Без Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә яшәвебез белән горурланабыз. Чөнки безнең яктан иң күренекле шагыйрьләр, композиторлар, галимнәр чыккан. Бүгенге көндә аларның иҗатын өйрәнүне актуаль дип таптык, шуңа күрә фәнни-тикшеренү эшен үз төбәгебезнең йөзек кашы булган, XX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган шагыйрәләребезнең берсе – Клара Булатованың тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышладык.
Вложение | Размер |
---|---|
klara_bulatova_izhaty_buencha_fenni-tiksherenu_eshe.doc | 85 КБ |
Фәнни-тикшеренү эше
Секция: Туган төбәк әдәбиятын өйрәнү мәсьәләләре
(Проблема изучения краеведческой литературы)
Әлмәт төбәге шагыйрәсе Клара Булатова иҗаты
Гарипова Алинә
Әлмәт шәһәренең 6 нчы санлы гомуми белем бирү мәктәбе,
11 нче сыйныф
Фәнни җитәкче:
Әхмәдуллина А.Г., I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Әлмәт
2012
Эчтәлек
Кереш.........................................................................................................3 бит
I бүлек
К.Булатова: «Үзем турында үзем»
I I бүлек
К. Булатова иҗаты
2.1. Төбәгебез шагыйрәсе балалар өчен
2.2. Шагыйрә иҗатында туган як табигате чагылышы
2.3. Клара Булатова иҗатына керәшен фольклоры йогынтысы
Йомгаклау
Файдаланылган әдәбият
Кереш
Без Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә яшәвебез белән горурланабыз. Чөнки безнең яктан иң күренекле шагыйрьләр, композиторлар, галимнәр чыккан. Бүгенге көндә аларның иҗатын өйрәнүне актуаль дип таптык, шуңа күрә фәнни-тикшеренү эшен үз төбәгебезнең йөзек кашы булган, XX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган шагыйрәләребезнең берсе – Клара Булатованың тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышладык. Аның тормышы һәм иҗаты фәнни эшебезнең өйрәнү объекты булып тора. Максатыбыз: аның иҗатын берничә төрле яктан күзәтү, анализлау. Үзебезнең алдыбызга аның балалар өчен язган әсәрләрен анализлауны, шагыйрә кулланган туган ягыбыз табигатен сурәтләү чараларын өрәнүне, шагыйрә иҗатына керәшен фольклорының йогынтысын күзәтүне бурыч итеп куйдык. Хезмәттә анализлау методын кулландык. Теоретик база туплаганда язучының шигырь җыентыкларына, газета-журналларда басылган мәкаләләргә, аның белән бергә эшләгән, яшәгән кешеләр белән аралашуга, архив материалларына таянып эш ителде. Бу эшнең фәнни яңалыгы шул: материалны әдәбият дәресләрендә, язучы белән очрашулар оештырганда, газеталар чыгарганда кулланырга мөмкин. Ә фәнни эш өчен әзерләнгән презентация татар әдәбияты укытучылары өчен зур ярдәмлек булып тора.
I бүлек
К.Булатова: «Үзем турында үзем»
«Иң элек, март аенда дөньяга килгәнмен мин. Ә ул елны март шактый иртә килгән. Яңача март урталарында, искечә әле башы гына булуга карамастан, җир кардан ачылган, чана юлы өзелгән, арба юлы әле төшмәгән. Әни яткан чана ап-ак кар өстеннән шуып кына барасы урында, бичара, кара балчыктан лай ерып барган җиреннән юл читенә шуып ауган, һәм инде үземнең бер шигыремдә әйтелгәнчә:
Чана ауган, әни аста калган,
Шул борылышта мин дә туганмын.» - дип яза Клара Гарифовна үзенең «Әлмәт таңнары» газетасында басылган бер мәкаләсендә1.
Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның көзеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге көнкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына. К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет
Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер»
1Булатова К. Үзем турында үзем// Әлмәт таңнары.- 28 февраль, 2001.
(«Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла. Шагыйрә булып 1970 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены булып тора.
II бүлек
К. Булатова иҗаты
2.1. Төбәгебез шагыйрәсе балалар өчен
Клара Булатова иҗаты барлык яшьтәге кешеләргә: әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьләр, үсмерләр өчен дә анлаешлы. Менә аның кечкенә балалар өчен язган «Марс китабы», «Әллә кайсын тыңласы», «Курка димәгез әле», «Камилә – тәти кыз» дигән китаплары чыкты. Бай сурәтләү чаралары аша бу китаплар балаларны яхшылыкка өнди, дөньяны ныграк танып белергә өйрәтә.
Мәктәпне бетергәч, ул Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан ул башы-аягы белән мәктәпкә чума һәм үзенә яңа бер дөнья ача – балалар дөньясы. Балалар күңеле аның җанына яктылык биреп, шигырьләренә нур өсти. Балалар өчен матур-матур китаплар чыгара. Бик күп шигырьләрендә ул мәктәпкә, балаларга булган олы мәхәббәтен сурәтли:
Миңа сорау бирсәләр,
- Шатлыгың ни? – дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
К. Булатова шигриятенең төп темасы – мәктәп, балалар язмышы. Тумыштан ук шагыйрә булган кебек, тумыштан ук укытучы да. Мәктәптә изелгән, мәктәптә басылган һәм мәктәптә әвәләнгән бер җан иясе ул. Бик якын кешесенә ул болай җавап биргән:
…Тотасың да миңа «ташла» дисең,
Шулмы булды дуслар әйткән cүз?
Минсез дә ул мәктәп мәктәп инде,
Мин кем булыр идем мәктәпсез?
Яңа көнгә яңа хужа булып яңа буын килә, дип куана шагыйрә. Оныгы Марат тугач, инде әби булгач балалар өчен яңа җыр текстлары языла башлый. Үз оныгы өчен генә түгел, күпләрнең оныклары өчен изге дога булырдай юллар бар аларда.
Күкләргә кара, улым,
Йолдызлар сана, улым,
Йолдызларны таныган бала
Үз юлын таба, улым.
Җыр – шигырьнең соңгы юлларында:
…Йолдызың күрсәткән юлдан
Тайпылмасана, улым, -
дип меңләгән әниләрнең, әбиләрнең гозер-теләкләрен җиткерә.
Клара Булатова диюгә безнең күз алдына атна саен көтеп ала торган «җомга апабыз» килеп баса. Әлмәттә бу тапшыруны карамаган бер генә гаилә дә юктыр. Клара апа бу тапшыруны шундый оста итеп алып бара иде. Бу тапшырулар балалар иҗатына, алар белән булган төрле чараларга, очрашуларга багышланган.
2.2. Шагыйрә иҗатында туган як табигате чагылышы
Клара ханымның шигырьләре туган якка, газиз туфрагына тирән мәхббәт белән сугарылган. Данлыклы Әлмәт табигатенең гүзәл табигатенә, иксез-чиксез хәзинә байлыкларына, тырыш, хезмәт сөючән, батыр, фидакарь халкына мәдхия кебек аның әсәрләре.
Шагыйрә үзе җырларга кергән Сарман якларында туып үссә дә, иҗаты Әлмәтнең уңдырышлы туфрагында чәчәк аткан. Биредә аның тынгысыз, якты хыялларга бай яшьлеге, иң җегәрле, көч-куәт ташып торган еллары узган. Әлмәт - шагыйрәнең рухи туган җире.
Безнең яшьлекне үзенә
Фундамент иткән шәһәр –
Улларыбызга мирас ул,
Кызларыбызга мәһәр, - дип яза ул үзенең «Күларты посёлогы» шигырендә.
Шагыйрә Әлмәт төбәгенең зәңгәр язларын, чәчәкле җәйләрен. Моңсу көзләрен, ак мамыклы кышларын, көмеш нурга коенган урамнарын, сихри айлы төннәрен үзенә генә хас поэтик бизәклргә, иҗат фантазиясенә төреп бирә һәм сиздермичә генә фәлсәфи фикер дөньясына алып керә.
Могҗиза тудыра, энҗе бөртекләре коела шагыйрә каләмннән. Аның шигырьләрендә таллар җырлый, өянкеләр елый, каеннар бии. Чыннан да, шагыйрәнең поэтик тукымасында метафора, чагыштыру, эпитетларга киң урын бирелгән. «Безнең як» шигырен генә алыйк:
Ипигә ягып ашарлык
Кара җир безнең якта.
Шәл итеп иңгә ябарлык
Яшеллек безнең якта.
Алтынга алыштыргысыз
Хәзинә безнең якта.
Ел фасылларын тасвирлаган шигырьләре гүзәллек дөньясына алып керә, күз алдыбызга жанлы картиналар китереп бастыра. Менә аның «Дөньяларның бигрәк матур чагы» шигыреннән өзекләр:
Зәй буйларын кем куллары чиккән,
Исле гөлләр белән бизәлгән?
Урманнарда җиләк уйдыклары
Мәтрүшкәләр бөрки хуш исен.
Дөньяларның бигрәк матур чагы,
Кырда иген килә өлгереп.
Шушы җырлы урманнарда, иген тулы кырларда бала чакка, үсмер чакка кайтып яланаяк йөгереп йөрисе, болын-кырларны яңгыратып җырлыйсы килә.
Җыеп кына әйткәндә, шагыйрә табигатьтән бөтен матурлыкны җыя да матур чәчәк бәйләме итеп халыкның үзенә кайтарып бирә.
2.3. Клара Булатова иҗатына керәшен фольклоры йогынтысы
Клара Булатованың иҗаты тормышчан, халыкчан, шигырьләре үзеннән үзе җырлап тора. Шагыйрәбез иҗатының халыкчан булуына халык авыз иҗатының, бигрәк тә керәшен фольклорының зур йогынтысы бардыр. Бу аның бик күп шигырьләрендә аермачык ярылып ята.
Ул үзен белә-белгәннән бирле керәшеннәр белән аралашып яши. Бу бер дә гаҗәп түгел. Шагыйрәнең туган ягында – Сарман районында бер-берсенә бик якын урнашкан татар һәм керәшен авыллары һәрвакыт бергә көн итәләр. Эш вакытында да, бәйрәмнәрдә дә гел аралашып, туганлашып гомер кичерәләр. Ә инде 1946 елда Булатовлар гаиләсе күченеп килгән Ләке авылы, үзләре әйтмешли, «чат керәшен». Керәшеннәрнең бик еш уздырыла торган дини-йола бәйрәмнәре К.Булатова иҗатына эш-хезмәткә, табигатькә бәйле якты бер могҗиза булып кереп урнаша.
Ташу җитә, җир-су кибеп бетә,
Җәй башының тулы ямьнәре.
Җәй башлары белән Торыйсын җитә –
Яшеллек һәм яфрак бәйрәме.
Шагыйрәнең күп кенә шигырьләрендә керәшеннәрдә борынгыдан – мәҗүсилектән үк килгән ырым-юраулар шактый бәһале, кыйммәтле фикер тудыру өчен хезмәт итә. Аларда кешенең яшәү рәвеше, адәми затның асылы ачыла. Фани дөнья белән ахири дөнья багланышларын күзаллау барлыкка килә.
Клара апаның күп кенә шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикерләр ята. Ул табигатьнең, яшәешнең, кешелекнең барлыкка килүен, халыкның төрле дин тотсалар да, бер Ходайга табынуын, безнең барыбызның да Ходай канаты астында яшәвебезне аңлатып үтә.
Керәшен галимнәре Александр Филипов, Николай Максимовлар Клара Булатованы үз шагыйрьләре исемлегенә теркәп язалар икә, бу бер дә юкка түгел. Керәшен үзен хөрмәт иткән кешене яратып зурлый белә. Шагыйрәнең «Ләкеләрдә чакта утлар яктык,
Казан аслап түгел…» - дип язуында тулы тормыш чынлыгы күрсәтелә:
Ләкеләрдә чакта утлар яктык,
Казан аслап түгел, учаклап,
Урамнарга чыгар хәлләрем юк –
Керәшеннәр ала кочаклап.
Кочаклаплар күрешкәннәр саен
Искә төшә сабый чакларым.
Сабый чактан откан керәшен көен
Гомер буйларына сакладым.
Эчкерсезлек белән туган җырлар
Онытылмый икән ул бер дә,
Олы көнен, Торыйсын, Питрауларны,
Покрауларны кертем шигырьгә…
Керәшеннең мәшһүр кешеләре Клара апаны үз итәләр икән, бу чыннан да шулай, татар шагыйрьләре арасында керәшен-татар поэзиясен бербөтен кебек алып баручылар сирәк. Гомумән алганда, Клара апаның иҗаты сокландыру тудыра. Озак еллар яшәп, сәламәт булып, тагын бик күп әсәрләр иҗат итәргә язсын аңа.
Йомгаклау
1нче нәтиҗә. Клара Булатова иҗаты барлык яшьтәге кешеләргә: әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьләр, үсмерләр өчен дә аңлаешлы. Клара Булатова диюгә безнең күз алдына атна саен көтеп ала торган «җомга апабыз» килеп баса. Әлмәттә бу тапшыруны карамаган бер генә гаилә дә юктыр. Клара апа бу тапшыруны шундый оста итеп алып бара иде. Бу тапшырулар балалар иҗатына, алар белән булган төрле чараларга, очрашуларга багышланган.
2 нче нәтиҗә. Җыеп кына әйткәндә, шагыйрә табигатьтән бөтен матурлыкны җыя да матур чәчәк бәйләме итеп халыкның үзенә кайтарып бирә.
3нче нәтиҗә. Керәшеннең мәшһүр кешеләре Клара апаны үз итәләр икән, бу чыннан да шулай, татар шагыйрьләре арасында керәшен-татар поэзиясен бербөтен кебек алып баручылар сирәк. Гомумән алганда, Клара апаның иҗаты сокландыру тудыра. Озак еллар яшәп, сәламәт булып, тагын бик күп әсәрләр иҗат итәргә язсын аңа.
Шулай итеп, шагыйрәнең шигъри тойгылары бик заманча, күңелгә хуш килә торган, теле бик ачык, авылча, саф татарча. Клара Булатова – шагыйрь булып туган кеше, шигырь җанлы, фанатик шагыйрә, талантлы, бик популяр шагыйрә ул. Аның иҗаты елдан-ел киңәя, алга атлый барганлыгы, бер урында таптанмавы күренеп тора.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Булатова К.Г. Марс китабы. - Татарстан китап нәшрияты, 1970. – 32 б.
Булатова К.Г. Камилә дигән матур кыз : балалар өчен шигырьләр, 2009.- 68 б.
Булатова К.Г. Миләш кагы. - Татарстан китап нәшрияты, 1991.- 159 б.
Булатова К.Г. Каурый канат – җил атым. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. – 286 б.
Булатова К.Г. Сайланма әсәрләр. I том.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 352 б.
Булатова К.Г. Сайланма әсәрләр. II том.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 352 б.
Булатова К.Г. Әрнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. – 149 б.
Булатова К.Г. Үзеннән үзе туа җыр.- Казан: Раннур нәшрияты, 2002. – 160 б.
Булатова К.Г. Якты сагыш. – Әлмәт: ТатАСУнефть идарәсенең тизләтелгән басмалар бүлеге, 1995.- 157 б.
Булатова К. Үзем турында үзем// Әлмәт таңнары.- 28 февраль, 2001
Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары.- Татарстан китап нәшрияты, 1986.- Б.54
Зәйнашева Г. Шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар…// Мәдәни җомга. – 5 март, 1996
Климова А. Еллар миңа миһербанлы булды…//Туганайлар. – 16 март, 2006
Мостафина Э. Туган як җырчысы// Әлмәт таңнары.- 8 август, 2003
Нәбиуллина И. Җомга апа// Ватаным Татарстан. – 30 март, 2001
Прекрасная химия
Карты планет и спутников Солнечной системы
Рисуем крокусы акварелью
Зимовье зверей
Астрономический календарь. Май, 2019