Карт имән язмышы.(Моңсу әкият)
Борын заманда түгел,әле безнең көннәрдә, яшәгән ди карт бер имән агачы, ә аның янәшәсендә генә зифа каен кызы үсеп чыккан. Ул шундый да карт булган, әллә картлыктан, әллә кайгыдан аның ботаклары җиргә үк тиеп торган. Карт имән кичләрен зифа каенга үзенең тормышын сөйләгән.
-Элек сулар һава шундый чиста, саф иде,-дип башлаган ул үзенең сүзен. Без басып торган урында куе урман иде. Анда нинди генә чәчәкләр үсми иде. Исемә төшсә хуш исләреннән хәзер дә башым әйләнеп китә. Агачларда төрледән-төрле кошлар сайрыйлар иде. Бар да матур, әйтерсең лә оҗмаһ иде. Ләкин бу матурлык кәннәрдән бер көнне бөтенләе белән юкка чыкты. Чөнки урманга кешеләр хуҗа булып алдылар. Алар килеп башта минем әниемне, аннары башка туганнарымны кисеп аудардылар. Ә мин зәгыйфь, кечкенә булгангадыр инде миңа тимәделәр. Берничә ел элек нефтьчеләр килеп нефть корылмалары утыртып киттеләр. Һәм көннәрдән беркөнне нефть агып, бөтен табигатьне- чәчәкләрне, үләннәрне корытты. Сайрар кошлар куркып башка урманга очып китте, минем янымда качышлы уйнап йөргән куян кызы белән төлке малае да күптән күренмиләр инде.
Вложение | Размер |
---|---|
kart_imn_yazmyshy.zip | 3.94 КБ |

Карт имәннең бөтен ышанычы һәм юанычы шушы каен кызында гына. Ул ышана: тиздән яңадан бу җирдә урман үсеп чыгар, кешеләр акылларына килеп табигатьне үзләре үк саклый башларлар. Чөнки шушы кечкенә генә каенчыкның бу матурлыкны үз күзләре белән күрәсе килә. Ә әлегә ул карт имәннең сөйләвен аңламый,чөнки аның бит әле матурлыкны күргәне дә юк.
Карт каен “лепер-лепер” безгә нәрсәдер сөйли кебек:
-Әй кешеләр, Уяныгыз! Сулар һавабызны пычратмыйк! Җир-анабызны кыерсытмыйк! Табигатебезне саклыйк! Янгыннар чыгармыйк! Шулай булганда гына җир шарында яшәеш булыр һәм булачак! Яшь каен кызы да матурлыкның нәрсә икәнен аңлаячак. Ә киләчәк безнең кулларда!...
1 Сказка «Судьба старого дуба» (на татарском языке)
2 Касимова Айгуль
3 Возраст: 14 лет
4 Наименование учреждения: МАОУ СОШ №2, 8 Б класс
5 Адрес учреждения: РТ г. Лениногорск, ул Морякова 4, т 5-03-87
email: lens2@mail. ru
6 ФИО педагога: Касимова Л.А
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Вода может клеить?
Сказка "Узнай-зеркала"
Сказка на ночь про Снеговика
Невидимое письмо