Гамил Афзалның тарихи эчтәлектәге шигырьләренә күзәтү, анализ ясау.
Вложение | Размер |
---|---|
gamil_afzal.zip | 1.43 МБ |
Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет
гомумбелем бирү учреждениесе
7 нче гимназия
Тарихтан килгән авазлар
7 нче гимназиянең 9 нчы Б сыйныфы
укучысы Шакирова Азалияның эзләнү эше
Җитәкчеләр : Харисова В.Г., I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Мөкминова Ә.Д. татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бөгелмә 2012 ел
Эчтәлек
I.Кереш.
II.Төп өлеш.
Тарихтан килгән авазлар.
III. Йомгаклау.
IV. Библиография.
I. Кереш
Максат:
Шагыйрь иҗатында тарихи мирасны барлау, тарихи шигырьләренә анализ ясау, аларның әһәмиятен ачыклау.
Бурычлар:
Г.Афзалның төрле тематикага язылган әдәби җыентыкларын җентекләп карап чыктым.
Шагыйрь иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен өйрәндем.
Мәктәп дәреслекләренә күзәтү ясадым.
Актуальлеге
Г. Афзалның шигырьләре үзенә тартып тора: укыган саен тагын да бу шәхес турында күбрәк беләсе килә. Аның шигырьләрендә үз язмышы чагыладыр кебек тоела. Шуңа күрә дә мин Г. Афзалның иҗаты турында тирәнрәк белергә теләдем. Шагыйрьнең төрле елларда чыккан җыентыклары белән таныштым, тәнкыйть мәкаләләрен укып чыктым. 1950 нче еллар уртасында әдәби мәйданга килеп кергән үзенчәлекле лирик һәм юморист, сатирик шагыйрь Гамил Афзал тормышы һәм иҗат мирасы XX гасыр татар поэзиясең һәм гомумән, әдәбият, ил тарихы, халык язмышын аңлауда «ачкыч», күпер булып тора.
Р. Фәйзуллин аның турында “ Халык бәгыреннән яратылган талант бернинди замана җилләренә бирешмәс якты шәм ул” дип тикмәгә генә язмагандыр. Мин дә бу фикер белән килешәм. Мин әлеге эзләнү эшемә
“ Тарихтан килгән авазлар” дигән теманы сайларга булдым. 2012 нче елның Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары белән “Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны барлау елы” дип игълан ителүе дә моңа этәргеч булды. Тикшеренү - эзләнү эшемдә мин әдипнең төрле елларда чыккан әсәрләренә, “Татар әдәбияты тарихы”, әдәбият буенча хрестоматияләргә,1982 нче елда үзе турында язган “Минем тормыш юлым” мәкаләсе, “ Казан утлары” журналындагы һәм башка әдәбият галимнәре язган тәнкыйть мәкаләләренә таяндым.
II. Төп өлеш
Тарихтан килгән авазлар.
Г.Афзал татар тарихына багышланган, төрле елларда иҗат ителгән "Сөембикә сылу" (легенда), "Болгар бәете, "Болгар төне" , "Алтын бөртек", "Китаплар язмышы" , "Сарматлар, "Тарих мең дә..." , "Болгарлар" , "Идел башы" , "Бату хан" һәм 2000 нче елда басылып чыккан "Гомер кичүләре" дип исемләнгән җыентыгында урын алган "Төркиләр моңы" циклы, "Болгар ташлары", "Алтын Урда", "Биләр", "Дәште Кыпчак", "Сармат җиле","Хәтер көнендә", "Курганнар төш күрә", "Казан күкләрендә ак болыт", "Тарих сабаклары", "Чиченнәр" h.6. шигъри әсәрләрендә халык язмышында әһәмиятле урын тоткан тарихи борылыш елларын үзәккә ала, борынгы һуннар, сарматлар, скифлар дәверенә, Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына мөрәҗәгать итә. Төрки халыклар төзегән дәүләтләрнең тарихи сәхифәләрен актарып, аларның мохитен сәнгатьчә алымнар белән күз алдына бастыра. Тарихи әсәрләрнең нигезендә хәзерге яшәешнең караңгылык-өметсезлек сәбәпләрен эзләү омтылышы ята.
"Болгар төне" шигыре авторның бүгенге буынга эндәшүе, мөрәҗәгате кебек язылган. Үткән тарихның онытылуына бәйле үкенеч хисе лирик геройны Болгарда учак ягып, "чал гасырларны уйларыннан уздырырга" мәҗбүр итә. Төн - ике вакытның - үткән hәм бүгенгенең очрашу урыны булып сурәтләнә, ул - кеше уеның киеренке, хакыйкатьне фәлсәфи аңларга омтылу мизгеле. Тарих турындагы хакыйкать табигать сурәтләре белен янәшәлектә ачыла, авазларның кабатлануы, алышынуы лирик геройның тарихи уйланулар сагышын калкытуга буйсындырыла һәм бүгенге көнгә бәя бирү алымы булып тора.
Кара күктән кара болыт ага,
Болыт арасыннан көмеш тоткын.
Ярсый-ярсый Идел ярга кага,
Гөрс-гөрс итеп бәрә дулкын.
Күк каралыгы, айның тоткынлыгы һәм Идел дулкынарының ярга буйсынуы милләтнең хәл-халәтенә тоташтыручы символларга әверелә, лирик герой күңелендә төшенке хисләр уята. Дүртенче строфада табигатьтәге тавышларның әкренәя, югала баруы лирик геройны шомланырга мәҗбүр итә, кабер образы белән бәйле шомлы тынлык куркыныч чынбарлык сурәтен тудыра. Тынлык - тарихи хакыйкать җиткерү чарасы булып килә.
Камышлар пышылдый яр читендә,
Кипкән әрем кыштыр-кыштыр итә.
Иксез-чиксез каберләр өстеннән җилләр исә.
Кабер тынлыгы - гасырлар буе әйтелмәгән сер ул. Кабер тынлыгы, җирдә аунаган таш образлары үткән фаҗигаләрнең чагылышы, кабер өстеннән искән җил - тынлыкның бер өлеше, ул тынлыкка каршы килеп, кешелеккә ерак тарихын җиткерергә тели: Вавилон, Карфаген, Кара пулатның җиргә сеңеп, кан-яшь елаулары, Аксак Тимер, Чыңгыз яуларының аянычлы нәтиҗәләре шигырьгә ачыну хисләрен алып керә, бер яктан, лирик геройның газаплары үткәннәр белән бәйле булса, икенче яктан, фаҗига булу мөмкинлеген дә искәртә. Киләчәккә кагылышлы хакыйкать шартлы дөнья - ташлар арасыннан ишетелгән өн -тынлыкта яңгыраган тавыш, аваз шигырьнең төп идеясен ассызыклый:
Ташлар арасыннан бер өн килде:
Кадерләгез һәрбер гөлчәчәкне;
Үткәннәрне таптадылар инде,
Таптамагыз киләчәкне!
Лирик герой шул өнне башкаларга ишеттерүче, киләчәк хакында уйланучы шәхес булып куз алдына баса. Узганнарга кадер-хөрмәт күрсәтү аша милли киләчәк, аны бәхетле күрү теләге эстетик катламда да калкытыла, "һәрбер гөлчәчәкне кадерләү" авторның фәлсәфи уйлануларына тоташтыра: кешенең максаты, яшәү мәгьнәсе - жир, галәм һәм милләт язмышы өчен җаваплылык тою дип аңлата, төн, тынлык һәм өн образлары автор фәлсәфәсен ачуга буйсындырыла.
Г.Афзалның "Болгар ташлары", "Алтын Урда", "Биләр", "Дәште Кыпчак" кебек шигырьләрендә дә шәһәр урыны - чорларны янәшә куярга ярдәм итә, таш, җил, өн образлары үткәннәр хакында искәртеп, киләчәкне күз уңында тоталар, шигырьләрдә ялганны фаш итү омтылышы көчле, лирик герой, гасырлар кисешендә торып, яшәү мәгьнәсе, милләт киләчәге, хакыйкать кебек мәңгелек сорауларга җавап эзли, хәтер - үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы һәм яшәеш дәвамлылыгын тәэмин итүче көч булып калка.
"Биләр" шигырендә лирик герой күңелендәге ачыну халыкның үз тарихын белмәве, көтү кебек битараф булуына бәйле, бу - авторның халкына биргән бәясе. Биләрнең "җиргә ятып үксүе" лирик геройның күңел халәтенә охшаш:
Тарихын белмәгән халык -
Халык түгел - көтү, диләр.
Төзәлмәслек яра алып,
Җиргә ятып үкси Биләр.
Икенче строфада шигырь тукымасына килеп кергән моң, өн образлары, көзге жилнең курай уены хакыйкать hәм хәсрәт хисен көчәйтү чарасына әверелә, тарихи ялганның нәтиҗәсе көлә-елый контрастлыгы аша бирелә, шәһәрнең җиде гасыр үксүе татар милләтенең "елаучылар" булуына киная булып яңгырый, әмма бәгыре каткан, тарихын оныткан халык еламый, үксүнең сәбәбен дә белми. Киләсе строфада мифологик образлылыкка мөрәжәгать итү лирик герой хис-кичерешләренең югары ноктасы - чарасызлыгын ачуга юнәлдерелә. Яшәгән җир ожмах кебек, ләкин матурлык чарасыз калган лирик геройның фаҗигасен тирәнәйтә генә, халыкның, милләтнең Биләр кайгысында гаме юк, димәк, лирик герой үз хәсрәте белән ялгыз кала, шушы хакыйкать яшәешкә ләгънәт укуга сәбәп була, ул автор позициясе булып та аңлашыла.
"Болгар бәете"ндә автор үзенчәлекле жанр төренә мөрәҗәгать итә: шигырь бәет кебек язылган. Ул тарихи мәгьлүматны һәм фаҗигане янәшә куярга мөмкинлек бирә. Шигъри әсәрнең максаты киң: беренчедән, бәян ителәсе хикәянең бәет дип аталуы вакыйгаларның фаҗига белән тәмамлануын алдан ук искәртеп, укучыны моңсулык, кайгы дулкыннарына көйли, һаләкәткә дучар булган татар милләтен юату вазифасын үз өстенә ала. Икенчедән, җир йөзеннән юкка чыккан гүзәл бер илнең язмышын укучыга җиткерү, гыйбрәтле тарих сабагы бирү максаты күздә тотыла. Өченчедән, Болгарның зур үсеш алып, дошманнарны кызыктырырлык көчле ил дәрәҗәсенә ирешүе hәм шул бөеклекне югалтып, тәмам юкка чыгуга китергән сәбәпләрне күрсәтүгә омтылыш ясала. Бәет сөйләүче лирик герой Болгар иле турында мәгьлүмат бирүне ике яссылыкта алып бара: соклану һәм хәсрәт кебек каршылыклы хисләр кисеше Болгарның һәлакәткә кадәрге мәдәнияте, иҗтимагый-сәяси, рухи тормышын һәм илнең юкка чыгу вакытын күз алдына бастыра. Лирик "мин"нең тарих турындагы уйланулары әлеге вакыйгаларны бербөтенгә җыйнап тора.
Г.Афзал шигъриятен һәм тормыш юлын өйрәнүгә Н.Г.Юзиев, Т.Н.Галиуллин, Н.Ш.Хисамов, А. Г. Яхин кебек галимнәр зур өлеш кертте, иҗатының аерым аспектларын яктырткан Л.Ә. Кәшфиева, Р.Ш. Хөрмәтуллиналарның кандидатлык диссертацияләре һәм шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләрен билгеләүдә С.Хәким, Ф.Шәфигуллин, Р.Мостафин, Р.Төхфәтуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәт, Р.Гаташ, Г.Гыйльманов, А.Хәлим күзәтү-эзләнүләре аерым урын тота. Әлеге галимнәр һәм әдипләр шагыйрь иҗатына уңай фикерләр генә әйтәләр.
III. Йомгаклау
Г. Афзалның иҗатын барлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем:
Г. Афзал олы тарихны халык хыяллары югарылыгыннан килеп бәяли, туган иле аңа фаҗигале һәм бөек үткәне белән газиз.
Әдип туган халкының язмышы, үткәне турында туктаусыз уйлана.
Г.Афзал - күпкырлы талант иясе, чын мәгьнәсендә халык шагыйре, милләт шагыйре.
Табигый таланты, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә китереп бастырган.
IV. Библиография
“Балачак әдипләре” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел,7-14 нче битләр);
“Казан утлары” журналлары (1991 ел №5, 2001 ел №5,2011 ел №5).
“Татар әдәбияты тарихы” (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001 ел,228- 230,283-298 нче битләр);
Г. Афзал “Август йолдызлары” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1995ел);
Г. Афзал “Илле адым” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1970 ел,53-62нче битләр);
Г. Афзал “Кояшка карап” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1989 ел,111-167 нче битләр);
Г. Афзал “Офыкларга карап” (Татарстан китап нәшрияты, Казан,1987 ел);
Г. Афзал “Сайланма әсәрләр” (Татарстан китап нәшрияты,Казен,1991 ел);
Г. Афзал “Туган як моңнары (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2001 ел);
Г. Афзал “Ышаныгыз” (Татарстан китап нәшрияты, Казан,1971 ел,3-11 нче битләр: Н. Юзиевнең “Шагыйрь уйлана” мәкаләсе).
Госпожа Метелица
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Учимся ткать миленький коврик
Будьте как солнце!
Позвольте, я вам помогу