сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_bulegen_tmamlap_dult_eshleklese_bulyrga_hyyallanam.doc | 27 КБ |
ТАТАР БҮЛЕГЕН ТӘМАМЛАП, ДӘҮЛӘТ ЭШЛЕКЛЕСЕ БУЛАСЫМ КИЛӘ
Гыйззәтуллин Булат Мәсгут улы
Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбе, 10 сыйныф
Җитәкче: Сибгатуллина Алсу Фарил кызы
Мин – авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, игеннәргә бай басу-кырлары, кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы – болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әни, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телне яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур өлеш кертәсе килә. Ә мәктәпне тәмамлау алдында торганда нинди һөнәр минем киләчәгемне бәхетле итәр дигән уйлар башымнан чыкмый. Һөнәр кием түгел. Охшамаса аны еш алыштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга җитди килергә тиеш.Мин дә шундый сайлау алдында торам.
Беренчедән, минем туган телемне яхшырак беләсем, аның серләренә төшенәсем килә. Кеше өчен туган тел – иң кадерле, куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче , иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә бетә. Шуның өчен дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – минем дә изге бурычым дип саныйм. Милли мәгарифне туган телебезне саклау һәм үстерүдә татар филологиясе факультеты зур өлеш кертә. Бу факультет яшәгәндә генә телне дә, мәгарифне дә, мәдәниятне дә саклап калып була.
Икенчедән, мин үземне хыялымда гына булсам да депутат, дәүләт эшлеклесе итеп күрәм. Безнең милләтебез өчен, илебез өчен, туган авылым өчен җитди законнар кабул итәсем, шул законнарны үтәр өчен шартлар тудырасым килә.
Ә бу ике юнәлешне берләштереп буламы? Ничек итеп? Татар филологисе факультетын төрле елларда тәмамлаган дәүләт эшлеклеләре бар бит. Мәсәлән, Илгиз Хәйруллин. Ул 1992-2004 нче елларда Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, ә 2006 нчы елдан алып, Татарстан Республикасының җәмәгать палатасы рәисе. Фарис Харисов – элеккеге мәгариф министры. Роберт Миңнуллин – Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, министрлар кабинеты каршындагы “Татарстан халыкларының телләре турындагы законы” реализациясе буенча Дәүләт комитеты әгъзасы. Алар дәүләт эшлеклесе булып халкыбыз, мәдәниятебез, туган телебез өчен зур эшләр башкаралар.
Илне алга илтәчәк бүгенге көн җитәкчесе бик күп уңай сыйфатларны бергә туплаган, акыллы, сәләтле, сабыр зат булырга тиеш. Аерым кешенең матди, рухи тормышны баетмый торып кечкенә генә авылның, районның, илнең икътисады алга китмәячәген мин бик яхшы аңлыйм. Киләчәктә мин дәүләт эшлеклесе булсам татар телен үстерү өчен күбрәк татар мәктәпләрен ачар идем, телевидениядә милли үзаңын үстерү юнәлешендәге тагын берничә татар каналын булдырыр идем, ешрак татар дискотекаларын оештырыр идем. Яшь кадрлар тәрбияләүгә, авылны яшәртергә, яшәтергә, зур игътибар бирер идем.
Бу хыялымны мин башка татар балаларының да хыялы итеп күрәсем килә. Кулга-кул тотышып кына татарлыгыбызны саклап кала алабыз. Газиз туган телебезне, илебезне саклыйк, кадерлик, яклыйк, сөеп үстерик.
Рисуем ананас акварелью
Лавовая лампа
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Басня "Две подруги"
Большое - маленькое