Ана хакы. Ана күңеле- балада, бала күңеле- далада.
классный час на тему

Балаларда әниләрне хөрмәт итү, кайгыртучанлык күрсәтү, ярату хисләре, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon terbiya_segate_ana_haky.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ана хакы. Ана күңеле- балада, бала күңеле- далада.

Максат: балаларда әниләрне хөрмәт итү, аларга игътибарлы булу, кайгыртучанлык күрсәтү, ярату хисләре, ярдәмчел булу  һәм башка шундый матур сыйфатларны халык педагогикасы аша тәрбияләү.

Җиһазлау:  татар өе итеп җиһазландырылган почмак, бәллү, стенгазета, мәкальләр, магнитофон, баян, грампластинка, шигырьләр, хикәяләр, бөек кешеләрнең сүзләре, плакатлар.

          Әкрен генә магнитофон тасмасында дөньяда иң кадерле кешебез – ана турында Каербековның “Әниемә” җыры яңгырый.

         Укытучы сүзе. Әни!  Бердәнбер, иң кадерле, иң газиз, иң якын кешебез ул безнең.Авырсак та иң беренче әни кочагына килеп сыенабыз. Ул безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз да.

         Әниләр! Алар яныбызда булса, без көчлеләр, батырлар. Хәттә әниләр янәшәбездә булганда без ата каздан да курыкмыйбыз. (Ә бит ата каз балачакның иң явыз дошманы), усал этләр дә куркыныч түгел.

        Әниләр! Җир йөзендә алар миллионнар. Тик аларның барысы өчен дә бер уртак сыйфат хас. Ул – балага чиксез мәхәббәт. Ана мәхәббәте балага көч, куәт бирә, изге эшләргә рухландыра.

         Җылы наз ул, әнием, синдә генә,

         Иркә сүзләр – синең телдә генә,

         Матур хисләр, уйлар йөрәгендә

          Изге синең, әнием, теләгең дә.

         Әниләрдә, фәкать әниләрдә генә, татар халкының бөтен тел хәзинәсе, энҗе бөртекләре булган гореф- гадәтләре, йолалары аларда тупланган. Бишек җырларын, теге яки бу вакыйгага багышланган бәет, мөнәҗәтләр чыгарулар дисеңме.  Гомумән, әниләрнең буыннан – буынга күчкән хәтер сандыклары бай.

         Татар халкының пакъ, саф матур йолары, рухи бай авыз иҗаты әсәрләре дә безгә алар аша кергән.

          Менә дөньяга сабый туды. Ана баланың беренче туган көненән башлап үзенең изге теләкләрен бишектән башлый, әкиятләрдә, гыйбрәтле хикәяләрдә дәвам итә.

          1 укучы. Чыннан да, мин сезнең сүзгә теләп кушылам. Әниләр – җирдә иң газиз, иң якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләгән бишектә тирбәткән. Шушы бишек җыры белән матур хисләрен, изге теләкләрен теләгән.

            2 укучы. Тарафыннан бишек җырлары яңгырый.

            3 укучы. Әйе, Чулпан, кайсы гына ана баласына – җан алмасына бәхет теләмәсен инде. ә бишек җырлары ананың бар теләкләрен чагылдырган.

               Иман дигән шәриф нәрсә-

                Саклаулар бигрәк авыр.

                Начар телле булсаң,

                Шайтан иманыңны алыр.

             4 укучы. Бишек җырлары гына ананың матур хисләрен, изге теләкләрен чагылдыра дисәк, ялгышырбыз бит. Әйдәгез әле, баланы юындырганда, коендырганда, әниләр нинди теләкләр юллыйлар икән?!

             Бәхетең, тәйфыйгың күп булсын,

             Түрдә урының, илдә атың булсын,

              Алтын пар канатлы бул

              Кеше арасында ким хур булма,

              Сау – сәләмәт, бәхетле бул.

          2. Үс, балам, күз нурым.

               Минем улым озын гомерле булсын.

               Әти - әнисенә шәфкатьле булсын

               Белем иясе булсын, зур үссен

                 Илгә хезмәт итәрдәй булсын.

 5 укучы. Хәтта бала киерелгәндә дә ана һәрвакыт изге теләктә: “Үсә, үсә, бәхете, тәүфыйгы белән үсә”, - ди.

   Укытучы сүзе. Сер түгел, ничә еллар буе халыкның иң матур йолалары, гореф – гадәтләре, бай мирасыбыз, милли байлыгыбыз тулысынча сакланмаган, онытылган. Шулай да, батыр йөрәкле татар халкы балага исем кушу йолаларын саклап кала алды.  Сүз авылыбызның имамхатибы Азат хәзрәткә бирелә.

         6 укучы. Татавр халкының гүзәл традицияләрен, гореф – гадәтләрен үзләренең саф, пакъ хәтер сандыгында өлкәннәре – без саклаган һәм саклый.

           Хөрмәтле әбиләребез! Соңгы берничә елда һич кенә дә җиңел булмаган, һаман авырая барган көнкүрешебездә дә күңел шәмнәребезне сүндерми, өметләребезнең тамырын корытмый сакларга булышасыз.  Җаннарыбызга сезнең шифалыяктыгыз төшеп, өмет – хыял ләззәтен тоеп торганда, безгә дә рәхәт. Рәйсә апа үзендә барлык рухи байлыкны туплаган кыйммәтле хәзинәбеә. Бүген ул безнең кунагыбыз.

            7 укучы.  Борын – борыннан халкыбызның тутыкмас бер җәүһәре булып, аналар йөрәгендә, аналар телендә бер риваять яшәп килә.

           “Бер яшь егет патша кызына гашыйк булган. Ләкин кыз һич кенә дә кияүгә чыгарга җыенмый икән. Ул егеткә төрле эшләр куша, егет берсүзсез үти. Бер көнне патша кызы егетне чакырып ала да  аңа үткен кылыч тоттыра: Әгәр дә миңа әниеңнең башын кисеп алып килсәң, мин сиңа кияүгә чыгам”, - ди.

           Егет кылычы алып китә. Бераздан әнисенең башын тотып ашыгы – ашыга патша сараена таба атлый. Биек баскычтан менгәндә егет абынып егыла. Шул вакытта әнисенең башы сүзгә кил: “Бала, йөрәк пәрәм, берәр җирең авыртмадымы, миннән ярдәм кирәкмиме?” – дип сорый ул үзенең башын кискән улыннан.

            Укытучы сүзе. Венера, синең сүзне дәвам итеп, минем дә кушыласым килә. Әйе, ана һәрвакыт баласы турында уйлый: баласына 1 аймы, 10яшьме, 60 яшьме – барыбер бу ана өчен чик түгел.

             “Сөембикә” журналыннан ике генә мәкаләгә тукталып үтәсем килә.

             8 укучы. Гасырлар буе шагыйрьләр аналарга дан җырлаганнар. Шулай ук бик күп халык үзе иҗат иткән татар халык җырлары – халыкның иҗат җәүһәрләре дөньядагы иң кадерле зат иясенә - әниләргә багышланган. Бу бик хаклы, чөнки әниләрсез беркем дә булмас иде. Шуңа күрә дә халык, ананың “аһ” диюе дә каргыш булып төшә, ди.

               “Сак - Сок” бәетен генә искә төшерсәң дәтән чымырдап китә. Халкыбызның тагын бер, аналар йөрәгендә сакланып, буыннан – буынга алар тарафыннан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән “Сак - Сок” бәетен тыңлыйк әле.

         9 укучы.  “Сак – Сок” бәетен тыңлаганнан соң, борын – борыннан килгән сүзләрне тагын бер  мәртәбә искә төшерү урынлы булыр, минемчә.

           - Ана хакын хаклауны халык Алла хакын хаклауга тиңләгән.

           - Анаң, аннары анаң, аннары тагын анаң, соңыннан гына атаң.

           - Анаңны аркага йөкләп өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.

             - Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да хакын хаклап бетерә алмассың.

             -  Ананы хөрмәт иткән гаиләләрдә балалар да киң күңелле, игьтибарлы, эчкерсез булып үсә.

             10 укучы. Ана баласы өчен, ул яхшы кеше булып үссен өчен, барында эшли, кичерә белә. Мәсәлән, тадҗик хатыннары балаларын өч яшькә кадәр аерым бер күкрәкчә тегеп, күкрәк җылысы белән куеннарында үстерәләр. Ананың бар хисе, изге теләкләре, назы, тән җылысы белән йөрәк тибешеаша да балага күчәргә тиештер кебек. Бу бит  ифрат дәрәҗәдә авыр, уңайсыз, ә ана түзә, тик баласы гына михербанлы, иманлы, шәфкатьле, кешелекле булып үссен. Бу да аерым халыкның үзенә күрә гасырлар буе аналар ярдәмендә буыннан буынга күчкән гүзәл йолаларының берсе.

            Гомумән, әни фатихасы, аның хәер – догасы баскан һәр адымыңда, кылган гамәлләреңдә үзен сиздерсен, олы тормыш юлында сине озата барсын.

            Тылсымлы һәм шифалы әнкәйнең догалары саклый.

              “Әнием догалары” җыры яңгырый.

         

Сүзне йомгаклап, без бүгенге авыр, буталчык дөньяда кеше өчен иң кирәкле сыйфат – шәфкатьлелек, әти - әнигә, мохтаҗларга булган кешелеклелек, изгелек сыйфатларының никадәр кирәк икәнен тоябыз. Кешеләрдә, бигрәк тә, әни - әбиләргә рухи байлыгыбыз – җырларыбыз, мөнәҗәтләр, бишек җырлары, бәетләр, йолаларыбыз әле саекмаган. Рухи байлыклар аларның хәтер сандыгында. Ул сандыкның ишеген ныграк ачыйк, үзебезгә рухи тәҗрибәне күбрәк алыйк. Хәтер сандыгы – төпсез чишмә, ул чишмәнең суын саектырмау – Сезнең бурыч.

 

               

                     

       

   

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Президентского бала

Президентский бал проходит после игры "Выборы в президенты студенческой республики НКСЭ",мероприятие требует дополнительной подготовки в течении 2-3 недель,студентов необходимо обучить танцам,которые ...

Проведение "Осеннего бала" для учащихся - старшеклассников.

Методическая разработка традиционного праздника "Осеннего бала" для учащихся НПО или для старшеклассников общеобразовательных школ. Включает в себя концертную программу и конкурсную развлекательную дл...

Методическая разработка Проведение тематического открытого классного часа Тема: ДЕНЬ КОНСТИТУЦИИ «Перед балом»

На тематический открытый классный час по теме: ДЕНЬ КОНСТИТУЦИИ. Название мероприятия «Перед балом» для группы Ю-12к, подготовленный преподавателями  юр. дисциплин Лебедевой Н.Ф. и...

На балу у Золушки

Познавательная конкурсно - игровая программа....

Сценарий литературного бала, посвященного роману Льва Николаевича Толстого «Война и мир» для работников образования, подготовила Мурзиненко Е.С.

Сценарий литературного бала, посвященного роману Льва Николаевича Толстого «Война и мир» для работников образования, подготовила Мурзиненко Е.С....

Сценарий "Осеннего бала"

Сценарий содержит стихотворения осенней тематики...

Балаға исем ҡушыу йолаһы

Балаға исем ҡушыу йолаһы...