:1. Авылның килеп чыгышы турында мәгълүмат туплау.
2.Халкының төп шөгыльләре турында исән авылдашлардан белешү һәм эзләнүне дәвам итү.
3.Авыл тарихында булган вакыйгаларны барлап, киләчәк буынга тапшыру.
4.Авыл һәм аның үткәне белән горурлану,ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
avyl_tarihykyska.doc | 38 КБ |
Исәнмесез! Хәерле көн!Мин,Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысыКорычбаева Диләрә.
Безнең фәнни эшебезнең исеме” Туган якны өйрәнү буенча биш мунчадан_Бишмунча” дип атала.
Бурычыбыз:
:1. Авылның килеп чыгышы турында мәгълүмат туплау.
2.Халкының төп шөгыльләре турында исән авылдашлардан белешү һәм эзләнүне дәвам итү.
3.Авыл тарихында булган вакыйгаларны барлап, киләчәк буынга тапшыру.
4.Авыл һәм аның үткәне белән горурлану,ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Хәзерге Бишмунча авылы урнашкан урын элек калын кара урман белән капланган булган. Бу тирәдә чишмәләр тирәсендә качкыннар яшәгән. Алар ясак түләүдән, чукындырудан качкан
Моннан 300 еллар элек бу урыннар карурман сазлыклар булып, аюлар үкерешкән
Авылдан 3 км ераклыкта Кама—Елга посёлогы кырыенда биш мунча чокыры бар. Бу чокырда элек бу авылга нигез салучы 5 гаилә яшәгән. Аларның беренчесе Азнакай районы Сухаяш авылыннан Ярмөхәммәт карт була. Ул семьясы белән куе урман эчендәге елга буена урнаша.Болар янына бер башкорт егете ауга килеп йөри башлый һәм Ярмөхәммәт кызына өйләнә. Аннан алар янына туган тиешле 3 гаилә килеп урнаша. Алар мичсез землянкаларда гына яшиләр. Бу авылны тирә--яктагы авыллар Бишмунча дип йөртәләр. Бераздан соң бу кешеләр хәзерге авыл урнашкан җиргә күчеп киләләр, авыл исеме Бишмунча дип аталып кала..
Картларның әйтүе буенча , Бишмунча авылына 1737 нче елда нигез салына.Халыкның шөгыльләренә килгәндә, татар авылларының күбесенә
хас—иген игү, терлек асрау кәсепләре, ә аерым кешеләр умартачылык белән шөгыльләнәләр. Авылда итек һәм тула басучылар булган. Каз—үрдәк асрап, ястык—мендәрләр ясаганнар, балык тотканнар..Кыш көне эшләр әзәйгәч күмер яндырып Бөгелмә шәһәрен күмер белән тәэмин итеп торганнар. Авылда су тегермәне булган. Аны ясаучы осталар рус милләтеннән дә, үзебезнең авыл кешеләре арасыннан да булган.
Бишмунча халкы каен агачыннан дегет, май ясаган. Аның белән арба майлаганнар, күн буяганнар. Авылдашларыбызның кайберләре Бөгелмә базарларына барып ялланып эшлиләр.
Еллар үтә, өйрәнелгән тормыш илебездә булган зур вакыйгалар: Октябрь революциясе, гражданнар сугышы нәтиҗәсендә бозыла.Авылда Совет власте урнаша, ярлылар комитеты төзелә. Революцияне төшенергә дә өлгермиләр, гражданнар сугышы башлана.
Сугыш тәмамланганнан соң В. И. Ленинның “Власть халыкка, җир крестьяннарга” дигән декретлары нигезендә авыл халкына—крестьяннарга җир бүлеп бирәләр. 30—40 крестьян хуҗалыгы үзләренең элек эшкәртә торган җирләренә-- хәзерге Кама—Елгага күчеп китәләр. Шул рәвешчә Акчишмә, Кызыл Кичү, Бакчасарай, Ак—су авыллары барлыкка килә.
1930 елда күмәк хуҗалыклар төзелә. Бу хуҗалыкларда эш әйбәт оештырыла. Шулар арасында бигрәк тә Кама—Елга колхозы (С.М.Киров исемендәге) аерылып торган. Алар колхозчыларның бөтенсоюз съездына делегатлар җибәреп беренче трактор алып кайтканнар, председателе велосипед белән бүләкләнгән. Бишмунча колхозы “ Кызыл юл” исемендә була, беренче председателе Габдрахман улы Ибәтулла.
Озак та үтми ил өстенә яңа бәхетсезлек – сугыш килә.
Сугыш елларында ил җилкәсенә төшкән авырлыкларны Бишмунча авылы халкы да татый. 1941—1945 нче елларда авылдан 527 кеше чыгып китә, аларның 216 сы гына кире әйләнеп кайта. Эшкә яраклы ирләрен озаткан авыл бушап кала. Фронтны икмәк һәм башка кирәк—яраклар белән тәэмин итәргә кирәк .Шушы авыр хезмәтне хатын—кызлар, яшүсмерләр һәм картлар башкара. Тракторларда хатын—кызлар эшли
Бишмунча, Кама—Елга , Акчишмә, Бакчасарай, Кызыл—Кичү авылларындагы сугышта әсир булган кешеләрне (15 ләп кеше) ГУЛАГларга җибәрми алып калалар.Ул вакытта авыл советы рәисе Идиятуллин Әхәт, сәркатибе булып булып Мустафин Мөҗәһит эшли. Шулар төрле справкалар табып, кайсының балалары ишле, авыру диеп хәрби комитеттагы особый отдел җитәкчеләрен төрлечә көйләп әсир булган авылдашларыбызны үлемнән коткарып калалар.
Сугыш беткәнгә дә инде 66 елдан артык вакыт үтеп китте. Ул чордагы кешеләр берсе артыннан икенчесе гүр иясе булалар. Ә тормыш дәвам итә, аларның балалары, оныклары яши. Ләкин кеше үзе үлсә дә халык хәтерендә аның кылган гамәлләре саклана .
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бишмунча авылы тарихында илебездә барган барлык вакыйгалар да күзәтелә.Авыл халкы бердәм рәвештә авырлыкларны җиңеп чыга алган. Киләчәктә дә авылның тарихын өйрәнүне дәвам итәргә, алга таба аның мәктәп- мәдрәсәләре турында мәгълүмат тупларга, киләчәк буын да үзенең туган ягы белән горурланырга тиеш.
Снежная книга
Простые новогодние шары из бумаги
Весенняя сказка
3 загадки Солнечной системы
Всему свой срок