Сыйныфтан тыш эшчәнлек.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Педагогика һәм гигиена таләпләренә җавап бирердәй итеп төзелгән режим баланың ару-талуын кисәтә, сәламәтлеген ныгыта, куңел күтәренкелеге, тәртип, төгәллек, оешканлык кебек кыйммәтле сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon syynyftan_tysh_eshchnlek.ppt855 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Класстан тыш вакытта балаларның танып белү эшчәнлеген формалаштыру Әзерләде: Нигаматуллина Р.В. 2012 ел

Слайд 2

Режимны дөрес оештыру Педагогика һәм гигиена таләпләренә җавап бирердәй итеп төзелгән режим баланың ару-талуын кисәтә, сәламәтлеген ныгыта, куңел күтәренкелеге, тәртип, төгәллек, оешканлык кебек кыйммәтле сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Слайд 3

Тәрбияченең бурычы Тәрбияченең төп бурычы – балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, психология-педагогика, гигиена таләпләренә туры килә торган һәм укыту-тәрбияне балаларның ялы һәм хезмәт эшчәнлеге белән гармонияле бердәм процесска берләштерә торган режим төзүдән гыйбарәт.

Слайд 4

Хәрәкәтле уеннар Ял вакытында тәрбияченең балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар оештыруы аларның үзәк нерв системасына уңай тәэсир итә, укучының акыл хезмәтенә сәләте арта.

Слайд 5

Экскурсияләр оештыру “ Кеше – табигат ь нең иң камил җимеше. Кеше – бик катлаулы һәм үтә нечкә система. Табигать хәзинәләреннән файдалану, алардан ләззәт алу өчен кеше сәламәт, көчле һәм акыллы булырга тиеш”, – дигән И.Павлов. Бу уңайдан табигатькә экскурсияләр оештыру бик нәтиҗәле. Һавада йөру баланың танып белү сәләтен үстерергә, дәресләрдә алган белемнәрен тирәнәйтергә, дөньяга материалистик караш тудырырга, кызыксынуын арттырырга, эстетик зәвык, туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Экскурсияләр оештыруның, һавада йөрүләрнең нәтиҗәлелеге нинди максат һәм нинди план белән уздырылуына, оештыру эшләренең формасы, алымнарының төрлелегенә бәйле.

Слайд 6

Мавыктыргыч биремнәр Бу эшләрне оештыру алдыннан балаларга мавыктыргыч биремнәр бирү зур кызыксыну уята, куелган сорауларга җавапларны мөстәкыйль рәвештә эзләп табуга омтылыш тәрбияли. Танып-белү характерындагы эзләнуләр балаларның белемен арттыра, аларны табигатьнең тавышын тыңларга, төсләрен, төсмерләрен күзәтергә, буяулар гаммасын, гомумән, табигатьне күзәтергә, нәни ачышлар ясарга өйрәтә, иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Слайд 7

Халык авыз иҗаты Баланың акыл-зиһенен үстерүдә, уй-фикерләрен хәрәкәткә китерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте әйтеп бетергесез. Алар бер үк вакытта ике бурычны үти. Бер яктан, ми эшчәнлеген, уй-фикер, хыялны активлаштырса, икенчедән, алар әдәп-әхлак тәрбиясенең, яшәеш, тормыш-көнкүрешнең һәрьягын колачлаган әзер кануннар тормыш итү кагыйдәләре дә.

Слайд 8

Табышмаклар Балаларның образлы фикерләвен үстерү юнәлешендә табышмаклар аерым игътибарга лаек. Бу жанр предмет һәм күренешләрнең сыйфат үзлекләрен ачыграк күрергә, образлы фикерләргә өйрәтә. XX гасыр башында, каршылыклы педагогик идеяләр киң таралган дәвердә бу жанр уңай бәяләнгән: дәреслекләр һәм балалар журналларында халык табышмаклары белән бергә, әдипләр иҗатындагы табышмакларга да зур урын бирелгән.Аларның балалар тормышында актив яшәп килүенең төп сәбәбе – табышмак ярдәмендә язучының бала белән җанлы диалог кора алуындадыр, мөгаен.Табышмакларга җавапны табу өчен моңа кадәр тупланган тәҗрибәгә таянырга, уйларга, эзләнергә кирәк. Бу балаларның интеллектын үстерә, зиһенлелек, сизгерлек, фараз кылу кебек күнекмәләр булдыра, кеше аңына уңай тәэсир итә. Чыннан да, халкыбыз әйтмешли, мәзәк – күңел ачкычы, табышмак – зиһен ачкычы. Алар балаларда логик фикерләү, тапкырлык, зирәклек сәләтен арттыра. Акылны үстерү һәм белем-тәрбия бирү чарасы буларак, табышмаклар татар халкында бик борынгы заманнардан ук билгеле.

Слайд 9

Тизәйткечләр Балалар өчен беренче әдәби әсәрләр үрнәген язган халык баланың сөйләм телен үстерүне дә Бу максаттан төрле жанрлар уйлап табылган. Шуларның берсе – тизәйткечләр. Бу жанр сөйләүченең телен “бутый”, гадәти сойләмне үзгәртә. Шуңа күрә баланың тизәйткечтә фикернең мәгънәсен сакларга омтылуы, гадәти булмаган әйтелешне тудырудагы авырлыкны җиңәргә ярдәм итә. Телне шомарта, нәтиҗәдә туган телне дөрес үзләштерү мөмкинлеге туа.

Слайд 10

Мәкальләр һәм әйтемнәр Халкыбызда мәкальләр һәм әйтемнәр дә акыл-зиһен үстерү, гыйлем өстәү, әйләнә-тирәне танып белү, аеруча әдәп, акыл тәрбиясе чарасы буларак иҗат ителгән. Әкиятләр дә акыл тәрбиясенең, аң-белем өстәүнең, зирәклекне, тапкырлыкны үстерүнең, яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнүнең тагын бер мөһим чарасы.

Слайд 11

Уеннар Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Уен вакытында баланың хиссияте ныгый, акылы үсә, ул физик яктан чыныга. Уен балага тиешле белем һәм күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә. Балаларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, иҗади һәм логик фикерләүләрен үстерү, аларның күпкырлы шәхес булып үсүенә ирешү максатыннан һәр шөгыль дидактик уеннарга бай булырга тиеш.

Слайд 12

Әлеге уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, аларның уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, хисси халәтен истә тотып сайлый. Уен барышында туган шатлыклы кичерешләр аны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, түземлелек, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли, алар җаваплылык хисе тоярга да өйрәнә. Уртак шатлык, күмәк уен балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.

Слайд 13

Белем һәм кунекмәләрне ныгыту Озайтылган көн төркемендә белем һәм кунекмәләрне ныгыту һәм тирәнәйтү максатыннан, дәресләр әзерләүне, ял һәм класстан тыш эшләр белән чиратлаштырып оештыру отышлы. Иң мөһиме – баланы һәрьяклап үстерү(фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү, әхлак, эстетик, физик тәрбия бирү, хезмәткә өйрәнү, фән-техникага, табигатькә, тормыш-яшәешкә мәхәббәт хисе тәрбияләү) зарури.

Слайд 14

Кулланылган әдәбият: 1) Мәгариф №3, 2006. 2) Мәгариф №9, 2008. 3) Мәгариф №6, 2011. 4) Мәгариф №12, 1996.

Слайд 15

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!