Гөмбә төрләре һәм аның төзелешләре белән танышу
Вложение | Размер |
---|---|
gomb.doc | 976 КБ |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль гомуми белем учреждениесе Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Тема: . (“ Мин - эзләнүче” конкурсына эзләнү эше.)
3нче сыйныф укучысы : Мингазова Ләйлә Ш. Укытучысы: Ясавиева Гөлнур Галимулловна. |
Мин – эзләнүче.
Минем девизым: эзләнергә, туган сорауларга җавапны үзем табарга, белгәннәремне тормышта кул- лана белергә, табигатьне саклый белергә. Максатым : гөмбә төрләре һәм аның төзелеше белән танышу, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне аера белергә өйрәнү. гөмбәләрнең табигатьтәге һәм кеше кеше тормышындагы әһәмияте белән танышу. Эш тәртибе : 1.Табигать һәм без. 2.Нәрсә ул гөмбә? 3.Гөмбәнең төзелеше. 4.Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне ничек аерырга? 5.Гөмбәләрне ничек җыярга? 6.Гөмбәләрнең табигатьтәге әһәмияте. 7.Аларны кеше ничек куллана.? 8.Гөмбәләр турында мин нәрсәләр белдем?
|
Мин табигатьне бик яратам.Аны һәрвакыт күзәтәм һәм аңа сокланам. Минем туган авылым Шәдче табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан.Ул урманнан ерак түгел, тирә ягын таулар чорнап алган .Ур- мандагы һәм тау битләрендәге җиләкләрне ,гөмбәләрне күрсәң исең китәр! Мин әтием һәм әнием белән шул тау битләреннән һәм урманнан җиләкләр һәм гөмбә җыярга яратам. Анда үскән чәчәкләрне күрсәң дә табигатьнең матурлыгына сокланмый түзеп булмый! Әти белән әни гөмбә җыйганда аларга карап торам. Аларның кәрзиннәре бик тиз тула , мин гөмбә күргән саен әти янына барам да “Бу гөмбәне алырга ярыймы?”- дип сорыйм. Шул вакыйгадан соң мин үзем гөмбәләр турында укырга һәм аларны дөрес җыя белү теләге туды. Мин китаплар укыдым, урманда булып гөмбәләрне күзәттем , интернеттан материаллар җыйдым.Түбәндә шул өйрәнгәннәремне сезгә дә тәкъдим итәм. Кигән ул эшләпәсен Төшереп кашына ук Салыр иде эшләпәсен Кашы түгел, башы да юк. - Элек кайбер галимнәр гөмбәләрне хайваннар патшалыгына керткәннәр ә кайберләре үсемлекләр патшалыгына керткәннәр.Үсемлекләрдән аер- малы буларак, алар яшел төстә түгел, углекислый газны суламыйлар ,киресенчә, үзләре бүлеп чыгаралар,үзләре өчен туклану матдәләре җитештерә алмыйлар.Алар туклыклы матдәләрне туфрактагы үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларыннан суыралар.Ә үзләре үсемлек калдыкларының ркалуына һәм черемә барлыкка килүенә булышлык итәләр. Гөмбә төзелеше. Җир өсте өлешендә без гөмбәнең эшләпә - аяк – гөмбәлекләрен күрәбез. - Көпшәле гөмбәләр һәм пластинкалы гөмбәләр була. Көпшәле гөмбәләрнең эшләпәсе астында көпшәләрдән чыгып тышка ачыла торган вак кына тишекләр була.(споралар шул тишекләрдән коела). Пластинкалы гөмбә эшләпәләренең аскы ягында сабына беркетелгән урыннан эшләпә читләренә таба нур мыман сырлар урнашкан( споралар шул сырлардан тарала). |
Ашарга яраклы гөмбәләр. - Гөрәҗдә,ак гөмбә, шампиньон, баллы гөмбә,әтәч гөмбәсе,җирән гөмбә ашый торган гөмбәләр.
Ак гөмбә. -Ак гөмбә - көпшәле гөмбә .Табигатьбрәк төньякта киң таралган.Эшләпәсе коңгырт , кабарып тора.Ылыслыһәм яфраклы урманнарда нарат,каен,чыршы, имән тирәсендә үсә.Июльдән октябрьгә кадәр күренә .Ак гөмбә сындырганнан соң ак төсен саклый.Ашарга яраклы, тәмле.Аксым һәм витаминнарга бай. Пешерергә, кыздырырга , киптерегә ярый.Ак гөмбә төнәтмәсен өшегән урынны дәвалау өчен кулланалар. Шампиньон. - Ашарга яраклы бик тәмле гөмбә.Яшелчә , җиләк-җимеш бакчаларында , болыннарда июльдән сентябрьгә кадәр үсә.Эшләпәсе итләч, шома, аксыл төстә.Сырлары ал ,сабында ак боҗрасы бар.Агулы томсык гөмбәдән сырлары белән аерыла, агулы гөмбәнең сырлары ак төстә генә була.Шампиньонны махсус урыннарда ел әйләнәсендә үстерәләр. Әтәч гөмбәсе. - Әтәч гөмбәсенең 70 ләп төре бар.Татарстанда бер төре – сары яки гади әтәч гөмбәсе үсә. Эшләпәсе сары төстә, аскы ягында юан тармакланган җыерчыклары төбенә таба кими бара.Катнаш урманнарда июньнән сентябрь ахырына кадәр үсә.Ашарга яраклы , бервакытта да кортламый.Җыйганда яшьләрен генә җыярга кирәк.
Баллы гөмбә. -Баллы гөмбәнең Татарстанда 4 төре бар: көзге баллы гөмбә, болын баллы гөмбәсе , җәйге баллы гөмбә, сары ялган баллы гөмбә .Ялган баллы гөмбәдән башкаларын ашарга ярый.Төсе көрәнрәк,күпсанлы кабырчыклы.Пластинкаларыаксыл сары төстә.Агач төпләрендә, ауган агачларда төркем-төркем булып үсә.Сентябрь,октябрь айларында өлгерә. Баллы гөмбәнең эшләпәсен генә кулланалар. Җирән гөмбә. - Җирән гөмбә ашарга яраклы гөмбә.Эшләпәсе итләч, бүрәнкәсыман, җирән төстә, карасу төстә түгәрәкләр сызылган.Киселгән урманнарда, яшь агачлар арасында июльдән сентябрьгә кадәр үсә.Югары сыйфатлы, тәмле гөмбә.Аны күбрәк тозлыйлар һәм маринадлыйлар.
-Чебен гөмбәсе, куык гөмбә, ак томсык гөмбә, ялган баллы гөмбә. Чебен гөмбәсе. - Агулы гөмбә.Азыкка эләксә кеше агулана, ә менә пошилар авырганда чебен гөмбәсен ашап дәваланалар. Ялган баллы гөмбә. - Чын баллы гөмбәдән аемалы буларак, аның споралары көрән төстә була , ә чын баллы гөмбәнеке ак төстә . Ак томсык гөмбә. - Ак томсык гөмбә авыр формада агуланулар китереп чыгара. Аны шампиньон һәм ак төстәге ак гөмбә белән бутыйлар. Агулы гөмбәләр яисә бозылган гөмбәләр ашаганда кеше агуланырга мөмкин.Иң элек күп итеп су эчертеп агулаган кешене костырыга кирәк. Тиз арада врачка барырга кирәк. Юл кырыйларында , чүплек яннарында , промышленность предприятиеләре янында үскән гөмбәләрне җыярга ярамый.Аларга әйләнә- тирәгә бүленеп чыккан агулы матдәләр туплана. Гөмбә җыю кагыйдәләре. 1.Үзең яхшы белгән гөмбәләрне генә җый. 2.Гөмбә эзләгәндә мүкләрне өзмә,яфракларны таратма. 3. Гөмбәне пычак белән генә кис. 4.Картайган, кортлаган гөмбәләрне җыйма. 5.Очраклы кешеләрдән гөмбә сатып алырга ярамый. 6.Гөмбәләрне чи килеш кабып карарга ярамый. Гөмбәнең табигатьтәге әһәмияте. -Агач тамырлары белән гөмбәлек арасында тыгыз бәйләнеш урнашкан. Гөмбәлек туфрактан суны һәм анда эрегән минераль матдәләрне суырып, агач тамырына үткәрә.Үсемлек тамырыннан гөмбәлек, үз чиратында, туклану һәм үрчү өлешен үстерү өчен кирәкле органик матдәләрне ала.Гөмбәләр корыган үсемлек һәм хайван калдыкларын таркатып, черемә хасил итәләр, табигатьтә матдәләр әйләнешендә мөһим роль уйныйлар. Гөмбәләр – урман байлыгы.Алар белән тиен, керпе, урман тавыгы, саескан, поши туклана. Кеше гөмбәләрне азык буларак борынгы заманнардан ук куллана инде. Ул бик тәмле һәм тәмле ашамлык булып санала.Гөмбәләрдә В1, РР,Д витаминнары бар.Аларны тозлыйлар , маринадлыйлар,киптерәләр, пешереп ашыйлар. Гөмбәләр патшалыгы бик бай.Галимнәр аның 100 меңгә якын төрен беләләр. Гөмбәләрнең кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән.Алар махсус саклауга мохтаҗ. Гөмбәләр турында мин нәрсәләр белдем? Гөмбәләрнең аерым патшалыгы бар. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр була. Гөмбә эшләпә, аяк, гөмбәлектән тора. Гөмбәләр урман тормышында зур роль уйныйлар. - Гөмбә җыйганда игъбарлы булырга кирәк. Аларга сакчыл карашлы булырга кирәк. Гөмбәләрнең кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән.
|
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Сказка "Узнай-зеркала"
Ребята и утята
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея