Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_word_5.doc | 544.5 КБ |
Әлки районы Карамалы урта мәктәбе
VII класс укучысы Зәйнетдинова Энҗе шигырьләре һәм рәсемнәре.
Телик һәрберебез.
Бөек Җиңү язы
Килер тиздән безгә.
Кошлар белән бәхет
Килер илебезгә.
Бик күп югалтулар,
Күз яше һәм әрнү
Китергән бу сугыш,
Тилмерткән бу сугыш...
Телик һәрберебез
Тыныч,имин язлар.
Күңелне биләсен
Нәфрәт түгел,назлар.
Баш иябез...
Сугыш чорын күрмәсәк тә,
Китаплардан укып беләбез.
Җиңү язын бүләк иткәннәргә
Чын күңелдән без баш иябез.
Баш иябез
Ятып калганнарга,
Баш иябез,туган илне яклап,
Арысландай яуга барганнарга.
Баш иябез
Ятим калганнарга,
Баш иябез һәркөн парын көткән,
Япа-ялгыз,тол аналарга.
Авылым таралмасын.
Карамалы-безнең өчен туган төбәк,
Ата-баба каны,яше тамган төбәк.
Шуңа күрә әрнеп тибә һәрбер йөрәк
Эчтән генә тели изге теләк.
И газиз Карамалым!
Һәммәбезне үзеңә тартасың.
Балкып торсын мәктәбең,мәчетләрең.
Я ходаем,авылым таралмасын.
Һәрвакыт шулай булсын .
Мин бәхетле бу минутта:
Иң кадерлем-әнием бар!
Миңа җылы бу тормышта:
Җылытучым-әнием бар!
Мин бик тыныч бу минутта:
Таянычым-әтием бар!
Мин бик горур бу тормышта:
Сөенечем -әтием бар!
Мин бәхетле,бик бәхетле!
Шулай булсын һәр вакытта.
Әти-әни кадерен белик,
Алар исән-сау чагында!
“Хәйләкәр төлке” әкиятенә иллюстрация
“Кояш эзләүче малай” хикәясенә иллюстрация
Загадка Бабы-Яги
3 загадки Солнечной системы
Одеяльце
Яблоко
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)