Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы буенча презентация. 9 класс әдәбият дәресе
Вложение | Размер |
---|---|
Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы.ppt | 757.5 КБ |
Слайд 1
Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы Әзерләде: Шәвәлиева Айгөл Вахит кызы,ТР Сарман районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәнни җитәкчесе: Салихова Рәмзия Равил кызы, ТР Сарман районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең II кв.категорияле татар теле укытучысыСлайд 2
Ризаэддин Фәхреддин Туу датасы: 17 гыйнвар 1859 Туу җире: Самара губернасы Бөгелмә өязе Кичүчат авылы Милләте: татар Үлем датасы: 12 апрел ь 1936 Үлем җире: Уфа Әтисе: Фәхреддин Сәйфеддин, мулла Әнисе: Мәһүбә
Слайд 3
Бала чагы Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында Самара губернасы-ның Бөгелмә өязе (хәзер Татарстан-ның Әлмәт районы) Кичүчат авылын-да туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфед-дин улы шул авылның имамы бул-ган. Ризаэддин иң беренче сабакла-рын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган.
Слайд 4
1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйл ьман К әримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйл ьман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсендә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
Слайд 5
Казан Ризаэддин Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
Слайд 6
Санкт- Петербург 1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэддин Фәхреддингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйл ь Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.
Слайд 7
Илбәк авылы 1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхреддин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган. Имам Р.Фәхреддин
Слайд 8
Уфа, казыйлык Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи шәргыягә беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе- Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медал ьл әр белән бүләкләнгән.
Слайд 9
Уфа чорындагы иҗаты Уфада ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Шәкертлек адабе” кебек дәреслекләре, шулай ук “Сәлимә, яки Гыйффәт”, “Әсма, яки Гамәл вә җәза” кебек әдәби җәүһәрләре, “Асар” кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р. Фәхретдиннең барлыгы 29 исемендәге әдәби, тарихи, гыйл ьми педагогик, дини хезм әтләре һәм әсәрләре басылып чыккан.
Слайд 10
Уфадан - Оренбургка Оренбург шәһәрендә чыга башлаган “Вакыт” газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында, ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм “Вакыт” газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәс ь әләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
Слайд 11
Ризаэддин Фәхреддин гаиләсе белән
Слайд 12
Оренбургтагы эшчәнлеге “ Шура” дип исемләнгән яңа журнал 1908 елны ң гыйнварында чыга башлый. Баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Ул аны, мөхәррир буларак, журнал 1918 елда ябылганчыга х әтле җитәкли.
Слайд 13
Совет чоры “ Шура” журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р. Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
Слайд 14
Р.Ф әхреддин х ә зр ә тл ә ре
Слайд 15
Р.Фәхреддин Мәккәдә 1897 елда барлык имамнарга да Гарәпстанга хаҗ кылырга кирәклек турында әйтелә. Шуннан соң Р.Фәхреддин дә Мәккәдә хаҗ сәфәрендә булып кайта.
Слайд 16
Кулланылган әдәбият: Әдәбият. 9 нчы сыйныф. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.Ә., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел. Мәшһүр мәг ър ифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия пр ц ессында файдалану. III кисәк, Казан, “Школа”, 2007 ел. Мәг ър ифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәг ълиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. Яр Чаллы, 2006 ел. Интернет материаллары
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Н. Гумилёв. Жираф
Снежная книга
Два петушка
Одеяльце