Казан шәһәрендәге Г.Тукай урамы буена сәяхәт. Истәлекле урыннарга тукталып, алар турында белешмә бирелә
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukay_uramy_buencha_seyahet.doc | 630.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Арча муниципаль районының мәгариф бүлеге
Тукай урамына сәяхәт
(реферат)
2011 нче ел
Эчтәлек
3. Кулланылган әдәбият...................................................................18
Кереш.
Мин сезгә үземнең яраткан бер шөгылем турында сөйләргә телим. Нинди шөгыль дисезме? Мин Казан урамнары буенча сәяхәт итәргә яратам. Бер сәяхәтем белән сезне дә таныштырырга телим. Ул – “Тукай урамына сәяхәт”- дип атала.Бу урамда XIX – XX гасырларда төзелгән тарихи истәлекле урыннар бик күп.
Сәяхәтемнең максаты:
1.Тукай урамындагы тарихи истәлекле урыннарны якыннан күреп белү.
2.Башкалабыз Казан шәhәренең тарихын яхшырак өйрәнү.
Шундый бурычлар куйдым:
1.Тукай урамындагы истәлекле урыннар турында материаллар туплау, алар белән танышу.
2. Казан тарихын өйрәнү.
3.Истәлекле урыннарны фотога төшерү.
Әйдәгез, бүген Казанның Тукай белән бәйле урыннарын урап кайтыйк. Сәяхәтебезне Ирек мәйданыннан башлыйк әле. Без Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында. Шагыйрь һәйкәленә карап торабыз. Шушы һәйкәл янында ел саен 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, шигырь бәйрәме үтә. Анда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителә.
Хәзер без Пушкин урамы буйлап Тукай мәйданына төшәрбез. «Татарстан» кунакханәсе, «Балалар дөньясы» универмагы сул якта кала...
Әйе, Тукай! Үзегез дә күреп алдыгыз. 1958 елда салынган бу һәйкәлгә карагач, шагыйрьнең тавышын ишеткәндәй буласың.
Инде юл аша чыгыйк та, аз гына аска төшеп, Татарстан урамы, 8 нче йорт янында тукталыйк. Мемориаль тактага игьтибар иттегезме? «Бу бинада 1911—1915 елларда татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев эшләгән». Биредә «Сәйяр» труппасы үзенең спектакльләрен күрсәткән. Тукай артистлар белән аралашып яшәгән. Татар дәүләт академия театры яңадан үз урынына кайтты, дип әйтергә мөмкин. Каршыда, Кабан күле ярында, яраткан театрыбыз — Камал театры. Шул «Сәйяр» труппасыннан үсеп чыккан театр инде ул.
Тагын бер квартал аска төшәбез. Ниһаять, Татарстан урамын кисеп үтүче Тукай урамына да килеп җиттек. Ул юкка гына бөек шагыйрь исемен йөртми. Бу урам Тукайның журналистлык хезмәте белән бәйле.
Сәяхәтемне Иске татар бистәсе белән таныштырудан башлыйм.
Казанны урыслар яулап алганнан соң, исән калган татар халкы шәhәрдән урманнарга, авылларга hәм хәтта Урал якларына качкан. Ә кайберләре Казанның көньяк читендәге кеше керә алмаслык камышлы сазлыкларда яшеренгәннәр.Ул сазлыклар Идел буе болыннарына хәтле җәелгән була.
Дошманнар кул астында калган шәhәр халкының бер өлеше Болак суы белән Кабан күле аръягына куылган. Бу тирәләр соңыннан Иске Бистә дип аталган. Ул бистә күп мәртәбәләр янган. 1749 елгы янгыннан соң татарларны Иделдән өч чакрым чамасында булган, югарыда телгә алынган сазлыклы җирләргә күчәргә мәҗбүр иткәннәр. Өч йөзләп кеше башлап күченгән урынга Яңа бистә исеме бирелгән.
Иске hәм Яңа бистәнең кушылган чикләрен билгеләү хәзер кыен. Иске Бистәгә Болакның сул ягы hәм Акком астыннан Вахитов мәйданына чаклы Кабан күле буе кергән. Иске татар бистәсенең үзәге ике урам була: Екатерина hәм Тихвин. (Шул урамнардагы чиркәүләр исеме белән аталган.) Тихвин урамы Зур Варлаам урамына кушылып китә.Хәзер бу урында Колхоз базары.
Монда сәүдәгәрләр hәм дин әhелләре күчеп килә.Төзелештә татар стиле өстенлек итә.Хәзер бу урам татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә. Монда бөтенесе Тукай исеме белән бәйләнгән. 63 нче йортта 1907-1909 елларда Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан катнашы белән “Әльислах” (Реформа) газетасы чыгып килгән. Тукай кинотеатры урынындагы йортта “Ялт-йолт” журналы редакциясендә, 1910-1913 елның мартына кадәр ул секретарь булып эшләгән. 1907 елның 10 октябрендә Уральскидан Казанга кайтканнан соң Тукай яшәгән Болгар(1907-1912) һәм Амур (1912 дек.- 1913 фев.) кунакханәләре бу урамга бик якын урнашкан. Ә иң мөһиме тагын шул: 1913 елның 17 апрелендә Казан халкы биек шагыйрен Юнысов мәйданыннан соңгы юлга озаткан. Тукай урамы бик озын. Анда 130 лап йорт бар. Урам башына “Бу урам татар халык шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышлап исемләнә” дигән язулы такта куелган.Урамның һәр йортының үз тарихы бар. Шуларның кайберләренә тукталып китим әле. Иң беренче булып 19 йөз ахырында төзелгән “Солтан” мәчетенә тукталыйк.
Солтан мәчете. (Җиhанша бай мәчете, Кызыл мәчет, Госман мәчете, Сигезенче җәмигъ мәчете). Казанда татар дини архитектура истәлеге. 1868 елда сәүдәгәр Җиhанша Госманов истәлегенә урта гасыр болгар банияте үзенчәлекләре белән милли романтик юнәлештәге эклектик формаларда төзелә. Архитекторы П.Е.Аникин. Бер заллы, ишек өстендә өч катлы манаралы, антресольле җәмигъ мәчет. 1856 елгы янгыннан соң, Җиhанша бай хәзерге Колхоз базары тирәсе җирләрен мөселманнар өчен сатып ала.Бу урында ул мәчет, мәдрәсә, имам йорты hәм мәхәллә салдыруны күздә тота.Мәхәллә халкын арттыру өчен кирәк кадәр гаиләләрне әйләнә - тирәсенә үз хисабына күчереп утырта.Җиhанша байдан соң мәчетне аның ике туганы Таhир hәм Мөхәммәтшакир Госмановлар карап торганнар.
19 йөзнең 90 елларыннан бу эшне Җиhанша бай улы Солтангабделгазиз (1868 – 1917) үз өстенә ала. Мәчет тә аның исеме белән Солтан мәчете дип атала. 1931 елдан ябыла. Манарасы 1990 елда торгызыла. 1994 елдан үз вазифасын үти башлый.
Мәчет янында ук узенең матурлыгы белән җәлеп иткән Шакир солдат йорты урнашкан.Тукай урамы, 16 йорт. 19 гасыр ахыры.
Шакир солдат йорты Казандагы татар архитектурасы истәлеге. Шәһәрнең аскы өлешенең узәгендә урнашкан. Табыш йорты, ак таштан салынган хезмәт күрсәтү корылмалары белән бергә бай утары комплексын тәшкил итә. Бу утар шактый мәйданны били. Йорттан кала бу комплекс уз эченә ишегалды корылмаларын да ала. Бу ат абзарлары, мунча, флигель һ. б. 1895 елда мещан Шакир Шәмсетдинов акчасына милли – романтик юнәлештәге эклектика формаларында төзелә. Торак йорт буларак файдаланыла.
Алга таба тагын бер дини уку йорты янында тукталабыз.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Тукай урамы 34 нче йорт. Ул 1882 елда Казанда ачыла.Галимҗан Баруди нигез сала hәм җитәкчелек итә.1882 елда аның атасы Тихвин урамында урнашкан Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсе ишегалдындагы бер катлы таш бина төзелешенә акча бирә. Тиздән бу бина күрше участокны сатып алу хисабына киңәйтелә. Мәдрәсә биналарын киңәйтү ХХ гасырның урталарына кадәр дәвам итә. Иске мәдрәсә ишегалдына яңа бина төзү, документлар буенча, иске уку йортын киңәйтү булып күренсә дә, соңрак үзенә нигез салучы Мөхәммәтҗан хөрмәтенә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, ә документларда “Галиев мәдрәсәсе” дип аталган уку йорты бөтенләе белән Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсеннән аерылып тора.
Г. Баруди “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытуның яңа, аваз ысулын кертә башлый, уку – укыту программасын да алыштыра. Ләкин рәсми рәвештә җәдитчә укыту 1891 елда гына кертелә.
“Мөхәммәдия” дә укытуның яңа ысулын кертү көн тәртибенә яңа программаларга туры килүче дәреслекләр белән тәэмин итү таләбен куя. Яңа дәреслекләр булдыруга чит илләрдән мөселман дәреслекләре кертүне тыю да этәргеч бирә.
Г. Барудиның беренче китабы “Гыйльме әт – тәүхид” (“Аллаhы Тәгаләнең берлеге турында тәгълимат”) 1890 ел башында бастырып чыгарыла. 1891 елда аның ислам нигезләре буенча тагын берничә дәреслеге дөнья күрә. Алар арасында “Китаб әс – салават” (“Догалар китабы”), “Бадә әл – мәгариф” (“Белем нигезләре”), “Сәвадхан” (“Әлифба”), “Сад hәнд” (“Йөз үгет – нәсыйхәт”) hәм башкалар бар. Аннан соңгы елларда да Галимҗан Баруди утызлап китап hәм дәреслек бастырып чыгара. Әлеге дәреслекләр яңа укыту ысулы таләпләренә туры киләләр, Казанда hәм аннан читтәге мәдрәсәләрдә дә мөгаллимнәр hәм шәкертләр алардан уңышлы файдаланалар, шуңа күрә бу китаплар уннарча тапкыр яңадан нәшер ителә.
1905 елга кадәр Г Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза hәм бастырып чыгара. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү hәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку – укыту программасын яңарта hәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.
Монда гарәп теле, төрки теле, рус теле, математика, физика, геометрия, география, психология, педагогика, медицина hәм гигиена, Россия тарихы, төрек халыклары тарихы өйрәнелә. Уку вакыты – 12, 1913 елдан 14 ел. 1905 – 06 елларда шәкертләрнең ислах (үзгәртеп кору) хәрәкәте үзәге. 1901 – 1907 елларда мәдрәсәдә әдәбият hәм драма түгәрәкләре эшли, кулъязма газеталар чыгарыла.”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе каршында кыз балалар мәктәбе (“Маhруй Барудия мәктәбе”) ачыла.Мөгаллимнәр арасында: Й.Акчура, Ш.hәм Б.Шәрәфләр, Х.Солтан, К.Тәрҗемани, З.Шакиров, Х.Бәдигый h.б. 1882 – 1918 елларда меңнән артык шәкерт башлангыч hәм урта белем ала.Алар арасында Х.Ямашев, Ф.Әмирхан, Ф.Бурнаш, М.Гафури, Н.Исәнбәт, Галиәсгар, Габдулла, Габдрахман hәм Әнәс Камаллар, С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, С.Габәши, Б.Урманче, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин h.б. бар. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе биналары комплексы – татар архитектурасы истәлеге. 1883 – 86 елларда М.Галиев, Ә.Сәйдәшев, Г.Үтәмишев кебек сәүдәгәрләр иганәсенә өч катлы бер бина корыла, ә 1901 елда сәүдәгәрләр Ә.Хөсәенов, Г.Үтәмишев h.б. акчасына эклектика стилендәге өч катлы янкорма төзелә.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда оештырылып, 1918 елда большевиклар тарафыннан ябылганчыга кадәр эшләп килә.Шул вакыт эчендә мәдрәсә мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләрен, мәгърифәтчеләребезне тәрбияләп чыгара. Мәдрәсә белән күренекле галим Галимҗан Баруди җитәкчелек итә. ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ул вакытта югары белем бирүче уку йорты булып тора.
Үзгәртеп кору башлангач ук татар зыялылары арасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен торгызу зарурлыгы турында сөйли башлыйлар. 1993 елда әлеге хыял чынга аша – беренче студентлар “Мөхәммәдия” институты бусагасын атлап керәләр.
“Мөхәммәдия” Ислам институты – шәригать белгечләрен әзерләүче уку йорты. Анда укыту югары дини белем бирүне күздә тоткан шәригать факультетында алып барыла.
Көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләрендә 5 ел дәвамында түбәндәге белгечләр әзерләнә:
Ике ел укыганнан соң теләүчеләргә урта белемле шәригать белгече шәhадәтнамәсе бирелә.
Беренче курска ел саен урта мәктәпнең тугызынчы яки унберенче классын тәмамлаган иллешәр егет hәм кыз кабул ителә. Казаннан читтә яшәүчеләр тулай торак белән тәэмин ителә. Дәресләрне гарәп илләреннән килгән мөгаллимнәр, Казандагы югары квалификацияле гарәп теле белгечләре hәм дин галимнәре алып баралар.
Хәзерге вакытта көндезге бүлектә 500 гә якын бала укый. 1997 елда Г.Тукай урамында урнашкан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы хуҗаларына кайтарылып бирелә.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе динебез турында кайгыртучы милләттәшләребезнең ярдәме хисабына эшләп килә.
Шул чор архитектура истәлекләренең берсе – сәүдәгәр Яушев йорты.
Сәүдәгәр Яушев йорты. Тукай урамы, 37 нче йорт. Ул 1883 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча төзелгән.1906 елда бу йортны бертуган Кәримовлар сатып ала.1906 елдан 1918 елга кадәр Кәримовлар типографиясендә 1700дән артык китап 20 млн. тираж белән бастырыла. 1935 елга кадәр бу типография Камил Якуб исемен йөртә. Монда ”Кызыл Татарстан” гәҗите һәм татарча китаплар, журналлар бастырыла.1922 – 1923 елларда бу типографиядә Муса Җәлил эшли.
Юлның аръягына да күз салыйк.
h.Максуди Казанда беренче татар китапханәсен – “Китапханәи исламия”не оештыра- китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла hәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр ул аның мөдире була.Бу китапханәнең уку залы 150 урынга исәпләнә..1915 елда гына да бу китапханәдән 22373 кеше файдаланган.
1922 елдан ул Мулланур Вахитов исемендәге Көнчыгыш китапханәсе исеменә үзгәртелә. Монда 1923 – 1924 елларда танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән.(1891 – 1928).Хәзер монда дини китаплар сатыла.
Киләсе тукталыш - Г.Тукай музее.(Шамил йорты). Тукай урамы, 74 йорт.
Шамил йорты. Казанда татар архитектурасы истәлеге. Иске татар бистәсендә урнашкан. Элеккеге Юнысов мәйданы ансамбленең мөhим өлеше булган. Милли – романтик модерн стилендә төзелгән И.И.Аппаков йорты архитекторлар Ф.Р.Амлонг hәм Г.Б.Руш тарафыннан сәүдәгәр И.И.Аппаковның кызы, генерал Мөхәммәтшафи Шамилнең хатыны Бибимәрьямбану өчен 1903 елда үзгәртеп корыла.1906 елда генерал Шамил үлгәч, Бибимәрьямбану яшәргә Петербургка күчеп китә, ә йорты икенче гильдия сәүдәгәре В.Г.Ибраһимов карамагына күчә.Хәзер бу йортта татар халык шагыйре Габдулла Тукай музее урнашкан.
Хәзер мин сезне элекке Юныс мәйданы белән таныштырып китәм.
Юныс мәйданы ( 18 – 20 гасыр) Г.Тукай hәм Ф.Кәрим урамнары киселешендә урнашкан. Шәhәрнен аскы өлешенең үзәгендә урнашкан бу мәйдан үз эченә 4 бакчаны берләштерә. 17 – 18 гасыр башында әле монда татар зираты булган. Татарларның күбесе шәhәрнең Кабан артындагы өлешендә яшәгәнлектән, бу мәйдан элек – электән җыеннар, митинглар үткәрелә торган урын булган. 1913 елның апрелендә Г.Тукайның үлүе сәбәпле монда матәм митингы оештырыла, моннан бөек шагыйрьне соңгы юлга озаталар.
Шушы мәйданда ук 1917 елда күп санлы халыклы митинглар вакытында революционер М.Вахитов белән буржуаз милләтче Ф.Туктаров арасында кискен бәрелешләр була. Шулай ук биредә Казан эшчеләренең 1 Май демонстрациясе үткәрелә. 20 йөз башында мәйдан ансамбленә Шамил йорты, Апанаевлар йорты, Бәхтиев йорты h.б керә. 1960 еллар ахырында
Г.Тукай исемендәге кинотеатр hәм торак йортлар төзү мәйдан ансамбленың бөтенлеге бозылуга китерә.
Тукай урамы буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Тукай урамының 73 нче йортында Укытучылар мәктәбе урнашкан. Бу татарлар өчен рус телендә белем бирү мәктәбе. Ул 1876 елның сентябрендә ачылган.Барысы 10 укучы була. Мәктәп 4 сыйныфтан тора. Уку вакыты hәрбер сыйныфта берәр ел. Татар мәктәбе 3 катлы йортта урнаша. Анда физика, тарих кабинетлары, химия лабораториясе, физик күнегүләр ясау өчен төрле снарядлар була.Петербургтан китапханә өчен төрле китаплар, карталар, глобуслар кайтарталар. Шулай ук Германиядән кабинетлар өчен төрле кирәк - ярак,телескоп, кулланма hәм күрсәтмә материаллар – барысы 3 мең сумлык әйберләр кайтартыла.
Татар укытучылар мәктәбенең беренче инспекторы А.Мәхмүтов булган. Аңа кадәр ул 27 ел Казан университетында эшләгән. Бу мәктәптә укыту өчен укытучыларны Казан университетында эшләүче укытучылар hәм студентлар арасыннан сайлап алганнар.Мәсәлән, рус телен тарих филологиясе факультеты студенты Ш.Ахмеров укыткан. Ул татар телен генә түгел, рус телен дә, фарсы телен дә бик яхшы белгән. 5 ел укытканнан соң ул шушы мәктәпнең инспекторы була. Дин белемен монда Ш.Мәрҗәни укыткан. Соңрак укытучылар итеп монда шушы мәктәпне тәмамлаучы укучыларны калдыралар. 1876 елдан 1884 елга кадәр бу мәктәпнең җитәкчесе В.Радлов була.Монда шулай ук танылган тел белгече В.Богородский, татар мәгърифәтчеләре К.Насыйри hәм И.Терегуловлар эшли.
Бу мәктәптә күренекле җәмәгатьэшлеклесе М.Солтангалиев, драматург Г.Колахметов, Х.Ямашев, белгечләр Г.Әхмәров, М.Фәйзуллин hәм Г.Камай да укыйлар.
Борнай мәчете. Казандагы татар дини архитектурасы истәлеге. Г.Тукай hәм Әхтәмов урамнары киселешендә урнашкан. 1872 елда сәүдәгәр И.К.Борнаев иганәсенә архитектор П.И.Романов проекты белән милли романтик юнәлештәге электика формаларында төзелә. Манарасы 1895 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты белән куела. Ишек өстенә утыртылган манаралы, бер заллы, бер катлы кирпеч бинадан гыйбәрәт җәмигъ мәчет.Эчке яктан өчкә бүленгән: керү өлеше, вестибюль,намаз уку өлеше.Тышкы ягын бизәүдә урта гасыр татар hәм рус архитектурасы элементлары кулланылган. 1930 – 1994 елларда эшләми. 1994 елдан үз вазыйфасын башкара.
Хөсәен Ямашев йорты. Г.Тукай урамының 79 нчы йортында 1882 нче елның 6 гыйнварында Хөсәен Мингаҗетдин улы Ямашев туган. Ул – профессиональ революционер, татарлар арасында иң беренче большевик hәм татар телендә “Урал”гәҗитен чыгаручы. Х.Ямашев башта “Мәрҗәни”, аннан соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә белем ала. 1897 елда татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Анда ул төрле революционерлар белән таныша, түгәрәкләргә йөри. Үзе дә ул Алафузов заводында эшләүче татарлар өчен социал – демократик түгәрәк оештыра. Шундый ук түгәрәкне ул татар укытучылар мәктәбендә дә оештыра. Йортының икенче катында ул еш кына Казан большевиклар комитетының киңәшмәләрен уздыра.Жандарм күзәтүе астына алынгач, 1908 елда ул туган йортын ташлап китәргә мәҗбүр була.
Бу йорт 1874 нче елда төзелә. 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында төзелгән архитектура истәлеге.
И.В.Александров исемендәге сыра заводы. Тукай урамы, 95 – 97а.
Казанда беренче сыра кайнату заводы ”Көнчыгыш Бавария”гә 1867 елда нигез салына. 1892 елда И.В.Александров варисларының сыра кайнату һәм салат заводы сәүдә йорты ачыла. 1908 елдан сон хуҗасы Петцольд Оскар Эдуардович (1867-1913) Казан сәүдәгәре һәм җәмәгать эшлеклесе.Казанда “Көнчыгыш Бавария” исемле сыра заводы хужасы.1906 елдан Казан губернасының төрмәләр комитеты директоры.1907 елдан Казан губернасы балалар ятимханәләре җәмәгать идарәчелеге әгъзасы.
Казандагы сыра кайнату заводы комплексы биналары,19 йөз ахыры 20 йөз башындагы экликтика юнәлешенең сәнәгать стиле формасында төзелгән. Өч катлы житештеру һәм ике икешәр катлы хезмәт күрсәтү биналарыннан гыйбарәт.1907- 08 елларда Казандагы сәүдә киңәшчесе И.В.Александров варисларының сәүдә йорты, соңрак О.Э.Петцольд, 1990 еллардан “Кызыл Шәрекъ” акционерлык җәмгыяте карамагында.
19 гасырда шәфкатьлелек һәм хәйрия эшләре Россиядә киң тарала. Безнең төбәктә – Казан губернасында да ул шактый колач җәя. Сүдәгәрләр катлавы хәйрия эшенә зур ярдәм күрсәтә.19 гасырның иң абруйлы эшмәкәрләреннән берсе Юнысовлар нәселе.
Юнысов приюты.1844 елда Казанда Ибраhим белән Исхак Юнысовлар “ Мөселман ятим балалар йорты” ача. Бу - Казанда беренче татар хәйрия йорты була. Ел саен биредә 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 30 бала яши. Ятимханәдә балаларга башлангыч белем, мәҗбүри русча уку – язу күнекмәләре бирелә. Алар hөнәргә өйрәтелә, бушлай ашатыла, киендерелә hәм медицина ярдәме күрсәтелә.
1889 елда Хәсәнгата Габәши бертуган Юнысовларның Мөселман балалар приютына дин сабагы укытучысы булып урнаша. Бу вакытта әлеге уку йортының мөдире булып алдынгы карашлы сәүдәгәр Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов тора, ул яшь мөгаллимгә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартларны да тудыра.Казанда беренчеләрдән буларак, Х.Габәши балаларны җәдитчә укыта башлый. Ул үзе методик әсбаплар, төрле фәннәр буенча кулланмалар яза hәм бастырып чыгара.1889 – 1890 елларда ул биш китап:”Тәрбияле бала”, “Басыйрәт”, шәхси гигиена кагыйдәләре турында “Саглык” китапларын, бабасының “Хөласәтел бәян” дигән исем астында шигырьләр җыентыгын, шулай ук шәригать тарихы буенча “Ысул фикъhе тарихы” дигән тикшеренүләрен бастырып чыгара.
19 йөз ахырында ятимханәдә 77 бала тәрбияләнә, 34 е шунда яши, 44 е килеп – китеп йөри. 1917 елның октябреннән соң ябыла.
Казан урамнарында Юнысовларның йортларын һәм кибетләрен һәр чатта күрергә мөмкин булган.Әлеге приют өчен генә дип, аларның 14 кибете эшләп торган. Кибетләрдән кергән табышны алар хәйрия максатында кулланганнар: Коръән китапларын бастырганнар, аларны бушлай таратканнар, мәчет – мәдрәсә төзелешенә зур ярдәм курсәткәннәр.
Хәзер сезне Юнысовларның бер йорты (утар) белән таныштырып узам.
Юныс утары. Бу йортта Г.Коләхметов яшәгән. Г.Тукай урамы ,108.
Бина шәhәрнең аскы өлешендә урнашкан. 1914 – 1917 елларда монда күренекле революционер Г.Коләхметов яшәгән. Эшчеләр бистәсендәге татар hәм рус башлангыч училищесында укыткан бу алдынгы карашлы революционер Алафуз эшчеләрен “Искра” газетасы белән таныштырган. Талантлы публицист, Маркс hәм Ленин фикерләрен алга сөрүче ялкынлы пропагандист, 1904 елдан партия әгъзасы Г.Коләхметов үзенең көрәштәшләре белән (Х.Ямашев, Г.Сәйфетдинов) Казан комитеты кушуы буенча большевистик прокламацияләрне татар теленә тәрҗемә итә.
Г.Коләхметов яшәгән ике катлы кирпеч бинаның хуҗасы В.Юныс булган. Өйнең урам як ишегеннән кереп, сптраль формасындагы мәрмәр баскычтан күтәреләсең. Икенче каттагы тәрәзәләр ярым оваль иттереп эшләнелгән. Г.Коләхметов шушы бинаның икенче катында ике бүлмәле фатирда яшәгән. Түшәме гипстан ясалган орнамент белән бизәлгән.
Хәзер сезне икенче бер зур сәүдәгәрләр – Крестовниковлар белән таныштырып узам.
Крестовниковлар йорты. 19 гасыр ахыры. Г.Тукай урамы 126 йорт. Йорт шәhәрнең түбән өлешендә Кабан артында урнашкан. Бу йорт танылган эшмәкәр, иганәче Крестовниковның сабын hәм шәм җитештерү заводының корпуслары янында төзелгән. Турыпочмаклы бу бина ике катлы: беренчесе, таштан, икенче каты агачтан ясалган. Октябрь инкыйлабыннан соң ишегалды фасадына тагын ике катлы таш янкорма өстәлә. Урам як ишеге йортның төньягында. Бина бик матур бизәлешле. Тимердән коеп эшләнелгән коймалар нәфислеге белән аеруча җәлеп итәләр.
Крестовниковлар Мәскәү һәм Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре.Сәүдәгәр нәселен нигезләуче Козьма Васильевич(1755 – 1814) Мәскәүдә шикәр һәм тукыма агарту заводы, шул губернаның Поляны авылында туку фабрикасы тота.Уллары Александр, Василий, Иван 1855 елдан Казанда Шәм – стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештеру химия заводы хуҗалары. 1859 елдан алар Казан тире эшкәрту заводы уртак ширкәтен төзиләр.(1871елдан ширкәтнең атамасы. (Фабрично – торговая товарищество братьев Крестовниковых на паях”). 1890 еллар башыннан ширкәтне Григорий Александров җитәкли.Совет чорында Крестовниковларның химия заводына Мулланур Вахитов исеме бирелә.
Безнең бүгенге экскурсиябез ахырына якынлашты. Экскурсиябез ахырында мин сезне кабат шәһәр үзәгенә алып кайтам. Бу юллардан Тукай җәяүләп узгандыр... Болак күпере аша чыкканда, бер мизгелгә туктап торгандыр. Без дә аның эзләре буенча атлыйк эле. К. Нәҗми һәм Н. Островский урамнары чатындагы ике катлы Кызыл кирпеч бинаны күрәсезме? Революциягә кадәр анда табиб Клячкин больницасы булган (хәзер ГИДУВның кафедрасы). 1913 елның 15 апрелендә әлеге больницада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның гомере өзелә. Шулай да тарихи урам буйлап сәяхәтебезне истәлекле такта янына тукталып төгәллисе килә.
Шулай итеп, Г.Тукай урамы буйлап сәяхәт иткәндә мин үземә күп ачышлар ясадым һәм сезгә дә кызыклы булгандыр диеп уйлыйм.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Кулланылган әдәбият
1. Айдаров С.С. Казань в памятниках истории и культуры.-Казань, Татарское кн. изд-во, 1982 г.- 280 с.
2. Амиров К.Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани.-Казань: Изд-во “Казань”, 1995 г.-320 с.
3. Багаутдинова Д.Б. Музей Габдуллы Тукая в Казани: Путеводитель.-Казань, Татарское кн. изд-во, 1989 г.- 63 с.
4. Бикбулатов Р., Мустафин Р. Казань и её слободы.-Казань, изд-во “Заман”, 2001 г.-208 с.
5. Бикчәнтәев К. Солтан мәчете.-Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 2004.-112 б.
6. Кузьмин В.В. Казань (путеводитель).-Казань, Татарское кн. изд-во, 1977 г.- 224 с.
7. Татар энциклопедия сүзлеге.-Казан, Татар энциклопедиясе институты, 2002.
8. Якупов Х.Г. Рәсем-мәхәббәтем минем. Рәссам язмалары, фотолар, әсәрләренең фотокүчермәләре.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.-152 б.
Галка в чужих перьях
Каргопольская игрушка
Стеклянный Человечек
Знакомые следы
Бабочка