технологическая карта на тему " Чөнки теркәгече"
технологическая карта на тему " Чөнки теркәгече" для русскоязычной группы 3 класса.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehnologik_karta_chonki_terkgeche.docx | 15.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы | Нурмыева Руфия Шакирьяновна |
Предмет. Сыйныф | Татар теле 3 сыйныф |
Тема | Чөнки теркәгече |
Максат | Чөнки теркәгечен сөйләмгә кертү, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча: Бу төр теркәгечне җөмләдә дөрес куллануга ирешү. Танып-белү УУГ: Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади hәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү. Коммуникатив УУГ: Сөйләм этикеты нормаларын үтәү. Регулятив УУГ: Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү. Шәхси УУГ: Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. |
Дәреснең тибы | Катнаш дәрес. |
Төп төшенчәләр | Чөнки теркәгече. |
Дәреснең технологик картасы
Дәрес тибы | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру | Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә кору. Өй эшен тикшерү. | Укучылар исәнләшәләр. Дежур укучы рапорты. Өйдә эшләгән күнегүне тикшерәләр. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау. Алдагы дәрестә кабатлаган өчен һәм турында бәйлекләрне искә төшерү. | Укучылар бәйлекләрне искә төшерәләр, аларны сөйләм күнекмәләрендә активлаштыралар. |
3. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Укытучы укучыларга, тыңлап аңлау өчен, татар телендә берничә җәмлә тәкъдим итә. Мәсәлән: Мин авырмыйм, чөнки иртән зарядка ясыйм. Бүген мәктәпкә бармыйбыз, чөнки без каникулда. Аннан соң җөмләләрне тәрҗемә итәргә сорый, ни өчен тәрҗемә итеп булмый? Нинди сүзне әлегә белмибез? | Укучылар җөмләләрне тыңлыйлар. Тәрҗемә итә башлыйлар, белми торган сүзне ачыклыйлар. |
4. Тема, максат, бурычларны билгеләү | Парларда эш: дәреснең темасын, максатын формалаштырыгыз. Бүген дәрестә нинди сүзләр еш кулланылачак? | Тема, максатны формалаштыралар. |
Физкультминутка | ||
5. Яңа теманы өйрәнү | Чөнки теркәгечен сөйләмгә кертә, сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. | Чөнки теркәгечен сүзлек дәфтәрләренә язалар, сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. |
6. Яңа теманы ныгыту | Чөнки теркәгечен сөйләмдә гамәли үзләштерү, ныгыту өчен дәреслектәге 7-9 биремнәр бирелә. | Укучылар дәреслектәге биремнәрне башкаралар. |
Физкультминутка | ||
7. Өй эше бирү | Өй эше бирү (чөнки теркәгечен истә калдыру, 10 күнегүдәге табышмакны чишү). Өй эше биремен аңлату. | Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. |
8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя | Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели. Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. | Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар. Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр. |