Творческая работа относится к разделу "Экология"
Поисково-исследовательская работа « Определение запылённости воздуха в помещении школы и наличия в нём микрорганизмов» составлена и проведена учителем химии Галимовой Раушании Раисовны с учащимися 11класса. Работа проведена с целью способствия развитию познавательного интереса учащихся к предмету,изучения состава и свойств пыли, встречающейся в помещении школы,и обнаружение в воздухе микроорганизмов,что является целенаправленной многоуровневой деятельностью, способом познания мира через логические умозаключения. А также сама работа на природе способствует укреплению здоровья и нацелена на улучшение среды в школе.
Продолжительность 7 дней.
Вложение | Размер |
---|---|
презентация | 2.34 МБ |
“Мәктәп бинасында микроорганизмнарның туплануын һәм тузанлану дәрәҗәсен билгеләү” темасы буенча тикшеренү эше | 72.02 КБ |
Слайд 1
“ Мәктәп бинасында микроорганизмнарның туплануын һәм тузанлану дәрәҗәсен билгеләү”Слайд 2
Сорау : Тузан нәрсәдән тора? Тузан нинди авырулар килеп чыгуына сәбәпче булырга мөмкин?
Слайд 3
ПРОБЛЕМА: Мәктәп бинасы террито-риясең тузанлану дәрәҗәсен ничек киметергә?
Слайд 4
Тикшеренү темасы : « Мәктәп бинасында микроорганизм нарның туплануын һәм тузанлану дәрәҗәсен билгеләү »
Слайд 5
Максат: Мәктәп бинасындагы тузан кисәкчекләренең составын һәм үзлекләрен тикшерү Мәктәп территориясенең тузанлану дәрәҗәсен йөрәнү Һавада микроорганизмнар барлыгын ачыклау
Слайд 6
Тикшеренү объекты : Ашһанә Химия кабинеты Коридорлар
Слайд 7
Тикшеренү предметы: Тузанлану дәрәҗәсе Микроорганизм- нарның туплануы
Слайд 8
Тикшеренү этаплары Тема һәм тикшеренү юнәлешләрен сайлау Максат кую Тикшеренү методларын сайлау Тикшеренү нәтиҗәләр алу Нәтиҗәләрне анализлау, чагыштыру. Алынган нәтиҗәләр буенча йомгак ясау
Слайд 9
Тикшеренү методлары Фәнни әдәбиятны өйрәнү Тәҗрибә үткәрү методы статистик анализ методы мониторинг
Слайд 10
Лаборатор эш №1 Мәктәп бинасында һаваның тузанлану дәрәҗәсен билгеләү .
Слайд 11
Тикшеренү нәтиҗәләре Химия кабинетында, коридор тәрәзә төпләренән алынган үрнәкләр Кисәкчекләр төркеме Саны Төсе Формасы № 1 үрнәк (коры) 40 кара түгәрәк № 2 үрнәк(сулы) 17 кара түгәрәк № 3 үрнәк (кислоталы 1-3 көрән түгәрәк
Слайд 12
Тузан составы Вак дисперс тузан – хәрәкәтчән һәм җиңел тузан кисәкчекләреннән тора. Мондый тузан кичәкчекләре һавада озак вакыт асылынып торырга мөмкин . Сулаганда һава белән бергә бу кисәкчекләр үпкәләргә эләгә һәм организмда туплана Эре дисперсс тузан – авыр һәм аз хәрәкәтчән кичәкчекләрдән тора. Җил булмаганда мондый тузан теләсә кайда тупланырга мөмкин ( шкаф полкалары китаплар һ.б.). 1 см 3 һавада төрле зурлыктагы, төрле материалдан торган 106 тузан кисәкчеге булырга мөмкин .
Слайд 13
Тузан төрләре Кәгазь(целлюлоза) тузаны Хайван тиресе , йоны , тире фрагментлары Йон с үсләре Кеше йоны , чәче Гөмбәчекләр һәм бактерияләрнең споралары Бөҗәк кисәкчекләре Җиһаз кисәкчекләре
Слайд 14
Тузанның химик табигате Составында сульфат һәм нитрат тозлары булган тузан кисәкчекләре суда эри Силикат тузаны ( ком ) суда да , кислоталарда да эреми . Карбонат тузаны (известь таш ) суда эреми , ләкин хлорид кислотасында эри
Слайд 15
Тузанлану дәрәҗәсе
Слайд 16
Лаборатор эш №2 Һавада микроорганизмнар булуын ачыклау
Слайд 17
Тузандагы талпаннар Һавада талпаннар бик кечкенә-0,1-0,5 мм . Аларны гади күз белән күреп булмый 1 г тузанда меңләгән талпан булырга мөмкин. Бу организм кискәчекләре һавада асылынып торып, кешеләрнең сулыш органнаррына эләгәләр һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Слайд 18
Петри чашкасы №1 Петри чашкасы №2 Петри чашкасы №3
Слайд 19
Микроорганизмнарның туплануы Петри савыты № М икроорганизм күзәнәкләре саны Ед/дм 3 көн 5 көн 7 көн № 1 0 6-7 15-16 № 2 0 33-34 45-46 № 3 2-3 57-58 142-146 Кызыл белән бирелгән саннар һавада микроорганизмнарның нормадан тыш булуы турында күрсәтә
Слайд 20
Тузан һәм микроорганизмнар китереп чыгарган авырулар
Слайд 21
Кеше тәүлек эчендә үзенең үпкәләре аша 6 млрд. якын тузан үткәрә. Бу төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин .
Слайд 22
Туберкулез Туберкулез таякчыгы һавада берничә ел сакланырга мөмкин
Слайд 23
Астма Һавадагы микроорга-низ м нарның күп булуы астма авыруын көчәйтә
Слайд 24
Аллергик ринит Борын эчендә барлыкка килгән аллергик авыру, еш кына төчкерү, борын эчендә сыеклык җыелу белән тасвирлана
Слайд 25
Аллергик конъюнктивит
Слайд 26
Аллергик дерматит Тәндә кабырчыклар хасил булу белән бара торган аллергик авыру
Слайд 27
Квинке шешенүе Тире , тире асты күзәнәкләренең , иреннәр һәм башка органнарның шешенүенә китергән аллергик авыру
Слайд 28
Тузанлану дәрәҗәсенә йогынты ясаучы факторлар Бүлмәләрне җилләтү Бүлмә гөлләре саны Китапларның , җиһазларның саны Тузанның иң күп туплану биеклеге
Слайд 29
Кабинетларны җилләтү Җилләткәнче Җилләткәч
Слайд 30
Бүлмә гөлләренең күп булуы
Слайд 31
Нәтиҗәләр Кабинетларны җилләтү , тузанлану дәрәҗәсен киметә Бүлмәләрдә даими рәвештә дымлы җыештырулар уздырырга Күп итеп гөлләр үстерү тузаннан арынырга ярдәм итә Тузанның күп өлеше идәннәң 1 метр биеклектә туплана
Слайд 32
Чисталык һәр көнне , һәркемгә кирәк! Кабинетларда , коридорда һәм ашһанәдә даими рәвештә чисталыкны сакларга . Такталарны эйбәтләр сөртеп, идәннәрне яхшылап юарга . Бина эчендә икенче аяк киеме кияргә. Дежур укучыларга тиешенчә . контрольдә тотарга .
Слайд 33
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
Татарстан республикасы
Азнакай муниципаль районы
«Урсай авылы гомуми белем бирү мәктәбе»
“Мәктәп бинасында микроорганизмнарның туплануын һәм тузанлану дәрәҗәсен билгеләү”
темасы буенча тикшеренү эше
Җитәкче: химия укытучысы
Галимова Раушания Рәис кызы
Тикшеренү эшен башкаручы :
11сыйныф укучысы
Шайхуллина Айсылу
Урсай авылы Азнакай районы
Татарстан республикасы
2012
ЭЧТӘЛЕК
1. Кереш
1.1 Сүз башы ………………………………………………………….…...3
1.2 Тикшеренү этаплары ……………………………………………………...3
1.3 Әдәбиятны барлау ………………………….……………………………..3
1.4 Максат кую ………………………………… ……………………3
2.Материал һәм методика
2.1 Тикшеренү урынына тасвирлама..............……………………………….4
2.2 Тикшеренү методикасы …………………………………………… ...5-6
3. Тикшеренү нәтиҗәләре
3.1 Тузанның составы , үзлекләре ……………………………… ………..7
3.2 Тузаның химик табигате ………...……………………………...……7
3.3 Һавада микроорганизмнарның туплануы .………………………8
3.4 в 1 м³ һавада микроорганизмнар саны…..……………………………...8
4. Нәтиҗәләр …………………………………………………………………….…9
Кулланылган әдәбият……………………………………………………………….16
1.Кереш
1.1 Сүз башы
Без яшәгән йорт, ишек алды ,анда урнашкан барлык предметлар да безнең сәламәтлеккә сизелерлек йогынты ясыйлар . Химия фәне безнең тормышыбызга көннәк –көн ныграк үтеп керә .Куланыла торган матдәләрнең күбесе –пластик массалар, металл эретмәләре , төрле синтетик материаллар кеше организмына тискәре йогынты ясыйлар
Һаваның тузанлануы- кеше тормышындагы төп экологик факторларның берсе булып тора. Һавада асылынып торган теләсә нинди кайсы каты кисәккчекләр тузан дип аталалар. Тузанның экологик яктан куркынычлылыгы аның һавадагы концентрациясе һәм табигате белән билгеләнә . тузанны ике төркемгә бүлергә була: эре дисперслы тузан һәм вак дисперслы тузан . Тузанның табигате аның кичәкчекләренед суда яки кислоталарда эрүчәнлеге белән билгеләнә . Мәсәлән, силикат тузаны(ком кисәкчекләре)суда да , кислоталарда да эреми. 1 см3 һавада төрле зурлыктагы, төрле материалдан торган 106 тузан кисәкчеге булырга мөмкин .
Һава тирәлегендә кояш нурларының күп , ә туклыклы матдәләрнең аз булууы нәтиҗәсендә микроблар үрчү өчен шартлар бик үк уңай түгел . ләкин кеше яшәгән урыннардагы һавада тузан кисәкчекләре күп була , ә ул үз чиратында төрле микроорганизмнар һәм аларның колонияләре үрчү өчен уңай тирәлек булып тора
1.2 Тикшеренү этаплары
1.3 Әдәбиятны барлау
Эш нәтиҗәле булсын өчен , алынган темага карата фәнни –популяр әдәбиятне белү кирәк. Бу түбәндәгеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә:
Иң беренчечиратта без мәктәп китапһанәсендә , химия , биология укытучыла-рын да , авыл китапханәсендә булган барлык материалларны карап чыктык . Шулай ук интернет материаллары арасыннна да үзебезнең темага туры килгән материалларны сайлап алдык барлык материалалар да укучылар тарафыннан өйрәнелеп, проект төзү барышында файдаланылды
1.4 Максат
2. Материал һәм методика
Мәктәп бинасында түбәндәгетерриторияләренән тузан үрнәкләре алынды:
А)Химия кабинеты
Б) рекреация
Түбәндәге территорияләрдән һава составы тикшерелде
1.коридор
2.Ашһанә
Материаллар туплану һәм һава , тузан составы үрнәкләре кыш айларында алынды, ә бу чорда, билгеле булганча ,биналарның үз тузаны гына , урамнан тузан бик керми,шулай ук мәктәп бинасында көненә ике тапкыр идән юыла .
2.Тикшеренү методикасы
Тузанны ике төркемгә бүлергә була
Тузаннын составы төрле : анда органик матдәләр дә ( үсемлек , хайван кеше организмы кисәкчекләре – серкәләр , йон , ), неорганик матдәләр дә
( туфрак ,ком, синтетик юучыматдәләр,төрле химик матдәләр һ.б.)бар . тузан кисәкчекләрендә төрле микроорганизмнар туплана һәм үрчи . Бер микробтан меңләгән микроорганизмнар колониясе үсепчыгарга мөмкин .Шуңа күрә һавадагы тузанның составын һәм дәрәҗәсен даими контрольдә тоту бик мөһим
Лаборатор эш№1
«Мәктәп бинасында һаваның тузанлагу дәрәҗәсен билгеләү ».
Максат : мәктәп бинасындагы һаваның составын һәм үзлекләрен өйрәнү
Җиһазлау:пипетка, скальпель, предмет пыялалары , микроскоп, хлорид кислотасы
эремәсе(10%), чиста су
Эш барышы
I. Скальпель ярдәмендә химия кабинетындагы “ №1 үрнәк” һәм коридордагы “№2 үрнәк” тәрәзә төбенән тузан үрнәген алдык
2. “1” нче үрнәктәге тузан бөртекләрен предмет пыяласына салып , микропрепарат эзерләдек һәм аны «20х40» зурлыкта карадык
3. Тузан кисәкчекләренең формасын , төсен , үлчәмнәрен билгеләдек. Мәгълуматларны №1 таблицага тутырдык
5. Скальпель ярдәмендә кабат химия кабинетындагы “ №1 үрнәк” һәм коридордагы “№2 үрнәк” тәрәзә төбенән тузан үрнәген алдык
6 “№1А» нче үрнәктәге тузан кисәкчекләрен предмет пыяласына куеп, 1-2 тамчы су тамыздык. Микропрепаратны пыяла белән капладык һәм аны микроскопныд предмет өстәленә куеп микроскоптан карадык .
7.Тузан һәм су катнашмасында барган үзгәрешләрне карадык . Мәгълуматларны №3 таблицага тутырдык
8.Шул ук операцияне “2” нче үрнәк белән кабатладык . Мәгълуматларны №4 таблицага тутырдык .
9.Тузан кисәкчегенә су урынына хлорид кислотасы тамчылары тамызып шул ук экспериментны кабатладык ,
10.Микропрепаратларны микроскоптан карадык .
11.Барлык мәгълуматларны да №5 һәм “6 таблицаларга тутырдык
Лаборатор эш №2
«Һавада микроорганизмнар булуын ачыклау».
Максат : һавада микроогранизмнарны
Җиһазлау: Петри чашкалары, крахмалдан ясаган туклыклы тирәлек ,
скальпель.
Эш барышы :
1. Петри савытларын номерлыйбыз (№ 1, № 2, №3).
2. Крахмалдан туклыклы тирәлек ясыйбыз 750-1000 мл колбага 2 аш кашыгы крахмал салып , аңа 1 стакан кайнар су өстибез Эремәне 10 минут кайнатабыз һәм суытабыз , Петри савытларына
2. №3 савыт ябык хәлдә кала һәм контроль савыт дип исәпләнелә .
3. № 1савытны ачып 5 минут коридорда тоттык һәм ябып куйдык .
4. № 2 савытны ачып 5 минут ашһанәдә тоттык һәм ябып куйдык
5 № 1, № 2 и № 3 (контроль) савытларны бүлмә температурасында 3 көнгә калдырдык.
6. 3-4 көн дәвамында Петри савытында барган үзгәрешләрне күзәттек
7.Петри савытларында үрчегән колонияләр санын исәпләдек .
8.Петри савыты төбе мәйданын формула буенча исәпләдек
S = = 3,14; D –савыт диаметры , см.
100 см2 мәйданга 5 минут эчендә 10 дм3 һавада(0,01 м3) булган бактерия һәм споралар төшә.
Петри савытынң мәйданын белгәч, 1 м3 һавадагы микроблар санын исәплибез.
7. Бинадагы һавада күпме микроорганизм булуын формула ярдәмендә исәплибез
х = 100 х N
S
N - Петри савытындагы микрорганизм саны , х – 100 см³ да күзәнәк саны
Тикшеренү нәтиҗәләре
3.1 Тузанның составы , үзлекләре
Таблица №1 «1А» үрнәк
Кисәкчекләр төркеме | Саны , шт. | Төсе | Форма |
Зур | 10 | Ачык -көрән | Формасыз |
Уртача | 11 | Көрән | Формасыз |
Кечкенә | 20 күбрәк | Кара | Түгәрәк |
Таблица №2 «1Б» үрнәк
Кисәкчекләр төркеме | Саны , шт. | Төсе | Форма |
Зур | 12 | Ачык -көрән | Формасыз |
Уртача | 15 | Көрән | Формасыз |
Кечкенә | 40 күбрәк | Кара | Түгәрәк |
Таблица №3 «2А» үрнәк
Кисәкчекләр төркеме | Саны , шт. | Төсе | Форма |
Зур | 2 | Ачык -көрән | Формасыз |
Уртача | 7 | Көрән | Формасыз |
Кечкенә | 14 | Кара | Түгәрәк |
Таблица №4 «2Б» үрнәк
Кисәкчекләр төркеме | Саны , шт. | Төсе | Форма |
Зур | 2 | Ачык -көрән | Формасыз |
Уртача | 9 | Көрән | Формасыз |
Кечкенә | 17 | Кара | Түгәрәк |
Таблица №5 «3А» үрнәк
Кисәкчекләр төркеме | Саны , шт. | Төсе | Форма |
Зур | -- | - | - |
Уртача | 1 | Ачык -көрән | Түгәрәк |
Кечкенә | -- | - | - |
Таблица №6 «3Б» үрнәк
Кисәкчекләр төркеме | Саны , шт. | Төсе | Форма |
Зур | -- | - | - |
Уртача | 2 | Ачык -көрән | Түгәрәк |
Кечкенә | -- | - | - |
3.2 Тузанның химик табигате
Тузанның суда яки кислоталарда эрүчәнлеге аның химик табигатен билгеләргә ярдәм итә .
Составында сульфат һәм нитрат тозлары булган тузан кисәкчекләре суда эри
Силикат тузаны пыль (ком) суда да , кислоталарда да эреми .
Карбонат тузаны (известташ) суда эреми , ләкин хлорид кислотасында эри
3.3 Һавада микроорганизмнарның булуы .
Көннәр | Колония саны | ||
Чашка № 1 | Чашка № 2 | Чашка № 3 | |
3 | 0 | 5 | 12 |
5 | 0 | 26 | 36 |
7 | 2 | 45 | 112 |
3.4 1 м³ һавада микроблар саны
Бирелгән формулаларны файдаланып исәпләүләр башакрабыз
Петри савыты төбе мәйданы :
Формула №1 S = = 3,14; D – савыт диаметры, см.
S = 3,14х100 = 78,5 см²
4
Микроорганизмнар саны :
Формула №2 х = 100 х N ,
S
N - Петри савытындагы микроорганизмнар саны , х –100 см³дагы күзәнәк саны
Петри савыты № | Микроорганизм күзәнәкләре саны Ед/дм | ||
3 көн | 5 көн | 7 көн | |
№1 | 0 | 6-7 | 15-16 |
№2 | 0 | 33-34 | 45-46 |
№3 | 2-3 | 57-58 | 142-146 |
Кара белән бирелгән саннар һавада микроорганизмнарның нормадан тыш булуы турында күрсәтә
Нәтиҗә
Мәктәп бинасында даими рәвештә дымлы җыештырулар үткәрү суда эри торган тузан кисәкчекләренән арынырга ярдәм итәр . Тактага яза торган мел тузаннынан һәм суда эреми торган тузан кисәкчекләреннән арыну өчен эче тирәлеккә ия булган дезинфекция чараларын ( сода , юуучы матдәләр) юа торган суга салырга киңәш ителә .Шуңа күрә укучыларга кабинетларда , коридорда һәм ашһанәдә даими рәвештә чисталыкны сакларга , такталарны эйбәтләр сөртеп , идәннәрне яхшылап юарга , бина эчендә икенче аяк киеме кияргә. Дежур укучыларга тиешенчә . контрольдә тотарга . Чисталык һәр көнне , һәркемгә кирәк.
Кулланылган әдәбият
Именинный пирог
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Мороз Иванович
Северное сияние