В презентции описывается история татарской деревни Балтачево, которая расположена в Агрызском районе Республики Татарстан. Деревня умирает. Но она имееет славную историю и знаменитых людей.
Вложение | Размер |
---|---|
Презентация 1 часть | 2.82 МБ |
Презентация 2 часть | 2.9 МБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль бюд ж ет гомуми белем бирү учре ждениясе Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Балтач авылы Эшне башкаручы: 8 а сыйныфы укучысы Гыйләҗева Зөлфия Илһам кызы Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиннәтова Лилия Илфәр кызы Әгерҗе, 2012Слайд 2
Гомуми мәгълүмат Ил Русия Республика Татарстан Муниципаль район Әгерҗе районы Нигезләнде XVII гасыр Климат төре дымлы континенталь Халык саны 12 кеше ( 2012 ) Русча топонимы Балтачево Балтач авылы
Слайд 3
Әгерҗе районы картасы Балтач Әгерҗе
Слайд 4
Балтач авылының демографиясе 1859 1887 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2012 564 344 593 795 776 634 531 458 82 53 12 Төп милләтләр ( 1989 елгы җанисәп буенча ): татарлар
Слайд 5
Гариф Ахуновны ң “Әгерҗе юллары буйлап” исемле мәкаләсеннән өзек. “Әгерҗедән чыгып бераз киткәч тә, күз күреме җирдә күксел урманнар башлана. Алтмыш чакрым җир узасың, урманнар кимеми, ишәя, ерагая бара төсле. Тайга урманнарының башы менә шунда инде, ди халык. Мәшһүр художник “ Урман ераклыклары “дигән атаклы картинасын язганда, мөгаен, бу тирәләрдән илһам алгандыр. Чыннан да, бу җирләргә аяк басу белән үзеңне курорт урынына килеп чыккандай хис итәсең. Табигат ь кешеләрне дә йомшак күңелле иткән . Балтач , Уразай , Салагыш , Ямурза авылларында урамда очраган сабый баладан башлап ап- ак сакаллы картларга тикле синең белән исәпләшмичә узып китми .»
Слайд 6
Балтач атамасының килеп чыгышы . Авыл халкында сакланган риваятьләргә караганда , бу авылга Балтач исемле кеше дүрт улы белән 1640 нчы елда нигез салган . Балтачның Акхуҗа исемле бертуганы Иске Акхуҗа авылына нигез салган , диелә . Димәк , Балтач исеменең килеп чыгуы Балтач исемле кешегә барып тоташа . Шулай ук бу җирдә чишмәләр бик күп булган . Бер юлчы үтеп барышлый , чишмә суын эчкән дә , тач бал , дип әйткән . Шуннан соң бу урынны , сүзләрнең урыннарын алыштырып , Балтач атамасы белән йөртә башлаганнар дигән риваять тә яши .
Слайд 7
С икәлтәле тарих юллары Балтач авылы һәм аның җирләре озак вакытлар Тирсә волосте авыллары белән берлектә алпавыт Тәфкилевләр биләмәсе булып торган . Ләкин Балтач крестьяннары моның белән һич килешмәгәннәр . 1744 нче елда балтачлылар Мордвый һәм Чишмә авылы крестьяннары белән бергәләшеп Тәфкилевләр милкендә булуга каршы баш күтәргәннәр . Тирсә волосте крестьяннарының башка күтәрелешләрендә дә катнашканнар . Пугачев хәрәкәтенә дә теләп кушылганнар . Авыл кешеләрен пугачевларга кушылырга өндәүчеләрдән Балтач авылыннан Мәдьяр Юлдаш улының исеме билгеле . Авыл янында Пугачев гаскәре туктап торган урын билгеле . 1773-75 елгы крестьян сугышы
Слайд 8
Алпавыт Тәфкилевларның ике катлы йортлары (хәзергәчә бер генә катлы бинасы сакланган)
Слайд 9
Тәфкилевләрнең йортларының тарихы Аларның бу йортлары Октябрь революциясе җиңгәннән соң мәктәп . 1927-1957 нче елга кадәр Балалар йорты . 1959 -1968 нче елга кадәр Красный –Бор районының Балтач участок хастаханәсе . 1968-1983 нче елга кадәр туберкулез диспансеры. 1983 - 2003 нче елга кадәр Әгерҗе районының Балтач участок хастаханәсе . 2004 - 2010 нчы елга кадәр Картлар йорты . Хәзер бу бина буш .
Слайд 10
Сикәлтәле тарих юллары Алпавыт Ибраһим Халитов төзеткән спирт заводының корылмасы 1893 елда төзелгән
Слайд 11
Балтач нәселе шәҗәрәсе . Төзүчесе М. Гыйл ь манов Балтач
Слайд 12
Юныс Нуриман улы Вәлидов (1889-1924) 1920-1924 елларда Татарстанның Җир эшләре буенча беренче халык комиссары Юныс Нуриман улы Вәлидов 1889 елда Әгерҗе районының Балтач авылында крест ь ян гаиләсендә туган. Туган авылында земство мәктәбе ачкан, урыс-татар мәктәбен бетергәннән соң, ул күренекле Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем ала. Юныс Вәлидов Татарстан республикасын төзүдә иң актив эшләүчеләрнең берсе. Мирсәет Солтангалиев белән тыгыз элемтәдә тора. 1921 нче елгы ачлык вакытында “Татар илендә үзен корбан итеп булса да халыкны ач үлемнән коткарырга сәләтле кеше табыла”дип яза авылдашы Хәсән Сәйфуллин үзенең “Юныс Вәлидов батырлыгы” мәкаләсендә. Америка газеталары бу хикмәтле, гайрәтле кешене Идел буен ачлыктан коткаручы дип язалар. Ә Ринат Мөхәммәдиев аның турында “күпме кеше гомерен, ә бәлки милләт кадәр милләтне коткаргандыр бу кеше” дип яза.
Слайд 1
Вәлидов Ибраһим Гыйльман улы ( 1902-1968) Профессор, биология фәннәре докторы Вәлидов Ибраһим Гыйл ь ман улы Казан дәүләт университеты галиме, физиолог. Биология фәннәре докторы (1948), профессор (1950), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1954). Әтисе Гыйльман белән Юныс Вәлидов икетуган кардәшләр. Аларның бабалары Балтач улы Бигәш тармагыннан.Слайд 2
Шәфкат ь Халиков(1939) 1985-1999 нчы елларда Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Озак еллар дәвамында Мәгариф өлкәсендә һәм җитәкче эшләрендә эшләгән һәм безгә бик яхшы билгеле Шәфкать Халиков та Балтач авылында туган. 1985-1999 нчы елларда Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1975 нче елда). СССРның мәгариф отличнигы( 1985 нче елда). Татарстанның атказанган укытучысы (1994 нче елда) .
Слайд 3
Безнең горурлыгыбыз – Илдар Халиков (1967) Татарстан Республикасының Премь ер министры Илдар Халиков Әгерҗе шәһәрендә туса да, аның әтисе Шәфкать Халиков Балтач авылыннан. Димәк, аның төп шәҗәрәсе Балтач авылына барып тоташа. Ул үзенең тамырларын бик яхшы белә һәм бабалары белән горурланып яши. Илдар Халиковның төп белгечлеге юрист. Ул бик җаваплы урыннарда эшли. 2003 нче елда Татарстан Президенты указы буенча Чаллы шәһәре администра ц иянең башлыгы итеп билгеләнә. 2010 елның 22нче апреленнән бирле - Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Слайд 4
Камил Мөхәммәтшин Безнең танылган рәссамыбыз Әгерҗе районында туып-үскән Камил Мөхәммәтшин Иж буйлары, урман, болын-кырларның матурлыгына сокланып, Әүлия һәм башка чишмәләрнең көмештәй суларын эчеп үскән егет. Шуңадыр инде, иҗатының шактый өлешен туган ягының кабатланмас матурлыгына багышлаган ул. Аның “ Җәй”, “Алтын көз”, “Этюд”, “Көз бизәкләре”, “Ялгыз нарат” исемле картиналары нәк ъ менә шул туган як бизәкләренә дан җырлау итеп кабул ителә.
Слайд 5
Камил Мөхәммәтшин « Җәй »
Слайд 6
Әмир Хәсәнов - шагыйр ь Туган авылына туг ъ ры хезмәт итүче, иҗатында аңа багышлап дан җырлаучы Әмир Хәсәнов белән авылдашлары горурланып яши. Ул бик күп шигыр ьл әр авторы. Алар арасында Балтач авылына багышланганнары аеруча зур иг ъ тибарга лаек. “Бай урында иде авылым ”, “БАРҖЫ” буйлап иде, АВЫЛЫМ !”, “Яшә авылым” исемле шигырьләрендә Балтачның бетүенә карата ачынып яза. “Авылымның атлы “ Җеннәр”е” повестенең төп геройлары да шушы авыл кешеләре. Без аның шигырьләрен “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы битләрендә яратып укыйбыз.
Слайд 7
Әмир Хәсәновның Балтач авылы турындагы шигыре
Слайд 8
Авылдашларга Рима Зарипова Кайларда гына яшәми Авылым кешеләре : Еракларда – калаларда, Чит җирләрдә күпләре. Таңнар атадыр анда да, Кояш батадыр кичен. Күңелләре тыныч микән? Анысын кемнәр белсен... Сагына микән алар кайчак Авылым урамнарын? Шау чәчәкле бакчаларын, Чаганлык болыннарын? Җир астыннан бәреп чыккан Саф сулы чишмәләрен? Белә микән шул суларның Күбесенең кипкәнен? Тынып калган авылым бүген, Бушап калган өйләре. Һәрберсенә карап үттем – Гүя, сулган йөзләре. Балтачлылар, авылдашлар, Туган җир сезсез - ятим. Авылымны югалтудан Куркып, борчылып яшим.
Слайд 9
Авылым урамнары Үткәне һәм бүгенгесе
Слайд 10
Чаганлык Серле чыршысы белән
Слайд 11
Табигат ь кочагында. Атаклы изге Әүлия чишмәсе
Слайд 12
Сөйләр идем туган җирне сөеп – Айлар, еллар йөрәк сүземне. Балтачыма атап җыр язарга, Хаклыдыр дип уйлыйм үземне. (Әмир Хәсәнов) Яшә авылым . Диңгездәге ялгыз кораб кебек, Исән үттең еллар давылын. Синдә үскән кызлар, улларыңа, Һәйкәл булып яшә авылым. Куш : Урамыңа кереп кенә барам, Каршы чаба бала чакларым. Тормыш юлларымның тәүге башы, Балтачым син – туган якларым. Сагынганда, кайчак абынганда, Күпләр терәк тапкан - авылым. Еракларда үлеп калганнар да, Балтач диеп япкан авызын. Куш : Урамыңа кереп кенә барам, Каршы чаба бала чакларым. Тормыш юлларымның тәүге башы, Балтачым син – туган якларым. Синдә туып, синдә үсеп чыккан, Синдә тормыш корган балалар. Рәхмәтләрен, бөек хөрмәтләрен, Җырларында көйгә салалар. Куш : Урамыңа кереп кенә барам, Каршы чаба бала чакларым . Тормыш юлларымның тәүге башы , Балтачым син – туган якларым. Балтач авылым – сөйгән якларым, Хәтеремдә мәңге саклармын! Әмир Хәсәнов, Кичкетаң авылында яши. Февраль, 2004 ел. “ Бу җырның сүзләрен Түбән Кама ГЭСы төзелү нәтиҗәсендә су астында калырга тиеш булса да, әлегә сакланып калып яшәвен дәвам итүче Туган авылым Балтач истәлегенә багышлыйм ,”- дип яза Әмир Хәсәнов .
Слайд 13
Кулланылган материал: Әгерҗе төбәге : тарихи сәхифәләр. Туплаучы Чыңгыз Мусин. – Казан: “Сүз” нәшрияте , 2008 Әгерҗем – йөрәк җырым. Төзүчесе Мансур Вәли-Барҗылы. “ “Идел-Пресс” полиграфик-нәшрияте комплексы”, 2004 Газиев Н.Х., Гарифҗанов М. Ф., Миңнуллин Җ. С., Хәбипов Н. Н., Хәйбрахманов Р.Х., Щ еповских А. И. Татарстан чишмәләре. “Заман” нәшрияте , 2008 Гыйльманов М . төзегән Балтач авылы шәҗәрәсе , архив документлары Зарипова Р.К шигырьләре.// Әгерҗе хәбәрләре. №12, 2011ел . Сайфуллин Х. Юныс Вәлидов батырлыгы. // Менделеев яңалыклары. №61 , 1998ел Сәйфуллин Х. “Балтач нәселе шәҗәрәсе ” Мөхәммәтшин К. Шәхси материаллары (картиналары) Хәсәнов Ә.Г. Шәхси материаллары. И. М.Әхмәтҗановның шәхси ал ь бомыннан фотолар Л. И.Зиннәтованың шәхси альбомыннан фотолар Интернеттан сайтлар: http :// agryz.tatarstan.ru/rus/about/karta_raion.htm http:// prav.tatarstan.ru/tat/premier/oficialphoto.htm http ://www.rt-online.ru/aticles/rubric-75/85101/
Весенняя гроза
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Сказка "Колосок"
Две лягушки
Ледяная внучка