалар, бары тик бу язмалар милләт файдасына , аны гыйлемле итүгә генә хезмәт итсеннәр. Дәрдемәнд үзе “Вакыт” белән “Шура”ның нәшире булса да, беренче чиратта яшь шагыйрьләрнең әсәрләренә урын бирүне кулай күрә, ә үзенең шигырьләрен бастырырга бик ашыкмый.
Дәрдемәнд Г. Тукайны да үз газетасында эшләргә тартмакчы була. 1908 елның 27 мартында апасы Газизә Госмановага язган хатында Тукай бу турыда менә ниләр язган: “Әле Оренбурдан да мине чакырып хат килде.” (Г. Тукай, 1 нче том, 380 бит).
Дәрдемәнд Тукайны хөрмәт иткән, ләкин алар арасында бер аңлашылмаучылыкның килеп чыгуы да билгеле. Ул болай була. Тукайның “Мөтәшагыйрьгә” шигыре 1907 елда “Әлгасрел җәдит”тә басылып чыга. Андагы “Тырышма нафилә йиргә (вакты) гаҗзеңне икърарга” дигән юлдагы “вакыт” сүзенең җәяләр эченә алынуын күргәч, Дәрдемәнд моны үзенә каршы язылган дип уйлый. Ул, үзенең үпкәсен белдереп, “Шагыйрьгә” шигырен бастырып чыгара. Шуннан соң Г. Тукай “Вакыт”та үзенең “Аңлашу” хатын бастыра. Ул бу шигырьнең “Вакыт” газетасы һәм Дәрдемәндкә катнашы булмавын, ә, киресенчә, шагыйрьлеккә дәгъва кылып, газеталарда төрле эчпошыргыч шигырьләр бастырган “ялган” шагыйрьләргә тәнкыйть йөзеннән язганлыгын әйтә. Дәрдемәнд бу “Аңлашу” хатына каршы җавабын бастыра: барысын да аңлавын әйтә һәм Тукайга карата изге теләктә калуын белдерә. (Г. Тукай, 1 нче том, 357 бит).
Дәрдемәнд революцияне йөрәге белән кабул итми, ләкин, каршылык күрсәтеп, чит илгә дә китми, гәрчә мөмкинлеге булса да. Ул алтын приискаларын Совет дәүләте карамагына тапшыра. Шул чорда, кызыллар һәм аклар арасындагы сугыш чорында, гайре табигый бер вакыйга була.
Дәрдемәнднең өендә Кызыл Армия солдатлары урнашып ала. Салкын вакыт була. Солдатлар ишегалдыннан, ике адым җирдән, утын алып керергә иренеп, шагыйрьнең китапханәсендәге гомер буе җыйган китапларын ягып җылыналар. Дәрдемәнднең зур китапханәсе әнә шулай юкка чыга.
Гражданнар сугышы беткәч, яңадан газета-журналлар чыгару эшен дәвам итмәкче була. Кызганычка каршы, аңа бу уйларын тормышка ашыру насыйп булмый. Ул, ачлар өчен икмәк мәсьәләсен кайгырту максатыннан, Оренбургка бара, кайтканда салкын тидерә һәм 1921 елда Орск шәһәрендә вафат була.
Аның җаты бер кечкенә генә китапка сыеп беткән, ләкин ул зур-зур томнарга торырлык. Аның һәр шигыре үзе бер дөнья.
1881 елда кулына каләм ала, ләкин шигырьләрен бастырмый. Берничә шигырен 1902 нче елда “Тәрҗеман”да бастыра. “Үткән көннәр” шигырен Р.Фәхреддиннең “Әсма” әсәренә кертә.
1905-1907 елларда актив яза башлый. Гаделсезлекләргә җаны сыкраган шагыйрь “Каләмгә хитаб” шигырен яза, ләкин иҗади күтәрелеш чорында да ул шигырьләрен бик аз бастыра.
Дәрдемәнд үз шигырьләрен күбрәк мәдхия, газәл, робагый кебек жанрларда иҗат итә. Күңелендәге уй-кичерешләрне ул кыска, ләкин бик үтемле итеп әйтеп бирә алган. Юмористик, сатирик рухлы шигырьләре дә бар, ләкин иҗатына моңсулык, җитдилек хас. Дәрдемәнд исемен бик тә белеп сайлаган, чөнки ул аның рухын чагылдыра, язганнарының мәгънәсенә дә туры килеп тора. Дәрдемәд “кайгылы”, “моңсу” дигәнне аңлата. Шагыйрь милләте, Ватаны, кешенең яшәве, гомер итүе турында уйлана. Ул чын мәгънәсендә философ шагыйрь.
1921 нче елда 9 октябрендә 62 яшенә җиткән шагыйребез Дәрдемәндне Орск шәһәрендә соңгы юлга озаталар.
2. ХХ гасыр башында әдәбият символизмның гомуми үзенчәлекләре
Әдәбиятта символизм XIX гасырның ахырында Һәм ХХ гасырның башында чагыла. Символизм җәмгыятьтәге үзгәрешләрне белдереп килә.
Символизм алдан рус мәдәниятендә барлыкка килә. Ләкин беренче символистлар дип француз шагыйрьләре Рембо Һәм Верлен саналсалар да, нәкъ рус символизмы бөтендөнья мәдәният хәрәкәтендә тирән эз калдыра. Символизмның төп теоретиклары булып В. Брюсов Һәм А. Белый карала. Символизм хәрәкәтенә моңсу мотивлар, үлем турында уйланулар хас. Бигрәк тә бу күренешләр рус символизмында ачык чагыла.
Дәрдемәнд иҗатын анализлаганда, аның символизмга якын булуын күрми калмый булмый. Кайбер милли үзенчәлекләр, билгеле, бардыр, ләкин шәхескә Һәм сәнгатькә мөнәсәбәтләрне чагыштырып караганда, Дәрдемәнднең символизмы ачык чагыла.
II. ДӘРДЕМӘНД ИҖАТЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТ ТӘНКЫЙТЕНДӘ
1. Татар әдәбият тәнкыйтендә Дәрдемәндкә гомуми караш.
Закир Рәмиев, яисә Дәрдемәнд иҗатына ХХ гасыр буе төрле бәяләр бирелде. Берәүләр аны буржуазиянең идеологы дип санады, икенчеләре – индивидуальлекне, реализмга каршы торган декадентлык шагыйре дип белделәр. Бүгенге көнгә кадәр Дәрдемәнд иҗатына дөрес бәя бирелмәгән дип санарга мөмкин, чөнки нинди дә булса зур монографик хезмәт юк.
Чорыбызның җәмгыяви үзгәрешләренә карамастан, Гаяз Исхакый һәм башкаларның иҗатлары ачылуына карамастан, Дәрдемәнд иҗаты турында күп язылмады. Аерым-аерым юка китаплар, Ырынбурда Мәдинә Рәхимкулова тарафыннан «ксерокс» аша башкарылган китаплар – шуның белән шагыйрь иҗаты турында мәгълүматлар бетте дип әйтерлек. Тагын өстәп М. Гайнуллинның иҗат портретлары китабын әйтеп китеп була.
Безнең темага карата ике танылган тәнкыйтьчеләр фикерләре әһәмиятле.
Иң киң каралган шигырь булып «Кораб» тора. Дәрдемәнднең бу шигыренә күп һәм төрлечә фикерләр белдерәләр.
Дәрдемәнднең фәлсәфәсе турында бөтен тәнкыйтьче бер-берсен кабатлаган сыман, аны субъектив идеализм вәкиле дип атыйлар, идея-эстетик яктан фикерләр төрлечә, ләкин алар шулай ук бер-берсенә якын.
Безнең темага якынрак булган һәм Дәрдемәнд иҗатының образлылыгын, символлылыгын, сүзне мәгънә алып килүче тамга кебек кенә түгел, ә ниндидер мистик символга әверелдерү турында Сибгат Хәким фикере түбәндәгечә: «Нечкә лирик. Бу төшенчәне иң башта Дәрдемәндкә карата кулланыр идем мин. «Бүзләрем мана алмадым» шигырендәге менә бу юлларны кайсыбыз күңеленә ятламаган:
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад –
Бер янып ат алдылар;
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым...
Сезнең Дәрдемәнддәге «гариб» сүзенә игътибар иткәнегез бармы? Дәрдемәнд аны нинди генә төсмерләрдә кулланмый! Бу урында «гариб» кем? Гашыйкмы? Мескенме? Юк, түгел.
Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
Гарибнең кайтарындың фал карасын...
(Әгәр барсаң, саба җил)
Монда нинди мәгънәдә? Дәрдемәнд «мин гариб» дип ала, ягъни туган-үскән иленнән аерылып читтә яшәүче мәгънәсендә ала. Дәрдемәнд нечкәлегенең бөтен хикмәте дә шунда: безнең хәзерге шагыйрьләр гарип-урод дип кенә йөрткән сүзгә әллә ничә төсмер бирә. Шигырьнең фәлсәфи тәэсир итү көче арта.
2. «Кораб» һәм «Без» шигырләре мисалында Дәрдемәнд иҗатына төрле тәнкыйтьчеләр карашы.
Төгәл Дәрдемәнднең әдәби методы турындагы моназарага чумганчы, аның бөтен тәнкыйтьчеләр тарафыннан телгә алынган «Кораб» һәм «Без» шигырьләренә туктап китик. Бу ике шигырь беренче рус революциясеннән соң язылып, шагыйрьнең тарихка, чынбарлыкка карашларын белдерә дип санала.
«Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнеп киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөзәдер:
Юл бара ят ил карап... – ди шагыйрь» .
Түбәндә И. Нуруллинның бу шигырьгә анализы белән танышып китик.
«Утызынчы еллар ахыры һәм кырыгынчы еллар тәнкыйте кораб образын буржуазия, җил-давылны – революция дип аңлаткан иде. Мондый трактовка бүгенге көнгә кадәр үзен бик нык сиздерә әле. Кораб образында Дәрдемәнд нәрсә күздә тота?» , – дип яза тәнкыйтьче, һәм бу юлларны Тукайның көймәсе белән чагыштырып, дәвам итә: «Биредә безне шул ук (Тукайда кебек үк) көймә образы, бетү, бату, йотылу куркынычы һәм котылып калу өчен кирәк булган корбан...» .
«Анда («Кораб» шигырендә) диңгез һәм упкын, анда кораб һәм аның бату куркынычы, анда «җан сорау», ягъни бәладән котылу өчен кемнедер корбан итү зарурлыгы, бу шигырь дә шул ук риваятьтән файдаланып язылган» .
Соңыннан тәнкыйтьче болай фикерли: «Җыеп әйткәндә, «Кораб» шигырендә Дәрдемәнд татар милләтен һәм аның «каймагы» булган либераль буржуазиянең тормыш диңгезендә җилкән кичереп йөзә алмаганлыгын, дәрәҗәсенә лаеклы мәртәбәгә күтәрелә алмаганлыгына ачына...» .
И. Нуруллин үзенең фикерләвен Дәрдемәнднең танылган тагын бер шигыре анализы белән дәвам итә. «Яисә менә Дәрдемәнднең «Без» (1908) исемле шигыренә күз ташлыйк. Биредә ул тарихтан күп нәбиләр, падишаһларның, күп халыкларның һәм илләрнең килеп китүе турында сөйләп килә дә «без дә бетәбез», ди. Кем ул «без»? Шигырь болай тәмамлана:
Өеп чергән өметне... төртте утны
Йотып утларны... китте...
яна... яна...
Нинди «чергән өмет» бу? Беренче рус революциясе кабызган өмет, әлбәттә. Кем өчен өмет? Билгеле, гомум милләт өчен һәм татар буржуазиясе өчен... Шулай итеп И. Нуруллин һәм башка тәнкыйтьчеләр символизм һәм декадентлык юнәлешләрнең барлыкка килүен аңлаталар. Ләкин бу декадентлыкның (шул ук Дәрдемәндтә) тәнкыйтьче уңайлы якларын да табып китә. «Дәрдемәнд табигать һәм мәхәббәт гүзәллеген генә эзләп калмый, ул шигырьнең үз нәфислеген, үз гүзәллеген дә югары дәрәҗәгә күтәрү өчен күп оч сала. Һәр сүз татлы, урынлы булсын, колакны ярмасын. Шигырь максимум кыска булсын, бер генә артык сүз дә кермәсен, һәркайсы мәгънә йөге алып килсен».
Әдәби тәнкыйтьтә иң популяр «Караб» шигыренә бу караш бердәнбер түгел, әлбәттә. Чыннан да, кораб символы дөнья әдәбиятында да киң таралган. Ул образ хәтта символистларның «башлыгы» булып саналган Артюр Рембо иҗатында да очрый. Һәм бу символны төрлечә ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, танылган шагыйрь Ренат Харис аны бераз башкачарак аңлый: «Кайбер тәнкыйтьчеләр Дәрдемәндне бу елларда аптырап, каушап калган, дип язалар. Үз фикерен раслау өчен аның «Караб» шигырен мисалга китерәләр. Бу шигырьнең соңгы юлларында; «Кайсы юллар, нинди упкын, тарта безне җан сорап?» – дигән сүзләр бар. Әмма шагыйрьнең безгә билгеле булган шул чордагы иҗаты җәмгыятьнең прогрессив катлавы кебек үк авторлары да тормышта уңай, якты үзгәрешләр көтүе хакында сөйли. Ләкин кара реакция башлануы, аның бөтен өметләре, хыяллары чәлпәрәмә килеп юкка чыга. Ул елларда аның күңелендә ниләр булганын, нинди давыл уйнаганын хәзер әйтү кыен, әлбәттә, тик шигырьнең бер генә юлы да аның каушап, югалып калуын күрсәтми. Телгә алынган сорауга кимендә, шуны искәртик, аңарда «Инде нәрсә эшләргә?», «Кая барып бәрелергә?» дигән мәгънәләр бармыни?» .
III. ДӘРДЕМӘНД ИҖАТЫНДА СИМВОЛИЗМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1. Дәрдемәнднең иҗатында символизм үзенчәлекләре (мисаллар нигезендә)
Кызганычка каршы, Дәрдемәнд иҗаты, билгеләп үткәнчә, тәнкыйтьтә киң каралмаган. Шул сәбәпле шигырьләре дә сирәк нәшер ителгән. Шагыйрьнең иҗат мирасы да зур түгел: мең юлдан бераз гына артык.
Дәрдемәнднең бөтен иҗаты да символизмга тарта. Аның шигырьләрендә сәяси проблемалар каралмый (Тукайдагы кебек), чөнки ул шигъриятнең максатларын башкача аңлаган. Шул ук Тукай белән чагыштырганда, Дәрдемәнднең шигърияте Шәрыкъка карый, ә Тукайның төп укытучылары булып рус поэзиясенең классиклары булып тора. Шуңа күрә Габдулла Тукай иҗатында Пушкинның реализмы сизелсә, Дәрдемәнднең шигъри юлларында фарсы поэзиясенең матурлыгы, символлылыгы сизелә.
Билгеле булганча, символизм дигән әдәби юнәлеш унтугызынчы гасырда барлыкка килгән дип санала. Франциядә Рембо, Верлен, рус әдәбяитында А. Белый, В. Брюсов һәм соңыннан А. Блок кебек шагыйрьләр бу юнәлешкә керәләр.
Дәрдемәнд шигырьләрендә символик һәм аллегорик элементлары күп, ләкин алар еш кабатланалар һәм үзләренчә «эчке мәгънә» белүен сорыйлар.
Алдан без ачык аллегорияләргә, аңлаешлы символларга тукталып китик. Мәсәлән, «Тал чыбык» шигырендә символик рәвештә качып бара торган тормышның матур мизгелләрен тоту, яшьлекнең аларга тартылу хисе көчле. Су монда – гүзәллек символын аңлата, ә тал чыбыгы шәкертләрне белдерә. Тал чыбыгы – ул табигать үсемлеге генә түгел, ул хәтта сабак биргәндә җәзалау коралы да. Бәлки, шагыйрь аны «чыбык» дип көлемсерәп атавында тагын бер «эчке мәгънә» яшеренгәндер?
Бу шигырьдә «кача, көлә, чылтырый, кояш нурында җылтырый» торган гомер гүзәллегенә капма-каршы «тилмерә, борыла, кылтырый» торган кешенең ирексезлеге күрсәтелгән:
«Япраккайларың кылтырый...
Эчеп канасың килә!..
Йөгрә-кача су чылтырый,
Кояш нурында җылтырый –
Һәм кача ул, һәм көлә» .
Шундый ук аңлашыла торган символик аллегория «Яз чәчәге» шигырендә күренә. Умырзая образы – ул «сынган, бөгелгән яшьлек», ашыгып яшьлеген яндырган кеше сыман, умырзая да иртә картаеп, дөньяның гүзәллеген киметкән. Автор умырзаяны җанландырып, аңа диалог рәвешендә сорау бирә – бу романтизмга хас күренеш:
«Ничөн бөктең, умырзая, билеңне?» .
Үзенең фәлсәфә карашларын Дәрдемәнд гомернең тиз узуы белән бәйләгән. Шуңа күрә Вакыт һәм Язмыш образлары аның иҗатында бигрәк еш күренешләр. Аеруча түбәндәге икеюллыкта шул вакытның сурәте ачыкланган. Монда аһәңлек һәм фигыльләрнең грамматик формалары аша (билгесез киләчәк заман) һәм аларга сораусыз сорау кисәкчәсе (риторик рәвештә) ялгандырып бирү – гомернең вакытка буйсынуын, тәкъдирнең билгеле булмаганын белдерү:
Исәрме яз җиләс җилләр,
Килерме җәй – чәчеп гөлләр» .
Мәхәббәт Дәрдемәнд иҗатында аеруча зур урын алып торганы мәгълүм. Ләкин шагыйрь мәхәббәтне хатын-кызга гына түгел, ә ешрак табигатьнең, фани дөньяның гүзәллегенә, нәфислегенә белдерә.
Мәхәббәт – гомерне ярату, дөньяның гүзәллеген кабул итү символы. Бу символда Дәрдемәнднең мөселман буларак нинди дә булса эротик мизгелләр бирелмәгән (кайбер Шәрыкъ шигъриятенең тәрҗемәләреннән тыш), ә бит символистлар иҗатында мәхәббәт һәм эротика аеруча зур урын алып торган (рус символизмында Вл. Ходасевич, М. Кузмин иҗатына мөрәҗәгать итсәк, ә француз символизмында П. Верлен иҗатына).
Дәрдемәнднең осталыгы мәхәббәт һәм тормыш ярату символын фигыльләр белән генә сурәтләү аеруча сокландыра:
«Көләрсең, көлдерер, шатландырырсың,
Сөярсең, сөйгәнем, һәм сөйдерерсең» .
Бу шигырьдә «сөйгәнем» сүзе аеруча уңышлы кулланышта: аның асылы – үткән заманда яратканлыкны белдерү, һәм әдәби телдә исем, эндәшү сүз булып киткән. Бу очракта шагыйрь тарафыннан сүзне яңарту, аны башка символик ситемасына кайтару ысулы кулланылган.
Еш кына Дәрдемәнд иҗатында аллегорик рәвештә фани дөнья белән мәңгелекнең капма-каршы тору билгеләнә:
«Тәңрем! Диде – агачка табынды,
Чәчәклек гөман кылды – чүплеккә абынды» .
Әлбәттә, монда пессимизм түгел, ә теләк белән чынбарлык арасындагы каршылык мәңгелек һәм гүзәллек белән чынбарлык каршылыгы тасвирланган.
Дәрдемәнднең иҗатында еш очрый торган символлар: яз, таң, җил. Һәрберсе күпмәгънәле икәнен аңлыйбыз, ләкин гомумән алганда аларның төрле мәгънәләре якын. Шулай, яз – башка шигъриятләрдә, татар поэзиясендә дә «яшьлек», «сафлык», «беренче сулыш» мәгънәләрендә тора; җил – беръяктан «давыл», икенче яктан «сафлык» мәгънәсендә йөри. Шулай, Дәрдемәнднең әсәрләрендә җил образы ешрак «сафлык», «чисталык», «яңалык»ны белдерә. Моны исбатлар өчен 10 сүздән торган шигарьне китерәбез:
«Бу ул матур, бу ул күркәм.
Бу ул,
Бу ул – хуш исле яз!
Бу ул – хуш исле таң җиле!» .
Бөтен юлларның башында [у] авазы, ә ахырында иреннәр ачылып китеп [а] авазы, ә соңгы юлда җилләп җибәргән [и] авазы килүе очраклы гына түгелдер. Кызганычка каршы, татар теленең алфавиты алышынуы, бәлки, тагын ниндидер символиканы югалтырткандыр бу шигырьдә. Символизмны билгеләгәндә хәрефләрнең язылышы да мәгънәле булганы мәгълүм.
Символизм иҗат методында төсләр зур урын алып торалар. Дәрдемәнд дә бу традицияне шигырьләре белән тасвирлый:
Атларга печән, этләргә сөяк, малга җим булдым,
Конча кем таландым, дидем аларга тәвәккәл.
Керләнде чалмам, уңды бүркем, шапкам кызарды,
Һәр төскә буяндым, дидем аллага тәвәккәл» .
Кыскалык, лаконизмлык һәрбер сүзгә аерым символ бирергә омтылу максатын билгели.
Романтизмга тартылган мәңгелек символы да очрый шагыйрь иҗатында:
«Күрәмсең бу кабер ташын?
Башын игән, рөкүгъ иткән!
Басып җиргә гару башын,
Янә кемнәрне юк иткән?»
Дәрдемәнднең иҗатында символизм мисаллары һәр шигырендә, һәр юлында диярлек. Бу катлаулы проблема – кайчак Шәрыкъ шигъриятенә хас булган – символиканы тулысынча тасвирлау хезмәтнең күләме дә һәм куелган максатлары да мөмкинлек бирми. Чөнки шагыйрьнең иҗатында символизм күренешен тулысынча исбатлап тасвирлау өчен аерым зур хезмәт кирәк.
Безнең фикеребезчә, Дәрдемәнднең символизм мәктәбенә керү бәхәссез, ләкин шагыйрьнең күп кенә үзенчәлекләре шулай ук башка әдәби агымнарга да карый. Дәрдемәнд иҗатында классик романтизм элементлары да хәйран (бигрәк та, аның Пушкиннан тәрҗемәләрендә), һәм хәтта реализмга караган шигырьләре дә бар. Моңардан тыш, Дәрдемәнд иҗатында Шәрыкъ әдәбияты йогынтысы да ачык сизелә. Дәрдемәнднең иҗаты катлаулы, һәм аны бер генә әдәби агым эченә тулысынча кертеп булмый.
ЙОМГАКЛАУ
Дәрдемәнд – татар шигъриятендә аерым бер дәвер булып тора. Ул бик үзенчәлекле, һәм аны «шигырь техникасы остасы» дип атау, Дәрдемәнднең мыскыллау гына кебек ишетелә. Чөнки бу шагыйрь-философ дөньясына аерым-аерым кагылышлар гына булды.
Дәрдемәнднең иҗаты «саф» символизм кысаларына кереп бетми, ләкин татар шигъриятендә ул ХХ йөз башы чорында символизм элементларын кулланучыларның берсе, һәм иң киң кулланычы.
Дәрдемәнд символизмына аерым үзенчәлекләр хас. Алары белән ул хәтта рус символистларыннан да аерылып тора. Беренче үзенчәлеге булып аның үзенә генә хас фәлсәфи системасы булуы тора. Кайбер рус символистлары кебек үк, Дәрдемәнд мифологик элементларны аеруча еш куллана. Бу мифологик образлар шулай ук Дәрдемәнд иҗатында символлар дәрәҗәсенә күтәреләләр.
Өченче үзенчәлеге итеп, Дәрдемәнднең кыскалыгын китереп була. Аның шигырьләре кыска гына түгел, хәтта шагыйрьнең әйтмичә калуы белән бәйле. Кайчак нинди дә булса фикерне әйтмәве, укучы өчен бернинди сүз белән дә әйтеп булмый торган хис тудыручы пауза барлыкка килә.
Дәрдемәнднең символизм мәктәбенә керү бәхәссез, ләкин шагыйрьнең күп кенә үзенчәлекләре шулай ук башка әдәби агымнарга да карый. Дәрдемәнд иҗатында романтизм элементлары да шактый, һәм хәтта реализмга һәм аерым очракта импрессионизмга караган шигырьләре дә бар. Моңардан тыш, Дәрдемәнд иҗатында Шәрыкъ әдәбияты йогынтысы да ачык сизелә. Менә шушы агымнарның синтезына замана каршылыкларын өстәсәк, нәтиҗәдә бер генә фикергә киләбез: Дәрдемәнднең иҗаты катлаулы, һәм аны бер генә әдәби агым эченә тулысынча кертеп булмый, дип саныйбыз.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Гайнуллин М. Иҗади портретлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 210 б.
Дәрдемәнд Агарган кыл. – Казан: Мәгариф, 1999. – 90 б.
Дәрдемәнд // Гайнуллин М. Татар әдипләре (Иҗат портретлары). Нил Юзеев сүз башы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – Б. 156-171.
Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959. – 128 б.
Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 428 б.
Рәмиевләр / Төзүче М. Рәхимкулова. – Ырынбур: Яңа Вакыт, 1995. – 96 б.
Русская поэзия 19 – начала 20 веков / П. Николаев, А. Овчаренко и др. – М.: Художественная литература, 1987. – 680 с.
Сәяпова А.М. Поэзия Дардменда и символизм. – Казань: Казан. пед. ун-т, 1997. – 210 с.
Халит Г. Яңа гасыр поэзиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 168 б.
Харис Р. Дәрдемәнд // Дәрдемәнд. Агарган кыл. – Казан: Мәгариф, 1999. – Б. 9-15 (татар һәм рус телләрендә).
Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – Б. 3-14.. 26-29.
Для чего нужна астрономия?
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Швейня
Почему Уран и Нептун разного цвета