Сочинение "Сугыш".
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.doc | 21.5 КБ |
Сугыш
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, көн тумады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган.Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан кан саркып тора.
Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын һичберкайчан теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы , алар тынычлык өчен көрәш алып баралар. Без һәрвакыт башка ил- мәмләкәтләр, башка халыклар белән тату күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен көрәшәбез. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның батырлык һәм фидакәрьлекләрен , зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез. Шул вакытта гына дөньяда иминлек һәм тигезлеккә омтылу, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә омтылу көчлерәк, куәтлерәк булыр. Бер кичергән афәт , газаплар икенче шундый кичерешләрдән кисәтеп кала алсын иде.
Мать-и-мачеха
Цветущая сакура
Щелкунчик
Весёлые польки для детей
Агния Барто. Сережа учит уроки