Безнең якның табигате бик төрле, аны ярату өчен - аңларга, аңлау өчен якыннан танышырга кирәк
Вложение | Размер |
---|---|
bez_yashi_torgan_tireleknen_ekologik_problemalary.ppt | 2.74 МБ |
Слайд 1
Без яши торган тирәлекнең экологик проблемаларыСлайд 2
Татарстан Республикасы Кайбыч муни ц ипал ь районы Р. Кәлимуллин исемендәге Борындык гомуми төп белем бирү мәктәбе Слайдларны эшләде: 10 сыйныф укучысы Тимершин Рушан. Җитәкчесе: биология укытучысы Минзилә Васыйловна Ярхамова
Слайд 3
Слайд 4
Элегрәк кешелек дөньясы үзенең сәнәгать эшчәнлегендә су, һава, туфрак, файдалы казылмалар кебек табигый байлыклар иксез-чиксез күп һәм бушлай дигән фикердән чыгып эш йөрткән. Мохитнең үз-үзен сафландыру механизмы эшләсен өчен, җитештерү калдыкларын яхшылап тарату җитә, дип санаган. Сәнәгать предприятиеләре калдыкларын сулыкларга агызу, газ-тузан катыш кебек зарарлы матдәләрне атмосферага чыгару һ.б. нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Әмма болай фикер йөртү һич тә дөреслеккә туры килми. Табигый байлыкларның да чиге бар, ә мохитне берөзлексез пычратып тору экологик халәтнең бозылуына, табигатьнең зарарлануына китерә. Кеше үз эшчәнлеге белән үк Җир йөзендәге бар тереклекне, шул исәптән үзен дә юкка чыгарырга мөмкин!
Слайд 5
Экологик проблемалар – ул кешенең яшәү шартлары начарлану проблемалары, алар кешенең табигать белән үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә килеп чыга, һәм кешенең сәламәтлегенә, тормышына, хәтта кешелек җәмгыяте өчен дә куркыныч яный. Экологик проблемалар Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дә каралырга тиеш. Кешеләр табигатьне пычраталармы? Бу хәлдән чыгу юллары бармы? Кил әчәктә ни булыр???
Слайд 6
- Кәгазь 2 ел. - Пыяла 1000 ел - Консерв банкасы 30 ел - Полиэтилен 2000 ел Кешелек алдында калдыкны кая куярга дигән проблема килеп басты. Без гә әллә нинди глобаль проблемалар турында сөйләгәнче эчкән су шешәләрен, ашаган ризык чүпләрен теләсә кая атмаска, җыеп барырга һәм аларга икенчел куллану табарга өйрәнергә кирәк. Ишек алдында, урамда сыра, су савытлары, кәгазьләр, консерв банкалары аунап ята. Кая карама чүп өеме. Ә бит табигатьне саклау шул кечкенә нәрсәдән - үз артыңнан җыюдан башлана. Кечкенәдән үк тәртипсезлеккә өйрәнеп үскән бала үскәч табигатькә сак карар дип кем әйтә ала? Безне борчыган бу сорауларга җавап эзләп иң беренче чиратта гаиләдә барлыкка килгән кайбер көнкүреш калдыкларының таркалу вакыты белән таныштырып китәм: - Кәгазь 2 ел. - Пыяла 1000 ел - Консерв банкасы 30 ел - Полиэтилен 2000 ел
Слайд 7
Авылның төзеклеге, чисталыгы безнең һәрберебезгә бәйле. Авыл буенча күз ташласак, җитди кимчелекләр бар. Бәрле буйларында ерымнар ясалып, ярлар ишелеп килә. Бу ерымнарга кешеләр төрле чүп-чар ташлыйлар. Яңгыр-кар сулары белән бу пычрак матдәләр елгага агып төшәләр. Калган чүп-чар таралып ята. Көнкүреш калдыкларын, чүп-чарларны махсус билгеләнгән урыннарга түгелсә, ерымнарны күмдереп, анда агачлар утырту эшләре дә башланса әйбәт нәтиҗә бирер иде. Елга буйларына чүп-чар түкмәскә, табигый һәйкәлләрне сакларга кирәклеге турында инде ничә еллар буена аңлату эшләре алып барылуга да карамастан, хәл һаман да уңай якка үзгәрми. Авылларда яшәүче һәр кеше елга, чишмә, күл буйларының чисталыгын сакларга тиеш. Ябалак, Олы Кайбыч, Федоровское, Колангы, Борындык авыллары аша агучы Бәрле елгасы буена чүп түгү сәбәпле, Зөя, Идел елгалары пычрана, бу исә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Слайд 8
Алга киткән илләрдә бер елда бер кешедән калган калдыклар Ике агач китәрлек кәгаз ь Соклардан бушаган 90 банка 45 кг пластика 70 консерва банкасы 107 пыяла бутылкалар һәм банкалар Кешенең үз авырлыгыннан 10 тапкыр артыграк көнкүреш калдыклары
Слайд 9
Тормыш шулай дәвам итсә, бездән соң килгән буынга нәрсә калыр?
Слайд 10
Авылда кайбер йорт яннарын чиста тотмыйлар. Элек кенә йорттан чыккан бөтен ташландыкны бер урынга җыйганнар да, ат арбасына төяп авыл читенә ташыганнар. Хәзер исә чүп-чар капканың теге ягына чыкса, шул җитә. Юынтык су чиләге күтәргән апалар ерак йөрми: "йөк"не юлның икенче ягына ук каплый. Мондый чүп-чардан арыну өчен санитария ике айлыгы гына түгел, яртыеллык та ярдәм итмәячәк. Кем гаепле, дигән сорау биреп тору артык. Дөрес, бик матур йорт-җирләр дә бар. Аларга "Үрнәк тәртипле йорт" дигән такта лар эләргә кирәк . Сабан туе алдыннан урамнар арасында чисталык һәм яшелләндерү буенча ярыш игълан ителсен, Сабан туенда иң чиста, иң төзек урамга котлап бүләк бирел сен иде . Урамнарда агачлар утырту эшен дә җанландырып җибәрәсе бар. Яшеллеккә, чисталыкка зур игътибар бир елсен иде .
Слайд 11
Слайд 12
Җирдәге тормыш өчен һәммәбез дә җаваплы
Разноцветное дерево
Золотая хохлома
Пустой колос голову кверху носит
Волшебные звуки ноктюрна
Рисуем осень: поле после сбора урожая