Әхмәт Фәйзинең 1940 нчы еллар шигърияте
Вложение | Размер |
---|---|
fyzinen_40_ellar_shigriyate.doc | 92.5 КБ |
МБОУ “Средняя обәеобразователҗная школа №32”
Кировского района г.Казани
Предмет:
Татарский язык и литература
«Әхмәт Фәйзинең 1940 нчы еллар шигърияте»
Эшне башкарды: Шәрәфиева Люция
11 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Сабирова Алсу Зөфәр кызы
Казан, 2012
Эчтәлек
Кереш ........................................................................................................................................3
Төп өлеш. Әхмәт Фәйзинең 1940 нчы еллар шигърияте....................................................5
1.1. Ә.Фәйзи шигъриятенең тематикасы һәм поэтикасы....................................................5
Йомгак...................................................................................................................................12
Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................................................15
Кереш
Әхмәт Фәйзи – татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Әхмәт Фәйзинең үзенчәлекле таланты, тынгысыз эзләнүләре татар совет әдәбиятының һәр жанрында билгеле эз калдырды. Сәнгать белгечләре аны сәхнә һәм музыка таләпләрен тирән аңлаучы драматург һәм либреттист итеп таныйлар; “Тукай” романнарын үстерүгә үзеннән өлеш кертте; әмма барлык жанрлар белән чагыштырганда да, аның таланты поэзиядә тулырак ачылды. Кырык елдан артык сузылган иҗат эшчәнлеге дәверендә ул татар совет әдәбиятының алтын фондына керерлек шигырь, җыр, баллада, либреттолар язып калдырды.
Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, соңыннан рус – татар мәктәбендә укый. Аннары Оренбург шәһәрендәге Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Ләкин 1921 елгы ачлык укуындәвам иттерергә мөмкинлек бирми. Ул Төркмәнстанга китә, анда авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә укыта. 1924 – 1927 елларда Донбасста татар шахтерлары арасында культура – агарту эшләре алып бара. 1928 елда Мәскәүгә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшли. Әхмәт Фәйзинең даими торган урыны Мәскәү булса да, ул Татарстан һәм Казан белән тыгыз бәйләнештә яши, Казанга бик еш кайтып йөри, әдәби хәрәкәттә актив катнаша.
Уфада ул беренче шигырь һәм пьесаларын яза. Шул уңайдан “Яшь юксыл” газетасында (1921, 15 апрель) яшь авторны мактаган рецензия дә басыла.
Бөек Ватан сугышы Әхмәт Фәйзине Мәскәүдән дә, Казаннан да вакытлыча аерылып торырга мәҗбүр итә: әдип 1942 елның 21 ноябреннән Ватанны саклаучылар сафына баса. Сугышчан хезмәтләре өчен хөкүмәт тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.
Белгәнчә, 1940 еллар – Бөек Ватан сугышы еллары. Бөек Ватан сугышы елларында Әхмәт Фәйзи үзе теләп фронтка китә һәм андагы татар газеталарында эшли. Шуның белән беррәттән ул шигырьләр дә яза. Алар сугыш афәтен безгә тулысынча ачып бирә. Шагыйрьнең язмышы татар халык һәм әдәбият тарихында аеруча зур урын алып тора.
Сугыштан соңгы елларда Әхмәт Фәйзинең иҗаты аеруча киң колач җәеп җибәрә. Ул халык яратып кабул иткән күпсанлы җыр һәм шигырьләр яза, зур дәрт белән драматургия өлкәсендә эшли. Тәнкыйть мәкаләләре басылып тора. “Тукай” романы өчен ул язучлардан беренче буларак Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Әдәбият – сәнгать өлкәсендәге олы казанышлары өчен РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Әмма каты авыру көтмәгәндә аны аяктан ега. Хәле бик тә авырайгач, ул үзен Казанга алып кайтуны сорый. Соңгы көннәрен ул Казанда, язучыларның Аккош күлендәге иҗат йортында үткәрә. Тукайга һәйкәл ачылу уңае белән соңгы шигырен шунда яза. Әхмәт Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат булды.
Тикшеренүнең предметы – шигърият. Тулаем алганда, Әхмәт Фәйзи шигърияте.
Хезмәтнең методологик һәм теоретик нигезе. Эшләү дәверендә, Гайнуллин М. “Иҗади үсеш юлында”, Гафиның “Дулкыннар ни сөйли”, Г. Кашшафның “Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе” мәкаләләренә, Х.Хәйринең “Сугышчан поэзия” хезмәтенә, шулай ук Ахмадуллин А., Галиуллин Т., Мирвәлиев М., Морадыймова Н., Юзиев Н. һ.б. мәкаләләренә таянылды.
Хезмәтнең төп максаты - Әхмәт Фәйзинең 40 нчы еллар шигъриятенең тематикасын һәм поэтикасын анализлау.
Төп өлеш. Әхмәт Фәйзинең 1940 еллар шигърияте.
1.1. Әхмәт Фәйзи шигъриятенең тематикасы һәм поэтикасы.
Сүзләр шагыйрьнең жаны белән, ә шагыйрьнең җаны тарихның төп юлы, халык тормышы белән тыгыз бәйләнгән очракта гына шигырь яши, үзенең көчен күрсәтә. Әхмәт Фәйзи поэзиясе дә шул юнәлештә үсте.
Әхмәт Фәйзи шигърияткә иртә керешә. Шагыйрьгә үсү юлында төрле авырлыклар кичәргә, каршылыкларны җиңәргә дә кирәк була. Аның беренче басылган шигырьләрендә сентиментальлек, купшы риторика да, телне чит сүзләр белән чуарлау, хис табигыйлеге белән сүзләр дөньясы арасындагы гармонияне таба алмау да чагылып ала. Аның беренче шигырьләренең – кыска, төгәл, реалистик шигырьләренең даталары 1916 елдан башлана. Ул парчаларның күбесе табигать турында.
Без тундык, өшедек,
Кыш кит, кит!
Без инде сагындык,
Җәй бит, җит.[1].
Яз, гөрләвекләр ага, табигать уяна. Шигырьдә бар да тыныч. Ә бер елдан революция! Яшь шагыйрьнең борынына әле революция исеннән бигрәк, күбрәк икмәк исе керә. Хәер, икмәк исен революциядән аерып алу кыен: җир, ирек, икмәк – алар һәрвакыт бергә...
Әхмәт Фәйзи барыннан да бигрәк шагыйрь, татар совет поэзиясендә аерым урын биләгән шагыйрь. Әдәбият фәне белгечләре, һичшиксез, беренче сүзне аның шагыйрьлегеннән башлап китәләр.[2] Ул әле, дөресен әйткәндә, тиешенчә өйрәнелмәгән һәм тиешенчә бәя биреп җиткерелмәгән шактый катлаулы үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе.
Әхмәт Фәйзи әдәбиятка хәзерлек белән килә. Ул көчле эрудициясе белән, татар әдәбияты турында гына түгел, Көнчыгыш, рус һәм дөнья әдәбиятлары турында да иркенләп, спецификасына кереп, тирәннән фикер йөртүе белән үзенчәлекле.
Шагыйрь үзенең иҗат колачын киң җәйде. Әдәбиятка булган таләпләрендә аның өчен милли рамкалар юк иде. Ул аннан шактый өскә күтәрелде.
Ул барыннан да элек шагыйрь. Кечкенә, ләкин зур мәгънәле фәлсәфи шигырьләр... “Яфрак һәм чикләвек”, “Яшьлек” ...
Зур таш багананың төбенә
Яшь гөл чыккан шытып.
Сыгылып тора яшь гөл, багананы
Җилкәсендә тотып.
..............................
Яшь гөл ничек авыр багананы
Күтәрсен, ди, тиле,
Әмма никтер шушы әкияткә
Ышанасы килде.[3]
Ул шигырьнең ритмын оста тота:
Туфракка тыпырдап,
Калайга шыбырдап...[4]
Кайдадыр яңгыр ява. Ә йөрәктә әрнү кайнаганда шигырь бөтенләй бүтән формага китә, ритмнары аның стенага кагылган кадакларны хәтерләтәләр.[5] Ул хисләрне, фикерләрне бер тирәгә җыя, бер тирәгә туплый, шигырь тыгызлана, киеренкелеге чигенә җитә. Менә 1936 ел, шагыйрь язучылар союзының Тукай клубы трибунасында.
... Юк, фашистлар әйтмәс соңгы сүзне,
Испания әйтер,
Фашист кайтмас тарих мәйданына,
Испания кайтыр!
Испания кайтыр![6]
Шагыйрьнең шигырьләре күңелгә төрле формаларда килеп керә. Бөек Ватан сугышы елларында “Вагонда” йокымсырап баручы солдат...
“Еракта, еракта...” укучы күңелендә
яшеннәр сарыла... Укучы ул.[7]
яшеннәрнең ераклашуын уйлап куана. Ярый, бар да еракта...
Әхмәт Фәйзине мин фронт юлларында әнә шул яшеннәр артыннан ашыгып, кабаланып атлаучы солдат итеп тә күз алдыма китерәм. Фронтовик, журналист. Сумкасында аның язмалар, очерклар, шигырьләр, экспромтлар.
Килер Гитлер,
Сугыш китерер,
Асар, кисәр,
Суяр, үтерер.
Анан Гитлер
Кинәт кителер,
Явы тетелер.
Һәм җир белән
Тигез ителер.[8]
Әхмәт Фәйзи сугышка кадәр үк формалашкан, дөньяга карашы нык булган талантлы шагыйрь икәнен күрәбез. Сугыш, фашизмга каршы көрәш совет шагыйре алдында я үлем, я җиңү дигән нәрсәне куйды. Шагыйрь үзенең бөтен ихтыяр көчен туплады, җире, тарихы, халкы исеменнән алгы сызыкка басты. Халыклар язмышы белән бәйле вакыйгаларның эчендә турыдан – туры үзең катнашудан туган хисләрне, кичерешләрне нәрсә алыштыра алсын? Шагыйрьнең әсәрләрен урталыктан биеклеккә күтәргән теге илаһи көч менә шунда. Шагыйрь үзе тарихны тудыручыга әйләнә...[9]
1941нче елның 22 юине көнне, илебезнең тынычлыгын бозып, фашистик Германия безгә һөҗүм башлады. Совет халкы, үз бәйсезлеген, азатлыгын саклап калу өчен, дошманга каршы изге сугышка күтәрелде. Совет язучылары халык белән бер сафта булдылар, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр.
Сугыш елларында әдәбиятыбыз халыкны явыз дошманга каршы көрәшкә туплады, халыкта патриотик хисләр тәрбияләде, җиңүгә ышаныч уятты.
Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучыларының күпчелеге, кулларына корал алып, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. 54 язучының 27 се сугышның беренче елында ук фронтка китә.
Фронтка киткән әдипләр үзләрен чын мәгънәсендә халыкның батыр уллары итеп таныталар, дошманны каләмнәре белән дә, штыклары белән дә кыйныйлар.
Шагыйрь бу елларда актив иҗат эшчәнлеген алып бара. Аның бу чорга кагылышлы иҗаты беренче көннәрдән үк дошманга нәфрәт хисләре белән сугарылган була.
- Фашист, фашист, нигә чигендең?
- Партизаннар сугыша белмиләр,
Алдан, арттан атып, алар безнең
Кырылып бетүебезне телиләр.
(“Фашист, фашист, каябарасың”)[10]
Фашист – козгын, чыгып чамадан,
“Мин кем!” диеп гайрәт чәчеп алды,
Бәреп төшерелгәч һавадан,
Өтәләгән чебеш булып калды.
(“Фашист – козгын, чыгып чамадан...”)[11]
Аның шигырьләрендә тыныч тормышның хозур гадәтилеге һәм сугышның куркыныч йөзе контраст белән бирелә.
Нинди җылы булып аның яшәү
Сулышы бәрә минем хисемә,
Ерак калган йортым, хатыным, улым
Һәм вәгъдәмне төшерә исемә.
Яшәү матур, үлем чиркәнеч,
Чиркәнечрәк ләкин тагын да
Илең, йортың, намусың, антының онытып,
Чигенеп калу үлем алдында.
(“Алдыбызда, дуслар, биеклек...”)[12]
Әхмәт Фәйзинең сугыш лирикасында солдат образы киң кулланыла. Солдат образы күпьяклы һәм җанлы итеп гәүдәләндерелә. Бу образ шагыйрь иҗатында фронт вакыйгалары, һәм гомумән, сугышта була торган күптөрле хәлләр, күптөрле очраклар (“”Вагонда”, “Фронт Юлында”), көтелмәгән очрашу яки аерылулар (“Алдыбызда дуслар биеклек” һ.б.), разведкада күргәннәр, кадерле иптәшләр белән саубуллашу (“Әүхәдинең хатыны Мәйшәкәр белән саубуллашуы”), җиңүгә юл ярып баручы совет солдатының шатлыклы уйлары һәм хисләре (“Бу яз”, “Каштан чәчәк ата”) күренешләре белән турыдан – туры бәйле.
Солдат образы, аның рухи дөньясы, кешелек сыйфатлары, шагыйрьнең шәхси сыйфатларына, поэтик сиземләү һәм гомумиләштерү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә гәүдәләндерелә.[13]
Әхмәт Фәйзи фронт хәлләрен ачып бирү белән беррәттән, сугыш башындагы шашкынлыктан айнып, солдатның гына түгел, тыныч тормыш өчен яратылып сугыш шартларына үз теләгеннән башка килеп керегә мәҗбүр булган гади кешенең хис – кичерешләрен дә чагылдыра.
Бөтен дөнья бөек туганлыкны
Сәламнәргә торыр,
Кара көчне җимерү тантанасын
Бәйрәмләргә торыр.
Шәһәр, авыллардан, зур юллардан
Җиңгән халык агылыр
Байрагына аның алтын белән
“Туганлык” дип язылыр.[14]
Әхмәт Фәйзи туган җирләрне, сөекләрне, әниләрне сагыну хисләрен нечкәләп тасвирлый, якын кешеләрне һәм тыныч тормышны хәтерләткән гадәти предметларны, сугыш чынбарлыгы атрибутларын романтик образга әверелдертә. Аның шигырьләрендә сугыш елларында җылы, саф хисләргә сусаган солдатларның иң нечкә кичерешләре дә, кешеләрне бер – берсенә этәргән тәкъдир дә чагылыш таба.
Әхмәт Фәйзи шигъриятенең тагын бер әһәмиятле темаларының берсе – фронт һәм тыл бердәмлеге, теләктәшлеге аеруча тормышчан яңгыраш ала.
Сугыш елларында татар шигъриятенең иң популяр әсәрләренең берсе Әхмәт Фәйзинең “Бүләк” шигыре була. Язучылар берлеге “заказ”ы белән 1942 елда иҗат ителгән һәм нибары уналты юлдан торган бу шигырь Татарстаннан фронтка озатылган һәр посылка эченә салына. Шигырьдә сугышның шул чоры поэзиясенә хас бөтен сыйфатлар тупланган: идеянең бер образ – бүләк аша белдерелүе, сагыну, ышаныч, җиңүгә өмет хисләренең, дуслык тойгысының өстенлеге, гади лиризм, сугышны халык азатлыгы өчен көрәш дип кабул итү һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, батырлыкка өндәүче рухи күтәренкелек:
Бу бүләктә сиңа төбәлгән, дус,
Безнең балаларның өмете...
Тик син генә хаклы бу бүләккә,
Совет иленең герой егете![15]
Фронт һәм туган җир бәйләнешләренең ныклыгын раслаган Идел, Казан образлары да Әхмәт Фәйзинең 1940 еллар шигъриятендә тернәкләнеп китә.
Ярсый Идел, ыргып ага су,
Дулкыннар ярга кага су:
Туган туфрак яуда таптала.
Кемгә кыйммәт иреге, намусы,
Азат йорты, аның язмышы,
Баласының тыныч сулышы,
Анасының кадере, шул кеше
Батыр кала- Идел капкасын
Үз күкрәге белән сакласын!
(“Дулкыннар ни сөйлиләр?”)[16]
1944 елда Әхмәт Фәизи шигърияте тантана рухы белән алышына. Совет армиясенең җиңүләре белән рухланган автор корал һәм ихтыяр көченә, милләтләрнең бердәмлегенә дан җырлый, дошманнарның чарасызлыгын күреп шатлана. Бу хисләр бигрәк тә Әхмәт Фәйзинең “Бу яз” шигырендә ачык күренә:
Миңа карап тагын елмайды
Язгы зәңгәр иртә,
Тик бу язны бергә каршыларга
Син генә юк, иркәм!
Тик янымда китәм дигән хатың,
Ерак җылың гына.[17]
Әхмәт Фәйзи сугышчыларның данлы юлын чагылдыра. Аның шигырьләрендә Ватанның куәте белән горурлык итә, тиздән туган якларга әйләнеп кайту турындагы өметләр ишетелә.
Минем исеме кайтыр синең яныңа
Җиңү көне белән бер көнне –
Кабынып сүнгән ерак яшеннән соң
Соңга калган күкрәү шикелле.
(“Ач тәрәзәң”)[18]
Бөек Ватан сугышы елларында Әхмәт Фәйзи шигъриятенең тематикасы киңәя, үсә. Үзенең төп игътибарын ул ватан өчен барган изге көрәшнең патриотик – героик сәхифәләрен сурәтләүгә юнәлтә, сугышның драматик күренешләрен тудыра, ил кичергән авырлыклар, халык фаҗигасен күрсәтә. Аның геройлары халык белән аерылгысыз.
Дөньяның очыннан очына
Дәһшәтле кузгалыш шау – шуы!
Бу - ерткыч дошманның өстенә
Кузгала халыклар ярсуы!
Кузгала Советлар ягыннан
Кайнаган ташкыннар шикелле,
Дошманны тизрәк ут белән
Күмергә ашкынган шикелле.
(“Халыклар ярсуы”)[19]
Шагыйрь бу чор шигырьләрендә актуаль темаларга мөрәҗәгать итә. Аның образларына төгәл, пластик, рельефлы итеп сурәтләнүе һәм шул ук вакытта тирән мәгънәлелеге, күп сыйдырышлылыгы һәм хискә бай булуы хас. Әхмәт Фәйзидә көлү таланты да, көлдерү осталыгы да көчле. Бөек Ватан сугышы елларында аның көлү таланты тагын да тулырак ачылып китә. Кешелекнең явыз дошманы – фашистлар турында язганда шагыйрьнең нәфрәт тойгысы иң югары ноктасына күтәрелә. Хәзер инде шагыйрь бу тойгыны сурәтләү өчен сатираның үз чараларына тулы ышаныч белән карый: карикатура, шарж, сарказм, ирония, аллегория, каламбур – барысы да эшкә жигелә. Шагыйрь мәсәл формасына да (“Бүре походы”), диалогка да (“Фашист, фашист, кая барасың?”), әңгәмә формасына да (“Имән итек”) мөрәҗәгать итә.
“Гитлер һәм Герострат” шигырендә Гитлерның канлы маньяклыгын ачу өчен шагыйрь аны көтелмәгән бер шәхес белән – чиркәүгә ут төртеп, үзен тарихка кертмәкче булган маньяк Герострат белән очраштыра һәм сөйләштерә. Шушы диалогта Гитлер үзенең кешелеккә һәм тарихка каршы кылган эшләре белән “даһи тиле” Геростратны да аптырашта калдыра.
“Төш күрүче фашист генералы турында” шигыре үзенчәлекле сатирик ситуациягә корылган. Биредә мәзәклелек фашист генералының төш күрүен, шул төшне кызыклы итеп, күчерелмә мәгънәле детальләрдә сөйләүдән туа. Әмма шигырь төш сөйләүдән генә тормый. Төштә чынбарлык антитеза алымы белән туса, генералның хыялын бозып, шигырьгә чынбарлык үзе килеп керә һәм аның төшен чынга әверелдерә: кызыл йолдызлы очкыч корбаны утка тота һәм генерал дивизиясе белән “диңгез төбенә оккупацияли”.
Шагыйрьдә көлү икенче рәвешчәрәк ачылган шигырьләр дә бар. “Әүхәдинең хатыны Мәйшәкәр белән саубуллашуы” шигыре, исеменнән үк күренгәнчә, Әүхәдинең Бөек Ватан сугышына киткәндә хатыны Мәйшәкәр белән саубуллашуын сурәтли. Гадәттә, безнең әдәбиятта саубуллашу җитди, кырыс тонда тасвирланган иде. Шагыйрь бу теманы юмористик планда чишкән. Кызыклылык Әүхәди һәм Мәйшәкәрнең характер үзенчәлекләрен тасвирлаудан табигый рәвештә килеп чыга. Мәйшәкәнең фронтта булганы юк, ул аны үзенчә күз алдына китерә. Аның Әүхәдие дә үз – үзенә кайгыртуга бераз җиңелрә карый торган, тормышка авыррак җайлаша торган кеше. Мәйшәкәр шуңа да бомба төшеп аның күзлеге ватылуыннан да курка, кофе кайнатып эчерүч булмаячагына да кайгыра. Аның сөйләшүенең көлкелеге Әүхәдиен бик нык яратуына да бәйле. Әүхәдие өчен чын күңелдән борчылмаса, шулкадәр күп юл кирәк – ярагы хәзерләр идемени ул.
Йомгак
Әхмәт Фәйзи иҗаты Ахмадуллин А., Галиуллин Т., Мирвәлиев М., Морадыймова Н., Хәйри Х. һ.б. хезмәтләрендә һәм мәкаләләрендә яктыртыла.
Нәтиҗә ясап, Әхмәт Фәйзи иҗатының гомуми үзенчәлекләрен билгеләп китмичә булмый, чөнки ул аның тел-стиленә хас булган үзенчәлекләрне аңларга ярдәм итә. Әхмәт Фәйзи бөтен иҗатында да лирик герой аеруча зур урын алып тора. Аның лирик герое авыр дәһшәт турында сөйләгәндә, реаль җитдилектән аерылмый, сентиментализмга бирелми, герой үзен кызгандырмый, ул укучының күңелен нечкәртүгә каршы.
Ул үзенең Ватан сугышы елларында иҗат ителгән шигырьләрендә фашизмның яшәргә хакы юк, ул барлык тереклеккә һәм барлык табигатькә дошман, дигән фәлсәфи карашны художество образлары аша сурәтли. Совет кешесе, лирик герой аңа каршы изге көрәш алып бара, ләкин үзе бик авыр хәлдә кала, дошман аны юк итәргә уйлый, дошман аның ихтыярый көчен суырып алырга һәм күндәм бер хайван итеп калдырырга тырыша, ниһаять, дошман аны юк итәргә, башын чабып өзәргә җыена.
Лирик герой бу фаҗиганең агымына бирелеп, пессимизмга төшми, киресенчә, гаять аек фәлсәфәне байрак итеп күтәрә. Аның фәлсәфи карашы дошманнан чирканып карарга куша, аңардан көчлерәк итеп сиздерә. Шуңа күрә лирик герой мелодраматизмнан читтә йөри.
Тәлгать Галиуллин әйтүенчә, «Әхмәт Фәизи иҗатында үзгәрәк, башка төсмерле романтизмның өстенлек алуы турында сөйләүче хисси башлангыч көчәю – эчке, рухи дөньяга, тойгы-кичерешкә игътибар арту күзгә ташлана, реализм белән романтизмның үзенчәлекле синтезы барлыкка килә. Үз чиратында эчке дөгьяга мөнәсәбәтнең нечкәрүе сүз-сурәт алымнарының, бизәкләрнең баюына этәрә, шигырьләрдә халык иҗатына тоташкан поэтик образлар, киң мәгънәви сыйдырышлы чагыштыру, символлар арта».[20]
Әхмәт Фәйзинең кырыгынчы еллардагы шигърият үзенчәлекләренә килгәндә, аларның үзләренә генә хас сыйфатлар бар. Бу чордагы шигырьләренең берничә үзенчәлеген билгеләп үтәргә кирәк. Төп үзенчәлек - Ә.Фәйзинең поэзиясе тулаем алганда халык язмышы белән бәйләнеп бирелә. Әхмәт Фәйзинең сугыш чорында төп тема - Ватан темасы өстенлек итә. Бу чор шигърияте сәнгатьле эшләнеше күбрәк халык иҗатына нигезләнеп башкарылган. Монда без гади сөйләмнән алган ритмиканы да, шундый ук метафоралар да, хәтта образлар да таба алабыз.
Тел өлкәсендә Әхмәт Фәйзи еш гади сөйләм сүзләрен куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка үзенчәлекле экспрессивлык һәм эмоциональлек кертә.
Аның поэзиясенә киң чагыштырулар хас. Ул аларны шигырьләр буена да куллана. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.Еш кына Әхмәт Фәйзи батырлык символы итеп белү, аның фашизмга каршы көрәшен билгелиләр, һәм шул ук чакта аның шигъри дөньясын чикләп кенә карыйлар. Г. Кашшаф әйтүенчә, «чыннан да, Әхмәт Фәйзи исемен һәрбер халык тирән ихтирам белән искә ала, аның батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә сала». Чагыштырулар белән бергә Ә.Фәйзи юллары метафораларга һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.
Үзенең лирик героен ачыклау максаты, үзенең фашизмга каршы шигырьләренең тәэсирен арттыру өчен Әхмәт Фәйзи төрле чаралар куллана.
Әхмәт Фәйзинең аерым конкрет алган шигъри әсәрләрен, аларның сәнгатьчә эшләнүен анализлау әдипнең бөтен иҗатын да яхшырак һәм тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Әхмәт Фәйзинең үсүюлы татар совет әдәбиятының үсү юлыннан аерылгысыз: аның үрләре – татар совет әдәбиятыныңда биекләре.
Ул үзенең иҗат көчен тарихның тирән агымын ачуга, чорны каһарман кешеләренә, аларның эшләренә тиң булырлык “көчле сүзләр” эзләүгә багышлады һәм халык күңелен җилкендергән, халык күңелендә урын алган шундый сүзләр табуга иреште.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
[1] Фәйзи Ә. Сайланма әсәрләр. Тат.кит. нәшр., 2003. – 28 б
[2] Татар әдәбияты тарихы. 6 т.: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты. – Казан, 1989. – 37 б.
[3] Фәйзи Ә. Сайланма әсәрләр. Тат.кит. нәшр., 2003. – 1 б.
[4]Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда. т.1.:Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 72 б.
[5] Галиуллин Т. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан, 2002. – 14б.
[6] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер"нәшр., 2005. – 258 .б
[7] Фәйзи Ә. Сайланма әсәрләр. Тат.кит. нәшр., 2003. – 18 б.
[8] Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда. т.1.:Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 89 б.
[9] Мәҗитов З. Ватан сугышы чорында татар поэзиясе: Лирика. – Казан, 1971. – 16 б.
[10] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер"нәшр., 2005. – 259 б.
[11] Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда. т.1.:Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 58 б.
[12] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер"нәшр., 2005. – 278 б.
[13] Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 5 том. Казан. Тат. Кит. нәшр., 1989. – 282 б.
[14] Фәйзи Ә. Сайланма әсәрләр. Тат.кит. нәшр., 2003. – 32 б.
[15] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер"нәшр., 2005. – 260 б.
[16] Фәйзи Ә. Сайланма әсәрләр. Казан: Таткнигоиздат, 1948. – 18 б.
[17] Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда. т.1.:Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1983.- 75 б.
[18] Фәйзи Ә. Әсәрләр. 5 томда. т.1.:Шигырьләр һәм поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 121 б.
[19] Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер"нәшр., 2005. – 262 б.
[20] Галиуллин Т. Һәр шагыйрь – трибун. //Казан утлары, 1977. - №11. – 153 б.– 156 б.
Воздух - музыкант
Загадочная система из шести экзопланет
Знакомые следы
Девочка-Снегурочка
Большое - маленькое