Бу эш БИШБАЛТА бистәсендә яшәгән , ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г. Столяровка багышланган. Эшне өлкән сыйныф укучылары музейларны, сугыш батырларын өйрәгәндә, хикәяләр язганда куллана алалар.
Вложение | Размер |
---|---|
sugysh-stolyarov-tekst.doc | 121 КБ |
Республиканский конкурс научно-исследовательских работ
Татарский язык и литература
«Музейлар - тарихыбыз чагылышы»
Эшне башкарды: Гордеева Алина
9 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Тимуршина Сания Госман кызы
Казан 2012 ел
ЭЧТӘЛЕК.
А) Яшәү өчен көрәш.
Б) Халыкларның эвакогоспитальгә ярдәме.
В) Ногинск шәһәреннән кызылармеец.
Искә төшерерлек бик күп даталар һәм вакыйгалар бар. Шулар арасында без һәрвакыт истә тотарга тиешлесе - Бөек Ватан сугышы.
Сугыш... Иң куркынычы – бу сугыш. Бу сүзне искә алган саен , йөрәкләр сызлана һәм сыкрана. Күпме яшьләр түгелгән, гомерләр өзелгән, балалар ятим калганнар. Сугыш беткәнгә 60 елдан артык узса да, аның кайтавазы әлегә кадәр кешеләр күңелендә яңгырый. Бу сугышның авырлыкларын без онытмаска тиеш, ул яңадан кабатланмасын иде. Без,шушы матур тыныч һәм азат тормышта яшәсен өчен, көрәшүче солдатларны онытмаска тиешбез. Шул ук вакытта фашизмга каршы тылда көрәшкәннәрне дә онытырга хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышы ул – безнең ватандашларыбызның батырлыгы, каһарманлыгы, намуслылыгы, фидакарьлеге, кыюлыгы.
Сугыш вакытында хисапсыз кеше гомере өзелде. Һәр тәүлек саен фронтта уртача 20869 кеше яраланды. Шулардан 8000гә якын кешенең гомере мәңгегә өзелде. Бигрәк тә зур югалтулар 1941 нче елда күзәтелде – 24 мең кеше һәм 1943 нче елда тәүлеккә 27 мең 300 кеше1. Әгәр илнең сәламәтлек саклау оборонасы Хәрби Көчләр белән берләшмәсә, югалтулар тагы да күп булыр иде. Бу авыр бурыч шәфкать туташларына йөкләнде. Бөек Ватан сугышы елларында сәламәтлекне саклау хезмәткәрләре 72,3 % яралыларның һәм 90,6% авырулыларның гомерләрен саклап яңадан хәрби хезмәткә кайтарды2. Бу төгәл саннар белән исәпләгәндә 14,5 млн. яралыдан 10,5 млн. , ә 7,5 млн. авырулардан 6,8 млн. якын кешенең гомере дигән сүз3. Мондый нәтиҗәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы елларында каты сугыш барган бер илдә дә күренмәде. Бөек Ватан сугышы елларында, сәламәтлекне саклау хезмәткәрләре алдында куелган бурычны бернәрсә белән чагыштырып булмый. Сугышның төре, аның авырлыгы, анда катнашучы халыклар саны белән һәм сугыш вакытында түгелгән кан белән исәпләнде. Бер искиткеч факт: 1941 нче елның 23 нче августында яралыларга ярдәм күрсәтү максатыннан СССР ның нарком оборонасы яралыларны саклап калу – бу сугышчан батырлыкка тиңләшү - турында боерык чыгарды. (Кушымта 1)
1941-1945 нче еллар турында бик күп язылды һәм кинопленкаларга төшерелде. Минемчә, Бөек Ватан сугышы елларында тылдан һәм фронттагы госпитальләрнең нигезен тәшкил итүче эвакуация госпителенең эшчәнлеге турында тулы итеп беркайда да яктыртылганы юк әле. Сугыш вакытында шәфкать туташларының хезмәте турында мәгълүматлар аз. Минемчә, Бөек Ватан сугышы елларында эвакогоспитальнең эшчәнлеге тулысынча әле өйрәнелмәгән. Ә бит, эвакогоспитальнең эшчәнлеге, совет халкының дошманнарны җиңүендә бер чыганагы булып тора. Эзләнү эшемнең актуальлеге булып шушы тора.
1.Гриф секретности снят. Потеря Вооруженных Сил СССР в войнах, боевых действиях и военных конфликтах. – М.: Воениздат,1993.-С.159.
2.Здравоохранение в годы Великой Отечественной войны 1941-1945гг. Сб.док.и матер.-М.:Медицина, 1997.- С.21.
3.Чиж И.М. Вклад медицинской службы в Победу в Великой Отечественной войне (И.М.Чиж)
Воен.-мед.журн.-1995.-№5.-С.5.
Вакытлар уза, Бөек Ватан сугышы тарих булып калды. 2010 нчы елда сугыш беткәнгә 65 ел була. Бу вакыт эчендә берничә буын барлыкка килде. Ләкин сугыш вакыйгалары кешеләрнең хәтерләреннән юылмый һәм ул көннәрне онытырга мөмкин түгел, чөнки тарих – һәр кешенең язмышы: 4 ел - озак көтүләр, өметләр һәм 4 ел - үлем. Шушы елларда күп кешеләргә ак халатлы шәфкать туташлары икенче гомер бирде.
Кызганычка каршы, без, соңгы буын, сугыш турында китаплардан укып , фильмнардан карап кына түгел, ә чын исән, сугышта катнашкан батыр сугышчылар аркылы гына белә алучылар. Алар аркылы безнең өчен сугыш турында тагы да шаккаттыргыч яңа фактлар ачыла.
Шуның өчен бу тема мине кызыксындырды һәм эзләнү эшемдә түбәндәге бурычлар иде:
Эзләнү эшемнең юнәлеше итеп сугыш вакытында Казан шәһәренең 32 нче мәктәбендә урнашкан 3657 нче номерлы эвакогоспитальнең тарихи эшчәнлеген алдым.
Эзләнү эшемнең төп нигезе булып РФ Үзәк архив фонды материаллары, ТР Милли архив документлары, бастырылган документлар җыентыгы, көндәлек матбугат, 3657 номерлы эвакогоспитальдә эшләүче сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һәм яралыларга ярдәм күрсәтүче кешеләрнең бастырылмаган истәлекләре, Киров районының 32 нче мәктәбендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г. Столяровка оештырылган музей тора.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.
Яшәү өчен көрәш.
Сугыш вакытында сәламәтлекне саклауның әһәмияте тагы да үсте. СССРның сәламәтлекне саклау оборонасы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе - яралы хәрбиләрне дәвалау буенча эшне оештыру иде. Сугышның беренче көннәрендә үк эвакогоспитальләр барлыкка килде.
Аларны сугышның беренче көннәрендә хөкүмәтебез кабул иткән директивлар нигезендә оештырдылар. Сугышның башында ук , 1941 нче елның 22 нче июнендә, безнең Республикабызда госпиталь өчен биналар әзерләнде (нигезе: 1945 нче елның 22 нче июнендә чыккан 145 нче номерлы Боерык. Кушымта № 2). Сугыш башланганчы төзелгән план буенча күпме эвакогоспиталь кирәк булса, шулкадәр ачылды. Ә 1941 нче елның 7 нче июнендә Хөкүмәт оборонасы комитеты өстәмә эвакогоспитальләр оештыру турында карар кабул итте. Аның күләме 1,6 тапкыр артык иде. Тагын кыска арада 750 мең яралыны дәвалау өчен 1600 госпиталь оештыру бурычы торды. Эвакогоспитальләрнең саны үсеп торды: инде 1941 нче елның 1нче октябренә 1 млн. урын саналды, ә 1944 нче елның 1 нче ноябренә 2 млн. якын иде. Хөкүмәт оборонасы комитетының карары буенча 1941 нче елның 22 нче сентябреннән тылдагы яралыларга ярдәм күрсәтү шәфкать туташларына, ә фронтта хәрби сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә йөкләнде. Тылдагы эвакогоспитальләр тулысы белән СССР халыкларының сәламәтлеген саклау комитетына буйсындылар. Андагы яралыларны дәвалау шәфкать туташларына йөкләнде. Безнең Республика Кызыл Армияне һәм тылны сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән тәэмин итүдә зур роль уйнады. Татарстан үзенең өч медицина уку йортлары ( медицина һәм стоматология институты, табибларның белемнәрен күтәрү буенча институт), 3 урта медицина училищелары, 10 лап җиһазландырылган клиник базалары, югары квалификацияле кадрлары белән хәрби медицина учрежденияләренең үзәгенә әверелде. Казанда үзенең зур штатлы хатын-кызлары белән фәнни-эзләнү учреждениеләре эвакуацияләнгән иде һәм шунлыктан яралыларны дәвалау һәм аларга ярдәм итү өчен күп кешеләрнең ярдәме кирәк булды.
Безнең Республикабызда Бөек Ватан сугышы башында 186 табиб һәм 5,5 меңнән артык медицина хезмәткәре саналды. Сугышның беренче этабында ук безнең армия зур югалтулар кичерде һәм шуңа күрә чигенергә туры килде. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләренең күп булуы да кирәк иде. Республикадагы эвакогоспитальләрнең эшчәнлеге торышы турындагы 1942 нче елгы докладта: “ Табиблар штаты буенча 878 кеше кирәк иде, ә барлыгы 854 кеше генә исәпләнде, 1942 нче елның 20 нче сентябренә табиблардан 23 кеше җитеп бетми. Урта медицина хезмәткәрләре штат буенча 3245 кеше кирәк иде, ә барысы 3182 кеше исәпләнде, 20 нче сентябрьдә 63 кеше җитми”1. Шулай ук медицина җиһазлары һәм инструментлары җитешеп бетми иде. Бигрәк тә табиб-хирурглар проблемасы торды. Табиб-хирургларны һәм операция ясау буенча шәфкать туташларын әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча курслар оештырылды.
Медицина кадрларын әзерләү һәм аны сугыш шартларына яраклаштыру системасын үзгәртергә туры килде. Урта медицина хезмәткәрләрен әзерләүгә зур әһәмият бирелде. Фронт һәм тыл
эвакогоспитальләре өчен кече һәм урта медицина хезмәткәрләрен әзерләү эшенең бер формасы булып кыска вакытлы шәфкать туташлары һәм сандружина курслары оештырылды. Мондый курслар төрле оешмаларда, учреждениеләрдә, колхоз һәм совхозларда оештырылды. Кыска вакытлы шәфкать туташлары курсларына, бигрәк тә, 18 дән 35-40 яшькә чаклы, 6-7 сыйныф белеме булган ирсез хатын-кызларны , ә сандружина курсларына 18дән-40 яшьләрдәге 4 сыйныфтан да ким булмаган белемле һәм яралы сугышчыларны күтәрә ала торган хатын-кызлар кабул ителде.
Сугышның 10 нчы көнендә үк Казан госпитальләренә һәм республиканың башка шәһәрләреннән яралылар кайта башлады. 1941 нче елның декабрь башында 37 меңнән артык яраланган сугышчылар кабул ителде. Бу вакытта инде 50 ләп госпиталь, шулар арасында Казанның 42 эвакогоспитале эшли иде, калганнары – Арчада , Әгерҗедә, Кукмарада, Бөгелмәдә һәм Яшел Үзәндә һәм башка төбәкләрдә. ТАССРда кыска вакыт эчендә 50 мең урынлы 59 эвакогоспиталь ачылды һәм җиһазландырылды. Монда 334 мең яралы дәваланды. 70 тән артык иң әйбәт хастаханә биналары, интернатлар, мәктәпләр, сәнгать сарайлары, клублар, торак йортлар, кунак йортлары, санаторияләр һәм ял итү йортлары эвакогоспиталь булып оештырылды һәм җиһазландырылды2.
Казан шәһәре Киров районының 32 нче мәктәбендә дә госпиталь оештырылды. Шушы авыр еллар турында хәзерге буынга Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 55 еллыгына 2000 елда ачылган мәктәп музееның экспозицияләре сөйли. Безнең мәктәптә сугыш һәм хезмәт батыры ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г.Столяровка музей ачылды. Мәктәпнең алдынгы һәм актив укучыларыннан торган музейның советы оештырылды. Экспозицияләрне булдыруда совет бик зур көч куя. Музейның аерым экспозицияләре 3657 нче номерлы эвакогоспиталь эшенә багышланган. Ул сугышның беренче көннәреннән үк эшли башлаган.Эзләнү эшемнең юнәлеше булып архив документларын өйрәнү иде. Шушы максаттан РФ министрлыгы оборонасы Үзәк архивында эшләү өчен Подольск шәһәренә бару оештырылды.
1.Материалы обзорного доклада эвакогоспиталей о состоянии работы эвакогоспиталей за 1942г. Опись № 3959, дело № 619 стр.11. Национальный архив Республики Татарстан.
2. Татарский энциклопедический словарь.- Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ 1998г. Стр.154.
Кызыклы һәм авыр эш башлана. Сугышның беренче айларында фронтта совет сугышчылары өчен иң авырларның берсе- кире чигенү иде. Шушындый шартларда тылда эвакогоспитальләр ачып җибәрү эшләре башланды. 32 нче мәктәптән укучылар алынды һәм анда “ яңа яшәүчеләр”- медицина хезмәткәрләре һәм авырулар урнаштырылды. Укытучылар бүлмәсе – операцияләр ясау бүлмәсенә, ә кабинетлар- палаталарга әйләнде. “Без фронтта һәм тылда һәр кешенең гомере өчен көрәшәчәкбез һәм үзебезнең көчебезне яраланган сугышчыларның гомерен саклауга, аларның сәламәтлекләрен кайтаруга бирәчәкбез...” 1941нче елның көзендә, Мәскәүне геройларча һөҗүмнән саклау көнендә, һәр медицина хезмәткәре Союзның Колонналы Йорты митингысында шушы сүзләрне җиткерделәр. 3657 номерлы эвакогоспитальнең эше 1941 нче елның 29 нчы июлендә 1 номерлы боерык нигезендә башланып китте. Госпиталь җитәкчесе - Бусыгин Николай Васильевич боерыгы нигезендә, 3657 номерлы госпитальгә эшкә алынган табибларның, шәфкать туташларының, һәм башка эшчеләренең фамилияләрен белдек.(Кушымта №3) Республиканың МВД РТ адреслар бюросы хезмәткәрләре безнең исемлекләр буенча ТР территориясендә яшәүче госпиталь хезмәткәрләрен барладылар һәм чит республикада яшәүчеләрне дә ачыкладылар. Бу эш, безгә күп еллардан соң, шушы вакыйгаларны сызланган йөрәкләре белән, искә алучыларны табарга ярдәм итте. 3657 номерлы эвакогоспитальгә кешеләр эшкә төрле юллар белән урнаштылар. Бөтен хезмәт итүчеләр исемлегендә түбәндәгеләр язылган: “Өлкән шәфкать туташы Королева Елизавета Андреевна, 1920 нче елда туган. Белеме- фельдшер мәктәбе. Һөнәре –фельдшер. Яшәү адресы: Казан шәһәре, Кызыл Армия урамы, 10 нчы йорт, 1 нче фатир”3 Өлкән шәфкать туташы Королева Елизавета Андреевна белән әңгәмә вакытында түбәндәгеләрне искә төшерде: “1940 нчы елда мин фельдшер – акушер мәктәбен тәмамладым. Сугыш башлангач та, йөзләгән яшьләр белән берлектә фронтка киттем. Еладык та, бәхәсләштек тә. Берничә көн Татвоенкоматта утырдык, барыбызның да фронтка эләгәсе килде. Эвакопункт аркылы мине 3657 номерлы госпитальгә җибәрделәр. Ризалашырга һәм эшли башларга туры килде. Мин 3 нче катта икенче икенче бүлекнең өлкән шәфкать туташы булып эшләдем.. Безгә аяк – куллары яраланган хәрбиләрне алып кайталар иде”. Госпитальдә Елизавета Андреевна шатлыклы көннәрнең 1945 елның 9 нчы маена кадәр эшләгән.
3. .Именной список личного состава ЭГ № 3657. Опись № 18759, дело №?, лист №5.
Из фондов Центрального архива Министерства обороны РФ.
Санитар машиналары бер-бер артлы килеп тордылар. Алар кабул итү бүлеге янында тезелә иде. Бушатырга барысы да булыштылар: санитаркалар, ишегалды җыештыручылары, табиблар. Каридорлар яралылар белән тулды. Алар урындыкларга, тәрәзә төпләренә һәм идәнгә утырдылар, ә кайберләре агач сәндрәләргә ятты. Барысы да - яралы сугышчылар, табиблар, санитарлар- бердәм коллективны тәшкил иттеләр. Һәрберсе үзендә үзара бәйләнеш һәм шәхси җаваплылык сизде. Беркемгә дә тәртипне ике тапкыр искә төшерергә кирәкми иде, беркем дә эшнең авырлыгына канәгатьсезлек белдермәде, чөнки Мәскәүне фашистлардан азат итүчеләргә тагы да читен иде.
Елизавета Андреевна искә төшерүне дәвам итте: “ Бик авыр булды. Сталинградтан эшкәртелмәгән яралары белән авыр хәлле авыруларны алып кайта иделәр. Аларның яраларын эшкәрткәннән соң гипслар куйдылар, бәйләделәр. Палаталарда урыннар җитешми иде, каридорлар тулды. Бигрәк тә юрганнар һәм матраслар җитми торган иде. Тәүлекләп эшләдек, ике атналап өйгә дә кайтмый торган идек”. Караватлар арасыннан узып булмады. Яралылар бер-берсенә кисәтүләр ясый торганнар иде. Ләкин кисәтүләр усал түгел, чөнки яралылар госпитальнең яшәү шартларын аңладылар. Госпитальгә яралыларны штат тәртибе буенча 3-5 кә күбрәк кабул итәргә туры килде. Санэшкәртү узучылар, яралары бәйләнгән сугышчылар госпитальдән чыга тордылар, ә яңа килгән яралылар буш урыннарны алырга ашыктылар.
Кызыл Крест һәм Кызыл Ярымай запасы шәфкать туташлары курсларында Дары зоводының хезмәткәре Максютина Лидия Михайловна да укыды. (Кушымта №4) 1942 нче елның мартында сугыш – дәвалау учреждениеләрендә эшләү өчен шәфкать туташы запасы таныклыгы алгач, ул 3997 номерлы госпитальдә эшли башлады. 1942 нче елның августында улы тугач, аны 3657 номерлы эвакогоспитальгә эшләргә җибәрәләр. Монда ул 1945 нче елның сентябренә кадәр эшләде. Тәүлекләр буе ул яраланган сугышчыларны дәвалады, ә буш вакытларда фронттагы иренә хат язды. Сугыштан соң, алар яңадан очраша алмадылар. Ире 1945 нче елның 19 мартында үлде һәм Германиядә җирләнде.
Госпитальдә 5-6 табиб кына эшләде. Алар ялсыз һәркөнне 12-14әр сәгать эшләделәр. Шуңа карамастан, атна саен һәрберсенә 2-3 тапкыр тәүлекләп дежур торырга туры килде. Мондый көннәрдә иртәдән кичкә кадәр бәйләү бүлегендә эшләделәр.
1942 нче елның январь документлары буенча:
Боерык № 91
3657 номерлы эвакогоспиталь буенча
Казан, 1942 нче елның 9 нчы январе.
1.
3657 номерлы эвакогоспиталь буенча җаваплы кизү, 9.01.42
Ашамлыкларлар белән тәэмин итү буенча җаваплы Губайдуллин А.Г.
Кизү табиб Ахметова М.С.
3.
4 нче бүлекнең санитары Фролова В.С.
4.
2 нче бүлекнең өлкән шәфкать туташы Литвиненко А.В.
5.
4 нче бүлекнең палата шәфкать туташы Воронова Е.Н
6.
Аптека санитары Миронова З.
4 нче бүлекнең палата шәфкать туташы - Воронова Е.Н. 1041 нче елның август ахырында Ленинградтан эвакуацияләнде, ә 1941 нче елның 25 нче сентябреннән медрегистратор булып 3657 номерлы эвакогоспитальдә эшли башлады. 1941 нче елның октябрь аенда аны шәфкать туташы итеп күчерделәр. Яралыларны дәвалады, аларга уколлар ясады, яраларыннан бинтларны салдырды. Күбесе дәваланырга аңа эләгергә тырышты. Бигрәк тә, беренче вакытларда авыр булды, чөнки яралылар беренче эвакогоспитальгә җибәрелде. Аларны үлемнән саклап калу һәм кыска вакыт эчендә аякка бастыру өчен күп көч кирәк иде. Шулай итеп, авыр көннәр уза торды. Яшәү өчен көрәш атналар һәм айлар буе дәвам итте. Шәфкать туташлары, арып хәлләрен югалтсалар да, беркайчан да авырлыкларга зарланмадылар. Воронова Елизавета Никитична сугыш вакыйгаларын сөйләгән вакытта, зур ихтирам белән Иванова Зоя Петровнаның тырышлыгын искә алды.
Безгә, мәктәптә Бөек Ватан сугышына башланган чараларга даими рәвештә чакырыла торган почетлы кунагыбызны – Иванова Зоя Петровнаны эзләп табу мөмкинлеге туды. Табиб – ординатор, өлкән медицина хезмәткәрләре лейтинанты, Иванова Зоя Петровна искә алды: “ Сугыш вакытында, 32 нче мәктәптә 3657 номерлы эвакогоспиталь оештырылды. Шушы госпитальдә мин 1943 нче елның 27 нче апреленнән 2 нче июненә кадәр эшләдем. Госпитальнең җитәкчесе бу вакытта медицина хезмәткәре капитаны Магницкая иде. Монда яралыларны күп алып кайталар иде һәм вакытларны санамыйча эшләдек. Яралыларны бигрәк тә башка республикалардан төне буе алып кайттылар. Яралылар янына заводтан эшчеләр килеп йөрде. Алар яралыларга ашарга алып килделәр. Бер дустым - Вахромеева Мария Александровна - монда үзенең парын тапты һәм аңа кияүгә чыкты. Алар Запорожьега киттеләр.”
1942 нче елдагы эвакогоспитальнең эше турындагы хезмәтләрне өйрәнү нигезендә түбәндәгеләрне әйтергә була: шушы вакытларда 3657 номерлы эвакогоспитальдә бик күп тәҗрибәле табиблар эшләгән. 1942 нче елның 20 нче сентябрендә стажы буенча1:
0 – 1 ел эш стажы – 2 кеше
3 елга кадәр – 4 кеше
5 – 10 ел – 5 кеше
10 – 15 ел – 2 кеше
15 елдан артык – 3 кеше.
Яралыларның гомерен саклар өчен, аларга йөрәк җылысын биреп, ягымлы һәм мәрхәмәтле булып, бик күп гап-гади хатын – кызлар башка госпиталь хезмәткәрләре белән берлектә көрәштеләр. Белгәнебезчә, сугыш һәрвакыт төрле эпидемия авырулар өстәде. Бу авырулар сугышчылар аша бөтен җиргә таралды. Тик фәнни эвакуация берләшмәсе генә яралыларны, авыруларны дәвалау, шулай ук санитар – гигиенаны саклау, эпидемиягә каршы чаралар үткәрү нәтиҗәсендә, илебездәге һәм гаскәрдәге халкыбызны эпидемияләрдән һәм аның таралуын туктатып калдылар. Бу юнәлештә Казандагы эвакогоспитальләрдә бик күп зур эш алып барылды. ( Кушымта №5) Каты сугыш елларында республиканы төрле эпидемия авыруларыннан саклап калу- шәфкать туташлары өчен бик зур мәсьәлә иде. ( Кушымта №6)
Яралыларның һәм Кызыл Армия командирларының сәламәтлеген, күңелләрен күтәрү өчен, физкультура белән шөгыльләнү бик мөһим иде. 3657 номерлы эвакогоспитальдә бик озак урын өстендә ятучы авыруларны дәвалау өчен физкультуралар үткәрделәр. Бу эш, тизрәк дәвалану өчен, бик зур нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай ук яралыларга медицина хезмәткәрләре массажлар, физик күнегүләр ясарга һәм әйбәт ашатырга тырыштылар. 3657 номерлы эвакогоспитальдә һәр көнне ашамлыклар янына төрле витаминлы эчемлекләр (кура җиләгеннән, ылыстан, гөлҗимештән) куйдылар, ә кальций җитешмәгәндә, йомырка кабыгы порошогы белән тулыландырдылар.
Медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, безнең республикада 72 % яралы һәм 90 % артык авыру сугышчы сафка озатылды. Безнең республика госпитаьләрендә 334 мең яралы һәм авыру сугышчы дәваланды, 207 меңе сафка басты. Бу Татарстан госпитальләре фронтка 20дән артык дивизияне кайтардылар дигән сүз. 3657 номерлы эвакогоспиталь боерыклар китабында, госпитальнең медицина хезмәткәрләренә авыруларга игътибарлы булганы һәм заманча дәвалау өчен, котлау хатлары урнаштырылган. ( Кушымта №7)
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.
Кешеләрнең эвакогоспитальгә ярдәм
күрсәтүләре. Шефлык ярдәме.
Сугыш вакытын исәпкә алып, 1941 нче елның 26 нчы июненнән һәр җирдә предприятиеләр һәм оешмалар өчен яңа эшләү графигы төзелде. Шулай ук, оешмаларда кайбер эшчеләрне азат итү максатыннан штат структурасы үзгәртелде. Җитәкчелек аппараты кыскартылды һәм гадиләштерелде. СССРның Совнарком карары буенча, 1941 нче елның 23 нче июленнән сугыш вакытында азат ителгән эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә башка эшкә күчү рөхсәт ителде. (Кушымта №8)
Киров районының җитештерү оешмалары үзләренең эшләрен сугыш вакытында җайга салып, сугыш заказларын төп цехларда гына түгел, ә киңкулланылышлы цехларында да чыгардылар. Кызыл Армия өчен зур күләмдә снарядлар, миналар, төрле җиһазлар һәм материаллар җитештерделәр.
Тылда нәкъ фронттагы шикелле! Яшьләр станоклар янында гына эшләп калмадылар, алар танклар, самолетлар һәм бронепоездлар төзү өчен акчалар җыйдылар, сугышчылар өчен җылы киемнәр әзерләделәр. Буш вакытларда кызлар госпитальдәге сугышчыларның киемнәрен тектеләр һәм юдылар, яралылар янында кизү тордылар.
“ Сантехприбор” заводының калибрлар шомартучысы Мелентьева Татьяна Ивановна - сугышның беренче айларында Казанның шәфкать туташлары курсларын тәмамлады. Заводта бер смена эшләгәннән соң, 2 нче сменага 3657 номерлы эвакогоспитальгә эшләргә йөри иде. Монда ул 1941 нче елдан алып 1944 нче елга кадәр эшләде. Ул яралыларның яраларын бәйләде, аларга булышты. Татьяна Ивановна истәлекләреннән: “ Госпитальгә төрле фронттан һәм шәшәһәрдән (Ленинградтан, Псковтан, Донбасстан) яралылар кайта иде. Биек түбәле сыйныф бүлмәләренә юка мендәрләр һәм юрганнар җәелгән тимер караватлар урнаштырылды. Караватлар бер-берсенә тыгыз куелды. Госпитальдә тәүлек буе табиблар операцияләр ясадылар” . “ 1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы хезмәте өчен “ дигән медаль һәм юбилей медале белән бүләкләнде.
Федорова Таисия Андреевна 1943 нче елдан Казан вертолет заводының 21 нче цехында урнаштыручы булып эшләде. Ул, сугышка җибәрелә торган продукцияләрне тутыру өчен, тартмалар эшләде. Бер үк вакытта КВЗ да һәм Кызыл крестта да эшләвен дәвам итте.. Эштән соң башка хатын-кызлар белән бергә 36576 номерлы эвакогоспитальдә кизү торды. Таисия Андреевна истәлекләреннән: “ 1943 нче елдан мин Кызыл Химик урамының, 19 нчы йортында урнашкан госпитальдә эшли башладым. 5-6 сәгать дежур торырга туры килде, яралыларның яраларын бәйләдек, авыруларны карадык, палаталарны җыештырдык, керләрен юдык һәм башкалар. Федорова Таисия Андреевна “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы хезмәтләре өчен” медаль һәм юбилей медале белән бүләкләнде.
Орешина Раиса Петровна истәлекләреннән: “ 1940 нчы елдан алып 1946 нчы елга кадәр Киров районының Олы урамында урнашкан Милиция Эчке Эшләре органының 2 нче колониясендә эшләдем. Минем белән Уварова Антонина, Шельпякова Валентина эшләде, ә мин - фельдшер булып эшләдем. Сугыш вакытында 32 нче мәктәптә эвакогоспиталь урнаштырылды. Монда төрле дәрәҗәдә яраланган сугышчылар дәваланды. Каты яралылар да бар иде. Яралылар 2 һәм 3 нче катта да дәвалынды. Без, колония эшчеләре, госпитальгә килеп, сугышчыларны бәйрәм белән тәбрикләп йөрдек. Аларга күчтәнәчләр алып килә идек: ит белән карабодай боткасы, винегрет. Без аларны үзебез әзерли идек. Палаталарга кердек һәм яралылар белән сөйләшеп утырдык. Без ул вакытта барыбыз да яшь идек. Авыруларның күңелләрен күтәрү өчен, палатага гармуннар белән кердек. Безнең бер хезмәткәребез баянда бик әйбәт уйный торган иде. Госпитальнең җитәкчесе - Магницкаяга госпитальгә безнең килеп йөрүебез бик ошый иде.”
Авыр көннәрдә укучылар да булышты. Казанга яралылар кайткан саен ,пристаньга һәм вокзалга йөзләп хатын-кыз , яшьүсмерләр килә иде. Алар авыруларга булыштылар, аларны сак кына санитар машиналарына урнаштырдылар. Балалар яралыларга сулар бирделәр, аларга йөрергә һәм тәмәкеләр төрергә булыштылар.
Романова Клара Петровна истәлекләреннән: “ Миңа ул вакытта 13 яшь иде. Сугыш вакытында 32 нче номерлы мәктәптә эвакогоспиталь иде. Без дәресләрдән соң шунда эшләдек. Без, укучылар, яралыларның иске бинтларны җыеп, аларны югач, киптереп төргәли идек. Яралыларга концертлар куйдык һәм аларның туганнарына хат язарга булыштык. Яралылар шуның өчен безне ипи белән сыйлый торганнар иде”.
Кузьмина Валентина Васильевна истәлекләреннән: “ Без госпитальгә концертлар белән йөрдек, мин бик биергә ярата идем. Яралылар арасыннан яшьләр һәм картлар да булды. Яралылар безне мөмкин кадәр сыйладылар ( шикәр, прәннекләр һәм тушенкалар) Без яралыларга кулъяулыклар чигеп бирдек. Кайберебезнең әниләре яралылар өчен оекбашлар бәйләп бирде. Заводта эшли башлагач, мин дә госпитальгә килеп йөри башладым. Бинтларны юдым, палаталарда җыештырдым һәм яралыларга булыштым. Мин әтиемә охшаган 40 яшьлек солдатны күреп алдым. Без аның белән еш сөйләшеп утыра идек. Хәтта әйтә торган иде: “ Әгәр исән калсам, мине сине үземнең кызым итеп алам”.
1941 нче елдан безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып, Паранина Ольга Ивановна эшли башлады. Сугыш вакытында Ольга Ивановна үзенең укучылары белән яралыларга шефлык ярдәм күрсәттеләр, анда пионер җыелышлары үткәрделәр, каты авыруларны карадылар һәм фронтка җыелган әйберләрне җибәрергә булыштылар ( бияләйләр, яулыклар). Ольга Ивановна 32 нче номерлы мәктәптә 1941 нче елдан алып 1997 нче елга кадәр эшләде. 2010 нчы елның июль аенда без аны 90 еллыгы белән бүләкләргә һәм тәбрикләргә җыенабыз.
Яралыларга үзэшчән яшь артистларның концертлар белән чыгышлар ясавы зур бәйрәмгә әйләнде. Аларның шигырьләрен, җырларын һәм мәзәкләрен тыңлау, яралыларга авыр сугыш вакытларын берникадәр онытып торырга ярдәм итте. Шушындый даими игътибарлыкка һәм ярдәмлеккә сугышчылар зур бәя бирделәр, аларның күңелләрен күтәрде һәм яңадан фронтка кире кайту теләген тудырды.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК.
Ногинскийдан – кызылармеец.
Бөек Ватан сугышы ветераны гына шушы авыр вакытлар турында дөресен сөйли ала. Эвакогоспитальдән төрле вакытларда чыгарылган сугышчыларның фамилияләрен укып аңларга була. Кайберләре фронтка җибәрелгән, ә кайберләре үзләренең хезмәтен дәвам иткән. Һәр фамилиянең үзе язмышы . 3657 номерлы эвакогоспитальнең эшчәнлеге, сугыш вакытында үзләренең язмышларын безнең госпиталь белән бәйләүчеләр турында мәгълүматлар җыйганда, төрле массакүләм белешмәләр аша барысына да мөрәҗәгать итәргә туры килде. 2006 нчы елда безнең мәктәпкә Ногинск шәһәреннән Бөек Ватан сугышы ветераны Батышев Николай Иванович телефоннан шалтыратты һәм безгә 1943 нче елның маеннан ноябренә кадәр эвакогоспитальдә дәвалануы турында хәбәр итте. Шушыннан соң, музей Советының әгъзалары Сталинград сугышында катнашучы һәм шушы госпитальдә дәваланучы Батышев Николай Иванович янына,Ногинск шәһәренә юл тоттылар. Укучылар, тыннарын алмыйча, ветеранның сөйләгәнен тыңладылар. ( Кушымта № 9)
Батышев Николай Иванович истәлекләреннән: “ Ногинск шәһәрендә тудым һәм үстем, укыдым. 1942 нче елда мине армиягә алдылар. Внуковода безне десантлыкка өйрәттеләр. Менә сугыш башланды. 1941 нче елның 22 нче июнендә шушы коточкыч хәл турында бөтен дөньяга таралды. Сугышның беренче айларында зур югалтулар булды. 1942 нче елның көзе. Безне Сталинградны сакларга җибәрделәр. Шәһәргә Иделдән барып 20 км чамасы җитә алмадык. Бөтен җирдә эшелоннарның вагоннары җимерелгән. Фашистлар һавадан аталар. Сталинградка кадәр без җәяү бардык. Коточкыч хәл- тирә-юньдә үлгән солдатларның гәүдәләре. Сталинградка якын килгән саен, үле сугышчы гәүдәләрен күбрәк очратасың. Сугышка бик әйбәтләп әзерлек барган . Безгә, кардан аерып булмый торган, маскалы халатлар өләштеләр. Беренче булып сугышка автоматчылар китте. Мин каты итеп пулеметыма ябырылдым да командирның боерыгын көтә башладым. Шундый авыр вакыт иде, ләкин командир боерык белән ашыкмады, фашистларның якынрак килүен көтте. Менә ике яктан ату башланды. Минем күзем алдында иптәшемне үтерделәр. Үлем һәрберебез белән янәшә йөрде. Миңа- 19 яшьлек егеткә - бик куркыныч иде. Пулеметка ябырылган килеш, атудан туктамадым. Берникадәр вакытлар үткәч, уң кулымның селкенмәгәнен сиздем. Авыртуны белмәдем һәм пулеметымны тагы да катырак кыстым. Ләкин кулым бөтенләй селкенми иде. Шул вакытта яраланган кулымнан кан акканын күрдем. Мин аңымны югалттым. Сугыш кырыннан мине ничек алып чыгып киткәнне бөтенләй хәтерләмим. Госпитальдә генә уянып киттем. Яралыларны тылга җибәрделәр. Мине һәм башка яралыларны Казанга җибәрергә әзерләделәр. Без Иделдән пароход белән бардык. Шинель - кием дә, юрган да булды. 1943 нче елның маенда Казанга килеп җиттек. Казанга кайткач, госпитальгә трамвай белән килдек. Әле дә хәтеремдә, без Кремльне һәм суда торган һәйкәлне узып киттек. Мәктәптә госпиталь тукталыштан 200 адым ераклыкта урнашкан иде. Менә без 3657 номерлы госпитальгә килеп җиттек. Безгә коралларны һәм шәхси әйберләрне калдырырга куштылар. Бөтен әйберләрне әйбәтләп бәйләдек һәм имза куйдык. Безне мунчада юындырдылар. Шуннан соң чиста килеш палатага яткырдылар. Күпме ай ак җәймәсез һәм юргансыз йокларга туры килгән иде . Ә монда - урын-җир матур һәм пөхтә итеп җәелгән. Көндезге ашта гел балык бирделәр. Мин аны шулкадәр күп ашадым, хәтта сугыштан соң да мин аңа карый алмый идем. Кулым авыртудан туктамады һәм анда гангрена башланды. Бу табибларны бик борчыды. Мин 5 операця кичердем. Һәркөн яралылар килә торды. Бөтен бүлмәләр тулды. Төне буе коридорларда яралыларның ыңгырашуы һәм саташып кычкыруы ишетелеп торды. Төштә алар бер сугышны җиңеп икенче сугышка китәләр иде. Беркөнне минем яныма табиб килде һәм әйтте: “ Без сине коткарырга уйлыйбыз һәм соңгы юл- ампутация”. Мин риза булмадым. Минем кулымны бәйләделәр һәм яраны чистарттылар. Табиблар бөтен көчләрен куйдылар. Мине 1943 нче елның 20 нче ноябрендә чыгардылар. (Кушымта № 10) Табиблар, кайтып җиткәч, үзебезнең шифаханәгә барырга куштылар. Кулым вакыт-вакыт канады, ләкин кисәргә бирмәдем. Хәтта моның өчен Ногинскийда табиб белән ачуланышырга да туры килде. Менә соңгы операция, кулым төзәләчәк”. Николай Иванович үз сүзендә торуына бик шатланды.
Батышев Николай Иванович Җиңү көнен үзенең туган илендә Ногинскийда каршылады. Шатлыктан аның йөрәге җырлый. Һәр көнне Николай Иванович өендә җыр яңгырый. Үзенең хатыны Анастасия Дмитриева белән ветераннар хорында катнашалар. Николай Иванович бакчада эшләп күңелен күтәрә. Ул төрле җиләк-җимешләр үстерә. Ә бәйрәм көннәрдә гаиләсе белән Николай Иванович үзенең сугыштагы дуслары һәм авыр сугыш вакытларын искә төшерә. Ул даими рәвештә укучылар янына килеп йөри. Күптән түгел, Батышев Николай Ивановичның үлеме турында кайгылы хәбәр алдык. Аны искә алып баш иябез. Ләкин Сталинград сугышы, 3657 номерлы эвакогоспитальнең эше һәм аның сугыштан исән әйләнеп кайтуы турында үзенең видеопленкалары аша күп буыннарга җиткерер.
Туган якларына күбесе әйләнеп кайта алмады. Тол хатыннар, әниләр һәм апалар почтальонны очраткач үзләренең сугыштагы туганнары турында үлгән хәбәрләрен алырга курка иде. Ә бу хәбәрләр һәркөн килеп тордылар.
Архив документлары аша безнең госпитальдә үлгән сугышчыларның һәм Казан зиратларында кумелүчеләрнең исемлеген булдырдык. Кар десантындагы балалар, схема буенча Арча зиратында күмелгән сугышчыларның каберләрен табарга булыштылар.
Үлгән сугышчыларның истәлегенә баш иябез. Еллар һәм бик күп вакытлар узарлар, буыннар үзгәрер, ләкин сугышчыларның батырлыгы илебезне фашистлардан коткаруы мәңге онытылмас! Бөек Җиңү көнендә, без, сугышта үлеп калган улларыбыз, кызларыбыз, әтиләребез, әниләребез, ирләребез, балаларыбыз, абыйларыбыз, апаларыбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбыз алдында баш иябез!
ЙОМГАК.
Шулай итеп, архив документлары, басылган материаллар җыентыгы, көндәлек матбугат, 3657 номерлы эвакогоспиталь медицина хезмәткәрләренең истәлекләрен, яралыларны шефка алучы гражданнарының истәлекләрен өйрәнү түбәндәгеләрне күрсәтте: каты сугыш шартларында медицина хезмәткәрләре бик зур роль уйнадылар һәм куелган бурычларны тулысынча үтәделәр.
Тикшеренү эше вакытында түбәндәге фикерләрне әйтергә була:
Хезмәтне укучылар туган як турында өстәмә материал итеп куллана алалар. Шулай ук тарихчылар һәм медицина хезмәткәрләре сугыш вакытында 32 нче номерлы мәктәптә урнашкан 3657 номерлы эвакогоспитальнең эшчәнлеге турында белә алалар. Тикшеренү һәм эзләнү эше бу юнәлештә дәвам итә. Киләчәктә Санкт-Петербургтагы МО РФ сугыш һәм медицина музееның Архив фондының сугыш һәм медицина документларын өйрәнү планда тора.
Хезмәттәге һәр исем һәм фамилия астында кеше гомере, аларның шатлыклары һәм кайгылары, мәхәббәт һәм аерылу, җиңү һәм җиңелү. Бу төрле буын , милләт, һөнәр, шөгыль кешеләре. Ләкин аларны барысын да – Туган илне һәм Җирне ярату берләштерде. Шушыны киләчәк буынга васыть итеп калдырды.
Кулланылган әдәбият.
Док.һәм материаллар җыентыгы.-М.: Медицина, 1977.-С.21.
Щелкунчик
Мороз Иванович
Заяц, косач, медведь и весна
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Ель