Эссе " Минем тормышымда укытучы"
Эссе " Минем тормышымда укытучы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse_minem_tormyshymda_ukytuchy._.doc | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе "Минем тормышымда укытучы"
"Укытучы" сүзе минем өчен бик киң мәгънәгә ия төшенчә. Укытучы дигәндә күп кеше иң беренче чиратта мәктәптә яки университетта ниндидер фән укыта торган кешене күз алдына китерә. Ләкин профессиональ эшчәнлеге балалар укыту белән бәйләнмәгән кеше дә укытучы була ала. Үзенең тормыш яки эш тәрҗибәсе белән уртаклашып, киңәше белән ярдәм иткән кеше шулай ук укытучы булып санала минемчә. Тормыш юлында күпме кешедән нәрсәгә дә булса өйрәнәсең бит...
Минем өчен тормышымдагы иң әһәмиятле белемнәр биргән укытучыларым - минем әти-әнием. Әти-әни мине туган телемдә сөйләшергә, туган җирне яратырга, кешелеклелек сыйфатларын өйрәткән кешеләр. Ата-ананың баласына биргән белеме - бәя биреп бетергесез.
Бала тормышта беренче мөстәкыйль адымнарын ясарга балага, әлбәттә, укытучы ярдәм итә. Укытучы эчкерсез, керсез күңелле сабыйларга беренче белемнәр белән бергә үзенең назын, җан җылысын, мәхәббәтен дә бирә. Шушы күркәм һөнәргә чын күңеленнән балаларны, эшен яраткан кеше генә ия була ала, чөнки укытучы булу өчен белемнәр чишмәсе, түземлек, сабырлык, кешелеклелек һәм осталык кирәк. Минем беренче укытучым Лүция Рәфкат кызы шушы сыйфатларның барысын да үзенә туплаган иде. Иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып, ул безне яхшыдан яманны аерырга, фикерләргә, дусларга авыр вакытларда ярдәм итәргә өйрәтте.
Шулай ук безне шәхес буларак тәрбияләү өчен бөтен көчен куйган укытучы - минем сыйныф җитәкчем Альбина Әһәт кызы. Альбина Әһәтовна безнең сыйныфны 5 нче сыйныфтан 11 сыйныфкача житәкләде. Ул безнең өчен сыйныф җитәкчесе генә түгел, икенче әни, рухи остаз да булды. Безне кеше итеп, шәһес итеп тәрбияләү өчен ул үзенең көчен жәлләмәде. Һәр укучысының күңеленә юл таба алды.
Мин гади авыл мәктәбендә белем алдым. Яз, көз айларында мәктәп тирәсендә, бакчада эшләр күп булуы һәркемгә билгеле. Сыйныфыбыз белән әлеге эшләрне башкарганда, Альбина Әһәтовна үзенең таләпчән булуы белән безне башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә, эшкә күңел җылыңны салып эшләргә, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтте.
Тәҗрибәле укытучы, үз фәненең остасы булуы белән ул безгә үз фәненә мәхәббәт тәрбияләде, төпле белем бирде. Һәркайсыбыз үз соравы, борчуы белән килгәндә җылы сүзе, акыллы киңәше белән ул безгә һәрчак ярдәмгә килде.
Мәктәпне тәмамлаганга 10 елга якын вакыт үтсә дә, без сыйныфыбыз белән һәрчак җыелышып, укытучыбызның хәлен белешеп, аның белән очрашып торабыз. Альбина Әһәтовна да безне үз балаларын каршылаган кебек каршылап, әле дә безнең өчен җан атып, безнең уңышларга сөенеп, борчуларга көенеп, йөрәгендә һәрберебезгә урын табып яши.
Инде хәзер мин үзем укытучы. Ләкин хәзер дә әле мин өйрәнәм, “ничек яхшы укытучы булырга” дигән фәннән белем алуны дәвам итәм. Минем укытучыларым – минем хезмәттәшләрем. Безнең коллективта тәҗрибәле укытучылар бик күп һәм алар үзләренең тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашар. Мәктәптә эшли башлагач та алар миңа үзләрнең киңәшләре белән бик нык ярдәм иттеләр. Хезмәт юлын башлаганда сине борчый торган сорауларга җавап бирүче, терәк була алырлык кешеләр булу бик нык ярдәм итә.
Көн саен нигә дә булса өйрәнү – укытучының бурычы, чөнки укучыларны кызыксындыру өчен укытучы үзе дә, аның дәресе дә кызыклы булырга тиеш. Бары тик укучыны үз фәнең белән кызыксындырсаң гына, ул дәрескә теләп килә һәм фәнне яратып укый. Шуңа күрә укытучы һәрвакыт заман белән бергә атлый, гомере буе өйрәнә, камиллеккә омтыла.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тыңгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Ләкин бу һөнәрне сайлавыма мин һич тә үкенмим. Укучыларым, мәктәп тормышы - минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Балалар белән аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү, алар өчен укытучы гына түгел, аларның дуслары да булу – миңа үзем сайлаган хезмәт юлыннан алга таба атларга көч бирә, дәрт өсти.