Аяз Гыйләҗевнең драматургия өлкәсендә публицистик язмаларын анализлау.
Вложение | Размер |
---|---|
a.gyylzhevnen_publicistik_yazmalary_no32_mktp.doc | 63 КБ |
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №32» г.Казани
Предмет:
Татарский язык и литература
«Аяз Гыйләҗевнең драматургия өлкәсендә
публицистик язмалары»
Эшне башкарды: Шәрипова Сабина
11 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Сабирова Алсу Зөфәр кызы
Казан 2012 ел
ЭЧТӘЛЕК
Кереш..............................................................................................................3
Төп өлеш. Аяз Гыйләҗевнең драматургия өлкәсендә публицистик язмалары ........................................................................................................4
1.1. А.Гыйләҗевнең “Сыналган юлдан тайпылмыйча” исемле публицистик язмасы......................................................................................4
1.2. А.Гыйләҗеынең “Драматургиябез ни хәлдә...” исемле публицистик язмасы……………………………………………………………………….6
Йомгак..........................................................................................................10
Файдаланылган әдәбият исемлеге.............................................................12
КЕРЕШ
Татар дөнясында үзенең киңкырлы эшчәнлеге белән соклануга лаек шәхесләр байтак. Шундыйлар арасында Аяз Гыйләҗев тә бар.
Аяз Гыйләҗев иҗаты шактый өйрәнелгәннәрдән санала. Ф.Мусин, Р.Свиригин,Ф.Миңнуллин һ.б. галимнәрнең мәкаләләре язучы иҗатын төрле аспектта тикшереп, җентекле анализ бирәләр. Әмма әдипнең публицистик иҗаты әле өйрәнелмәгән килеш кала бирә.
Шулай итеп, безнең фәнни эшебезнең темасы “Аяз Гыйләҗевнең драматургия өлкәсендә публицистик язмалары” дип атала. Без эшебездә әдипнең драматургия өлкәсенә караган публицистик язмаларын анализлау максатын куйдык. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Фәнни эшне язу барышында Аяз Гыйләҗевнең 1980-1990 нчы еллар аралыгында басылып чыккан төрле публицистик язмалар төп әдәби чыганак булып тордылар. Фәнни мәгълүмат алу максатыннан, “Татар әдәбияты тарихы”ның алтынчы томы, Р.Свиригин, Ф.Миңнуллин һ.б. галимнәрнең әдип иҗатына багышланган мәкаләләренә мөрәҗәгать ителде.
Тикшеренү объекты булып Аяз Гыйләҗевнең 1980-1990 нчы еллардагы публицистикасы тора, тикшерү предметын исә мәкаләләре тәшкил итә.
Фәнни эш кереш, төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.
Төп өлеш. Аяз Гыйләҗевнең драматургия өлкәсендә
публицистик язмалары
исемле публицистик язмасы
Аяз Гыйләҗевнең без тикшергән вакыт аралыгында язылган публицистик язмалары күп түгел, бары дүртәү генә. Әмма алар үз чоры өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүе белән кызыклы. Бу язмалар арасында татар драматургиясе үсешен яктыртканнары аеруча игътибарны җәлеп итә.
Мәсәлән, “Сыналган юлдан тайпылмыйча” дип аталган мәкалә[1] 1980 нче елда басылган. Биредә татар драматургиясе ирешкән уңышлар турында сүз бара. Ул аны биш яшь язучы иҗаты мисалында яктырта. Аяз Гыйләҗев әлеге жанрда яшьләрнең иҗат итә башлавын шатланып билгели. Мәсәлән, ул Ризван Хәмид иҗатын югары бәяли. “Куйган мәсьәләсенең кискенлеге, образларының яңалыгы белән Ризван бүгенге көн сферасына кыю рәвештә килеп керде. Ул үзенең шушы принципка тугры икәнлеген алдагы әсәрләре белән дә раслады. Аның “Кайтыр идем” пьесасын берьюлы ике театр куйды. Драма һәм комедия театры, Минзәлә театры яшь авторның әсәрен үзләренчә ачарга омтылыш ясадылар. Берьюлы ике режиссер тарафыннан “талкыну” яшь автор өчен бәхет ул! Ул ике мәктәп үтә, сынау һәм чыныгу уза, төрле актерларның уены аша үз эше нәтиҗәсен ачыграк күрә. Соңгы ике елда Р.Хәмиднең иҗаты бәхетле язмыш кичерде.”
Шул рәвешле, Аяз Гыйләҗев Ризван Хәмид иҗатының үсешен аның режиссерлар тарафыннан бәяләнүендә, әсәрләренең уңышлы куелышында күрә. Ә менә Рөстәм Мингалимгә мондый бәхет эләкмәгән. Аның “Арысланнар оясында”, “Дүрт кешелек утыргыч”, “Тау астында илле бүре” пьесалары әдәбият белгечләре тарафыннан танылса да, театр режиссерлары аларга игътибар итмиләр. “Мәгәр шунысы бәхәссез: безнең драматургиябезгә әсәрләренең кабатланмас формасы, образлар системасы, дөньяны һәм сәхнәне яңача күрүе ягыннан бик кызыклы булган драматург килде. Театрлар якын араларда аның иҗаты белән кызыксынырлар, талантлы драматургны читләтеп узмаслар ди уйлыйбыз”.
Аяз Гыйләҗев яшь драматургларның, традицияләр белән мавыкмыйча, яңа формаларга мөрәҗәгать итүләрен татар драматургиясен үстерүгә китерә торган сәбәпләр рәтендә карый. Шундыйлардан ул Юныс Сафиуллин иҗатын аерып күрсәтә: “Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк: гел-гел традицион әсәрләр белән генә мавыгу, тамашачы зәвыгына ияребрәк бару иҗади торгынлыкка, бер төрлелеккә һәм тарлыкка китерәчәк. Яшьләр, иҗади торгынлыкның зарарын күңелләре белән тоеп, заманчарак, төрле иҗади калыпларда, төрле стильләрдә язарга тырышалар. Бу уңайдан Юныс Сафиуллинның иҗаты бик характерлы. Профессиясе буенча актер Юныс Сафиуллин байтак еллар абсурд театрына тартым булган пьесалар язып килде. Арада эчтәлеге белән генә түгел, формасы белән дә безнең традицион әсәрләрдән нык аерылып торган пьесалары бар иде. Мин аның “Буйдак ир һәм аның иптәшләре”, “Тынгысыз төн” пьесаларын күздә тотам. Әгәр яшь авторның беренче адымнарыннан ук аны тулаем аңлаган, аның иҗади төрлелеген кабул иткән режиссер табылса, Ю.Сафиуллин драматург буларак иртәрәк өлгергән булыр иде.”
Автор тарафыннан югары бәяләнгән тагын бер драматург – Әхәт Гаффар. Моңа кадәр аның тапталган сукмактан атлавын искәртеп, Аяз Гыйләҗев Әхәт Гаффарның “Соңгы ләкләк” пьесасына үз бәясен бирә. Катлауы метафоралар, аерым җитешсезлекләр булса да, ул әсәрнең индивидуаль булуын югары бәяли.
Фоат Садриевнең дә драматургиясе Аяз Гыйләҗев тарафыннан игътибарга лаек дип табыла. Әмма авторның, бертөрлерәк рухтагы, җиңел геройлар сурәтләү белән мавыгып, тирән фәлсәфи фикерләрдән читләшүе җиңелчә тәнкыйтьләнә. Шул рәвешле, әлеге мәкаләсендә Аяз Гыйләҗев яшь драматургларның иҗатын бәяли һәм аларны өметле дәвамчылар дип атый. Ул аларның иҗатын объектив бәяләп, аерым кимчелекләргә йомшак кына тәнкыйть белән капый. Гомумән, олы әдипнең яшьләргә хәерхаклы мөнәсәбәте ачык күренеп тора.
Аяз Гыйләҗевнең тагын бер мәкаләсе драматургия турында язылган. “Драматургиябез ни хәлдә?” дип аталган язмасы[2] 1986 нчы елда басылып чыга. Әлеге мәкалә беренчесеннән бик нык аерыла. Биредә автор үз чорының драма сәнгате турында сүз алып бара. Күләме ягыннан кечкенә булса да, мәкалә шактый тирән эчтәлекле булып чыккан.
Аяз Гыйләҗев үзе болай дип яза: “Бу җитди сорауга бер сүз белән җавап бирү кыен. Драматургиябезнең хәлен, көч-егәрен, “сәламәтлеген” билгеләү өчен шактый киң факторларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Драматургиянең торышын шул өлкәдә хезмәт итүче төп көчләр – язучылар билгеләсә, аның эчтәлегенә, төрлелегенә, үсешенә театр хуҗалары – режиссерлар гаять зур йогынты ясый, бүгенгене һәм якын киләчәкне алар билгели”. Шул рәвешле, автор драматургиянең үсешен турыдан-туры театр сәнгатенең үсеше белән бәйләп карый. Шуңа бәйләп, Аяз Гыйләҗев татар театрларының хәле турында да сүз башлый. Ул театр алдында зур җаваплылык торуын билгели, тамашачы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булырга тиешлеген әйтә: “Инде тагын бер үтә мөһим мәсьәлә – театрлар үзләре ни хәлдә? Режиссерлар, рәссамнар җитәрлекме, актерлар составы тулымы, алар театр ихтыяҗын тулаем канәгатьләндерерә аламы?..” Аяз Гыйләҗев әлеге төрнең үсешенедә тәнкыйтьчеләрнең дә ролен киметми: “Ахыр килеп, драматургиябезнең үсеш тенденцияләрен бөтен кешедән дә алдан күреп, бүгенге халәтенә тулы диагноз куя алырлык сәләтле тәнкыйтьчеләребезне дә күздән читкә җибәрергә ярамый. Җитди, төпле нәтиҗәне тамашачы белән рәттән торып алар ясарга тиеш! Югарыда саналган звенолар бердәм булып эш иткәндә генә драматургиябезнең бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек югары сыйфатлы әсәрләр тудыра алуына беркем дә шикләнмидер дип уйлыйм”.
Әдип билгеләвенчә, драматургиянең төп бурычы – тормыш чынбарлыгын күрсәтү, яшәешнең мөһим, актуаль мәсьәләләрен күтәрү, тамашачы белән диалог алып бару: “Сәхнә – трибуна. Бу югары трибунадан халкыбыз белән күзгә-күз карап кыю сөйләшү, яшәешебезнең бүгенге чынбарлыгын, якты һәм күләгәле якларның реаль җирлеген ачу, иң четрекле, иң катлаулы сорауларына да җавапны тамашачы белән бер сулышта эзләү – бүгенге драматургиябезнең төп бурычы”.
Аяз Гыйләҗев моңа кадәр татар театрында репертуар кытлыгы булмавын әйтә. Моны ул үткән мирасның зурлыгы, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт иҗаты белән бәйләп карый. “Ни генә дисәң дә, татар театрлары моңарчы репертуар кытлыгын сизмәделәр. Бердән, үткәндәге хәзинәбезнең зурлыгы моңа нигез булып торса, һәр заман, вакытын белеп кенә, аны алгы планга чыгарган һәм аның иҗатын репертуар үзәгенә куйганнар. Кәрим Тинчурин театры булган, Таҗи Гыйззәт театры, аларга алмашка Хәй Вахит килгән, безнең көннәрдә бу җаваплы һәм мактаулы миссияне Туфан Миңнуллин үтәп килә. Кыйммәтле мирасыбызны барлау, аннан тулырак файдалану максатыннан чыгып, шушы бер-ике елда “Татар драматургиясе антологиясе”н бастыру планлаштырылды.” Әмма бу гына театр үсешен билгели алмый. Драматургия үткән казанышлар белән генә яшәргә тиеш түгел, ул – үсештәге процесс, аның төп үзенчәлеге дә заманча булуында, заман проблемаларын күтәрүендә чагыла. Аяз Гыйләҗев әлеге мәсьәләне дә ассызыклый: “Үткәндәге хәзинә муллыгы театрлар өчен нигез рәвешен үтәсә, репертуарның кыйммәте, аның сугышчанлыгы, әлбәттә, бүгенге заман пьесалары белән бәяләнә”
Драматург иҗатының танылуында, үсешендә режиссерның роле дә билгеләнә. Үз режиссерын тапкан язучы иҗаты гел югарыга үрли: “Бүген татар драматургиясендә Туфан Миңнуллинның бәрәкәтле эшчәнлеге, аның зур сәхнә остасы Марсель Сәлимҗанов белән иҗади фикердәшлеге – безнең уртак казанышыбыз ул. Гомумән, үз режиссерын тапкан драматург, үз драматургын эзләп ала алган режиссер һәрчакта да сәхнәгә уңыш, яңа табышлар һәм җиңү китергән”.
Аяз Гыйләҗев үз чоры драматургиясенең гомуми торышын уңай бәяли: “Драматурглар звеносына күз салганда, хәлебез зарланырлык түгел. Әле өлкәннәребез Риза Ишморат, Сәет Шәкүровлар юк-юк дигәндә дә бер җилкенеп куялар, инде өлкәннәр рәтенә йөз тоткан, пассивлыгы өчен соңгы елларда “күңелле әр” сүзләре дә ишеткәләгән Шамил Шаһгали дә, һич көтмәгәндә, “И, яна ла йөрәгем” исемле үткен, фикерле һәм форма ягыннан да үзенчәлекле пьеса язып, барыбызы да куандырды. Атаклы язучыбыз Нурихан Фәттахның драматургия бакчасына “кереп-кереп чыгуы” да бары тик уңышлар гына китерде. Рөстәм Мингалим, Диас Вәлиев, Ризван Хәмид, Батулла, Илдар Юзеев, Әхәт Гаффар, Фоат Садриев, Юныс Сафиуллин, Кәшшаф Әмировлар соңгы елларда театрыбызның уңышын хәл итәрлек җитди пьесалар тудырдылар”. Аяз Гыйләҗев әлеге казанышларның үткән көн белән бәйле булуын аңлый. Аны драматургиянең киләчәге борчый. Шушы авторларны алыштырырлык талантлы яшьләрнең иҗатка килмәве – менә Аяз Гыйләҗевне борчыган проблема: “Болар кичәге-бүгенге чынбарлыгыбыз, дидек... Ә иртәгә? Берсекөнгә?! Драматургия – әдәбиятның иң авыр тармагы, сәхнә әсәрен язу табигый сәләт булу өстенә махсус әзерлек, тирән белем һәм күнегүләр сорый. Югарыда саналган драматургларның күпчелеге үз вакытында махсус мәктәпләр узган, театраль мәктәпләр узган, театраль белем алган иптәшләр. Кызганычка каршы, аларның иң яшь дигәненә дә кырык-илле узып киткән... Драматурглар сафына яшьләр килмәү бүгенгебезнең аянычлы хәле. Яңа кеше – заман чакырып китергән яңа аваз, яңа сүз, йөз еллык тарихы булган олы бер елгага кушылачак саф чишмә. Кайда алар?”
Шул рәвешле, Аяз Гыйләҗев драматургия алдында торган проблемларның берсе итеп яшьләрнең иҗатка килмәвен күрсәтә. Икенче олы проблема итеп исә театрларга режиссерлар җитмәү күрсәтелә: “Икенче бик авыр мәсьәлә – театрларыбызга режиссерлар җитмәү. Бу уңайдан бик гыйбрәтле бер мисалга тукталмыйча үтә алмыйм. Р. Тумашев озак еллар Драма һәм комедия театрын җитәкләде, без аны күтәреп, мактап килдек, театрда эшләп, ул яхшы ат алды. Ул пенсиягә киткәч кенә театрның авыр хәлдә калуын ап-ачык аңладык! Театр режиссерсыз торып калды һәм елга якын шул хәлдә эшләде. Алмашка режиссер кадрларыбыз бөтенләй юк икән!.. Димәк, Р.Тумашев үзенә алмаш әзерләмәгән, алдагы көн турында уйламаган. Баш режиссерларыбызның эшчәнлеген бәһаләгәндә янәшәләрендә, алар кул астында эшләгән режиссерлар хезмәтен дә күздә тотарга өйрәнергә безгә күптән вакыт. Драма һзм комедия театрының ачы сабагын һәрчак хәтердә тотарга кирәк”.Шулай итеп, режиссерларның драматургия үсешендәге роле Аяз Гыйләҗев тарафыннан югары бәяләнә: “Режиссер – театр белән драматургны бәйләп торучы арадашчы да ул. Чын режиссер юк икән, бәйләнеш җепләре йомшый, иҗади туганлык сыеклана, көрәш сафлары сирәгәя...”
Автор, драматургия турында сөйләргә алынганда, һич кенә дә әдәби казанышлар белән чикләнеп калырга теләми. Ул сәнгать үсешен иҗтимагый факторлар белән дә бәйләп карый, шул рәвешле, актерларның авыр тормышы, квартиралар белән тәэмин ителмәү, театр биналарының ярымҗимерек хәлдә булуы кебек икътисадый мәсьәләләр калкып чыга. Шуларны хәл иткәндә генә, ниндидер үсеш таләп итәргә мөмкин, дип белдерә автор. Шулай итеп, әлеге мәкаләсендә Аяз Гыйләҗев татар драматургиясе алдында торган олы мәсьәләләрне кузгата, күңелен борчыган фикерләрен турыдан-туры җиткерә.
ЙОМГАК
Безнең темабыз “Аяз Гыйләҗевнең драматургия өлкәсендә публицистик язмалары” дип аталды. Без эшебездә әдипнең драматургия өлкәсенә караган публицистик язмаларын анализлау максатын куйдык. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны үтәдек:
Әлеге бурычларны үтәү барышында, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.
1. Татар дөнясында үзенең киңкырлы эшчәнлеге белән соклануга лаек шәхесләр байтак. Шундыйлар арасында Аяз Гыйләҗев тә бар. Хаклык, дөреслек, хакыйкать төшенчәләрен әдәби иҗатының төп сыйфатлары итеп алып, Аяз Гыйләҗев татар халкына үлмәс әсәрләрен калдырды. “Җомга көн кич белән”, “Әтәч менгән читәнгә”, “Язгы кәрваннар”, “Балт кем кулында?”, “Өч аршын җир”, “Яра”, “Кызлар язган хатлар” һ.б. әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итәләр.
2. Болардан тыш, әдип заман үзгәрешләренә, әдәбият барышына да һәрдаим игътибарлы булып тора. Шуңа нисбәтле, матбугат битләрендә төрле проблемаларны күтәргән публицистик язмалары дөня күреп килә. Бу язмаларның әһәмияте, үзенчәлеге әле ачыкланмаган.
3. Аяз Гыйләҗевнең без тикшергән вакыт аралыгында язылган публицистик язмалары күп түгел, бары дүртәү генә. Әмма алар үз чоры өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүе белән кызыклы. Бу язмалар арасында татар драматургиясе үсешен яктыртканнары аеруча игътибарны җәлеп итә.
Мәсәлән, “Сыналган юлдан тайпылмыйча” дип аталган мәкалә 1980 нче елда басылган. Биредә татар драматургиясе ирешкән уңышлар турында сүз бара. Ул аны биш яшь язучы иҗаты мисалында яктырта. Аяз Гыйләҗев әлеге жанрда яшьләрнең иҗат итә башлавын шатланып билгели. тора.
4. Аяз Гыйләҗевнең тагын бер мәкаләсе драматургия турында язылган. “Драматургиябез ни хәлдә?” дип аталган язмасы 1986 нчы елда басылып чыга. Әлеге мәкалә беренчесеннән бик нык аерыла. Биредә автор үз чорының драма сәнгате турында сүз алып бара. Күләме ягыннан кечкенә булса да, мәкалә шактый тирән эчтәлекле булып чыккан.
Димәк, Аяз Гыйләҗевнең публицистикасы әдәбият мәсьәләләрен яктырту максатыннан чыгып язылган. Аларда олы әдипнең борчулы фикерләре урын алган.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
[1] Гыйләҗев А. Сыналган юлдан тайпылмыйча / А.Гыйләҗев // Социалистик Татарстан. – 1980. – 8 июнь.
[2] Гыйләҗев А. Драматургиябез ни хәлдә? / А.Гыйләҗев // Социалистик Татарстан. – 1986. – 11 окт.
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Как Снегурочке раскатать тесто?
Карандаши в пакете
Ералаш
Рисуем акварельное мороженое