Туган як, туган авыл тарихын өйрәнү
Вложение | Размер |
---|---|
gulgena.doc | 102 КБ |
Фәнни - эзләнү эше:
Туган авылым – алтын бишек.
Башкарды : 5 сыйныф укучысы
Галимова Гөлгенә
Раушановна
Җитәкче : Галимова Гөлназ
Ракиповна
2011 ел
Эчтәлек:
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен
Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык. Туган як, туган авыл тарихын өйрәнү ,җирле төбәк материалларын туплау теләге миндә әниемә булыша башлагач, үзем укырга- язарга өйрәнгәч туды. Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның материалларын кулану тарих фәнен тулыландырырга , өстәмә белем алырга бик нык ярдәм итүенә әнием кат –кат басым ясады. Һәм без әнием белән бергәләп материаллар туплап, эзләнү эшебезне башлап җибәрдек.
Фәнни –эзләнү эшчәнлегемнең максаты:
Тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау.
Бурычлар:
- Авыл тарихын , авылыбызның күренекле шәхесләрен ачыклау;
- Авылым эчендәге һәм тирә- яктагы тау, чокыр , болын, елга һ.б. географик объектларның атамаларын өйрәнү;
- Күркәм йолалар,борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан халык – авыз иҗаты туплау.
Фәнни –эзләнү эшчәнлегемне башлауның сәбәпләре: мәгълүмат алу өчен өлкән буын кешеләренең авылда азая баруы, тарихның онытылып баруына китерә.
- киләчәк өчен төбәкнең, авылымтарихы буенча материаллар аз булуы;
Фәнни – эзләнү эшчәнлегенең нигезләнүе:
Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиештер дип уйлыйм. Киләчәк буын өчен, авыл тарихын өйрәнүгә материал туплавыма мин бик шатланам. Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, пожар вакытында янган.Ә безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими.Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф- гадәтләребез онытылып бара Шушылардан чыгып эзләнү эше алып барырга булдык
Фәнни-эзләнү эшчәнлеге нигезендә түбәндәгеләр тормышка ашырылырга тиеш:
- Һәр өлкәдә тупланган материал билгеле, тиешле системага салынырга;
-Һәр төр материалның кайдан, кайчан алынганлылыгын, ягъни чыганакларны күрсәтү;
- Һәр төр башкарылган эшкә нәтиҗә ясап барырга.
- архивларда тупланган материалларның күчермәсен алып кайту
Эшчәнлекнең төрләре:-
- әңгәмәләр, очрашулар кичәләр, эзләнүләр,күргәзмәләр,
кара – каршы сөйләшүләр,экскурсияләр, архивларда булу,өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау.
Фәнни-эзләнү эшчәнлегенең төп критерийлары булып:
Конкрет һәм дөрес материал туплау һәм җыелмасын булдыру тора.
Эшчәнлекне реализацияләү өчен мөһим шартлар:
-авыл халкы ,әти - әни, укытучы һәм укучыларның бердәм һәм максатчан юнәлдерелешле эшчәнлеге;
- фәнни чыганаклар булу;
- өлкән буын кешеләре белән аралашу тора.
Фәнни-эзләнү эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр:
ӘҢГӘМӘЛӘР:
- Үткәннәргә сәяхәт
- Ишетәсезме, әбием сөйли...
- Авыл тарихы
- Туган ягым- туган төбәгем
ОЧРАШУЛАР:
-Кемнәр исән-кемнәр юк икән...
- Хөрмәтебез олы сезгә.
СОРАШУЛАР ҺӘМ СӨЙЛӘШҮЛӘР ҮТКӘРҮ
- Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй...
Язма мәгълүмат туплау.
КҮРГӘЗМӘЛӘР
- Кул эшләре күргәзмәләре:
- Эзләгән табар
Ташка кадак кагар.
АУДИО, ВИДЕО ЯЗМАЛАР БУЛДЫРУ:
- Яшь чак истәлекләре
- Авыл безнең киләчәк.
Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше:
- Туган илгә, җиргә һәм нигезгә хөрмәт, мәхәббәт ,Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү;
- Укыту –тәрбия эше: белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту, дәресләрдә туган җир ,туган төбәк турында өстәмә материал алу;
- Буш вакытларны җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгылләнеп үткәрү.
Фәнни –эзләнү эшчәнлегендә кулланылган әдәбият:
Фәнни –эзләнү эшен архивларда алып бармыйча мөмкин булмады. Малмыж, Балтач районы архивларында сакланып калган материалларны өйрәндем. Чепья , Карадуган авылы музейларына барып ,андагы үзебезнең җирлеккә кагылышлы материаллар белән таныштык, музей җитәкчеләреннән өстәмә материаллар алдык. Авылның урнашу урынын, төрле еллардагы халык санын, колхозлашу тарихлары турында материаллар тупладык
Архив материаллары :
- список инородческих поселений Вятской губернии
- список населений мест Вятской губернии на 1905 ;
- Ведомости о селении Вятского наместничества 1782 г. файдаланып төрле еллардагы халык саны, хуҗалыклар, йортлар саны турында мәгълүмат алдык.
Б. Зыятдиновның «Себер юлы серләре» , Хасанов М.Х.ның Татар энциклопедия сүзлегеннән, Балтач энциклопедиясеннән авылның кайда урнашуы, күренекле шәхесләр турында материаллар алдык
Җирле үзидарә архивыннан авылның бүгенге хәле, военкомат архивыннан сугыш чоры, район архивыннан колхозлашу, җирле үзидарә турындагы материалларны өйрәндек.
Бүгенге көнгә башкарылган эшләргә йомгак:
Мин дә үз эшемдә өлкән яшьтәге Шагиев Харис абый (1924 елны туган) ,Нәкыйпов Габдерәүф абый (1933 елны туган), Газимов Нурислам абый, Гаҗиев Галиәхмәт (1920 елны туган) абый, Гөбәйдуллина Нәгыймә ( 1913 елгы), әбием Галимова Мөнирә(1935 елгы) сөйләгәннәргә нигезләнеп яздым. Гаҗәеп катлаулы ,кызыклы тарихка күпме мәгълүмат сыйган. Авылымның килеп чыгышы ,аның тарихын күбрәк өйрәнә барган саен туган авылыма мәхәббәтем, күренекле шәхесләргә хөрмәтем көннән-көн артты.
Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек,чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт,риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек. Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача авыл тарихын язуга ирештек. Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар, өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итте.Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл микротопонимиясенә ( атамаларга ) да игътибар итмичә мөмкин түгел. Көшкәтбаш авылына караган микротопонимнар арасында бик күптәннән исемләнеп, үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәре дә, әле генә атала башлаганнары да бар. Күбесе –борынгы атамалар. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш – көнкүреше ,һөнәрләре гореф – гадәтләре ,тарихы, теле,төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы , кәсебе , булып узган вакыйгалар һәм башкалар турында мөһим мәгълүматлар бирә.
Минем уйлавымча, туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен , кадерле хатирәләрен саклау белән бергә , һәрбер җирле атама- үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.
Киләчәктә мин бу эзләнү эшемне дәвам итәргә уйлыйм, тагын да тулыландыра алырмын диеп ышанып калам.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.
Әдәбият
1.1. Г.С.Мөхәмәтшин. Балтач энциклопедиясе. 2006
1.2 Б.Зыятдинов Себер юлы серләре.
1.3 Вятская губерния .Список населенных мест со сведениями 1859-1873г. -С. Петербург,1876г .стр 392,393.
1.4.Хасанов М.Х.. Татар энциклопедия сүзлеге.-Казан,1999.
Чыганаклар
2.1.Ведомсти о селении Вятского наместничества 1782г./ Малмыж архив.
2.2.Список населенных мест Вятской губернии на 1905 г./ гос.архив Кировск. Обл. ф. 524,опис 2 ед.хр.4.
2.3.Приложение къ материалам по статистикъ том I Малмыжский уездь 1886 (Вятка)./ гос архив Кировск. обл.
2.4.Списки инородческих поселений Вятской губернии на 1870 г./гос. архив Кировской обл.ф 378. ед хр.71
2.5.Ведомости о селениях Вятского наместничества на 1782 год / Карадуган , Себер тракты музее.
2.6. Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.
Көшкәтбаш авылы тарихы
Еллар үткәч, ташны казып алып Әйткән халкым: минем җирем бу! Бабаларым шунда гомер иткән Минем авылым , минем нигез бу !
( Мөхәммәт Садри )
Көшкәтбаш авылы ... Чал тарихларга уелып калган Көшкәтбаш авылы. Авылны күргәч тә, күп гасырлар кичкән элек яшәгән хуҗаларын күз алдына китерәсең. Мөгаен , алар да Көшкәтбаш урманнарында үскән чыршы-наратлардай мәгърүр булганнардыр.
Хәзерге Көшкәтбаш авылы урнашкан урында элек марилар яшәгән. Тирә-ягын кара куе урман чолгап алган бу авылның исеме Нунинеш дип аталган. 1552- 60 нчы еллар чорында Иван Гроз ный тарафыннан оештырылган чукындыру компаниясеннән качып Арча районы Мәтәскә авылыннан бик күп татарлар шушы мари авылына килеп урнашканнар.Ә мари халкы торган җирләрен ташлап , Нократ буена киткән. Бары тик җиде генә гаилә, күчеп китәселәре килмичә,ислам динен кабул итеп, үз авылларында яшәп калганнар. Авылда бүгенге көндә мариларның унбишенче буыны булып яшәуче 3-4 гаилә бар.
Шундый зур куе урман уртасында урнашкан авылны татарлар яулап алгач, марилар ташлап китәләр. Авылның исеме дә мари сүзеннән алынган "кушкет" барысын да алып китүче "куркыныч" мәгънәсендә, чөнки Көшкәт елгасы кисәк яуган көчле яңгырлардан соң, яки язгы ташулар вакытында ярларыннан чыгып, ташып күп кенә корылмаларны агызып алып китә торган була. Шул елга исеменнән чыгып авылны да Көшкәтбаш дип аталган. Урманнарында бик куп төрле кошлар, җәнлекләр яшәгән. Авылда борынгы бабаларыбыз шушы урманнарны кисеп, җирләр әзерләп, иген игеп көн күргәннәр.
Авыл читеннән генә мул сулы елга аккан. Авыл халкы, урман куе булгандыр инде, Сосна Пучинкәсе авылы барлыкка килгәнлеген дә елга суы буйлап агып килгән йомычкалардан белгәннәр.
Бугенге көндә дә бабаларыбыз сөйләвеннән кайбер урыннар турында ишетеп беләбез. Авылның югары ягынан Өтәр кушылдыгы агып төшә. Аның озынлыгы 5-6 километрга сузылган. Өтәрдәге су урта бер җиреннән генә башланып китә. Елга башында коры балканы хәтерләтә. Андагы җир җиләгенең, мәтрүшкәнең күплеге, башка авылларның җиләкчеләрен җәлеп итә. Элек бу өтәр тирәсе дэ куе урман булган. Анда күп төрле кошлар, җәнлекләр көн күргән. Бүреләр хужалык абзарларына көтүлектәге малларга һөҗүм иткәннәр.
Кара гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар ла кирәк узарга.
Бу юлларны җ;ырлардай урманның хәзер бер билгесе дә юк дияргэ булыр иде, әгәр дә шушы өтәр тирәсендәге кечкенә урман булмаса.
Элек Көшкәтбаш җирләре Марий Эль Республикасы җирләренә ук барып җиткән булган. Марий республикасы оешкач, чик Көшкәтбаш җиренәрәк, шуның нәтиҗәсендә Көшкәтбаш җире дә Түнтәр ягына бераз кучкән.
1895 елда авылда авылда көчле янгын булган. Авылның урта өлеше аркылыга янып чыккан. "Янгын шулкадәр көчле булган, хәтта агач купернең субайларына кадәр янып беткән. Янгыннан саклап калу өчен ашлык тутырган капчыкларны Галләм чишмәсе буена ташыганнар, янгын кызуы белән андагы капчыкларга кадәр көйрәгән," - дип сөйлиләр өлкәннәр. Авылда бик күп йорт янган, бары тик берничә хужалык кына исән калган. Риваятьләрдән күренгәнчә, түбән очтарак яшәүче Газизулла исемле кеше булган. Газизулланың " Кәзиз " кушаматлы акылга сайрак Җиһан исемле кызлары ут уртасында утырса да, ни сәбәпледер, аларның йортлары янмаган. Соңыннан авыл халкы: " Алар изге кеше, шуңа күрә аларның, йорты янмады," - дип сөйләгәннәр. Янмый калган өйләрдә 3-4 гайлә берләшеп яшәгәннәр, бергәләп яңа йортлар салганнар.
Бу вакыйгага чаклы авылда урамнар, тыкырыклар төгәл билгеләнгән булмаган. Янгыннан соң гына авылга землямерлар килеп, кешеләргә җирләр бүлеп биреп, аларны урнаштырып йөргәннәр. Бу авылда күп урамнар барлыкка килә: Тегәрҗеп урамы, Яңа бистә урамы, Салам пүчинкәсе урамы,Өтәр урамы ... Бу урамнарның кыскача килеп чыгу тарихы мондый: Тегәрҗеп урамы - Бу урамда Хәмдениса исемле бер карчык яшәгән. Ул гел тегәргә җеп эрләп сата торан булган. Шуның өчен бу урамны Тегәрҗеп урамы дип атаганнар.Хәзер мондый исемле урам юк.
Яңа бистә урамы Урамның башында Әпдекәрим дигән кешеләр яшәгән. Алар гел чабата ясаганнар. Шуңа күрә аларны "чабатачылар" дип йөртә тоган булганнар. Бервакыт чабата ясау өчен юкә салырга су якын булсын дип, Әбдекәрим өен су буена күчереп салган. Аның йорты су буенда үзе бер яңа бистәне хәтерләткән. Шуның өчен бу урамны Яңа бистә урамы дип атаганнар. Соңга таба бу урамны Болын урамы дип тә йөрткәннәр.
Әтәр урамы - өтәр инеше янына урнашканга бу урамны Өтәр урамы дип атаганнар. Ул әле дә шул исемне йөртә.
1821 нче елда Казан рөхсәте һәм проект буенча Көшкәтбашта беренче мәчет салына. Бу вакытта авылда 384 хуҗалыгы, ике мәхәлләле ике мәчете булган. Мәчетләрдә муллалык вазыйфасын Гафар мулла һәм Әсхәт мулла башкарган. 1921 елда ачлык чоры була, аннан соң 1930-40 нчы елларда, коллективлаштыру чорында, авылдан шактый гилә күченеп киткән. 1919 - 20 нче елларда, яшәргә уңайлырак урын дип, Көшкәтбаш халкы Хәсәншәех урманына җитәргә бер километр кала Кое яныны күчәргә талпынып карый. Беренче булып Мәрданов Һади җыена. Яңа урында авылга үз исемен кушарлар дип һәм тагын ниндидер сәбәпләр аркасында ул урыныннан кузгалмый.
Авылда укый - яза белүчеләр берничә генә булган. Герман сугышы вакытында хатларны Газимов Салих һәм Исмәгыйлев Хәсән дигән кешеләргә яздырганнар. Бу кешеләр үзләре Түнтәр авылында оештырылган мәдрәсәдә укып белем алганнар. Алар гарәп, фарсы телләрендә язганнар һәм хат яза белүләре белән дан тотканнар. Беренче мәдрәсә 1870 нче елда ачылган. Монда белемне Садыйк исемле бер шәкерт биргән. Малайлр кызлар аерым укыганнар, малайлар мәдрәсәдән кайтып йөрмәгәннәр. Мәдрәсәдә дин сабагы 1917 нче елга кадәр укытылган. 1935 нче елда укый яза белмәүчелекне бетерү буенча көрәш оештырылгач, олырак кешеләрне дә укытканнар, укыту латинча алып барылган. Укуны тиз үзләштерүчеләргә Белем турында таныклык биргәннәр. Укыту эшләрен Галимова Камәр, Ганиева Зәйнәп башкарганнар.
Авылда әртилгә шәл бәйләү һәм чыпта сугу белән шогыльләнгәннәр. Түбән очта су тегермәне булган. Ул Бөек Ватан сугышы башланганчы хезмәт күрсәткән. Хәзер дә ул урынны тегермән таллыгы дип йөртәләр. Сугыш чорында нефть белән эшли торган паровой тегермәне югары очка салына.Анда тегермәнче булып Гыйлаҗ исемле кеше эшләгән. Бу тегермән хәзерге көнгә кадәр кешеләргә хезмәт итә, аны электор белән эшләүгә үзгәртеп корганнар Таш тегермән, яки Хуҗалык тегермәне дип йөртәләр. Хәзерге пилорама урынында беренче ферма төзелә, анда 6 баш сыер, 15 ат була. Сыер савучы булып Бәдертдинова Мәйсәрә, атлар караучы булып Галимов Гариф эшли. Авылга читтән Блинов фамилияле бик оста тимерче килеп урнаша. Сугыштан соңгы елларда ул үз кулы белән тары яру һәм йон тетү машиналарын корып эшләтә. Йон тетү эше колхозларга тыелганнан соң, бу машина Балтач промкомбинатына тапшырылган һәм анда бик озак хезмәт иткән.
Авылда беренче клуб бинасы булып югары очтагы мәчет тора. Анда Гафетдинова Разия эшләгән. Сугыш чорында колхоз конторы залы библиотека һәм клуб итеп файдаланылган. Шул чорда вакытлы мәбугатны һәм хатларны яшь кыз Нәкыйпова Газизҗамал Балтачтан көндәлек алып кайтып халыкка тарата торган булган.
1955 - 56 елларда югары оч мәчете сүтелеп, яшьләр көче белән клуб итеп үзгәртелгән. Анда Бөрбаш авылыннан Гыйлмулла исемле бик оста гармунчы эшләгән. Бүгенге көндә әлеге клуб бинасы балалар бакчасы итеп файдаланыла. Авыл уртасындагы мәчет, берникадәр вакыт башлангыч мәктәп аннары җидееллык, тагын башлангыч мәктәп булып торып 1970 нче елда башлангыч класслар өчен таш мәктәп төзелгәннән соң, культура йорты итеп үзгәртелә. 2000 нче елның 30 декабрендә Көшкәтбаш халкы көтеп алган яңа ике катлы таш клуб бинасы файдалануга тапшырылды.
Авылда беренче радионы үзе ясап сөйләтүче һәм үз йортларында беренче утны җил двигателе ярдәмендә кабызучы Әсхәтдинов Рамазан булган, шулай ук ул колхозның ашлык суктыру машиналарын да движок ярдәмендә эшләтүгә күчергән. Мич чыгару, гармун ясау эшләре белән дә мавыккан.
Көшкәтбашта беренче ут линияләре 1956 - 57 нче елларда, Радио 1952 - 53 нче елларда, ә су торбалары белән урам колонкалары 1974 - 75 нче елларда үзәк урамга үткәрелгән. Хәзерге вакытта күпчелек йортларга хуҗалык үзе су керткән.
Авылда беренче телевизорны Нурмиев Тәлгать ала. Халык хәйран калып, экрандагы сүрәтләрне аларга барып караган. Көшкәтбашта беренче радиоларның берсен Нурмиев Тәлгать колак наушнигы итеп ясаган. Сталинның үлүен дә авыл халкы шушы радио аша ишетеп белгән.
Беренче ясле - бакча 1973 - 74 нче елларда ачылган һәм бүгенге көндә дә анда шат балалар тавышы яңгырый.
Электән Шакир байдан калган таш кладовойда кечкенә генә авыл кибете эшләп килгән. 1998 нче елның март аенда авыл үзәгендә зур таш кибет бинасы кулланышка тапшырылды.
Ә беренче медпункт 1942 - 43 нче елларда Нурмиев Тәлгать абыйларның югары кат өйләрендә, 1953 - 54 нче елларда Низамов Миңлемуллаларнң кечкенә аерым өйләрендә эшли башлый. 1959- 60 нчы елларда агачтан аерым медпункт зданиесе салына. 1985 - 86 нчы елларда авыл үзәгәндә аерым булмәләре булган яңа щитовой йорт салынып медпункт шунда күчерелә. 1999 нчы елда хәзерге кибет белән бер тубә астында берничә булмәсе, кирәкле җиһазлары белән тәэмин ителгән медпункт та халык өчен бик көтеп алган көнкүреш чарасы.
Авыл 1995 нче елда тулысынча газлаштырылып бетте. Һәр хуҗалыкта унайлы яшәү шартлары булдырылды.
XXI гасырны Көшкәтбаш яңа күпер, мәдәният йорты, сәүдә йорты, медпункт, яңа мәчет белән каршылады. Авылыбызны олы юл белән тоташтыручы зур күпер 1999 нчы елда файдалануга тапшырылды.
Авылыбыз үзенең матур табигате, Ахнарат, Галләм һәм башка тәмле сулы чишмәләре, бихисап күп җиләкле болыннары һәм елгалары, җыйнак кына урманы, балыклы Көшкәт елгасы, шат күңелле, ачык йөзле, алтын куллы, эшчән, тырыш кешеләре белән һәркемне үзенә тартып тора.
Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.
(Рамазан Байтимеров)
Две снежинки
Отчего синичка развеселилась
Хризантема и Луковица
Можно от Солнца уйти...
Тупое - острое