Эссе "Әбиемнең сандык серләре".
Вложение | Размер |
---|---|
biemnen_sandyk_serlre.gulgena.doc | 370.5 КБ |
Әбиемнең сандык серләре.
Әбиемнең сандык серләре.
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы...
Әби – бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.
Милли күлмәк.
Татар хатын – кызлары, кагыйдә буларак, озын һәм киң итеп теккәннәр. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр. Бай тормышлы хатын-кызларның күлмәге алтын, затлы җепләрдән чигелгән, ярлыларныкы гади җепләр белән чигелгән. Алъяпкыч эш киеме буларак та киелгән.
Читек.
Борынгы бабаларыбыз Идел буе болгарлары сафьяннан, юфть дип йөртелә торган йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән.
Элек-электән килгән бу мактаулы һөнәрне Арча – милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә. Берләшмә 1972 елда оештырыла. Берләшмә оештырылганчы Арча һәм Дөбьяз милли аяк киемнәре фабрикасында, ә аңарчы аерым артельләрдә тегелә. Артельләрдә тегелгән аяк киемнәре чит илләрдә чыгарылган. Франция, Англия, Германия, Бельгия хатын – кызлары аларны яратып кигән.
Калфак.
Хатын - кызларның баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп, яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур.
Түбәтәй.
Түбәтәй – төрки халыкларының бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек ләлә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.
Чигү.
Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, кровать кырларын, мендәр тышларына чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Шулай ук
«Халкыбызның һөнәр авызы», - милли әйберләр :читек, күлмәк, түбәтәй, сөлгеләр, кулъяулыклар.
Рисуем осенние листья
Отчего синичка развеселилась
Два петушка
Повезло! Стихи о счастливой семье
Сказка на ночь про Снеговика