Укытучы хезмәте турында сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение."Укытучым" | 12.58 КБ |
Кемне генә сокландырмас,шатландырмас
Укытучы хезмәтенең чын җимеше.
Балаларга төпле, тирән белем бирү –
Менә нинди бөек хезмәт аның эше.
Укытучы. Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә , укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул.
Укытучы! Нинди бөек исем. Һәр бала язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге мөгаллимнең күңел түрендә, алтын йөрәгендә...
Укытучы! Әни! Бу сүзләр һәрвакыт янәшә йөри, чөнки укытучы икенче әни. Укытучы тирән белемле һәм методик әзерлекле, шәфкатле, ярдәмчел булырга тиеш. Чөнки баланың укуга мөнәсәбәте, гадәттә, аның укытучыга булган ихтирамына бәйле.
Укытучы! Безгә белем бирүче кеше, җылы мөнәсәбәткә лаек.Укытучының чиксез тырышлыгы, рухи көче, якты йөрәге бездә гаҗәпләнү хисен уятырга тиеш...Ә без?..Апа – абыйларыбызның йомшак күңелләрен рәнҗетәбез! Укытучыга хөрмәт, ярату хисе белән карыйк, рәхмәтләребезне белдерик, катлаулы эшендә булышыйк!
Минем әнием - укытучы. Шуңа күрә мин дә укытучының бар авырлыкларын беләм.Әнием мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыта, укучылар һәм әти-әниләр аны хөрмәтли һәм ярата. Балалар аның дәресеннән елмайган йөзләр, бәхетле йөрәкләр,белем өстәлгән башлар белән чыгалар. Әни дәресләре үзенчәлекле. Кайбер темаларны ул уен формасында аңлата, катлаулы кагыйдә - аңлаешлы була, дәрестән китәсе килмәгән вакытлар була. Рәхәт,кызык ...Син кешегә ярдәм итсәң, яхшылык кылсаң, ул да сиңа тиешлесен бирер, диләр. Әнием дә, акыллы, гадел кеше буларак, укучыларын бик ярата һәм һәр бала өчен индивидуаль якын килә белә. Шул чакта олы һәм кечкенә кеше арасында җылы мөнәсәбәтләр туа.
Укытучы, минемчә, зур, матур, хуш исле гөл. Һәр көнне гөл,укытучы күңеле кебек,үсә һәм зурая. Гөлнең эше күп : җирдән су алып, үзен ашатырга, кояшка омтылып, яктылыкны йотарга, тәнен җиргә биреп, балаларын үстерергә тели...Укытучы да бар күңелен, көчләрен, бар вакытын безгә багышлап, җиребездә яши...
9 нчы сыйныф укучысы
Мәүлетбаев Нияз.
И тут появился изобретатель
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
На горке
Пока бьют часы
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна