Җитәкчеләре:математика, информатика һәм МКТ
укытучылары Гарифуллина Р.Р. һәм Гарифуллин Р.Г_
Үлчәмнәрен алып булмый торган араларны исәпләү
Табигатьтә, математик экскурсия вакытында, минем игътибарымны җәлеп иткән эш исә, ничек итеп биек агачның озынлыгын яки бинаның биеклеген исәпләргә була икән дигән сорау булды.
Шушы экскурсиядән мин үз алдыма максат куйдым. Үлчәп булмый торган озынлыкларны исәпләү ысулларын өйрәнү: елга һәм күл киңлеген, үсеп утыра торган агачның озынлыгын исәпләү ысулын табарга һәм шул ысулны кулланып, мәсьәләләр чишү белән математика фәненнән белемемне арттыру һәм иптәшләремә дә шушы белемемне җиткерү. Шушы кагыйдәләрне җирлектә кулланып, исәпләүләр башкару һәм үз җирлегебездәге үлчәмнәр белән геометрик мәсьәләләрне чишүне Каюм Насыйри тарафыннан тәкъдим ителгән ысуллар ярдәмендә эшләүнең дә актуальлеген күрсәтү.
Бурычлар итеп, математика фәненнән имтиханнарда шушы ысулларны кулланып, мәсьәләләр чишү ярдәмендә укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә өлеш кертү, математик сөйләм культурасын үстерү һәм укучыларның фикерләү сәләтен үстерү куелды.
Эзләнү ысуллары итеп, мәгълүмат туплау, мәгълүматны эшкәртү һәм үз җирлегебездә үлчәү эшләре алып бару алынды.
Эзләнү объекты булып, елга һәм күл киңлекләре, биек биналар һәм үсеп утыручы агачлар торды.
Эш барышы кызыклы булды. Беренчедән, теоретик материаллардан исә, Каюм Насыйри алымнарын һәм Жюль Верн алымын өйрәндем. Үзем,6 нчы сыйныфта үтелгән пропорция һәм аның төп үзлеген кулланып, практик ысул белән ике өчпочмакка нигезләнеп, үсеп утыручы агачның озынлыгын үлчәү кагыйдәсен чыгардым.Икенчедән, өйрәнелгән мүгълүматлардан чыгып, яңа форма имтиханның 6 нчы биреме тибындагы мәсьәләләрне чиштем. Өченчедән, үз җирлегебездәге Көшкәт елгасының һәм Хәсән күленең билгеләнгән урындагы киңлеген, Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән күрше Сосна Пүчинкәсе авылы мәчете манарасының биеклеген исәпләдем.
Эшләнгән эзләнү эшем буенча агымдагы уку елында 9 нчы сыйныф укучыларына үземнең эзләнү эшемнең теоретик материалын һәм мәсьәләләрен чишү алымнарын аңлаттым. Беренче тапкыр эшләп караганда бу төр биремне 4 генә укучы дөрес чишкән булса, соңгы тапкыр эшләгәндә 14 укучы дөрес чишкән иде.
Геометрик мәсьәләнең шартын аңлап, дөрес сызым сызу ярты чишелеш дияргә мөмкин. Бу эшемдә мин, төгәллек һәм күрсәтмәлелек бизәлеше сыйфатын яхшырту максатыннан, сызымнарны график редактор Paint ярдәмендә башкардым.
Үз җирлегебездәге үлчәмнәр белән башкарылган практик мәсьәләләрне чишү, өйрәнелгән ысуллар ярдәмендә эшләүнең актуальлегенә инандырды.Башкарган эшеңнең нәтиҗәсе булу- үзе зур бәхет ул.
Вложение | Размер |
---|---|
tezis.docx | 16.54 КБ |
“Нобелевские надежды КНИТУ -2012”_
автор: Балтач муниципаль районы Субаш урта
гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныф
укучысы Габитова Ландыш Марсель кызы_
Җитәкчеләре:математика, информатика һәм МКТ
укытучылары Гарифуллина Р.Р. һәм Гарифуллин Р.Г_
Үлчәмнәрен алып булмый торган араларны исәпләү
Табигатьтә, математик экскурсия вакытында, минем игътибарымны җәлеп иткән эш исә, ничек итеп биек агачның озынлыгын яки бинаның биеклеген исәпләргә була икән дигән сорау булды.
Шушы экскурсиядән мин үз алдыма максат куйдым. Үлчәп булмый торган озынлыкларны исәпләү ысулларын өйрәнү: елга һәм күл киңлеген, үсеп утыра торган агачның озынлыгын исәпләү ысулын табарга һәм шул ысулны кулланып, мәсьәләләр чишү белән математика фәненнән белемемне арттыру һәм иптәшләремә дә шушы белемемне җиткерү. Шушы кагыйдәләрне җирлектә кулланып, исәпләүләр башкару һәм үз җирлегебездәге үлчәмнәр белән геометрик мәсьәләләрне чишүне Каюм Насыйри тарафыннан тәкъдим ителгән ысуллар ярдәмендә эшләүнең дә актуальлеген күрсәтү.
Бурычлар итеп, математика фәненнән имтиханнарда шушы ысулларны кулланып, мәсьәләләр чишү ярдәмендә укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә өлеш кертү, математик сөйләм культурасын үстерү һәм укучыларның фикерләү сәләтен үстерү куелды.
Эзләнү ысуллары итеп, мәгълүмат туплау, мәгълүматны эшкәртү һәм үз җирлегебездә үлчәү эшләре алып бару алынды.
Эзләнү объекты булып, елга һәм күл киңлекләре, биек биналар һәм үсеп утыручы агачлар торды.
Эш барышы кызыклы булды. Беренчедән, теоретик материаллардан исә, Каюм Насыйри алымнарын һәм Жюль Верн алымын өйрәндем. Үзем, 6 нчы сыйныфта үтелгән пропорция һәм аның төп үзлеген кулланып, практик ысул белән ике өчпочмакка нигезләнеп, үсеп утыручы агачның озынлыгын үлчәү кагыйдәсен чыгардым. Икенчедән, өйрәнелгән мүгълүматлардан чыгып, яңа форма имтиханның 6 нчы биреме тибындагы мәсьәләләрне чиштем. Өченчедән, үз җирлегебездәге Көшкәт елгасының һәм Хәсән күленең билгеләнгән урындагы киңлеген, Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән күрше Сосна Пүчинкәсе авылы мәчете манарасының биеклеген исәпләдем.
Эшләнгән эзләнү эшем буенча агымдагы уку елында 9 нчы сыйныф укучыларына үземнең эзләнү эшемнең теоретик материалын һәм мәсьәләләрен чишү алымнарын аңлаттым. Беренче тапкыр эшләп караганда бу төр биремне 4 генә укучы дөрес чишкән булса, соңгы тапкыр эшләгәндә 14 укучы дөрес чишкән иде.
Геометрик мәсьәләнең шартын аңлап, дөрес сызым сызу ярты чишелеш дияргә мөмкин. Бу эшемдә мин, төгәллек һәм күрсәтмәлелек бизәлеше сыйфатын яхшырту максатыннан, сызымнарны график редактор Paint ярдәмендә башкардым.
Үз җирлегебездәге үлчәмнәр белән башкарылган практик мәсьәләләрне чишү, өйрәнелгән ысуллар ярдәмендә эшләүнең актуальлегенә инандырды. Башкарган эшеңнең нәтиҗәсе булу- үзе зур бәхет ул.
Привередница
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Разлука
Марши для детей в классической музыке
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский