Поисковая работа ученика по архивным материалам.
Вложение | Размер |
---|---|
kubyan_shagidullina.pptx | 2.72 МБ |
Слайд 1
Әтнә муни ципаль районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе. Башкарды: 10 сыйныф укучысы Шаһидуллина Филсинә Тема: Урта Идел буендагы ачлык документларда һәм өлкәннәр хәтерендә Җитәкче укытучы: тарих һәм җәмгыят ь укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улыСлайд 2
Ачлык, ачлык, адәм баласының Төшенә дә, зинһар, кермә син. Ачтан шешенеп үлгән шомлы заман Безнең якка бүтән килмәсен! Равил Садриев
Слайд 3
Мәскәүдән телеграмма: “Икмәк кирәк, җыегыз!” Наркомвнудел Дзер жинский Наркомпрод Цюрупа
Слайд 4
Губерна Комитетының Мәгълүмат бүлегенә 1919 елның 14 январена Арча кантоннынан килгән отчет
Слайд 5
Мамадыш өязеннән Губерна Башкарма комитетына килгән яшерен телеграммада Абдый һәм Сатыш волостьларында кулакларның икмәк монополиясе белән бәйле массакүләм восстание килеп чыгуы турында әйтелә.
Слайд 6
1919 елның 20 маенда Мәскәүдән телеграмма килеп төшә. Анда күрсәтелгәнчә продотрядлар белән законнан тыш учреждениеләр һәм тиеш булмаган затлар идарә итә.
Слайд 7
РКП (б) ның Минзәлә кантоны комитеты утырышы беркет-мәсеннән күренгәнчә Салавыч һәм Күзкәй волостьларында продотрядларга җитәкчелек итүче Яшин дигән адәм зур башбаштаклыклар эшли.
Слайд 8
1920 ел Күәм авылы халкы өчен икътисади яктан гаять авыр була. Халык зур салым ( продразверстка) түләргә мәҗбүр ителә . Продразверсткага барлык төр авыл хуҗалыгы продуктлары ( мал-туар, ит, йомырка , май, тиреләр , икмәк , бал, кәрәз һ.б.) алынган. Күәм халкы берьюлы 19 баш эре һәм 141 баш вак мал-туар, 9 пот май, 100 данәгә якын мал тиресе тапшырырга тиеш була. Мескен сабый бик йотлыгып имә Әнкәсенең салкын күкрәген. Тик сөт килми, белми гөнаһсыз җан, Бу гәүдәнең кичә үлгәнен. Равил Садриев.
Слайд 9
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!
Карандаши в пакете
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Мороз Иванович
Для чего нужна астрономия?
Щелкунчик