“Туган як-кадерле төбәк”

8нче сыйныфта әдәбият дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_8_kl.docx22.78 КБ

Предварительный просмотр:

                     “Туган як-кадерле төбәк”  8нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Дәреснең максаты. 1. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү. Укучыларда туган якның кадерле булуын балачак уеннары аша күрсәтү.

 2. Халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдыру. Балачакның матур мизгелләрен күрсәтә белү.

 3. Әсәрнең татар әдәбиятындагы әһәмиятен ачыклау. Милләтнең матур йолаларына  ихтирам хисе тәрбияләү.

  Җиһазлау. Г.Бәширов әсәрләре, портреты, проектор,ноутбук,укучылар ясаган рәсемнәр.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе, дәрес-конференциянең бер фрагменты.(төркемләп утыралар)

Эпиграф: “ Кая барсам , кайда торсам , нишләсәм дә,

                    Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”  Г.Тукай.

  Дәрес планы.

  1.Әсәр турында кереш әңгәмә.

  2.Татар халкының бәйрәмнәре, аларның повестьта чагылышы.

  3.Гореф-гадәтләр, йолалар. Аларның кеше тормышындагы роле.

  4.Балачак уеннарының тәме.

  5. Туган якның матурлыгын тасвирлау.

  6.Йомгаклау. Әсәрнең кыйммәте, әһәмияте.

 

 Дәрес барышы.  1.Оештыру өлеше.

 2. Актуальләштерү. Әсәрдән өзек сәхнәләштерелә.

- Укучылар,сез менә бу малай образында кемне күрдегез?(Гомәр)

Ул кайдан кайтып килә? (тау шуып)

-Укучылар, бу өзек кайсы әсәрдән? (“Туган ягым – яшел бишек”)

-Авторы кем? (Г.Бәширов)

-Димәк, бүгенге дәресебез нәрсә хакында булыр? (ФДББС)

-Туган як турында. Слайдта туган як рәсемнәре, эпиграф чыга.

_әйдәгез хәзер  һәр төркемнән бер укучы әсәрдән  үзегезгә ошаган Гомәрнең тау шуган урынын табып укып күрсәтегез әле.

-Укучылар,әйдәгез, тау шууның бик тә рәхәт, күңелгә кереп калган истәлек икәненә тагын бер кат ышаныйк әле.

-Сез үзегез рәхәтләнеп тау шуганыгыз бармы?(сөйлиләр)

 

        -Без яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә олуг аксакалыбыз өлкән буын  язучыларыбызның берсе  Г.Бәшировның  “Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча йомгаклау дәресенә килдек. Сез инде повесть белән таныш. Дәресебезнең темасы – бу әсәрдә туган якның ни дәрәҗәдә кадерле булуын күрсәтү. Максатыбыз: сездә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, үзегездә булдыру, балачак уеннарының тәмен күрсәтү.  

  3. Төп өлеш.Инде повестьның үзенә килик. Башта сүзлек өстендә эшләп алабыз. Нәрсә ул повесть? (укучылар җавапны әйткәннән соң слайдта повесть сүзенә аңлатма күрсәтелә.)

  “Туган ягым – яшел бишек”. Ни өчен автор повестен шулай исемләгән?

1 төркем: яшел сүзенә аңлатма бирә, 2 төркем бишек сүзенә аңлатма бирә, 3 төркем туган як сүзенә аңлатма бирә.

  -Туган якта кешенең балачагы үтә (“бишек” сүзе шуңа ишарә) һәм иң якты, самими истәлекләре сакланып кала. Ә “яшел” сүзе мәңгелек дигән мәгънә, икенче төрле әйткәндә, яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.

- Укытучы сүзе.

Әйе, Туган як, Туган ил, Туган җир һәркем өчен дә якын һәм кадерле. Юкка гына Туган җирне газиз ана белән тиңләмиләр. Һәркем үзенең Туган иле, аның байлыклары һәм уңышлары белән горурлана. Ләкин туган җирне ярату, аның байлыклары белән мактану гына җитми әле. Аның турында кайгыртырга, табигый байлыкларын сакларга, алардан дөрес файдалана белергә дә кирәк. “ Җире байның иле бай” , - диелгән бит халык мәкалендә.

   Әсәрнең сюжеты турында нәрсәләр әйтә аласыз?

 Әсәрдә конкрет вакыйгалар, геройлар алынмаган. Ул фәкать бер авылга, авторның туган авылы Яңасалага , шул авылда яшәүче кешеләр тормышына багышланган.

   -Әйе, автор үзенең Арча районында урнашкан Яңасала авылын, әдәбият дөньясына кертеп, мәңгеләштереп калдырган. Хәтта кешеләрнең исемнәрен дә үзгәртмичә биргән. Язучының авылдашлары китаптан үзләрен, алар белән бәйле булган вакыйгаларны күрделәр.

Сүзлек өстендә эшне дә карап алыйк әле. (Слайдта чыга, төркемнәрнең өстәленә куела.  -Яренгә (киләсе елга), чәнәшке(чана), ниямәрсә(нәрсә), апай (апа)

  4. Ныгыту өлеше. Мин сезгә берничә сорау бирермен.

    Төп герой кем?

  -Төп герой – Гомәр. Әсәр аның исеменнән бәян ителә. Гомәр үзе күргәннәр, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли. Вакыйгаларга үзенең карашын белдерә. Ул башта 6-7 яшьлек малай, әсәр тәмамланганда аңа 17 яшь.

  Ни өчен автор повестьне малай исеменнән сөйләтә?

  -Бала исеменнән сөйләтү – әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Чөнки балалар тормышны ничек бар, шулай күрәләр. Алар төрле ялганнардан, күз буяулардан азат. Алар күзеннән берни дә качып кала алмый.

 

 

Ял минуты.

Таудан выжылдап шуып төшәбез

Карга төшеп чумабыз

Бик күңелле безгә

Рәхәтләнеп ял итәбез

Елмаеп утырабыз.

-Безнең мәктәптә күптән түгел генә “Ялкын” журналы  редакциясе хезмәткәрләре кунакта булды, без алар белән  тау шуарга бардык.Шул мизгелләрне презентациядән карап китегез әле.(  Г.Сафинның “Балачак” җыры аша)

 

 -Ә тагын сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр беләсез, күренекле кешеләр бармы, табигате нинди?

Әсәр балачак уеннары аша тирән тәрбия бирә. Тагын нинди тәрбия мизгелләре исегездә калды?

   -Табынга утыргач, беренче булып ризыкка олы кеше сузыла; икмәк валчыгын әрәм итмиләр; һәр эш өчен рәхмәт әйтергә өйрәтелә.

Йомгаклау.Мин дә

   -Нинди дә булса зур эш башлау алдыннан яшьләр олылардан фатиха алалар; ата-ана сүзе бала өчен закон; кечкенәдән үк ата-ана каргышыннан сакланырга кирәклеге төшендерелә. Моның өчен китап укулар ярдәмгә килә. Сак-Сок бәете, Йосыф китабы елый-елый тыңлана.

 Рефлексия.  1. Әгәр сезгә бу әсәр нәрсә турында дисәләр, сез бер сүз белән генә ничек җавап бирер идегез?

 

 -  Гүзәл балачак турында.

 -  Яңасала малайлары турында.

 -  Халыкның эш сөючән, шаян, гади кешеләре турында.

   -Әйе, мин сезнең белән килешәм. Димәк, сезнең фикерләрне җыеп әйтсәк, әсәр – халыкның тормышы, аның кичерешләре, яшәү рәвеше, рухи дөньясы – күңел байлыгы турында. Ә бу дөнья аның гореф-гадәтләрендә, бәйрәм һәм  йолаларында, хәтта хезмәтендә чагыла.

2.Повесть кайсы яклары белән әһәмиятле? Инде нәтиҗә ясыйк. Нәтиҗәләр язып куела.(слайдта)

   1.Халыкның гореф-гадәтләре гүзәл. Ул кешеләрдә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияли.

   2.Кеше тормышны яратырга тиеш. Авыр булса да, яшәү рәхәт.

   3.Ата-ана, туган як – һәркем өчен изге.

   4.Телебез бай, матур.

   5.Хезмәт кешесе – данлы.

  ( Вакыт калса гына) Әсәрнең халык рухын чагылдыра торган икәнлеген исбат итә торган тагын бер үзенчәлеге – тел байлыгы. Мин сезгә группалап өйдә тел байлыгын тикшерергә кушкан идем. Әйдәгез тикшерик әле ул нәрсәләрдә чагыла?

  -Ә без мәкаль һәм әйтемнәрнең күплегенә игътибар иттек. Алар бик урынлы кулланылганнар. Автор аларны күпне күргән өлкәннәр авызыннан әйттерә.

  Әсәрдә нинди мәкальләргә юлыктыгыз.

    -Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый.

    -Бер намазга ике азан әйтмиләр.

    -Малын биргәнгә – акылын биргән.

    -Куркакны озак кусаң, батырга әйләнә.

    -Килеп кергәнче, чыгып китүең турында уйла.

  6.Билгеләр кую, өй эше. Инша язарга әзерләнеп килергә.

  1. “Туган як-кадерле төбәк”
  2. “Их, күңелле балачак!”
  3. Туган як табигатен рәсем итеп ясарга.