технологическая карта на тему "Аа хәрефе"
Технологическая карта по теме "Аа хәрефе" 1 класс татарская группа.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehnologik_karta_hrefe.docx | 18.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы | Нурмыева Руфия Шакирьяновна |
Предмет, сыйныф | Татар теле 1 сыйныф |
Тема | Әә хәрефләре |
Максат | Ә авазын дөрес әйтергә, схемасын язуда күрсәтергә өйрәтү. Ә авазы кергән сүзләрне өйрәнеп, сүзлек запасын баету. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча: Ә авазын әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, сүзне иҗекләргә бүләргә өйрәнү. Танып-белү УУГ: Дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка әдәбияттан тиешле мәгълүматны таба белү; Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү; Регулятив УУГ: Эш барышында инициатива күрсәтә белү; Шәхси УУГ: Әхлак тәрбиясе. |
Дәреснең тибы | Яңа белем алу дәресе. |
Төп төшенчәләр | Сузык хәреф, калын аваз, нечкә аваз. |
Дәреснең технологик картасы
Дәрес тибы | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру | Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә кору. | Укучылар исәнләшәләр. Дежур укучы рапорты. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау. Алдагы дәрестә өйрәнгән хәрефне искә төшерү. | Укучылар а хәрефен, а хәрефе кергән сүзләрне искә төшерәләр. |
3. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Укучыларга сүзләр күрсәтү (әти, әни, бәби, әби, итәк, бүләк, күлмәк), сүзләрне нәрсә берләштерүне табарга кушу. | Укучылар сүзләрне укыйлар, барлык сүзләрдә дә ә хәрефе барлыгын ачыклыйлар. |
Физкультминутка | ||
4. Тема, максат, бурычларны билгеләү | Дәреснең темасын, максатын формалаштыруны сорау. Бүген дәрестә нинди хәреф белән танычакбыз? | Тема, максатны формалаштыралар. |
5. Яңа теманы өйрәнү | Укучыларга рус телендә ә авазына тәңгәл аваз юклыгын, ә авазы сузыгының а авазының нечкә пары булуын аңлату. Татар телендә сузык авазларның калын һәм нечкә авазларга бүленүен аңлату. Калын һәм нечкә авазларны чагыштырып әйттерү (ана-әнә, бар-бәр, там-тәм, сал-сәл). | Укучылар ә хәрефе турында укытучы сөйләгәнне тыңлыйлар, калын һәм нечкә авазларны чагыштырып әйтәләр. |
Физкультминутка. Уен уйнау. | ||
6. Яңа теманы ныгыту | Дәреслектәге рәсемнәр белән танышу, рәсемнәргә карап, җөмләләр төзергә өйрәнү. Ә авазы кергән сүзләр уйлау. Әни, әби сүзләренә схема төзергә өйрәнү. Юл һәм баш ә хәрефен язарга өйрәнү. | Җөмләләр төзиләр, ә авазы кергән сүзләр уйлыйлар. Сүзләргә схема төзиләр. Дәфтәрләрдә юл һәм баш ә хәрефен язалар. |
7. Рефлексия, бәяләү, үзбәя | Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели. Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. | Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр. |