Фәнни-эзләнү эше "Хәсән Туфан иҗатында туган як образы".
Вложение | Размер |
---|---|
hsn_tufan_izhatynda_tugan_yak_obrazy.doc | 30 КБ |
Хәсән Туфан иҗатында туган як образы
Куак үсә тавында,
Ә аста – чишмәләре.
Яннарында ял итмичә,
Су эчми китмә әле.
Тезелеп ага чишмәләре,
Кыйбла якка карап.
Шул чишмәләрне сагынып,
Авылыма кайтам кабат.
("Туган як чишмәләре”)
Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.
Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган як темасы алып тора. Яяяяяяяяятуган як темасы Хәсән Туфан шигырьләрендә чагыла. Хәсән Туфанның туган ягы - Аксубай районының Иске Кармәт авылы. Авылда, крестьян гаиләсендә дөньяга килгән башка язучыларыбыз шикелле, Хәсән дә кечкенәдән үк табигать, туган җир яменә сокланып үсә. Халык иҗатын үзләштерә, йөзләгән халык җырларын яттан белә. Туган якның борынгы риваятьләре белән кызыксына. Язмыш аны Урал, Себер, Казакъстан, иске Рәсәйнең күп кенә өлкәләрендә йөртергә дә өлгерә, әмма кайда гына булмасын, шагыйрь күңелендә һәрвакыт туган ягы саклана.
Ни өчен соң Туфан иҗатында табигать образы шундый әһәмиятле урын тота? Башка шагыйрьләр белән чагыштырганда аның үзенчәлеге, яңалыгы нәрсәдә соң?
Язучының, бигрәк тә шагыйрьнең, туган табигатькә, табигый матурлыкка мөнәсәбәте бала чактан тәрбияләнә. Яшьлек хатирәләре аның өчен илһам чыганагы, алдагы тормышында маяк булып тора.
Мәгълүм булганча, шагыйрьнең балачагы мәһабәт урман-тугайлар, хәтфә болыннар, чылтырап аккан чишмә-елгалар кочагында үтә. Нәкъ менә Туган якның яме булачак шагыйрьнең дөньяга карашын, зәвыгын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Хәсән Туфан табигатьнең төрле вакытын, төрле чагылышларын тасвир үзәгенә алырга ярата.
Шагыйрь кешегә хас сыйфатларны табигатькә күчереп тасвирлау ысулына еш мөрәҗәгать итә. Бу алым белән кеше һәм табигать арасындагы якынлыкны ачарга омтыла. Мисал өчен "Күбәләк" шигыреннән бер өзек:
... Күз карашың канатлары белән
Сыйпаган күк гөлнең чәчкәсен,-
Син, ничектер, безнең һәр мәҗлестә
Күбәләкне хәтерләтәсең.
Арабызда безнең син барында
Мәҗлес матур, табын түгәрәк,
Безнең шундый дуслык бакчасында
Күбәләк син, сеңлем, күбәләк!
"Үзеңә бүләк итәсе иде" шигырен Туфан туган авылы Кармәт, бигрәк тә аның кешеләрен күз алдында тотып яза. Ул авылы алдында үтәлмичә калган бурычы турында уйлана. Тагын шундый бер үзенчәлек күзәтелә: шагыйрь гөлләр образын шигырьләрендә киң куллана. Гөлләр табигатьнең аерылгысыз бер өлеше әлбәттә. Исемнәренә генә күз салыйк: "Чәчәк сибелә җилдә", "Чәчәкләр төсе калды", "Чәчәкләр", "Ромашкалар", "Гөлләр инде яфрак яралар" һәм башкалар. Чәчәкләр табигатьнең яшьлеге, җыры. "йөрәге" булгач, ул кеше рухының матурлыгын, хис - тойгы дөньясын сурәтләү чараларының берсе дип уйлый Туфан. Шулай ук шагыйрь ай, сандугач, таң, аккош, җил шикелле традицион сурәтләрне дә яратып куллана
Гомумиләштереп әйткәндә, Хәсән Туфан иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Ул туган иленең матурлыгы белән соклана, аннан ямь ала, иң мөһиме - аның белән горурлана.
Без үз чиратыбызда үзебезнең Туфан кебек мәшһүр язучыларыбыз белән горурланырга тиеш, алар салган сукмактан атлаган туган җанлы кеше беркайчан да туры юлдан тайпылмас, минемчә.
Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.
Северное сияние
10 осенних мастер-классов для детей
Простые новогодние шары из бумаги
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Денис-изобретатель (отрывок)