Участие в районном конкурсе сочинений
Вложение | Размер |
---|---|
soch.halyk_san.alu_.docx | 18.07 КБ |
Теләче муниципаль районы
Лесной гомуми урта белем бирү мәктәбе
“Халык санын алу ни өчен кирәк?”
Башкарды:
5 сыйныф укучысы
Гайбадуллин Ильмир Илсурович
Укытучы:
Хөснетдинова Рузилә Ринатовна
2010
Мин – Гайбадуллин Ильмир, 5нче сыйныф укучысы, Ватаныбызның кечкенә генә бер улы. Минем яшәү урыным да кечкенә генә бер бистә. Дөрес, кечкенә генә булса да бүгенгесе көндә аның мәктәбе, балалар бакчасы, кибете, ягъни бөтен мөмкинлекләре дә бар. Авыл җирендә кешеләр барлык яңалыкны белеп торган кебек, мин дә бистәбездә күпме кеше яшәгәнен, яшәү рәвешләрен, нинди милләт барын-барысын да беләм. Әти-әнием, мәктәбем мине кечкенәдән үзең өчен генә яшәмә, ә халкыңа, Ватаныңа хезмәт ит дип тәрбияләделәр. Мин бу бурычымны бүгенге көнгә кадәр намус белән үтәп барырга тырышам: мәктәптә гел “5” кә генә укыйм, җәмгыять эшләрендә теләп катнашам. “2010 елның октябре - Бөтенрусия халык санын алу” көнен дә мин түземсезлек белән көтәм. Чөнки бу көн Ватаныбыз тарихы, минем өчен дә зур әһәмияткә ия.
Бөтенрусия халык санын алу ул – илдә күпме халык яшәвен, аның яшәеше, илебез территориясе буйлап таралуы турында төп мәгълүмат чыганагы . Беренче Бөтенрусия халык санын алу 2002 елда була. Узган халык санын алу халык тормышының катлаулылыгын ачык күрсәтте. Һәм соңгы еллардагы бөтен икътисади документларны диярлек эшләгәндә, шул нәтиҗәләргә таянылды дип аңлатты әтием.
2010 елда халык санын алып соңгы ел эш нәтиҗәләрен күреп булыр. Икътисади кризисның ил тормышына ничек йогынты ясаганын төгәл саннарда күрербез. Болар барысы – илебезнең тормыш күрсәткече булып тора һәм 2002 елдан 2010 елга кадәр булган үзгәрешләрне, аерманы, үсешне күзәтү бик мөһим.
Бу мәгълүмат Россиягә кризистан чыгарга һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга ярдәм итәр.
Бу сүзләрем барысы да олылар авызыннан ишеткән, укыган сүзләр. Минем “2010 елның октябре - Бөтенрусия халык санын алу” көне ни өчен кирәк дигән сорауга үз җавабым бар.
Безнең татар халкы үзенең рухын, милли үзенчәлеген саклап гасырлар буе яшәп килде. Бу җан исәбе алу кампаниясендә барлык милләттәшләребез катнашып һәм икеләнмичә үзләрен “татар” дип язуы халкыбызның бердәм һәм бүленмәс милләт булып калуына ярдәм итәр. Нәтиҗәдә безгә мәктәпләрдә үз тарихыбызны, телебезне тирәнрәк өйрәнергә, татар телендә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга, үз телебездә югары уку йортларында укырга мөмкинлек бирелер.
Җәмгыятьнең киләчәге булган балалар өчен балалар бакчалары, мәктәпләр ачылыр. Алар заманча итеп үзгәртелер.
Урман хуҗалыгында эшләүче, аны саклаучы, урман хәзинәсеннән файдаланучы, ару-талуны белмәс апа-абыйларның авыр хезмәте яхшы якка үзгәрер. Торак һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы сораулар күп мәсьәләләрне аңларга ярдәм итәр. Эшсезлек кимер. Илебездә булган проблемалар ачык күренер.
Аның тарихи әһәмияте дә бик зур. Ул бөтен Россия җәмгыятенең портреты, мизгел эчендә төшерелгән фотографиясе дә булып тора. Халык санын алу аша киләчәк XXI гасыр буыны безнең ничек яшәвебез турында белер.
Һәм иң мөһиме - киләчәк буыннар безнең хакта белү өчен кирәк ул халык санын алу.
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Рисуем крокусы акварелью
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
3 загадки Солнечной системы
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"