Татарский национальный праздник "Карга боткасы".
Вложение | Размер |
---|---|
карга боткасы | 215.5 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль
районы Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе
Номинация «Балалар һәм өлкәннәр өчен халык уеннары»
Карга боткасы
КК
Башкарды: Зыятдинова Гөлүсә
Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Габдрахманова Илдария Барый кызы
Түнтәр урта мәктәбенең
I категорияле укытучысы
февраль, 2012
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Без яшәгән җирдә дә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Аларның йолалары, бәйрәмнәре, милли уеннары буыннан буынга сакланып калган. Алар халыкта милли горурлык, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.
Мин еш кына ап–ак чәчле, ак яулыклы 75 яшьлек әбием белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәре, гореф – гадәтләре, йолалары, шау-гөр килеп уйнаулары турында сөйләгәндә, әбиемнең ягымлы йөзе тагын да җанлана, күзләре яна башлый, тавышы көрәя. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби-бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял итә белгәннәр. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле саф, чиста булган. Уен-көлке, җыр-бию белән шаулап- гөрләп торган Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, Карга боткасы, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта, җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәйданына әверелгән. Безнең бәхеткә, авылыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән әби-бабаларыбыз бар. Алар безгә бу традицияләрне тапшыралар, ә без аларны саклап калырга тырышабыз. Авылыбызда бу бәйрәмнәр зур әзерлек белән үткәреләләр, авыл халкы да бу бәйрәмнәрдә бик теләп катнаша, бигрәк тә без – балалар , бу бәйрәмнәрне зарыгып көтеп алабыз һәм уеннарда рәхәтләнеп күңел ачабыз.
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез, карга боткасы. Ул – язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт,
бердәмлек уята торган тылсымлы йола.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин дип уйлаганнар, каргаларны изге кошка санаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Өлкәннәребез бу бәйрәмдә көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар, сабанга төшәр алдыннан бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр. Бу бәйрәмне – “Карга боткасы” дип атаганнар.
“Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу – мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек – ул – ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.
Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр.
“Карга әйтә: кар, кар,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сый, маеңны салып бар”.
“Карга әйтә: туем җитте
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт -маеңны алып бар,
Ипи-чәең алып бар..
Өйдәме тутәй,
тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй”.
Такмаклар әйтә-әйтә балалар халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Халыкта” карга боткасы” ашаган кеше ел буенча сау-сәләмәт була,
авырмый дигән ышану бар. Шуңа күрә боткадан бар кеше дә авыз итә,
килә алмаганнарга ботканы өйләренә алып барып биргәннәр.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сораганнар, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы
ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Нинди гыйбрәтле, изге йола! Бу йоланың үзенчәлекләре буыннардан-буыннарга күчеп, безнең чорга да килеп җитте. “Карга боткасы” бәйрәме – безнең дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Кыш бетүен көтеп, бик сагынып каршы алабыз без аны. Бәйрәмдә рәхәтләнеп уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз. Киләчәктә дә халкыбызның бәйрәмнәре саклансын, аларны яңадан торгызу һәм яңарту эшендә үзебездән өлеш кертергә кирәк.
Чыганаклар:
Эта весёлая планета
За чашкой чая
Пейзаж
Этот древний-древний-древний мир!
Осенняя паутина