технологическая карта на тему "Бәйлекләр"
Технологическая карта урока по теме "Бәйлекләр" для рускоязычной группы 3 класса.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehnologik_karta_byleklr.docx | 15.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы | Нурмыева Руфия Шакирьяновна |
Предмет. Сыйныф | Татар теле 3 сыйныф |
Тема | Бәйлек сүзләр |
Максат | Бәйлек сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча: Бәйлекләрне сөйләмдә урынлы куллануга ирешү. Танып-белү УУГ: Тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру. Логик фикерләү сәләтен үстерү һәм игътибарны арттыру. Коммуникатив УУГ: Коллективта эшләү,сөйләмдә иптәшеңне тыңлый белү, коммуникациягә керә белергә өйрәтү. Регулятив УУГ: Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; Шәхси УУГ: Укуга карата уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру. |
Дәреснең тибы | Яңа материалны аңлату дәресе. |
Төп төшенчәләр | Өстендә, астында, янында бәйлекләре. |
Дәреснең технологик картасы
Дәрес тибы | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру | Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә кору. Өй эшен тикшерү. | Укучылар исәнләшәләр. Дежур укучы рапорты. Өйдә эшләгән күнегүне тикшерәләр. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне искә төшерү. | Укучылар сүзләрне искә төшерәләр, аларны сөйләм күнекмәләрендә активлаштыралар. |
3. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Укытучы кулына туп ала һәм, аны өстәлгә куеп, укучыларга сорау бирә: Мяч где? – Под столом. Тупны өстәл янына куеп: А сейчас мяч где? – Около стола. Тупны өстәл астына куеп: Мяч где? – Под столом. Укытучы проблемалы сорау куя. А как это сказать по-татарски? Почему возникла такая трудность? Чего мы не знаем? | Укучылар укытучы биргән сорауларга җавап бирә баралар. |
Физкультминутка | ||
4. Тема, максат, бурычларны билгеләү | Парларда эш: дәреснең темасын, максатын формалаштырыгыз. Бүген дәрестә нинди сүзләр еш кулланылачак? | Тема, максатны формалаштыралар. |
5. Яңа теманы өйрәнү | Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларны өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән таныштыра. Яңа бәйлек сүзләрне кулланып, берничә мисал китерә. Мәсәлән: урындык астында, мәктәп янында, агач астында, өстәл өстендә, кибет янында, китап өстендә. | Укытучыны тыңлыйлар, бәйлек сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар. Укытучының мисалларын тәрҗемә итәләр. |
Физкультминутка | ||
6. Яңа теманы ныгыту | Укытучы белемнәрне ныгытуга тәрҗемә, сорау-җавап, коммуникатив биремнәр бирә. (дәреслек, 22 бит, 2-5 күнегүләр) | Укучылар күнегүләрне эшлиләр. Парларда чиратлап, аңлатып эшләп карыйлар. |
7. Өй эше бирү | Өй эше бирү (бәйлекләрне ятларга, бәйлек сүзләр белән җәмләләр уйлап килергә). Өй эше биремен аңлату. | Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. |
8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя | Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели. Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. | Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр. |