В журнале "Ялкын" был объявлен конкурс фантастических рассказов.
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat.doc | 29 КБ |
Бер сандыкта ике сер.
Борын-борын заманда җырлар да булмаган вакытта яшәгән ди бер кызчык. Ул тугач, әти-әтисе аңа Гөлинә исемен кушканнар. Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп, буйга да җиткән. Кыз бик матур, уңган, эшчән булган. Гөлинә әти-әнисе белән бер кечкенә авылда яшәгән. Мәктәпкә йөргән, өйдә әти-әнисенә булышкан, ашарга пешергән, оеклар бәйләгән, шигырьләр язган Һәм җырлар җырлаган. Аның кечкенәдән бер хыялы булган... Ул бик каты җырчы булырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган. Әти-әнисе акчаны аз алган. Бар булган акча ашамлыкларга, киемнәргә һәм фатир өчен түләүгә киткән.
Беркөнне Гөлинәләргә кунакка апасы кайта.Апасы бер мөдирдә кияүдә була. Әти-әнисе эштә булган көнне, Гөлинә мәктәптән иртә кайта һәм өй җыештырганда, үзе язган җырларны җырлый. Шул моңлы, күнелләргә үтеп керә торган җырларны ишетеп, апасы гаҗәпләнә. Урамда эшләгән эшләрен калдырып, тиз генә өйгә керә. Гөлинә янына килә һәм сорый:
-Сеңлем,бу матур җырларны кайдан тыңлап җырлыйсың?
-Лилия апа, мин шушы җырларны үзем өчен яздым, шушы җырларда минем җаным,-диеп җавап бирә кызчык.
-Әйдә, Гөлинә, без бу җырларны Казанга барып яздырабыз?
-Апа,ничек? Безнең машинабыз да юк бит, ә җизни эштә, әлегә безгә кайтмый,-ди Гөлинә.
-Безне бер кешедә ишетмәгәндә, мин сиңа үземнең серемне ачам...Мин, сеңелем, әкияттәге кебек себеркедә оча беләм,-ди апасы.
-Ничек алай?-диеп гаҗәпләнә Гөлинә.
-Гөлинәкәй, җыен! Сорауларыңны аннан соң бирерсең, ә хәзергә җырларыңны да алырга онытма, без синең белән Казанга барып кайтабыз!-ди Лилия.
Гөлинә үзе дә сизмәстән тиз генә киенә, сумкасына җырлары язылган дәфтәрен сала һәм апасы янына чыга. Алар икәү себеркегә утырып, Казанга очалар. Барып җиткәч, Гөлинә бик гаҗәпләнә... Аның Казанны беренче тапкыр күрүе. Казанда өйләр дә, кешеләр дә, тормыш та икенче, авылдагы кебек түгел. Апасы кызны җитәкләп, студиягә алып керә. Студия эшчеләре Гөлинәне бик ошаталар. Кызчыкның җырларын бик теләп яздыралар.Эшләре бетеп, студиядән чыккач, Лилия Гөлинәгә Казанны күрсәтергә уйлый. Аквапаркка,”Кырлай” паркына алып бара.Гөлинә шушы сәяхәттән бик канәгать кала.
Кайтыр вакыт җиткәч,апасы Гөлинәгә әйтә:
-Кояшкаем,син безнең бүгенге сәяхәт турында бер кешегә дә әйтмә! Бу безнең кечкенә генә серебез булыр!
-Ярар!-диеп вәгъдә бирә кызкай.
Берничә минут эчендә, Лилия һәм Гөлинә өйгә кайтып җитәләр. Гөлинә яздырылган җырларын яшереп куя. Аннары, кызның әтисе белән әнисе эштән кайта. Берничә көн үткәч, кызның җизнәсе дә Гөлинә яшәгән авылга кунакка кайта.
Бергәләп чәйләр эчкәч, Лилия Казанга кайтырга дип, әйберләрен җыя. Гөлинә әтиләре белән бергә апасын һәм җизнәсен озаткач, бүлмәсенә кереп китә...Мендәре астында яткан дәфтәрен алып, берничә көн элек кенә аның белән булган хәлләрен яза.
Аннан Гөлинә күңелендә яңа җыр туа. Аны да акка кара белән язып куя. Кем белә, бәлки аның бу җыры да моң булып дөньяга агылыр. Ә әлегә аның җырларының язылу тарихы апасы белән Гөлинәнең уртак серләре булып кала.
Беренче Биектау гомуми урта белем бирү( рус) мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вафина Гүзәл
Кактусы из сада камней
Круговорот воды в пакете
Две лягушки
Как нарисовать лимон акварелью
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари