Иҗади эш.
Вложение | Размер |
---|---|
zammman.docx | 18.85 КБ |
Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?
Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләш терә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша. Баланы бакчага әзерләр алдыннан, ата-ана моңа үзе дә әзер булырга тиеш. Моның өчен бакчадагы режим белән танышырга, нинди дәресләр һәм уен чаралары булганлыгы белән кызыксынырга киңәш ителә. Булачак тәрбиячеләр белән танышу да комачау итмәс. Аларга баланың холык үзенчәлекләрен, гадәтләрен, нәрсәләр белән кызыксынуы хакында алдан ук хәбәр итеп куярга кирәк.
Мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияче булу җиңелме?
– Җиңел түгел, чөнки бүген тәрбияче хезмәтен башкару – даими иҗади эзләнүдә булу дигән сүз, ә моңа беркайда да өйрәтмиләр, ул тәҗрибә белән, эшли эшли килә.
Тәрбия бирү ул – иң әүвәл үзеңә, ә аннан соң башкаларга йогынты ясау дигән сүз, шуңа күрә тормыш, ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, камилләшергә, белемне күтәрергә мәҗбүр итә.
Тәрбияче хезмәте элек – электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем тәрбияче була алмый. Балалар бакчасында эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Тәрбияче беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Тәрбияче булу кыен, әмма мөмкин. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, тәрбияче, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Хәзерге заман тәрбиячесе беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.
Хәзерге заман тәрбиячесе заманча мәгълүмат-компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә. Эчкерсез һәм ачык күңелле булганы, коллектив белән уртак тел табып эшли белгәне өчен алар аңа хөрмәт-ихтирам белән карыйлар.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда тәрбияче һөнәре җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып балалар бакчасына килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр.
Минемчә, хәзерге заман тәрбиячесе сабырлык, тугрылыклылык намуслы булу, балалар күңеленә юл таба ала белергә тиеш.
Балаларга мәхәббәт кешегә тумыштан бирелә, дип уйлыйм, чөнки ярата белергә өйрәтеп булмый, ә профессиональлек — һәр тәрбияченең эш тәҗрибәсе барышында үзендә булдырылырга тиешле сыйфат. Әгәр дә тәрбияче һөнәрен сайлаган яшь белгеч шундый сыйфатлар җыелмасына ия булса, ул һөнәрнең фундаментын сала һәм аннан өметле тәрбияе чыгар дигән ышаныч бар. Димәк, тәрбияче гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Әлбәттә, тәрбияче хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә.
Балаларда төрле уеннар белән кызыксынучанлык тәрбияләү, аларда рухи күтәренкелек тудыру, актив эшчәнлеккә дәртләндерү, уенны сайлаганда һәм башкарганда мөстәкыйллек үстерүгә игътибар итү, балаларның сүз байлыкларын, сөйләмнәрен үстерүгә юнәлтелгән уеннар сайлау. Балаларның әйләнә-тирәдә ориентлаша алу осталыгын тәрбияләүне максат итеп кую, кече яшьтән үк балаларны күмәк уеннарда катлаулана барган кагыйдәләрне , хәрәкәтләрне башкарырга өйрәтү; иҗади лабороториясен төрле уеннар белән тулыландыру. Тәрбияче хезмәте – яшь буынны тәрбияләп кенә калмый, ата-ананын назын да алыштыра тәрбияченең һәр көне гадәттәге сүзләре белән башлана. Һәр яктан да килгән тәрбияче, үзе җырчы, үзе нәфис сүз остасы. Балалар аның өчен үзенеке кебек газиз.
Алар өчен ул тәрбияче, дус, әни дә була ала. Кирәк чакта терәк булырга, шул ук вакытта яратып усал карап та куерга кирәк. Тәрбияче - һөнәрен ялгыш сайламый. Эшен ул яратып, күңелен биреп башкара. Бүгенге тормышны да шушы балаларсыз күз алдына китерә алмый. Нәниләрнең өмет тулы күзләре, аның артыннан һәр сүзне кат-кат кабатлап өйрәнергә тырышулары, апа дип торулары аны чын-чынлап тәрбияче һөнәренә гашыйк иткән. Иң мөһиме – бала күңелендә кечкенәдән үк милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Ә шундый тәрбиячеләр булганда, безнең киләчәк өметле. Һәм тагы да яңа дәрт, көч өстәп торыр.
Зимний дуб
Ласточка
Два морехода
Самодельный телефон
Две лягушки