Укучылар әкият иҗат итә.
Вложение | Размер |
---|---|
fil_balasy.docx | 11.7 КБ |
Фил баласы
Яшәгән ди, булган ди, бер фил баласы.Фил тәрәз төбендә күңелсезләнеп, моңсуланып утыра икән.Аның нинди дә булса бер һөнәр иясе буласы килгән.Кинәт урамда яңгыр ява башлаган.Фил куанып урамга йөгереп чыккан да, барлык җәнлекләрне үзенең колагы ястына яшергән.Шулвакыт куян филгә, син зонтик бул дигән.Фил бик шатланган һәм зонтик булам дигән. Ләкин яңгыр бик озак яумаган.Барлык җәнлекләр үз өйләренә таралашканнар.Филгә тагын күңелсез була башлаган.
Күктә кояш кыздыра, эссе.Җәнлекләр үстергән яшелчәләр, чәчәкләр корый башлаган. Хәйләкәр төлке фил янына килеп.- Синең борының бик озын, әйдә син лейка бул, -дигән. Фил тагын шатланган.Ул урамдагы, бакчадагы яшелчәләргә, чәчәкләргә, агачларга су сипкән. Ләкин су сибеп бетергәч, аның тагын эше беткән. Ул тагын борчыла башлаган.
Көннәрдән беркөнне, фил урман янында кып-кызыл ут күргән.Ул үзенең лейка булганын искә төшергән һәм үзенең озын борыны белән су ташый башлаган.Фил урманны, җәнлекләрне пожардан саклап калган.Үзенең борыны белән агач астында калган җәнлекләрне коткарган.Менә фил үзенә һөнәр дә тапкан.Димәк, ул - янгын сүндерүче .Ә янгын сүндерүче һөнәре бүгенге көндә бик тә кирәк.
Әтнә районы Күәм урта мәктәбе Хөснетдинова Ландыш Ильяр кызы 2 класс
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
В поисках капитана Гранта
Валентин Берестов. Аист и соловей
Кто грамотней?
Рисуем подснежники гуашью